Казан автобусларын тавыш бирү урыны итеп көйләячәкләр.
Автобусларны "гадәттән тыш хәл килеп чыга калса" дип әзерлиләр. Казан автобусларында сайлау бүлгеләрен беренче тапкыр 2020 елда, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертүгә тавыш биргән вакытта оештырганнар иде.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

💩8
❗️Путин "ят агент" ресурсларында рекламны тыю турында канунны имзалады
Бу хакта ТАСС хәбәр итә. Элегрәк документны Федерация шурасы бертавыштан хуплаган иде.
Яңа канун Русия ватандашларына һәм ширкәтләренә "ят агентларны" рекламлауны һәм үз рекламнарын аларның мәйданчыкларында урнаштыруны тыя.

🤮6🤬4👎2
"Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүчеләрнең туганнары хокук яклаучылар белән элемтәгә бармый — Юристлар
Бу хакта "Җәзалауларга каршы такым" юристы Альбина Мөдәррисова "Аспекты" каналына әйткән. Күптән түгел юристлар Баймакка килгән, әмма кайбер зыян күрүчеләрнең гаиләләре белән сөйләшә алмаганнар.
▪️7 гыйнвар Баймактагы мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепләп, дүрт ел колониягә хөкем итте.
▪️Активистны якларга мәхкәмә бинасы каршына меңнәрчә кеше җыелды, аларны куып тарату өчен ОМОН кулланылыды.
▪️Баймактагы протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы дистәләрчә кешегә җинаять эшләре ачты.
#Башкортстан

"Алар безне махсус җибәрелгән агентлар дип уйлады, янәсе без бу вакыйгаларда катнашканнарны ачыкларга телибез. Зыян китермәячәгебезне, ярдәм күрсәтергә килүебезне дәлилләү өчен күп көч куярга туры килде. Кешеләр җинаять эзәрлекләвеннән яки административ җәза бирелүдән курка", ди ул.
▪️7 гыйнвар Баймактагы мәхкәмә башкорт активисты Фаил Алсыновны "нәфрәт һәм дошманлык уяту"да гаепләп, дүрт ел колониягә хөкем итте.
▪️Активистны якларга мәхкәмә бинасы каршына меңнәрчә кеше җыелды, аларны куып тарату өчен ОМОН кулланылыды.
▪️Баймактагы протестлардан соң Башкортстан эчке эшләр министрлыгы дистәләрчә кешегә җинаять эшләре ачты.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢1
Русия хакимиятләре украин балаларының аңын үзгәртү турында методик кулланмалар әзерли — "Медуза
Русия хакимиятләре Мәскәү һөҗүме аркасында Украинадан Русиягә чыгарылган балаларны "яңадан тәрбияләмәкче" була. Бу хакта "Медуза" тикшеренүендә әйтелә. Басма Русия мәгариф министрлыгының украин балаларын "интеграцияләү"гә багышланган документларын тикшергән һәм исемнәрен күрсәтмәү шарты белән министрлыктагы түрәләр белән сөйләшкән.
Документлар һәм түрәләр раславынча, украин балаларын идеологик эшкәртү програмы аша уздырмакчылар, аларны ватаннарына бүтән кайта алмаячакларына ышандырмакчы булалар. Шул ук вакытта түрәләр украин балалары Русиягә карата тискәре мөнәсәбәттә калыр һәм киләчәктә Русия хакимиятләренә каршы чыгар дип курка.
Мәгариф министрлыгы документларында әйтелгәнчә, аерым алганда, Русия укытучылары Украинаның басып алынган җирләреннән китерелгән балаларны Русиянең "рухи-әхлакый" кыйммәтләре" нигезендә тәрбияләргә, "җимергеч идеологиядән" коткарырга тиеш.
Шушы идеологик кулланма турында тулырак итеп 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
Медиа: Русия хакимиятләре украин балаларының аңын үзгәртү турында методик кулланмалар әзерли
Документлар һәм түрәләр раславынча, украин балаларын идеологик эшкәртү програмына дучар итмәкчеләр, аларны ватаннарына бүтән кайта алмаячакларына ышандырмакчы булалар. Шул ук вакытта түрәләр украин балалары Русиягә тискәре мөнәсәбәттә калыр һәм киләчәктә…
🤬7💔2👍1🍌1
Көн язмасы: "Сәяси тоткыннарны коткарырга кирәк". Айрат Дилмөхәммәтов көрәштәшләре аны алмаштыру мәсьәләсен күтәрә
Тугыз елга хөкем ителгән башкорт сәясәтчесе Айрат Дилмөхәммәтов 2023 елның көзеннән бирле Минусински шәһәрендәге (Красноярски крае) махсус режимлы төрмәдә утыра. Ул Русия җинаять кодексының "экстремизм", "террорчылыкны пропагандалау" һәм "Русиянең территориаль бөтенлеген бозуга өндәү" маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.
Дусларына язган хатларында Дилмөхәммәтов төрмәдәге шартлар һәм теоретик хезмәтләр язуын дәвам итүе турында сөйли. Аның көрәштәшләре чит ил сәясәтчеләре һәм хокук яклаучылар алдында Айрат Дилмөхәммәтов һәм башка сәяси тоткыннарны алмаштыру мәсьәләсен күтәрергә ниятли.
Сәясәтченең дуслары һәм көрәштәшләре "Idel.Реалии"га аноним төстә сөйләргә ризалашты. Язманы Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

