Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Шәриф Камал турында укырга тәкьдим итәбез.Аның турында бездә зур язма чыккан иде. Кызыл террор ничек татар зыяларын юк итү турында ул. Кем укып өлгермәде - менә шушыннан күз йөгертеп чыга ала.
🔥4❤3👍1
Баймаклылар үзләре асылмалы басманы ремонтлаган.

Буранбай авылы кешеләре Сакмар елгасы аша күперне тәртипкә китергән. Үзара акча туплаганнар, эшне дә үзләре башкарган. Күпер 1969 елда ук салынган, начар хәлгә килгән.

Хакимияттән бернинди дә ярдәм булмаган.

Февраль башында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Дөнья Башкорт корылтае әгъзалары, милли зыялылар белән очрашкан иде. Баймак якташлыгы исеменнән, "Курай ТВ" телеканалы башлыгы Рита Өметбаева Баймак районына даими ярдәм итүе, Урал аръягы төбәкләренә финанслар арттыруы өчен Хәбировка рәхмәт укыды.

"Баймак эше" нигезендә хәзерге вакытка 79 кешегә җинаять эше ачылган, бу кешеләр барысы да тикшерү изоляторларында утыра. Араларында күп балалы гаилә башлыклары да бар, өлкән яшьтәге хатыннар да бар. Без алар хакында мәгълүматны җентекләп монда тупладык.
💔3❤1👍1🥰1👏1
Мәхкәмә Илья Яшинга "ят агент" тамгасы куймаган өчен 30 мең сум штраф карары чыгарды

Әлеге карарны бүген Смоленски өлкәсенең Сафонов районы мәхкәмәсе чыгарды.

"Оппозиционерларны үзләренең илләренә каршы эшләүдә, чит дәүләтләрнең мәнфәгатьләрен яклауда гаеплиләр. Элек дәүләт безне халык дошманы дип игълан итә иде, ә хәзер оппозиция вәкилләре үзләренә үзләре тамга да салсын дип уйлап таптылар. Без җинаять эзәрлекләве, административ эзәрлекләү янаганга үзебез үзебезне халык дошманына тиңләштерергә тиеш" дигән Яшин утырышта.


Аның шушы сүзләреннән соң хөкемдар трансляция тавышын сүндереп куйган. RusNews язуынча, Яшинга "Хөрмәтле хөкемдар, мин болай да төрмәдә утырам, шуңа миңа әллә ни куркырдай әйбер юк", дигән сүзләреннән соң җаваплылык турында хәтерләткәннәр.

Яшин үзен Youtube-тан (Ирландия) килгән акчалар өчен ят агент дип табуларын, әмма реестрда үзен Украин агенты дип теркәүләрен искәрткән.

"Мине — Русия сәясәтчесен, Русия ватанпәрвәрен нәрсәгә нигезләнеп ят агент дип таптылар? Минем өчен бу тамга — мәсхәрәләү. Илемә, халкыма һәрчак тугры булдым, тугры булып калам да", дигән ул.


▪️Илья Яшин — сәясәтче, элекке мунициаль депутат. Украинаның Буча шәһәрендә яшәүчеләрне күпләп үтерүләре турында стрим ясавы өчен, Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат таратуда гаепле дип табылып, 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

@azatliqradiosi
🤬6👍1
Башкортстан Югары мәхкәмәсендә Рамилә Сәетовага чыккан хөкем карарына шикаять карала башлады

Бүген Башкортстан Югары мәхкәмәсе башкорт активисты Рамилә Сәетованың (Галим) һәм аның яклавының апелляция шикаятен карый башлады.

2023 елның 22 декабрендә Уфаның Киров районы мәхкәмәсе активистны биш елга гомуми тәртипле колониягә хөкем иткән иде. Мәхкәмә аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә өндәү"дә гаепле дип тапты (Русия җинаять кодексының 280.4 маддәсе, "в" пункты).

Сәетова һәм аның яклавы бу карарны шикаять итте. Тарафдарлары әйтүенчә, бүгенге мәхкәмә утырышы озак бармаган. Сәетова утырышта тикшерү изоляторында килеш видео аша гына катнашкан. Ул хөкемдарларга да, дәүләт гаепләүчесенә дә каршы чыккан. Каршы чыгуларны мәхкәмә канәгатьләндермәгән.

Шуннан соң Сәетова һәм аның яклавы мәхкәмә утырышын кичектерүне сораган, чөнки адвокатлар апелляция шикаятенә ул өстәгән әйберләр белән танышырга җитешмәгән.

Бу үтенечне мәхкәмә канәгатьләндергән. Киләсе утырыш 26 мартка билгеләнгән.

RusNews язуынча, утырышта активист үзен начар хис итүен әйткән, үзенә "ниндидер дарулар" эчертәләр бугай дигән. Шуңа күрә "бер ай буе диярлек гел йокымсыравын" әйткән.

