Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Белгородка бүгенге һөҗүмдә ике кеше һәлак булган, өч кеше яраланган

Шәһәр күгендә 8 ракет бәреп төшерелгән. Бер ир йөк машинасы рулендә барганда һәлак булган. Бер хатын-кыз ишегалдына этләр ашатырга чыккач үлгән. Аның улы һәм тагын ике кеше яраланган.

Белгородта 7 күпкатлы йортта тәрәзәләр ватылган, 15 машинага зыян килгән.

Болар хакында өлкә губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Азатлыкм мәгълүмантны бәйсез чыганаклардан тикшерә алмый.
🤬1
Надеждинның Уфадагы штабы җитәкчесе Аким Туктаровны университеттан куганнар

"Сәяси сәбәпләр белән кабул ителгән карар. Уку йорты мине чыгару турында ике атна алдан белдерергә тиеш, ә алар җомга гына гына әйттеләр. Имеш, миңа ниндидер сораулары бар. Яллар алдыннан, мин берни дә эшли алмас өчен шушы көнне көткәннәр. Фәрман өлгесендә мин юк идем", дигән студент "Аспекты"га.

Туктаров сүзләренчә, рәсми рәвештә аны укудагы бурычлары өчен куганнар. "Минем җиде предметтан бурыч бар иде, ләкин уку йортыннан 10ннан артык булганда гына чыгаралар. Мәсәлән, 14 бурычы булган кешегә тимәгәннәр", ди ул.

Надеждинның Уфадагы штабында моны тәнкыйтьләп чыктылар. "Штаб исеменнән шуны истә тотарга чакырабыз: фәрманнар гына үтәүче иң тыныч бюрократ та явызлыклар кыла ала. Кызганычка, университет җитәкчелеге әлеге явызлыкның бер өлеше булып чыкты. Русия ирекле булачак!" диелгән белдерүдә.

🔻Борис Надеждин "Гражданская инициатива" фиркасеннән бара иде, ул ачыктан-ачык сугышка каршы карашта торды һәм халык алдында инде бишенче тапкыр президент булырга җыенучы Владимир Путин сәясәтенә каршы чыгышлар ясады. Ул сайлауга үткәрелмәде.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👍4🤬1🙏1
Башкортстанның Иглин авылында урнашкан 2014нче сайлау участогында 15 мартта узган сайлауларны гамәлсез дип тануны сорыйлар.

Участок сайлау комиссиясе әгъзасы Амалия Хисмәтуллина өйдән-өйгә йөреп тавыш җыюда канун бозулар булган дип белдерә.

Ул бу хакта Башкортстан Үзәк сайлау комиссиясенә рәсми белдерү җибәргән дип яза "Аспекты".

Хисмәтуллина сүзләренчә, участоктан тыш башка урында тавыш бирүгә 37 гариза килгән, ә тартмадагы бюллетеньнәр саны 71 булган.

15 мартта 20:35 сәгатьтә Амалия Хисәмтуллина җибәргән белдерүдә башка хокук бозулар да күрсәтелә:

"Инструкцияне бозып, өйдән-өйгә йөртелүче тартмадан бюллетеньнәрне шунда ук КОИБка (бюллетеньнәрне санаучы комплекс) ташладылар. Сейф-капчыклар юклыкка сылтандылар. Тавыш бирүне гамәлсез дип тануны сорыйм".

Тикшереп чыгу өчен аңа шулай ук сайлаучылар исемлеге язылган китапны да бирмәгәннәр.

Соңрак ул тагын бер шикаять җибәрә. Өйдә сайлаучылар исемлегендә "бинадан тыш башка урында сайлады" дигән тамга куелмаган ди ул.

"21:58 минутка җавап килмәде. Сейф пломбаланмады, сайлаучылар исемлегенә тамгалар куеп чыгу һәм гаризаларны язып бетерү өчен участок сайлау комиссиясе (УИК) әгъзасын көтәләр. Участок сайлау комиссиясе эш вакыты тәмамлануга карамастан, УИК сәркатибе сайлаучылар исемлеген тутыра башлады. Шулай ук бер йортта исемлектә булмаган кеше тавыш биргән", дигән ул.

Русиядә 15-17 мартта президент сайлау уза.
👍2👎1🔥1💩1🙏1
"Кырымдагы үзгәрешләр кырымтатар халкының киләчәге өчен һәлакәткә тиң"

Кырымда узган канунсыз референдумга бүген ун ел тулды. 2014 елның 16 мартында оештырылган тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп, Русия хәрбиләре Кырымны үз кулына алгач уздырылды. Рәсми Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип атады. Мәскәү исә шушы тавыш бирү нәтиҗәсенә таянып Кырымны аннексияләде.

