"Татарстанда экология активистларына басым ясала"
10 мартта Казанда чүп яндыру заводы һәм "Росатом"ның Татарстанда атом электр станциясе төзелешенә каршы зур пикет узды. Пикетта катнашучылар Казанның сәнәгать районнарында экология начарая дип зараланды.
— Менделеевскида водород җитештерүне күзаллаган атом энерготехнология станциясе төзелеше өчен эшләр алып барыла. Бу Чаллы шәһәреннән ерак түгел. Анда хәтта 4 блок төзү ниятләнә. Атом реакциясе нәтиҗәсендә ул җылылык җитештерәчәк. Ул су һәм метан кушылмасыннан торачак һәм шуннан водород ясалачак. Водородны ашлама буларак кулланырга җыеналар. Без моны гадәти атом станциясеннән куркынычрак дип саныйбыз. Мәсәлән, Чернобыль станциясеннән. Водород үзе үк шартларга мөмкин, дигән Татарстанның атомга каршы җәмгыяте рәисе Альберт Гарапов.
Пикетка чыгучылар арасында экоактивист Диләрә Гайсина да бар иде. Аның "Казан Оргситез" заводы һавага зыянлы матдәләр чыгаруы турында социаль челтәрләрдә калдырган комментарлары өчен завод мәхкәмәгә биргән.
"Мин моны экоактивистларга каршы басым дип саныйм. Шул рәвешле алар гражданнарга үз фикерләрен җиткерүне тыярга омтыла. Теләсә кем әдәпле итеп комментар язарга хокуклы дип уйлыйм", ди ул.
тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.

Азатлык Радиосы
"Татарстанда экология активистларына басым ясала"
Казанда чүп яндыру заводы һәм атом станциясе төзелешенә каршы чыктылар.
❤1👍1🤬1
"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Закир Әхмәдинның әнисе Путинга видеомөрәҗәгать яздырган
Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде, ә Башкортстанда бик күп гаиләләр хакимиятнең башбаштаклыгыннан иза чигә, дип сөйли Миңнур Әхмәдина. Ул бу вазгыятьтә Путиннан канунсыз тоткарланучыларга ярдәм итүен сорый.
Закир Әхмәдинны "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да (Җинаять кодексының 212 маддәсе 2 пункты) гаеплиләр.
Волонтерлар исәпләвенчә, "Баймак эше" нигезендә 79 кешегә җинаять эше ачылган.
Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

👍1😱1😢1
Русиядә табиблар 400 төрле даруның булмавына зарлана
Табиблар антибиотиклар, инсулиннар, антидепрессантлар, нейролептиклар, көзән җыеруга каршы дарулар җитми ди. Әйтик, даруханәләрдә Русиядә җитештерелә торган "Калимейт" препараты беткән. Ул канда калийны азайта һәм шул рәвешле гиперкалиемияне булдырмый. Бу дару илнең кимендә 58 төбәгендә юк.
2022 елның 24 февралендә Русия Украинага һөҗүм итте, моңа җавап буларак Көнбатыш илләре, АКШ Русиягә чикләүләр кертте. Шуннан бирле Русиядә әледән-әле аерым даруларга кытлык булуы һәм аларның сатудан юкка чыгуы турында хәбәр ителә.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

💔1
Башкортстаннан җибәрелгән һуманитар йөк машинасы Донецки янында дрон һөҗүменә эләккән.
Бу хәл 8 мартта була дип сөйли бүген социаль челтәрләрдә таралган видеода Башкортстан парламенты депутаты Фәрит Гомәров. Ул йөкне озата барган.
Дрон йөк машинасына турыдан-туры эләкмәгән, аның кайпылчыклары машинага зыян китергән. Азатлык әлеге мәгълүматны бәйсез чыганаклардан раслый алмый.
Башкортстан колоннасына ярдәмгә Русия хәрбиләре килгән, йөкне башка транспортта урынына алып барып җиткергәннәр диелә.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Украинаның сугыш барган җирләренә республикадан 114нче һуманитар конвой җибәрелгән. Аңа 34 машина, шул исәптән 20 йөк машинасы кергән.
6 февральдә Актаныштан сугыш җиренә һуманитар йөк илткәндә Саратов өлкәсендә юл казасына очрап 53 яшьлек Алмаз Кашапов һәлак булган иде.

