Русия президенты өчен тавыш бирү Украинадан басып алынган төбәкләрдә һәм аннексияләнгән Кырым белән Акъярда (Севастополь) да барды.
Көнбатыш илләре оккупацияләнгән җирләрдә сайлау уздыруны хөкем итеп чыкты. Андагы тавыш бирүләрнең нәтиҗәләрен танымаячаклар. Бу төбәкләрдә яшәүчеләр тавыш бирергә мәҗбүр итеп, басым ясадылар дип сөйләде.
Сайлаучыларның хокукларын яклаучы "Голос" хәрәкәте тавыш бирүләр барышында да, тавышларны санаганда да күп санлы хәрәмләшүләр булуын язды. Ә президент кампаниясен хәзерге Русия тарихында "иң эчтәлексезе иде" дип атады.
@azatliqradiosi

✍1❤1
"Халыкны көчләп заводлардан эшне ташлатып, автобус белән алып килделәр, бу Чаллыда булды. Куркыттылар эштән куабыз дип, премияләрне кисәбез дип. Безнең, үзегез беләсез, кредитлар, ипотекалар. Дәүләт БЕЗНЕ наркотикка утырткан шикелле булды. Картлар балаларына ипотека түләр өчен тырыша."
"Ышанып булмый бу әкияткә."
"Ничек бер дебатларда катнашмаган, сайлау программасын төземәгән, һәм сүзендә тора алмаган кеше чынлап җиңә алсын инде?! Чын сайлауларга андый кандидатны якында китермәсләр иде. Җиңсә дә, аның җиңү чын җиңү түгел бит, шуңа күрә ул аның авторитеттын күтәрми, ә, киресенчә, төшерә генә. Чаушеску, шулай ук, үзенә җиңүне ясап куйды, ләкин ул барыбер чынлыкта җиңелде һәм әле андый ялган җиңү өчен үз гомерен бирде."
"Аллаһыга шөкер, бездә сайларлык кешеләр бар, берсе дә туксанга чыккан картлар түгел, Аллаһыга мең шөкер, бик рәхәт яшибез, житмәгән кешегә житми инде ул беркайчан да, Җәбраил фәрештә төшеп үзе кулында тоттырса да, биреп бетермәдең ди. Ил җитәкчеләребезгә Аллаһы Тәгалә хәерле ярдәмнәрен бирсен."
Азатлык Радиосының социаль челтәрләрендә сайлау нәтиҗәләре турында әнә шундый фикерләр дә бар. ☝🏼
@azatliqradiosi
👍4✍1❤1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Шулай итеп, тавыш бирүнең беренчел нәтиҗәләре: Путин Татарстанда — 88, Башкортстанда 90 проценттан артык тавыш җыйган. Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз. #Татарстан #Башкортстан @azatliqradiosi
Ә менә бу Азатлык Радиосының YouTube-каналында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләре.
Тавыш биргән кешеләрнең 36%ы сайлауга бармаган, Путин исә нибары 30 гына процент җыйган.
@azatliqradiosi
Тавыш биргән кешеләрнең 36%ы сайлауга бармаган, Путин исә нибары 30 гына процент җыйган.
@azatliqradiosi
😱8👍5🤮1🗿1
Башкортстан белән Татарстан халкы Путин өчен тавыш биргән көннәрдә (һәрхәлдә рәсми саннар шуны күрсәтә) ике республикага да Путин режимы башлаган сугышта үтерелгән ирләрнең мәетләре кайта торды.
Мәсәлән, 16 мартта Башкортстанның Мәләвез районында Украинадагы сугышта һәлак булган Рәмзис Вәлиевны күмделәр.
Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1665 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 37се — Мәләвез районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 754нче көне.
#Башкортстан