▪️Былтыр 17 майда Уфаның Киров районы мәхкәмәсе 56 яшьлек башкорт активисты Рамилә Сәетованы кулга алды. Тикшерү мәгълүматынча, Сәетова YouTube каналында мобилизациягә эләккән русияләргә багышлап мөрәҗәгать калдырган. Ул аларга "Бүген чын батырлык – мин үтерергә риза түгел дип әйтү", дигән. Активист мобилизацияләнүчеләрне үз хокуклары өчен көрәшергә өнди.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
💔2🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бер җырчыдан ике фикер 😊

Җырчы Салават Фәтхетдинов Путин штабында яшьләр белән очрашуда шактый каршылыклы әйберләр сөйләде.

Башта ул Путинның президент булып сайлануы "безнең өчен бәхет" диде. "Фәкать Путин! Башка вариант юк!" дип язып та куйды.

Аннары нигәдер татарның бер гадәтен искә алды. "Әгәр берәр көрәшче Сабантуйда 2-3 ел рәттән батыр калса, 4нче елга бөтен авыл аңа каршы чыга, чөнки яңа геройлар кирәк!" диде ул. 

Ә бит Путин бу атнада кабат сайланса, инде 5нче тапкыр президент булачак! 

❓Салават "татар гадәте" турында сөйләп нәрсә әйтергә теләде икән? 😉

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁13👎4🤔2💊1
Көн язмасы: Рәми Гарипов – тел өчен йодрык белән дә көрәшергә әзер шагыйрь

Рәми Гарипов "Башкорт теле" шигыре белән танылган шагыйрь. 1957 елда язылган ул шигырьдә мондый сүзләр бар:

"Шуңа да мин беләм тел кадерен:
Бер телдән дә телем ким түгел —
Көчле дә ул, бай да, ягымлы да,
Ким күрер аны тик ким күңел"
.

Шушы шигыре аркасында ул камчылана һәм озак еллар буена ачлы-туклы яшәргә мәҗбүр ителә.

Кем ул соң Рами Гарипов һәм ни өчен ул башкорт күңеленә якын? Ул нәрсә өчен һәм ничек эзерлекләнә? Аның исемен ничек оныттырырга тырышалар һәм ул ни рәвешле халыкка кайтарыла?

Бу хакта башкорт әдәбияты белгече белән сөйләштек.

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама
👉Телеграм

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🔥8❤‍🔥1
Казанда быелгы "Үлемсез полк" чарасына Украинада һәлак булган "Алга" батальоны хәрбиләре сурәтләрен тотып чыгачаклар

Бу хакта Украинадагы сугышта һәлак булган Владислав Мариненконың әтисе Юрий Мариненко әйтте, дип җиткерә "Бизнес Online".

Аерым алганда, йөрештә узган елның 6 февралендә Угледар янында үлгән 30 хәрбинең сурәте күрсәтеләчәк. Ул чакта "Алга" батальонының 3нче ротасының 38 хәрбие Павловка авылы янында камауга эләкте. Төркемнең яртысы гына исән калды.

▪️Азатлык хисабына күрә, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан кимендә 1287 кеше һәлак булган. Шулардан кимендә 73 кеше — "Алга" батальоныннан.

#Татартстан
@azatliqradiosi
🤡7🤮3🎉1💩1🙏1
❗️Русия Юстиция министрлыгы Лев Копелев исемендәге форумны "теләнмәгән оешма" дип тамгалады

Хокук яклаучы Лев Копелев (1912-1997) Киевта туып үскән һәм тормышын тынычлык һәм кеше хокукларын яулауга багышлаган.

Лев Копелев исемендәге форум аның вафатыннан соң 1998 елда Кельнда оешкан.

@azatliqradiosi
🤡2👍1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 2952 кеше һәлак булган

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1287 кеше, Башкортстаннан кимендә 1665 кеше үлгән.

Бүген 14 март, сугышның 750нче көне.

#Татарстанда
#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏3💔2😨1
Сәлам, дуслар! 15 март, җомга иртәсен шундый хәбәрләр белән башлыйбыз:

🔸Русиядә президент сайлау башланды, ул 3 көн дәвам итәчәк. Сайлауга оппозицион намзәтләр үткәрелмәде, медиа президент идарәсендә Путин өчен 80%тан күбрәк тавыш җыю максатын куюларын яза.

🔸Төнлә Русия Украинага 8 ракет һәм 27 дрон белән һөҗүм итте, барлык дроннар бәреп төшерелгән – Украина хәрби көчләре.

🔸Русия хәрби көчләре исә Калуга һәм Белгород өлкәләрендә реактив снарядны юк итүләрен хәбәр итте.