👍3😢2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
"Яраклылык вакыты — 2024 елга кадәр. Составында башкорт теле — 0%."
Башкортстанда республика башлыгы Радий Хәбиров турында әнә шулай шаярталар. Хәбировның үзе үк турында түгел инде — "Атай" дигән шоколад турында. Хикмәт шунда ки, ул шоколадның тышында Хәбиров төшерелгән.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😁6🔥4😢1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 13 март, чәршәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Вильнюста 12 март кичендә Алексей Навальныйның якын көрәштәше Леонид Волковка һөҗүм булган. Бу хакта Навальныйда озак вакыт сүзче булып эшләгән Кира Ярмыш хәбәр итте. Волковны чүкеч белән кыйнаганнар.
🔸Рязань нефть заводына дрон төшкән, янгын башланган. Хәбәрне өлкә губернаторы Павел Малков раслады. Ике кеше ярланган.
🔸Иртән шулай ук Белгород өлкәсенә дә дроннар һөҗүме булган, Шебекинский шәһәр бүлгесендә 45 меңләп кеше утсыз калган диелә. Моннан тыш, Воронеж, Курски өлкәләре күгендә дә дроннар бәреп төшерелүе хәбәр ителде.
🔸WADA мөдире Оливер Ниггли фигуралы шуучы Камилә Вәлиеваның допинг кагыйдәләрен бозуда аның тренеры Этери Тутберидзының гаебен раслаучы дәлилләр юк дип белдергән. Ниггли сүзләренчә, монда "физиотерапевт, бәлки, доктор катышы булырга мөмкин".
🔸Xiaomi 28 мартта беренче электр машинасы сата башлый. Бу хакта ширкәткә нигез салучы һәм мөдире Лэй Цзюнь хәбәр итте.

👍2✍1❤1
Вильнюста Навальныйның көрәштәше Леонид Волковка һөҗүм иткәннәр. Ниләр билгеле.
Кичә, 12 март көнне кичке 22 сәгать 6 минутта Литваның Вильнюс шәһәрендә билгесез затлар Алексей Навальныйның иң якын көрәштәше, аның штабы челтәрләренең элекке җитәкчесе Леонид Волковка һөҗүм иткән.
Навальныйның элекке сүзчесе Кира Ярмыш әйтүенчә, Волковның "машина тәрәзәсен чүкеч белән ватып, күз яше агыза торган газ сипкәннәр, шуннан соң һөҗүм итүче Леонидны чүкеч белән кыйный башлаган".
"Миннән тапалган ит кисәге ясамакчы булдылар, шундый ук чүкеч белән. Кеше миңа ишегалдында һөҗүм итте, 15ләп тапкыр аякка сукты. Аяк шулай да исән калды. Йөрергә авыр, әмма сынмаган. Кул сынган", диде ул.
Сәясәтче бу "бандит Петербурдан Путиннан типик бандит сәламе" дип белдерде.
Башкортстанның "Техас Хабирова" Telegram-каналы бу һөҗүм белән бәйле хәбәр чыгарып, "Коллаборационист Габбасовка зур сәлам. Тиздән аның хурлыклы азагы җитәчәгенә шикләнмибез. Теләсә нинди оясыннан тартып чыгарачаклар. Сөенечле!" дип язылган хәбәрдә.

🤬2👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда Радий Хәбиров рәсеме төшкән шоколад турында шаярткан такымны ШТК ярышыннан төшереп калдырганнар. Узган атнада Уфада "Атай" дигән шоколадның сатуга чыгуы хәбәр ителгән иде. Аның тышлыгында Башкортстан башлыгы улы Тимерне кочаклап тора. Әбҗәлил…
Башкорт КВН-чылары гафу үтенде.
Тышлыгында Радий Хәбиров рәсеме булган "Атай" шоколадыннан шаярткан үсмерләрдән гафу үтенгән видео төшерттергәннәр. Әлеге шаяруны Әбҗәлил районының "Барыбер" такымы күрсәткән иде.
Видеоны кичә, 12 март көнне үзенең ВКонтактедагы сәхифәсендә Башкортстан Корылтае депутаты, Рәми Гарипов исемендәге 1нче гимназиянең (такым уенчылары шушында белем ала-ред) мөдире Илнур Салихов чыгарды. Алар мөрәҗәгатьләрендә "чыгышыбызның кайбер урыннарында без хаклы түгел идек", ди.
"Кеше шәхесенә күчеп, кемнедер үпкәләтергә теләмәгән идек. Мәктәптән безне кумадылар, безнең белән әңгәмә үткәрделәр, кайбер урыннарда хаксыз булуыбызны аңлаттылар. Безнең такымның концепты шундый, кайдадыр арттырып та җибәрәбез. Ләкин бу чыгыштан соң шундый шау-шу күтәрелер дип уйламаган идек. Оештыручыларга сорауларыбыз юк, зур сәхнәдә чыгыш ясарга мөмкинлек бирделәр, һәйбәт агайлар", дип сөйли укучылар бу видеода.
Гафу үтенү видеолары моның белән генә бетмәде. Башкорт Шаяннар һәм тапкырлар клубы (ШТК) лигасы рәисе дә гафу үтенгән видео чыгарды. Тик ул тамашачыларның кичерүен сорый. Янәсе егетләр оештыручыларның яхшы күңелле булуыннан файдаланып сәхнәгә алдан килештерелмәгән шаяртулар белән чыккан.
Кичә Башкортстанда Радий Хәбиров рәсеме төшкән шоколад турында шаярткан такымны ШТК ярышыннан төшереп калдырулары билгеле булган иде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