💔1
Путин Навальныйның үлеменә фикер белдергәндә аны фамилиясе белән атады.
Навальныйның үлемен ул "күңелсез вакыйга" диде һәм аны чынлап та алмашу турында сөйләшүләрен әйтте. Тик Русиягә кире кайтмасын дигән шарт булган.
Путин Навальныйны фамилиясе белән ул үлгәннән соң гына атады дип искәртелсә дә, аны 2013 елда, исән чагында да бер тапкыр исеме белән атаган булган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤬1
Русиядә президент сайлау тәмамланды. Тавыш бирүләр беренче тапкыр өч көн — 15-17 мартта узды.
Татарстанда сайлау көчле контроль астында оештырылды. Республикада халыкны машина уйнатып, ташламалы ярминкә оештырып һәм башка чаралар аша җәлеп итәргә тырыштылар.
Соңрак Навальный такымы игълан иткән "Путинга каршы төш вакыты" ("Полдень против Путина") дигән каршылык чарасына ныклап көрәшергә керештеләр, активистларны сайлау урынына барып җиткәнче үк кулга ала башладылар.
Сәясәт белгече Аббас Галләмов Татарстан Мәскәүгә ярарга тырышты дип белдерде. "Татарстанда хакимиятнең нервылары бирешә. Күрәсең, алар эшләр барып чыгар дип өметләнгәндер, Мәскәүгә хезмәт итәргә теләгәндер — барып чыкмады", дип язды ул.
Азатлык Радиосы республикада сайлауның ничек узуына күзәтү ясады. Мәкаләне 👉 монда укыгыз.
#Татарстан

👍2🤔2😢1🤣1
Узган атнаның җомгасында, 15 март көнне Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваның сак астында тотылуына төгәл 150 көн булды.
Аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.
"Без кызлар белән нәрсә көтәргә дә белмичә Вашингтонга килдек, әмма биредән АКШ хөкүмәте һәм сүз иреген яклаучылар Алсуны кайгырта һәм аны азат итү өчен көрәшәчәкләр дигән ныклы ышаныч белән китәбез. Дәүләт департаменты тиздән Алсуны "канунсыз тоткарланган" дип игълан итәр дип өметләнәбез, бу аны азат итү өчен АКШ хөкүмәтенең бөтен ресурларны да тулысынча куллана алуы өчен кирәк. Алсу бернинди начар әйбер эшләмәде, аны бары тик Америка ватандашы булганга гына тоткарлап торалар", диде Павел Буторин.
▪️20 февральдә Татарстан Югары мәхкәмәсе Азатлык радиосының татар-башкорт хезмәте журналисты Алсу Кормашеваны 4 апрельгә кадәр сак астында калдыру турында карар чыгарды.

Азатлык Радиосы
Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормаш инде биш ай тикшерү изоляторында тотыла
Аның якыннары - ире, "Настоящее время" каналы мөдире Павел Буторин һәм ике кызы узган атнада АКШ Дәүләт департаменты, Конгрессы һәм Дәүләт иминлеге шурасы вәкилләре белән очрашты.
😢8🙏2🥰1🤮1💔1
Европаның кайбер шәһәрләрендәге һәм Израилдәге сайлау бүлгеләрендә Русия президентына "Яңа кешеләр" ("Новые люди") фиркасеннән намзәт Владислав Даванков җиңгән.
Русия Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, Даванков Владимир Путинны Лондонда, Һаагада, Вильнюста, Копенһагенда, Варшауда, Праһада, Братиславада, Будапештта, Загребта, Мадрид һәм Барселонада, Ереванда, Иерусалимда һәм Һайфада, Подгорицада узып киткән.
Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

👍1😢1
Танылган башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин "Баймак эше" хакында "Вконтакте"дагы үз аккаунтында зур белдерү белән чыкты.
Ул бу низаг Русия һәм Владимир Путин дошманнары файдасына эшләнә дип саный һәм ике якны да уртак фикергә килергә чакыра.
Шул ук вакытта Әхмәтшин Литвада яшәүче мөһаҗир башкорт активисты Руслан Габбасовны низагны куертуда гаепләде.
Руслан Габбасов үзенең Telegram каналында Фәнзил Әхмәтшин постына җавап кайтарды. Ул "диктатура һәм куркыныч репрессияләр барган илдә" мондый белдерү ясалуына гаҗәпләнмәвен әйтте. "Хакимият һәм куәт структураларының кешегә басым ясар яки сындырыр өчен нинди методлар куллануын яхшы аңлыйм", дип ул Әхмәтшинга басым ясалуын искәртте.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин "Баймак эше"ндә "Русия һәм Башкортстан файдасына" уртак фикергә килергә чакырды
Ул мөһаҗир активист Руслан Габбасовны башкорт халкы белән федераль үзәк арасында низагъ чыгаруда гаепләде. Габбасов Әхмәтшинны куәт оешмалары басымы астында язган дип җавап кайтарды.
🔥2✍1❤1👍1
Башкортстанда Агыйделнең үрге агымында суның биеклеге уртача күрсәткечләрдән 40-70 сантиметрга артыграк күтәрелергә мөмкин.
Бу хакта Башкортстанның Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Анна Козаева әйтте, дип яза "УфаСитиНьюс".
Аның әйтүенчә, Белорет, Уфа һәм Стәрлетамакның түбәнрәк урнашкан урыннарында торак пунктларны су басарга мөмкин.
Елгалар боздан өч-биш көнгә соңарып, якынча 9-14 апрельдә арчыла башлар дип көтелә, дигән җитәкче.