"Сәяси тоткыннарны коткарырга кирәк". Айрат Дилмөхәммәтов көрәштәшләре аны алмаштыру мәсьәләсен күтәрә
Айрат Дилмөхәммәтовның көрәштәшләре чит ил сәясәтчеләре һәм хокук яклаучылар алдында аны һәм башка сәяси тоткыннарны алмаштыру мәсьәләсен күтәрергә ниятли.
🙏3
Башкортстанда курайчылар дәүләт ансамбле төзелә
Республика башлыгы Радий Хәбиров бүген бу хакта фәрман имзалаган.
Ул мәдәният министрына ансамбль төзү өчен "эшкә керешергә" кушкан. "Республика көнендә концерт белән хозурлансак шәп булыр иде", дип искәрткән.
"Башинформ" мәгълүматынча, яңа коллективта 31 кеше булачак. 20 курайчыдан тыш җырчылар, биючеләр, думбыра, кыл-кубыз кебек халык коралларында уйнаучыларны чакырырга ниятлиләр.
Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Азат Аитколов агентлыкка әйтүенчә, кайчандыр республикада мондый ансамбль инде булган.

"Безнең танылган композитор Заһир Исмәгыйлев та курайчы һәм җырчы булган, ул сугышка кадәр, 1930нчы еллар ахырында Башкортстан дәүләт филармониясендә мондый коллектив төзегән булган. Алар бөтен республика буйлап йөреп концертлар куйган. Икенче дөнья сугышында күпчелек музыкантлар фронтка киткән һәм ансамбль таркалган", дип сөйли ул.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7👍4
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2918 кеше һәлак булган
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1262 кеше, Башкортстаннан кимендә 1656 кеше үлгән.
Бүген 11 март, сугышның 747нчы көне.
#Татарстанда
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1262 кеше, Башкортстаннан кимендә 1656 кеше үлгән.
Бүген 11 март, сугышның 747нчы көне.
#Татарстанда
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏4👎3🤔2👍1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 12нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русиянең саклану министрлыгы төнлә РФ төбәкләрендә 25 пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән ди. Дроннарны Мәскәү, Ленинград, Белгород, Курски, Брянски, Тула, Орёл һәм Түбән Новгород өлкәләрендә тотып кала ала алганнар дип ышандыра Русия ягы.
🔹Европа берлеге туңдырылган Русия активларыннан кергән беренче керемне Украинага инде июль аенда җибәрергә җыена. Ул хакта Financial Times басмасы язып чыкты.
.
🔹Мәскәүнең Лефортово район мәхкәмәсе Көньяк Корея ватандашы Пэк Вон Сунны шымчылык (шпионаж) эше нигезендә кулга алган. Бу — Русиядә беренче шундый очрак.
🔹Казанның Оренбур трактында төзеләсе термаль комплекс экспертиза тарафыннан расланды. Комплекста 10 төрле мунча, сауналар, бассейннар, балалар зонасы һәм ачык һавадагы термаль бассейннар да булыр дип көтелә. Аны инде быел ук ачарга җыеналар.
🔹Ислам дөньясында Рамазан ае башланды. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 17:42, Чаллы — 17:28, Уфа — 19:15, Төмән — 18:35, Мәскәү — 18:28.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍5✍1❤1🔥1🙏1
Русиянең берничә төбәгенә пилотсыз очкычлар һөҗүм итте.
Аерым алганда, дроннар һөҗүменнән соң Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендәге ягулык-энергетика комплексы объектында янгын чыкты. Бу шәһәрдән Татарстан башкаласы Казанга кадәр нибары 366 чакрым тирәсе.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Аерым алганда, дроннар һөҗүменнән соң Түбән Новгород өлкәсенең Кстово шәһәрендәге ягулык-энергетика комплексы объектында янгын чыкты. Бу шәһәрдән Татарстан башкаласы Казанга кадәр нибары 366 чакрым тирәсе.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
👍5🌚3🤬1
⚡️⚡️Украин телеграм-каналлары да, Русиянең Z-блогерлары да украиннар Русиянең Курски һәм Белгород өлкәләрендәге чиген бәреп кергән дип яза.
"Русиянең азатлыгы" легионы, Урыс ихтыярилары корпусы һәм Себер батальоны Русиягә Украина ягыннан бәреп кергән дип хәбәр ителә. Бу легионнар күбесенчә Украина ягында сугышучы россияннардан төзелгән.
Курски өлкәсендә сугыш Тёткино торак пункты янында бара диелә. Шулай ук, Интернетта Белгород өлкәсенең Горьковский бистәсе яныннан узып баручы украин танкы видеосы тарала.
Киевта яшәүче сәясәтче Илья Пономарёв сүзләренчә, Русиянең Белгород өлкәсендәге Лозовая Рудка торак пункты "тулысынча азат итүче көчләр кулына күчкән".
Азатлык Радиосы вазгыятьне күзәтеп бара, аның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен әлегә раслый алмыйбыз.