Telegram
Говорит НеМосква
«Нам объяснили, что мы не правы»: уфимским школьникам пришлось извиняться за «политическую» шутку в КВН
История с шоколадом «Атай», на обертке которого изображен глава Башкортостана Радий Хабиров с младшим сыном получила продолжение.
На тему шоколада…

😢9😁6🥴4👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров республикада татар киносы өчен акча аз бүленә дип белдерде. Аныңча, Татарстан "көчле һәм бай илләр" кебек эшләргә тиеш. Бу хакта ул бүген Татарстан кинематографының 100 еллыгына багышланган…
Татарстанда Каюм Насыйри әсәрләренә нигезләнгән фильм төшерәчәкләр. 2 миллион сумга
Республиканың мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә җиңгән фильмнарны төшерүгә барлыгы 8 млн сум бүлеп бирелә, Каюм Насыйриныкына биреләсе акчалар иң күбе.
Башка җиңүчеләргә килгәндә, аерым алганда Азат Ганиевнең Бөек Болгар дәүләтенең ханы Алмыш хан турындагы "Сказ об Алмуше" тулы метражлы фильмына 1 млн сум бирәчәк. Рәдиф Кашаповның "Сосна чабатасы" дигән кыска метражлы фильмына 500 мең сум биреләчәк, ул Балтач районының Сосна авылында яшәүчеләрнең биюе турында.
Айдар Гайнуллинның "Алга?" кыска метражлы фильмы да 500 мең сум җиңгән, ул Татарстан гаиләләрендә гаилә кыйммәтләренең буыннан-буынга күчүе турында. Җиңүчеләр арасында Илдар Ягъфәровның "Әлифба"сы да бар, ул татар әлифбасы авторлары турында, аңа да 500 мең сум бирәчәкләр.
🔻Министрлык кино төшерүгә 8 млн сум бүлә дигәч, Татарстан кинематографчылар берлеге рәисе, режиссер Илдар Ягъфәров бу финансларның аз булуын әйтте. Республикада татар киносы өчен акча аз бүленә дип белдерде. Аныңча, Татарстан "көчле һәм бай илләр" кебек эшләргә тиеш.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.

😢4🤡1
Башкортстанда Украинадагы сугыштан 97 хәрби гарипләнеп кайткан.
Бу хакта республика Корылтаеның сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты утырышында Башкортстан хезмәт министрының беренче урынбасары Ольга Кабанова беллдергән.
Шул ук вакытта "Ватанны саклаучылар" фондының төбәк филиалы җитәкчесе Гөлнур Көлсарина чынлыкта инвалидлар күбрәк, әмма аларның бөтенесе дә документларын рәсмиләштереп бетерергә җитешмәде, дигән.
Башкортстанда хәрби-табиб комиссиясе булмаганга, "махсус хәрби операция" (Украинага һөҗүмне хакимиятләр шулай атый) ветераннары бу комиссияне башка төбәкләрдә үтәргә мәҗбүр, диелә.
🔸Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1656 кеше һәлак булган.