😢1
Уфаның Совет районы мәхкәмәсе Булат Янгировны гаскәрне "кимсетү"дә гаепле дип табып, аңа 45 мең сум штраф салган.
Эш материалларыннан күренгәнчә, ул "Фирма Мир" тукталышында торган чакта "Мир" сәүдә үзәге бинасына буяу белән язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.
Ир тоткарланганнан соң үзен медпунктка алып китүләрен сөйли, анда аның тән җәрәхәтләре юк дигәннәр. Әмма адвокаты һәм әнисе белән баргач, башка медицина оешмаларында бөтен тәнендә күпсанлы бәрелгән урыннар булуы ачыкланган.
Адвокаты әйтүенчә, Янгиров җәфалауларны туктату өчен үзенә каршы күрсәтмәләр биргән.
Полиция хезмәткәре исә башкача аңлата. Янәсе Янгиров сорау алган вукытта бөтенесен җентекләп сөйләгән. Аңа дусты мең сум акча эшләргә тәкъдим иткән, моның өчен Башкортстанда протест белдерүчеләрне хуплап буяу белән берәр күренә торган урынга теләсә нинди сүз язарга кирәк булган. Мөгаен Баймактагы протестлар күз уңында тотыладыр. Полиция хезмәткәре әйтүенчә, Янгиров бу эшне эшләгән һәм дустыннан мең сум алган.
Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Уфада мәхкәмә сәүдә-күңел ачу үзәгенең диварына язган иргә гаскәрне "кимсеткән" дип 45 мең сум штраф салган, ир полициянең басым…
Эш материалларыннан күренгәнчә, ул "Фирма Мир" тукталышында торган чакта "Мир" сәүдә үзәге бинасына буяу белән язган. Нәрсә дип язуы әйтелми.
🙏2👍1🤬1
❗️Русия юстиция министрлыгы Төркиядә теркәлгән Russians Against War Antalya-не «теләнмәгән оешма» дип тамгалады.
Оешма Төркиядә һәм аннан читтә Украинадагы сугышка каршы булган Русия активистларын берләштерә, украин качакларына һәм Украина кораллы көчләренә булыша, сугышка каршы форумнар һәм хәйрия чаралары үткәрә.

🤡1
Бүген Кырымның аннексияләнүенә төгәл ун ел тулды.
2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъяр (Севастополь) Русиягә кушылачак дип белдерде. Ул Кырымда уздырылган референдумның нәтиҗәләренә сылтанды. Тавыш бирүләрне исә ярымутрауны Русия гаскәрләре үз контроленә алганнан соң, Украина кануннарына каршы килеп үткәрделәр. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.
Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.
Хокук яклаучылар әйтүенчә, Кырымны басып алганнан бирле Русия ярымутрауның этник составын үзгәртергә омтыла, украин һәм кырымтатар җәмгыятьләрен бастырмакчы була. Белдерүдә кырымтатарларга һәм башка мөселманнарга террорчылыкта гаепләүләр белән золымнар кылынуы искәртелә. Хокук яклаучылар аларны нигезсез дип саный. Шул рәвешле, Кырымда яшәүче 100дән артык кеше мәхкәмәгә бирелгән диелә. Белдерүдә журналистларны эзәрлекләүләре турында да әйтелә.
Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