Ун елда Кырымда нинди үзгәрешләр булды, кырымтатар халкына алар ничек тәэсир итте. Шулар хакында кырымтатар активисты белән сөйләштек.

"Кырымнарга, кырымтатарларларга Кырымдагы соңгы үзгәрешләрне күрәсезме, тормышыгыз яхшырдымы, сезгә ошыймы дигән сорауларны соңгы вакытта даими биреп торалар. Әгәр бу сорауларны гади кешегә бирсәң, ул каядыр мәктәп төзелгәнен, асфальт салынганын, урамнарда утлар яндырылганын әйтер. Бу көнкүреш үзгәрешләрне бу җирләрне үзенә "кушкан" ил яхшы ният белән килгәнен күрсәтү өчен эшләгәнен аңларга кирәк.

Ә менә кырымтатар мәсьәләсе белән шөгыльләнгән кешеләр күзлегеннән караганда, Русия килгәннән соң Кырымда ун елда булган үзгәрешләр кырымтатар халкы, аның киләчәге өчен һәлакәтле һәм коточкыч. Бу үзгәрешләр халыкның киләчәгенә юлларны яба. Ни өчен? Чөнки ил башы Путин, Кырым — элек-электән урыс җире, хәттә урыс дөньясы яралган урын дип сөйли. Аның мондый сүзләре бит үзе үк этноцид (этник төркем, милләтне юк итү) элементы булып тора", ди ул.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Монысы көзге сылтама.
👍4😢4🤬1🙏1
Әйдә!Online проектында башкорт теле курсының икенче дәресе дөнья күрде!

Бу дәрестә үз-үзеңне таныштыру һәм саннар өйрәнәбез.

➡️ https://www.azatliq.org/a/32855688.html (Русиядә VPN белән эшли)
➡️ көзге сылтама (тест эшләмәскә мөмкин)
❤4👍3
🔖 Азатлык архивыннан Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләре турында тарихи язма

Француз галиме Александр Беннигсен мәкаләсенә нигезләнгән бу тапшыруда Мәрҗанинең тарих белеменә керткән хезмәтләре турында Гариф Солтан сөйли.

Азатлык архивыннан бу язмалар интернетта беренче тапкыр чыга. Башка язмаларны безнең сайтта тыңлагыз. Лайк куярга һәм язма белән уртаклашырга онытмагыз!

#Азатлыкка70 #архив

@azatliqradiosi
❤9👍2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 17 март, якшәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Көнне кыскача хәбәрләрдән башлыйбыз:

🔺Бүген Русиядә президент сайлауның өченче көне. Рәсмиләр мәгълүматынча, Татарстанда тавыш бирү хокукы булганнарның 63,3%, Башкортстанда - 64,8%, ил буенча 58,2% сайлау бүлгеләренә килгән.

🔺Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, бүген төнлә төрле өлкәләргә җибәрелгән 35 дрон юк ителгән. Аларның 17се Краснодар крае, дүртешәр Ярослау һәм Мәскәү өләкәләре, өчешәр Белгород һәм Курски, икесе Калуга һәм берешәр Ростов һәм Орлов өлкәләренә һөҗүм иткән дип белдерә министрлык.

🔺Атыш аркасында, Белгородтагы мәктәпләр һәм көллиятләр дүшәмбе һәм сишәмбене ял көне дип игълан иткән. Губернатор әйтүенчә, шәһәрнең сәүдә үзәкләре дә якшәмбе һәм дүшәмбе көнне ябык булачак.

🔺Русия Дәүләт думасында сайлау участогында ут төртүне террор яки диверсиягә тиңләргә тәкъдим иттеләр. Мондый тәкъдим белән депутат Василий Пискарев чыкты. Хәзерге вакытта сайлау участогында ут төртү яки буяу сибү өчен биш ел иректән мәхрүм итү каралган. Яңа канун кабул ителсә 20 ел төрмә яный.

🔺Франция Олимпия уеннары вакытында Русиягә Украинада сугышны туктатып торырга тәкъдим итәчәк. Бу хакта Франция президенты Эмманюэль Макрон әйтте. Олимпиада 26 июльдән 11 августка кадәр узачак.