Башкортстанга Украинадагы сугыштан 97 кеше гарипләнеп кайткан, чынлыкта аларның саны күбрәк булуы искәртелә
Инвалидлык алган кешеләрнең саны хәзерге вакытта фронтта чынлыкта ничә кешенең авыр яралануын күрсәтми, чөнки инвалидлык алу өчен берничә ай кирәк.
😭4👍2🤷♂1💔1
23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш ачылды. Тагын ничә ел өстәрләр?
Бүген Екатеринбурда Рәис Мәүлетовка каршы ачылган чираттагы җинаять эше карала. Бу инде өченче утырыш. Хөкем карары кайчан чыгар — билгесез. Рәис болай да 23 елга хөкем ителгән кеше.
Аны 2019 елда Тольятти шәһәрендә тоткарладылар һәм Казанга алып кайттылар. Ул "Хизб ут-Тәхрир" оешмасын төзүдә, аның эшчәнлегендә катнашуда, аны финанслауда, интернетта оешманы ачыктан-ачык аклауда гаепләнде.
Мәүләтовның яңа җинаять эше турында мәгълүмат бик аз. Азатлыкка мәгълүм булганча, тикшерүчеләр Мәүлетов башкаларны "Хизб ут-Тәхрир" оешмасына керергә кыстаган дип саный. Аның белән төрмәдә бергә утырган мөселманнар исә Рәис белән бары тик ислам турында гына сөйләшенде, каядыр керергә чакыру, кыстау булмады дигән. Гаепләүчеләр исә исеме билгесез яшерен шаһит сүзләренә таянып эш итә.
Рәис Мәүлетовның эше, әнисенең хәле турында Азатлыкта укыгыз.

Казанда туып-үскән һәм 23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка тагын бер җинаять эше ачылган. Яшерен шаһит сүзләренә нигезләнеп Мәүлетовның төрмәдә утыру вакытын озайтырга телиләр.
😢6🤬5😭1
Аннексияләнгән Кырымда кырымтатар активисты Эдем Дудаковка куәт оешмалары вәкилләре тентү белән килгән.
Бу хакта Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы Рефат Чубаров җиткерде.
Аның әйтүенчә куәт оешмалары хезмәткәрләре 13 мартта иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Дудаковның өенә бәреп кергән, шуннан соң аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) идарәсенә алып киткәннәр.
▪️Соңгы айларда куәт оешмалары вәкилләренең кырымтатарларга килүе артты. 29 февраль Кырымның Иске Кырым шәһәрендә Ислям Терек (Киров) районы кырымтатарларның йортларында, шәһәр мәчетендә Экстремизмга каршы көрәш үзәге ("Э") хезмәткәрләре тентүләр үткәрде. Аңа кадәр Кырым журналисты, хокук яклаучы кырымтатар активисты Лутфие Зудиевада тентү булган иде.

Аннексияләнгән Кырымда тентүдән соң кырымтатар активисты Эдем Дудаковны тоткарлаганнар
Куәт оешмалары хезмәткәрләре 13 мартта иртәнге сәгать дүртләр тирәсендә Дудаковның өенә бәреп кергән, шуннан соң аны Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) идарәсенә алып киткәннәр.
🤬6
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада куркыныч хәлләр: "Мәдинә" мәчете идән астында бер ир мәдрәсә ачкан, анда балигъ булмаган балаларны ябып тоткан һәм кыйнаган Биредәге шәхси мәктәптә 12 бала укыган булган. Дүрт бала кыйналуларын раслаган, тагын дүртесе тәннәрендә күгәрек эзләре булуга…
Уфаның "Мәдинә" мәчете идән астында балаларны ябып тоткан һәм кыйнаган ирне шартлы рәвештә 3,5 елга хөкем иткәннәр.
Бу хакта Mash Вatash Telegram-каналы җиткерә.
Канал мәгълүматынча, Азизмурод Кенджа биш ел элек Таҗикстаннан күчеп килгән һәм "Мәдинә" мәдрәсәсе бинасының идән астында дини гаиләләрдән булган малайлар өчен мәктәп ачкан. Балалар матрасларда йоклаган һәм Коръәнне әйбәт итеп укымасалар каеш белән кыйналган диелә.