Русиянең Кырымны аннексияләвенә ун ел булды
Кырымны аннексияләүгә 10 ел тулу уңаеннан Amnesty International хокук яклау оешмасы белдерү чыгарды һәм Русия хакимиятләрен кичекмәстән Кырымда халыкара һуманитар хокукларны, кеше хокукларын бозудан туктарга чакырды.
❤3👍1💔1
Согуд Гарәбстанында татарлар беренче тапкыр бергә җыелып авыз ачу мәҗлесен уздырган
Барлыгы 45 кеше килгән. Аерым алганда татар ифтарында Согуд Гарәбстанының Әл Хәбәр, Даммам, Дахран, Җәбәил шәһәрләрендә яшәүче татарлар катнашкан. Биредә аларның күпчелеге нефть табу тармагында эшләүче татарлар һәм белем алучы студентлар.
Ифтарга җыелган кешеләр чыгышлары белән Татарстан, Башкортстан, Әстерхан, Түбән Новгород, Мәскәү, Самар якларыннан килеп урнашучылар.
Чара ахшамга кадәр берничә сәгать алдан башланган. Балалар өчен Сабантуй уеннары оештырылган.
Ифтарга кадәр вәгазь сөйләү, Коръән уку булган. Ифтар вакытында татарлар өчпочмак, өлеш, пылау, токмакчлы аш, бәлеш, какланган үрдәк, чәкчәк белән сыйланган. Соңрак бергәләп Рамазан аенда гына укыла торган тәравих намазын укыганнар.
Чарадан күбрәк фотолар Азатлыкның Instagram битендә.

❤13👍2🔥1
Элвин Грей Путин өчен тавыш биргән, ә Фирдүс Тямаев сайлау бүлгесендә үк концерт куярга тели.
Татар җырчылары сайлауга ничек барганнарын соцчелтәрләргә чыгарып барды — без исә аларны күзәттек. 😀
15-17 мартта Русиядә президент сайлаулары дигән чара узды. Анда Владимир Путин җиңде дип игълан ителде: ул инде 5нче тапкыр президент булачак. Бәйсез күзәтүчеләр бу сайлауларны "рәвешен китерү", "имитация" дип тасвирлый.
Видеоны карагыз.

YouTube
Татар җырчылары сайлауга ничек барган
Элвин Грей Путин өчен тавыш биргән, ә Фирдүс Тямаев сайлау бүлгесендә үк концерт куярга тели. Татар җырчылары сайлауга ничек барганнарын соцчелтәрләргә чыгарып барды — без исә аларны күзәттек. :-) 15-17 мартта Русиядә президент сайлаулары узды. Владимир Путин…
🤮16👎13🍌3❤1👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 19 март, сишәмбе. Азатлык үз эшен дәвам итә. Көнне кыскача яңалыклардан башлыйбыз.
🔺Европа Шурасы Украинага өстәмә биш миллиард евро бүлеп бирү карарын хуплады. Би-Би-Си язуынча, бу акчалар Европа шурасының Киевка корал сатып алу һәм Украина хәрбиләрен әзерләү өчен тотылачак фондка күчәчәк.
🔺Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлары Алексей Навальный үлеменә җавап буларак Русия мәхкәмә системы вәкилләренә каршы санкцияләр салу турында килеште. Әлеге кешеләрнең исемнәре якын көннәрдә билгеле булачак.
🔺Амур өлкәсендәге шахтада шартлау булган. Шахтаны су баскан, 13 шахтер аста калган.
🔺Казандагы "Нэфис косметикс" ширкәтенең 40 хезмәткәре агуланып Республика клиник хастаханәсенә салынган. Аларның 17сендә сальмонеллез ачыкланган. Бу хакта Роспотребнадзор хәбәр итә.
🔺Казанда активист Дмитрий Румянцев өч тәүлектән соң, сак астыннан азат ителде. Аны каршы алырга фикердәшләре җыелды. Румянцев җомга тоткарланды. Аны полиция хезмәткәренә буйсынмауда гаепләделәр.
🔺30 марттан Әрмәнстанның «ВТБ Армения»дән башка барлык банкларында Русиянең "Мир" картасы эшләүдән туктаячак.
🔺43 яшендә Башкортстанның "Салават Юлаев" хоккей такымының элекке тренеры Константин Кольцов үлгән. Беренчел мәгълүматларга күрә, ул Майамида юл казасына очраган.
🔺Уфа хакимияте бомбадан качу урыннарына бәйге үткәрергә булган. Әлеге карарны шәһәр мэры имзалаган. 11 марттан 20 майга кадәр дәвам итәчәк бәйгедә иң яхшыларын сайлап алачаклар.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык Радиосы белән калыгыз.