🔸Франция президенты Эммануэль Макрон: "Русия Украинаны җиңсә, Европага ышаныч ноль дәрәҗәсенә төшәчәк". Бу хакта ул француз медиаларына интервьюда әйтте һәм Украинага ярдәмне күбәйтергә тәкъдим итте.

🔸Өй җиһазларын ясаучы ширкәтләр (Electrolux, Tefal, Braun) Русиягә параллель импортны тыя башлаганнар. Аларның килешүләрендә "реэкспорт"ны тыю турында языла башланды.

Көн дәвамында сезне хәбәрләр белән таныштыруны дәвам итәчәкбез, Азатлык белән калыгыз!

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
👍3✍1
Русиядә президент сайлавында өч көнлек тавыш бирү башланды – иң мөһиме:

📝 Сайлауда дүрт намзәт катнаша, парламент фиркаләреннән булган намзәтләрне (Харитонов, Слуцкий, Даванков) бәйсез белгечләр "техник" дип атый, алар реаль сайлау алды кампаниясен алып бармады.

📝 Сугышка каршы ачыктан чыгучы намзәтләр (Дунцова, Надеждин) Үзәк сайлау комиссиясе тарафыннан сайлауга үткәрелмәде.

📝 Русия президентын сайлау шулай ук аннексияләнгән Кырымда һәм Украинадан басып алынган Донецки, Луһански, Запорожье, Херсон өлкәләрендә дә үтә.

📝 Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" дигән каршылык чарасы игълан итте. Алар сайлау бүлгеләренә 17 мартта сәгать көндезге 12дә килергә чакырды.

📝 Мәскәү прокуратурасы "Путинга каршы төш вакыты"нда катнашкан өчен җинаять җаваплылыгы белән янады.

Бу сайлаулар турында тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
💩9😐1
🐆 Татар халкының үзенчәлеген саклау програмы акчалары кая китә?

Киләсе өч ел дәвамында Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена. "Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк.

Иң аз сумма — фәнни-тарихи тикшеренүләргә 12,4% тотылачак. Татар телендә дәреслекләр әзерләү һәм аларны таратуга да зур акча каралмаган. Барлык чыгымнарның 16,6% гына татарның милли үзенчәлеген тел аша саклауны күзаллый.

Бүгенге көн язмасында "Татар халкының үзенчәлеген саклау" дәүләт програмын анализладык, аны
👉 безнең сайтта укый аласыз.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
😢8🤬2👍1🤡1
2023 елда Русиядә ир-ат инвалидларның саны иң югары күрсәткечләргә җиткән

Узган елда илдә күпме инвалид яшәгәнен (31-59 яшьләр турында сүз бара) өстәге рәсемгә 👆 басып күрә аласыз.

Белгечләр фаразлавынча, Русиядә инвалид ирләрнең саны артуы Украинадагы сугыш белән бәйле, әмма алар фикеренчә, бу бердәнбер сәбәп булып тора дигән сүз түгел.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
💔2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә президент сайлавында өч көнлек тавыш бирү башланды – иң мөһиме: 📝 Сайлауда дүрт намзәт катнаша, парламент фиркаләреннән булган намзәтләрне (Харитонов, Слуцкий, Даванков) бәйсез белгечләр "техник" дип атый, алар реаль сайлау алды кампаниясен алып…
Казан хакимияте Май чабу бәйрәме уңаеннан шәһәр үзәгендә үтәргә тиешле бәйрәм чараларын уздырмаска булган

Бу чаралар 17 март көнне көндезге 12дә булырга тиеш иде. Рәсми сәбәбе – күңел ачу чаралары "иминлек таләпләре нигезендә" үткәрелми.

17 март көндезге 12дә Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашырга тәкъдим итте. Бу вакытта алар сайлау бүлгеләренә килергә өнди.

❗️Шулай ук Казандагы активистларга киңкүләм рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтүләр тапшыралар. Надеждин штабының башлыгы Дмитрий Румянцевка Коррупциягә каршы көрәш фонды игълан иткән чараны оештырырга җыенасың дип кисәтү китергәннәр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3🙏1
Җомга уңаеннан безнең "Азатлык сүзлеге"ннән яңа бер сүзгә күз салыйк.

Беректәш сүзен ишеткәнегез булдымы? Татарча аны "союзник" мәгънәсендә кулланып була 👌

#Азатлыксүзлеге

@azatliqradiosi
❤6💘1
"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Салават Җилкибаевның хатыны Путинга мөрәҗәгать итте

Альмира Сәетова 17 гыйнварда Баймактагы мәхкәмә янына килеп, ире бернинди канунсыз эш эшләмәде дип саный. Ул экоактивист Фаил Алсыновны хупларга, аңа "аклаучы хөкем карары чыгаруларын ишетергә" килде, кануннар моны тыймый ди ул.

Ул Путиннан тоткарланган ирләрне һәм аталарны гаиләләренә кайтаруны сорый.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
😢2😱1🙏1