Медиа: Уфаның "Мәдинә" мәчете идән астында балаларны ябып тоткан һәм кыйнаган ирне шартлы рәвештә 3,5 елга хөкем иткәннәр
Бу хәл турында идән астыннан качып киткән бер бала аша билгеле булган иде – ул 2023 елның мартында вокзалга барып эләккән һәм бөтен хәлләрне полициягә сөйләгән.
😱7👍1👎1
31 мартта Казанның "Ak Bars retro cars" мәйданында Fashion Iftar ислам модасы күрсәтү ифтар чарасы узачак. Быелның төсе — куе яшел төс, темасы — татар һәм фәләстиннәр мисалында патриотизмны күрсәтү булачак.
Узган ел кунакларны VIP һәм VIP булмаганнарга бүлү бәхәсләр уятты. Бу уңайдан чарага үзгәрешләр кертелгән.
Шулай ук 6 апрельдә Fashion Iftar Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә үткәрергә җыеналар. Ул 300 кешегә исәпләнәчәк. Оештыручылар Дубайда күпләп Русия резидентларының яшәве белән аңлатты.
Тулырак 👉Азатлык сайтында, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Быел Fashion Iftar чарасы татар һәм фәләстиннәр мисалында патриотизмны күрсәтүгә багышланачак
Оештыручылар фәләстиннәрнең Туган Батыр каһарманы кебек үз җире өчен көрәшүен күрсәтергә тели.
👍3🤔1🤡1🙈1
Башкортстанда Русия президенты сайлавы бюлетеньнәре өч телдә — башкортча, татарча һәм урысча басылган.
Татар телендәге бланкалар Башкорстанның татарлар күпләп яшәгән урыннарында таратылачак диелә. Шул ук вакытта бюллетеньнәрнең 82,5 проценты бары урыс телендә генә язылган.
Соңгы елларда Башкортстанда узучы сайлау һәм референдумнарда татар телендәге бюллетеньнәр саны кимүе күзәтелә.
▪️Русиядә 2021 елда халык санын алуның рәсми нәтиҗәләренә күрә, Башкортстанда 1,509 млн урыс (36,89%), 1,268 млн башкорт (31,01%) һәм 974 мең татар (23,82%) яши. 1989 елгы җанисәп белән чагыштырганда, Башкортстанда татарлар саны — 173 меңгә, яки 13% кимегән.

Башкортстанда татар телендә басылган сайлау бюллетеньнәре саны кимегән
2013 ел белән чагыштырганда, татарча бюлетеньнәр саны 31 процентка азрак әзерләнгән.
🤡5🤬3😢1
Казанда куәт оешмалары вәкилләре актвист Зөлфия Ситдыйкованы тоткарламакчы.
Бу хакта “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе телеграм каналы хәбәр итә.
Куәт оешмалары вәкилләре Зөлфия Ирек мәйданында пикет уздырган дип шикләнүләрен әйтә, активист моны кире кага.
“Пикетны Зөлфия уздырмауны исбатлар өчен камераларны карау тәкъдименнән күәт оешмалары вәкилләре баш тарта”, дип яза телеграм канал.
▪️Элегрәк Зөлфия Ситдыйковага "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә гаепләү белдергәннәр иде.

Партия «Яблоко» Татарстан
Прямо сейчас происходит незаконное задержание нашей сторонницы Зульфии Ситдиковой.
Зульфия возвращалась из Верховного суда РТ, на Площади свободы к ней подошли сотрудники ЦПЭ Гарипов и Соколов. Силовики хотят провести личный досмотр активистки, якобы кто…

🤬5❤2
13 мартта Екатеринбурдагы Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсендә яшь галим Азат Мифтаховка ачылган җинаять эше каралган чираттагы утырыш үтте.
Бүген элек Азат утырган Киров өлкәсендәге 17нче колониянең отряд җитәкчесе Алексей Костицыннан шаһит буларак сорау алдылар. Ул Мифтахов белән бергә камерада утырган Трушковның Азатка каршы күрсәтмәләр бирүен әйтте. Имеш Азат "теракт кылуларына" уңай фикер белдергән. Бу сөйләшүнең кайчан булуын җитәкче әйтә алмады.
Шулай ук ул Азатны "Русия җәмгыяте традицияләрен кабул итми иде, мәсәлән Җиңү көнен кабул итмәде", дип гаепләде. Мифтахов тоткыннар җиңү көнен бәйрәм итәргә бурычлымы дип сораган иде, мәхкәмә бу сорауны кире какты.
Чираттагы мәхкәмә утырышы 27 март көнне булачак. Мифтаховның хатыны Елена Горбань бу көнне хөкем карары да чыгарга мөмкин дип фаразлый.