🔺Австрия миллиардеры Клив Палмер Титаникның күчермәсен торгызып, круизга җибәрмәкче. Аның әйтүенчә, яңа Титаник ике мең кешегә исәпләнәчәк һәм элеккесеннән аерылмаячак. Палмер проектка 500 миллион доллардан 1 миллиард долларга кадәр акча тотарга әзер, төзелешне 2025 елда башламакчылар.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
✍1
"Telegram хәзер ВКонтакте кебек". Полиция оппозицияне ачыклау ысулын тапты

Telegram социаль челтәре аша Русия хакимияте оппозицияне күзәтә, шулай ук экстремистларны һәм Украина яклыларны ачыклый алачак. Бу социаль челтәрләрне күзәтү өчен булдырылган "Демон Лапласа" комплексының бер өлеше булган "Инсайдер" програмы ярдәмендә эшләнәчәк.

Һәр кулланучының үзенчәлекле id-сы, ягъни номеры бар. "Инсайдер" кулланучының id-сын үзендәге телефон базасы белән чагыштыра ала. Моннан соң адрес, исем, Федераль салым хезмәте мәгълүматлары һәм русиләрнең башка күп мәгълүматлары телефонга бәйләнә.

Белгечләр телефон номерын алмаштыру гына ярдәм итми диләр.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤2⚡1👍1🤔1🤬1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Куәт оешмасы хезмәткәрләре Казанда яшәүче Гөлназ Орлованың өенә килеп аны "Япеево" полиция бүлегенә алып киткән.

ОВД-Инфо язуынча, сәбәбе Орлованың социаль челтәрләрдә русияләрнең сайлау иреге хокукларын бозу турындагы язулары була ала.

16 март хокук саклау органнары хезмәткәрләре Орлованың яшәү урынына килгән, ул вакытта өйдә аның әбисе һәм баласы гына була. Әлеге хәл кич була. Полиция хезмәткәрләре ишек астына кәгазь куеп китә һәм анда 16 март иртән полиция бүлегенә килү таләбе язылган була. Бу хакта Орлова үз Инстаграм битендә сөйли.

@azatliqradiosi
🤬6🤷‍♂1🙏1
❗️Казанда активист Зөлфия Ситдыйкова тоткарланган.

Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы яза. Аны өеннән чыкканда Экстремизмга каршы көрәш үзәге вәкилләре тоткан.

Шулай ук кичә Казанда Экстремизмга каршы көрәш үзәге хезмәткәрләре кеше хокукларын яклаучы Аида Нуретдинованы өенә килеп алып киткәннәр иде. Аны төнгелеккә "Япеево"ның 16нчы полиция бүлегендә калдырганнар. Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Нуретдиновага каршы хакимият белән килештерелмәгән чара оештыру турында беркетмә төзегәннәр. Ул үзенең "ВКонтакте" битендә кешеләрне 15-17 мартта сайлауга килергә чакыруда һәм шулай ук ​​танышларын тавыш бирүдә катнашырга өндәүдә гаепләнә.

▪️17 март көндезге 12дә Русия оппозициясе "Путинга каршы төш вакыты" чарасында катнашырга тәкъдим итте. Бу вакытта алар сайлау бүлгеләренә килергә өнди.
▪️Элегрәк Казандагы активистларга киңкүләм рөхсәтсез чарада катнашмау турында кисәтүләр тапшырдылар. Надеждин штабының башлыгы Дмитрий Румянцев өч тәүлеккә сак астына алынды.

@azatliqradiosi
🤬2
Алексей Навальный фотосын сайлау тартмасына ташларга тырышкан өчен Уфада Булат Халиков тоткарланган. Бу хакта ОВД-Инфо яза.

Халиковны 5нче полиция бүлегенә китергәннәр. Әлегә нинди гаепләү белдерелүе билгесез. Сайлау комиссиясе вәкиле Халиковка эшкә комачаулаган өчен җинаять җаваплылыгы белән янаган.

@azatliqradiosi
🤬4🙏1
Казанда сайлау бүлгесе урнашкан КФУның физфак бинасы янында полиция бер ир кешене тоткарлаган.

Бу хакта "Гроза" телеграм каналы хәбәр итә.

Элегрәк полиция вәкилләре сайлауга килгән кешеләрнең документларын тикшерә башлаган иде, шулай ук бина янына автозак китерелгән.

@azatliqradiosi
🤬4👍2⚡1
Казанда полиция төшке вакытта сайлау бүлгесенә килгән Александр Ширшовны һәм тагын 20 кеше тоткарлаган иде.

Бу хакта Ширшовка сылтанып ОВД-Инфо язды.

Аларны "Япеев" полиция бүлегенә алып киткәннәр, әмма барып җитмичә автозактан төшереп калдырганнар. Бернинди беркетмәләр төземәгәннәр.