✍1👍1
Төркиянең Истанбул шәһәрендә Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты үзәге ачылачак.
Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында игълан чыкты. Үзәкне ачуга Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы җаваплы.
Истанбулдагы үзәк онлайн дәресләр бирү, лекцияләр, фәнни җыеннар, вебинарлар оештыру белән шөгыльләнәчәк. Ачылыш вакыты әлегә әйтелми. Үзәк ел ахырына кадәр ачылырга тиеш.
🔹2014 елда Татарстан Германиянең Гете, Испаниянең Сервантес тел үзәкләре үрнәгендә Каюм Насыйри үзәген булдырды. Ул Казан федераль университеты каршындагы Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты базасында эшли. Аның низамнамәсендә үзәк Русиядә, чит илләрдә татар, урыс телен һәм мәдәниятен укыту, аны популярлаштыру, телнең үсешен тәэмин итү белән шөгыльләнә дип язылган.
🔹Бүген Каюм Насыйри институтының 13 үзәге эшли. Узган елларда алар Астанада (Казакъстан), Бишкәктә (Кыргызстан), Мәскәү, Петербур, Екатеринбур, Уфа, Самар, Пенза, Чабаксар, Ульяновски, Тубыл шәһәрләрендә һәм Пермь краенда ачылган иде.
🔹2022 ел ахырында Үзбәкстанның Ташкент шәһәрендә үзәк ачылды. Ул татар һәм урыс телен популярлаштыру белән шөгыльләнәчәк диелде.

Истанбулда Каюм Насыйри институты үзәге ачыла
Бүгенгә Русия төбәкләре һәм БДБ илләрендә 13 үзәк эшли.
👍8❤1
Газзә сызыгының төньягында ачлык котылгысыз һәм ул якындагы ике айда башланачак. Бу хакта БМО хуплаган хисапта әйтелә.
Документка ярашлы, "фаҗигаи ачлык" яный торган кешеләр саны 1,1 миллионга кадәр арткан, бу исә Газзә сызыгындагы халыкның яртысы диярлек.
"Хәзер Газзә сызыгында кешеләр ачлыктан үлә. Табигый булмаган ачлык кризисының Газзә буйлап нинди тизлектә таралуы куркыта", дип белдерде БМОның Бөтендөнья азык-төлек програмы башлыгы Синди Маккейн.
Дүшәмбе, 18 мартта Oxfam хәйрия оешмасы Израилне халыкара һуманитар хокукны бозып, "системалы һәм махсус рәвештә" Газзә сызыгына ярдәм китерүне "томалауда һәм какшатуда" гаепләде.
Европа берлегенең югары вәкиле Жозеп Боррель Израил Газзә сызыгында ачлык китереп чыгара һәм ачлыкны сугыш коралы итеп куллана, дип белдерде.
Израил тышкы эшләр министры Исраэль Кац моңа җавап итеп, Боррельне "Израилгә һөҗүм итеп торудан туктарга, Израильнең ХӘМӘС җинаятьләреннән саклану хокукын танырга" чакырды.
ХӘМӘС фәләстин радикаль төркеме АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылды.
Шулай ук Израил "Газзәгә җирдән, күктән һәм диңгездән һуманитар ярдәм" китерүне рөхсәт итте, әмма ярдәм китерүне рәхимсез рәвештә ХӘМӘС сугышчылары бозды, дип белдерде Кац .
Израил бөтен гаепләүләрне дә кире какты, сивил халыкка һөҗүм итмәвен, бары тик ХӘМӘСне юк итү белән генә кызыксынуын әйтте.
Газзә сызыгында ачлык башланачагы турындагы фаразлар Азык-төлек иминлегенең интеграль фаза классификациясен (IPC) бәяләүгә нигезләнгән. Йорт хуҗалыкларының 20 процентына азык-төлек нык җитми башласа, һәр өченче баланың тамагы туймаса һәм көнгә 10 мең кешенең кимендә һәр икесе ачлыктан үлсә, ачлык игълан ителә.
БМОның Бөтендөнья азык-төлек програмында ачлыктан үлүчеләр артуы "май ахырына кадәр теләсә кайчан башлана ала" дип саныйлар.
Шулай ук хисапта әгәр Израил белән ХӘМӘС хәрби хәрәкәтләрне туктатса, һуманитар оешмалар Газзә сызыгына күбрәк ярдмә китерергә рөхсәт алса, ачлыкны булдырмый калырга мөмкин, дип искәртелә.

БМО: Газзә сызыгының төньягында якындагы ике айда ачлык башланачак

😭3🤬2😢2👍1