👍10🤬2🤷♂1
⚡️Русиянең Воронеж өлкәсендә ракет һөҗүме куркынычы игълан ителгән.
Ул хакта губернатор Александр Гусев белдерде.
@azatliqradiosi
Ул хакта губернатор Александр Гусев белдерде.
@azatliqradiosi
👍4🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️⚡️Украин телеграм-каналлары да, Русиянең Z-блогерлары да украиннар Русиянең Курски һәм Белгород өлкәләрендәге чиген бәреп кергән дип яза. "Русиянең азатлыгы" легионы, Урыс ихтыярилары корпусы һәм Себер батальоны Русиягә Украина ягыннан бәреп кергән дип…
Азатлык Радиосының Урыс хезмәте "Русия азатлыгы" легионының РФ танкына һөҗүм итү видеосын раслады.
Һөҗүм Курски өлкәсе Тёткино бистәсендә булган. Русия танкы бистәнең нәкъ үзәгендә — Ленин урамында торган.
Моңарчы украин телеграм-каналлары да, Русия яклы Z-блогерлар да украиннар Русия чиген бәреп кергән дип хәбәр иткән иде. Курски һәм Белгород өлкәләренә "Русия азатлыгы" легионы, Урыс ихтыяри корпусы һәм Себер батальоны бәреп кергән диелде. Бу батальоннар нигездә Украина ягында сугышучы россияннардан тора.

👍5🤡2
Башкортстанда Радий Хәбиров рәсеме төшкән шоколад турында шаярткан такымны ШТК ярышыннан төшереп калдырганнар.
Узган атнада Уфада "Атай" дигән шоколадның сатуга чыгуы хәбәр ителгән иде. Аның тышлыгында Башкортстан башлыгы улы Тимерне кочаклап тора.
Әбҗәлил районын тәкъдим итүче "Барыбер" такымын шоколад турында шаяртканы өчен "гомум кабул ителгән рухи, әхлакый нормаларны үтәми" дип тапканнар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Узган атнада Уфада "Атай" дигән шоколадның сатуга чыгуы хәбәр ителгән иде. Аның тышлыгында Башкортстан башлыгы улы Тимерне кочаклап тора.
Әбҗәлил районын тәкъдим итүче "Барыбер" такымын шоколад турында шаяртканы өчен "гомум кабул ителгән рухи, әхлакый нормаларны үтәми" дип тапканнар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁7🤮6🤡1
Русия Думасына Кырымны Украин ССРна тапшыруны канунсыз дип табу турында канун өлгесе кергән.
Әмма бу тәкъдим гамәлдәге кануннарны боза, чөнки норматив-хокукый актны гамәлгә яраксыз дип бары тик мәхкәмә аша гына танырга мөмкин.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Кырым

😁3👍2🤡1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
⚡️Ивановодагы хәрби аэродром янында очкыч килеп төшкән.
Ул хакта Иваново өлкәсендә яшәүчеләр хәбәр итә. Северный һава аланында А-50 очкычлары урнашкан.
Хәрби аналитик Ян Матвеев белдерүенчә, һәлакәткә юлыккан очкыч — хәрби-транспорт очкычы.
"112" телеграм-каналы Ил-76 очкычы килеп төшкән дип яза. Җирдә зыян күргән кешеләр, җимерелгән биналар юк, дип хәбәр ителә.