Екатеринбурдагы мәхкәмәдә математик Азат Мифтаховка ачылган яңа җинаять эшенең чираттагы утырышы узды
Чираттагы мәхкәмә утырышы 27 март көнне булачак. Мифтаховның хатыны Елена Горбань бу көнне хөкем карары да чыгарга мөмкин дип фаразлый. Шул ук вакытта галимнең адвокаты Елена Сидоркина "Азат иректән мәхрүм итү белән бәйле җәзадан кача алмас дип уйлыйм", диде.
🤬7❤1😢1
БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгын (UNRWA) җитәкчесе Филипп Лаззарини белдерүенчә, Израилнең биш айлык һөҗүмендә Газзәдә үтерелгән балалар саны (12300) соңгы дүрт елда бөтен сугышларда үтерелгән (12193) балалар саныннан артып киткән.
АКШ һәм Европа берлеге илләрендә террор оешмасы дип таныган ХӘМӘС контролендә булган Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә үтерелгән кешеләр саны 31 272дән артты. Ачлыктан үлүче балалар саны 27гә җитте.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 30,8 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.
@azatliqradiosi
🤬6
Хәерле иртә, дуслар! Бүген - атнакич, Азатлык сезне соңгы хәбәрләр белән таныштыра.
🔸Магадан өлкәсендә Ми-8 боралагы һәлакәткә эләккән. Росавиация мәгълүматларына караганда, боралакта 20 кеше булган, кимендә бер кеше һәлак булган, тагын ике кеше бик авыр хәлдә. Боралакта алтын табучылар булган, боралакның двигателе начар эшләгән диелә.
🔸Белгород өлкәсендәге бер йортка дрон килеп төшеп шартлаган. Прохоровка исемле авылында шулай ук берничә йортка дрон килеп төшкән. Һәлак булучылар, җәрәхәтләнүчеләр юк.
🔸Украинаның Харьков, Сумы өлкәләренә һөҗүм итү аркасында сивил инфраструктурага зыян килгән. Һәлак булучылар хакында төгәл хәбәрләр әлегә юк.
🔸Тывадагы Шоганар ТЭЦында шартлау аркасында тагын бер кеше һәлак булган. 6 мартта күмер тузанының шартлавы аркасында 18 кеше хастаханәгә салынган иде. 4 мең кеше җылысыз калган иде.
🔸Танылган балалар табибы Сергей Бутрий гаиләсе белән Русиядән киткән. Ул ят агент булган Екатерина Гордеевага интервью бирде, аннары ул тоткарланды. Мәхкәмә аны10 көн кулга алу карарын чыгарды. Бутрий анда куәт структураларыннан кисәтү алган. Шуның аркасында ул чит илгә чыгып киткән. Интервьюда ул Украинадагы сугыш русиялеләргә ничек тәэсир итүе турында да сөйләгән.
🔸Кичә Республика балалар хастаханәсендә беренче тапкыр авыз ачу мәҗлесе узган. Анда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин, сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашкан. Казанда барлыгы 47 мәчеттә авыз ачу табыннары корыла.
Менә шундый хәлләр һәм хәбәрләр. Матур һәм имин көннәр сезгә, кадерле укучыларыбыз!

👍7✍1
Режиссер, Башкортстанда хатын-кызлар мәсьәләләре белән шөгыльләнүче Таңчулпан Буракаеваның проблемнары туган.
Аның "ТапТаман" исемле бренды бар, Буракаева башкорт бизәкләре белән төрле кул эшләнмәләре белән сәүдә итә. Буракаева Алсыновны яклый, Баймакта тоткарланган кешеләр хакында даими язып бара.
"Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларга ярдәм итү өчен ул тәбрикләмәләр ясап сатты. Нәтиҗәдә "ТапТаман" кибете урнашкан "Арт-Квадрат" мәдәни мәркәзе хуҗалары аннан бинаны бушатуын сораганнар. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр итте.
"Арт-Квадрат безнең белән килешүне бер яклы тәртиптә өзә. Сәбәпләрен күрсәтми, килешү нигезендә аларның мондый хакы бар. Шуңа күрә безнең яңа урын табып күчеп китү өчен бер ай вакытыбыз бар", дип язды ул.
Буракаеваның тәбрикләмәләр ясап сатуыннан кергән акчаларның 50 проценты "Баймак эше" нигезендә тоткарланучыларның гаиләләренә ярдәмгә биреләчәк диелде.
Нишләргә җыена Буракаева? Бу хакта моннан укыгыз.

😱5🤬4