"Гроза" телеграм каналы язуынча, Казан уку йортларының берсендә полиция төшке вакытта яшьләргә тавыш бирергә рөхсәт итмәгән, "бер-ике сәгатьтән килерсез" дигәннәр. Китмәсәләр тоткарлау белән куркытканнар.

Бүген Казанда берничә активист тоткарланды. Бу хакта тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укырга була, ачылмаса монда басыгыз.

@azatliqradiosi
⚡1🤬1
❗️Казанда "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Руслан Зиннәтуллин тоткарланган.

Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы хәбәр итә.

Аны аңлатма бирергә дип полиция бүлегенә алып киткәннәр.

@azatliqradiosi
👍1🤬1🙏1
Уфадагы Навальный штабының элекке активисты, "экстремизм" турындагы эш нигезендә җиде ел ярымга хөкем ителгән Лилия Чанышеваны Пермь өлкәсенең Березникидагы 28нче колониясеннән алып киткәннәр.

Бу хакта X (элекке Твиттер) социаль челтәрендә аның ире Алмаз Гатин язган.

Самардагы алтынчы кассация мәкхәмәсе Русия баш прокуратурасы таләбен канәгатьләндереп, Чанышева эшен кире карау өчен Башкортстан Югары мәхкәмәсенә җибәрү турында карар кабул иткән иде. Баш прокуратура Лилиягә чыгарылган хөкем карары "йомшак" дип саный һәм аны 10 елга кадәр арттыруны сорый.

Эшне карау вакытында Чанышеваны тикшерү изоляторына күчереп торырга тиешләр.

"Әлегә мин аның кайда булуын белмим" дигән Гатин.

@azatliqradiosi
😢5💔2👍1🙏1
Русиядә 17 марттагы Русия президенты сайлауларына бәйле ким дигәндә 65 кеше тоткарланган.

Бу хакта ОВД-Инфо хәбәр итә.

Иң күп тоткарланучылар Казанда булган - 26 кеше. Аларның кайберләрен инде җибәргәннәр. Тагын 12 кеше Мәскәүдә, алтысы Петербурда, өчешәр кеше Волгоград, Чиләбе һәм Рязаньда, берешәр кеше Уфа, Петрозаводски, Балаково, Барнаул, Кострома, Череповец, Новокуйбышевски, Серпухов, Киров, Иркутск шәһәрендә тоткарланган.

@azatliqradiosi
🤬1🙏1
Май чабу бәйрәмендә Уфа түрәсе коймакны якынча 6000 сумга саткан

Шәһәрнең Ленин мәйданында кичә коймак ясау ярышлары үткән. Аның кагыйдәләре гади иде дип яза Mkset.

Танылган кешеләр һәм түрәләр коймак пешереп аны аукционда сатарга тиеш булган. Уфа мэры урынбасары Денис Ганиев коймакны 5950 сумга сатып җибәргән. Сатып алучының кем булуы билгесез.

Әлеге акчалар Украина сугышында катнашучы хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәмгә тотылачак икән.

▪️Башкортстанга сугыштан мәетләр даими кайтарыла. Бүгенге көндә һәлак булучылар саны 1665кә җитте. Бу әле Азатлык ачыклый алган саннар гына, чынлыкта һәлак булучылар күбрәк була ала.

Фото: Моя Уфа.

@azatliqradiosi
🤮3👍1🔥1🤡1
❗️Казанда "Гражданлык инициативасы" активисты Азат Шәехов тоткарланган.

Бу хакта "Республикасы" телеграм каналы яза. Шәехов Мәүлетов 34 сайлау бүлгесе янында exit poll уздырган. Аны тоткарлап полиция бүлегенә алып киткәннәр.

Сайлау комиссиясе әйтүенчә, ул сайлаучылар китабы торган өстәлләр янына килгән.

@azatliqradiosi
🤬5🙏2
Бүген Казанда тоткарланган "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлекчәсе башлыгы Руслан Зиннәтуллин, активистлар Зөлфия Ситдыйкова һәм Вера Отрешконы полиция бүлегеннән җибәргәннәр.

Аларга бернинди беркетмә төземәгәннәр, дип хәбәр итә "Республикасы" телеграм каналы.

Азат Шәеховны да полиция бүлегеннән җибәргәннәр, әмма аңа карата мәхкәмә утырышы иртәгә булачак. Аны сайлау комиссиясе рәисенең кем булуын белешергә дип өстәл янына баргач, сайлаучылар турында мәгълүматны күргән булуы ихтимал дип баралар.

@azatliqradiosi
👍2🙏2❤1