👍3❤1😁1🫡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Ивановодагы хәрби аэродром янында очкыч килеп төшкән. Ул хакта Иваново өлкәсендә яшәүчеләр хәбәр итә. Северный һава аланында А-50 очкычлары урнашкан. Хәрби аналитик Ян Матвеев белдерүенчә, һәлакәткә юлыккан очкыч — хәрби-транспорт очкычы. "112" телеграм…
⚡️Русиянең саклану министрлыгы Иваново өлкәсендә Ил-76 хәрби очкычы һәлакәткә юлыккан дип белдерә.
Очкычта 15 кеше булган (8 экипаж әгъзасы һәм 7 юлчы).
"112" телеграм-каналы 12 кеше һәлак булган дип яза.
@azatliqradiosi
Очкычта 15 кеше булган (8 экипаж әгъзасы һәм 7 юлчы).
"112" телеграм-каналы 12 кеше һәлак булган дип яза.
@azatliqradiosi
👍4🫡1
Казанның Вознесение тракты аша йөрү өчен түләү километрга карап саналырга мөмкин.
Әмма иң элек юлны төзеп бетерер өчен Мәскәүдән 9 млрд сум бирүне көтәләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Әмма иң элек юлны төзеп бетерер өчен Мәскәүдән 9 млрд сум бирүне көтәләр.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👎4🤡1
"Татарстанда экология активистларына басым ясала"
10 мартта Казанда чүп яндыру заводы һәм "Росатом"ның Татарстанда атом электр станциясе төзелешенә каршы зур пикет узды. Пикетта катнашучылар Казанның сәнәгать районнарында экология начарая дип зараланды.
— Менделеевскида водород җитештерүне күзаллаган атом энерготехнология станциясе төзелеше өчен эшләр алып барыла. Бу Чаллы шәһәреннән ерак түгел. Анда хәтта 4 блок төзү ниятләнә. Атом реакциясе нәтиҗәсендә ул җылылык җитештерәчәк. Ул су һәм метан кушылмасыннан торачак һәм шуннан водород ясалачак. Водородны ашлама буларак кулланырга җыеналар. Без моны гадәти атом станциясеннән куркынычрак дип саныйбыз. Мәсәлән, Чернобыль станциясеннән. Водород үзе үк шартларга мөмкин, дигән Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов.
Пикетка чыгучылар арасында экоактивист Диләрә Гайсина да бар иде. Аның "Казан Оргситез" заводы һавага зыянлы матдәләр чыгаруы турында социаль челтәрләрдә калдырган комментарлары өчен завод мәхкәмәгә биргән.
"Мин моны экоактивистларга каршы басым дип саныйм. Шул рәвешле алар гражданнарга үз фикерләрен җиткерүне тыярга омтыла. Теләсә кем әдәпле итеп комментар язарга хокуклы дип уйлыйм", ди ул.
тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.

Казанда чүп яндыру заводы һәм атом станциясе төзелешенә каршы чыктылар.
❤1👍1🤬1
"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Закир Әхмәдинның әнисе Путинга видеомөрәҗәгать яздырган
Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде, ә Башкортстанда бик күп гаиләләр хакимиятнең башбаштаклыгыннан иза чигә, дип сөйли Миңнур Әхмәдина. Ул бу вазгыятьтә Путиннан канунсыз тоткарланучыларга ярдәм итүен сорый.
Закир Әхмәдинны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Җинаять кодексының 212 маддәсе 2 пункты) гаеплиләр.
Волонтерлар исәпләвенчә, "Баймак эше" нигезендә 79 кешегә җинаять эше ачылган.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍1😱1😢1
Русиядә табиблар 400 төрле даруның булмавына зарлана
Табиблар антибиотиклар, инсулиннар, антидепрессантлар, нейролептиклар, көзән җыеруга каршы дарулар җитми ди. Әйтик, даруханәләрдә Русиядә җитештерелә торган "Калимейт" препараты беткән. Ул канда калийны азайта һәм шул рәвешле гиперкалиемияне булдырмый. Бу дару илнең кимендә 58 төбәгендә юк.
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

💔1