Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Красноярски краенда ике колония ябыла, тоткыннарның күбесе сугышка киткән

Быел Красноярски краенда Громадски бистәсендәге 16нчы һәм Арейское авылындагы 7нче колонияне, шулай ук башка җәзаларны үтәү оешмаларын ябачаклар.

Төбәкнең Кеше хокуклары вәкиле Марк Денисов әйтүенчә, төзәтү колонияләрен экономия максатында япмакчы булалар — Мәскәүнең Украинага каршы сугышы барганда аларда "тоткыннар саны кимегән".

Колонияләр бу бистәләрдә яшәүчеләрне иң күп эш урыннары белән тәэмин иткән җирләр булган, Денисов алар ябылганнан соң проблемнар булачак дип саный. Сугыш беткәч Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенә (ФСИН) аларны кабат ачарга туры киләчәк ди ул.

"Иртәме-соңмы бу сугыш бетәчәк. Бөтен әйбер үз урынына кайтачак", дип саный Денисов.


▪️Русия колонияләреннән тоткыннарны сугышка 2022 елның җәендә "Вагнер" хосусый хәрби шикркәтенә нигез салган Евгений Пригожин җибәрә башлаган иде.

▪️2023 елның февраленнән башлап тоткыннарны фронтка җибәрү белән Русия саклану министрлыгы шөгыльләнә. Аларга башта акча һәм сугышта ярты ел катнашканнан соң ярлыкау вәгъдә итәләр иде.

@azatliqradiosi
🤯4😐1
Көн язмасы: "Бабич" фильмын бүген төшереп булыр идеме?

Шушы көннәрдә Чехия башкаласы Прагада Башкортстан режиссеры Булат Йосыповның "Бабич" фильмы күрсәтелде.

Фильм татар-башкорт шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан автономиясе булдыруга күп көч куйган Шәехзадә Бабич турында. 2017 елда дөнья күргән фильмда тарих һәм һәм шагыйрьнең биографиясе үрелеп бара.

Кинода башкортларның иреккә омтылуы, үз җирләренә үзләре хуҗа булырга теләүләре темасы ярылып ята. Фильм "Баймак вакыйгалары" белән аваздаш диючеләр дә булды.

Караудан соң узган фикер алышуда бүген мондый фильмны төшереп булмас иде дигән фикерләр әйтелде.

Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🙏3❤2💯2👍1
Киләсе өч елда Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена

"Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк.

Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤯5😭4🤣2🔥1😐1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең Белгород өлкәсенә булган һөҗүм аркасында бер кеше һәлак булган, тагын берничә кеше яраланган. Ул хакта өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Торак йортларга һәм өч сәламәтлек саклау оешмасына зыян килгән.

🔹Еврокомиссия Русия һәм Беларус ашлыгына пошлиналар кертергә җыена.

🔹Украина "сугыш иганәчеләре" исемлегеннән баш тартырга булган. Сәбәбе — Кытай, Франция, Австрия һәм Маҗарстанның басымы, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы. Басма язганча, бу илләр болай да Киевка ярдәм итә, алар шушы илләрдәге кайбер ширкәтләрнең әлеге исемлеккә кертелүенә каршы чыккан.

🔹Халыкара валюта фонды Украинага 880 млн долларлык кредит бирәчәк.

🔹Бүген — Рамазан аеның 12нче көне. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 18:02, Чаллы — 17:49, Уфа — 19:34, Төмән — 18:57, Мәскәү — 18:48.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Прокуратура Навальный штабының Уфадагы элекке башлыгы Лилия Чанышевага хөкем карарын 7,5 елдан 10 елга үзгәртүне таләп итә. Дәүләт гаепләүчесе 2023 елның июнендә Чанышевага чыгарылган хөкем карарын артык йомшак дип саный һәм аны 7,5 ел түгел, ә 10 елга…
Лилия Чанышеваны яңа хөкем карары чыгару өчен Уфага алып китәчәкләр.

Элегрәк Чанышеваны Пермь төбәгендәге Березники шәһәрендә урнашкан 28нче төзәтү колониясеннән алып китүләре хәбәр ителде. Берничә көн буе аның кайда булуы билгеле түгел иде.

Исегезгә төшерәбез: гаепләү мәхкәмә чыгарган карарны — 7,5 елга иректән мәхрүм итүне — артык йомшак дип саный. Дәүләт гаепләүчесе аңа җәзаны кырыслатып 10 елга иректән мәхрүм итү карары чыгаруны таләп итә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤬4💔3😢2
Русия төнлә янә ракетлар белән Украинага һөҗүм иткән.

Илнең энергетика министры Герман Галущенко белдергәнчә, бу соңгы арада украин энергетикасына оештырылган иң зур һөҗүм булган. "Максатлары — зыян салу гына түгел, ә, узган елдагыча, илебезнең энергосистемын эшләмәслек дәрәҗәгә җиткерү. Кызганыч, генерация объектларына да, энергияне тапшыру системына да зыян килгән", ди ул.

Харьковта Русия илбасарлары энергетика инфраструктурасына 15 тапкыр һөҗүм иткән, дип белдерде өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Олег Синегубов. Шәһәр утсыз һәм сусыз калган. Электр транспорты эшләми.

Запорожье хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров өлкәгә 12 һөҗүм булган ди: "Инфраструктура объектлары, торак йортларга зыян килгән". Яраланган кешеләр дә бар.

Кривой Рог шәһәренә дроннар һөҗүм иткән. Хастаханәләр генераторлар ярдәмендә эшләргә мәҗбүр.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 758нче көне.

@azatliqradiosi
🤬6👍1
🇻🇪✈️Казаннан Венесуэлага туры рейс ачылырга мөмкин.

Ул хакта әлеге илнең туризм министры Гали Эрнесто Падрон Паредес хәбәр итте.

Венесуэла президенты Николас Мадуро Русия белән Венесуэла арасында башкарыла торган рейслар санын арттырырга кушкан. Хәзер Көньяк Америкада урнашкан әлеге дәүләткә фәкать Мәскәүгә генә очып китәргә мөмкин. Киләчәктә исә рейслар Казан белән Петербурга да ачыла ала.

Венесуэла хакимиятләре Русия туристларына өмет итә.

@azatliqradiosi
👎3🔥2😁2🌚1
Песков Русия белән Украна арасында сугыш бара диде.

Русиянең "яңа территорияләрен" Киев режимы оккупацияләгән дип белдерде Путин сүзчесе Дмитрий Песков "Аргументы и факты" басмасына. Аның сүзләренчә, "яңа төбәкләрне" азат итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез: "яңа территорияләр" дип РФ хакимиятләре Украинадан басып алган төбәкләрне атый.

"Бездә федерациянең дүрт яңа субъекты барлыкка килде. Безнең өчен иң мөһиме — шушы субъектларда яшәүче кешеләрнең иминлеге. Без Киев режимы оккупацияләгән шушы субъектларны азат итәргә тиеш", диде ул.

Шулай ук, Песков Русия белән Украина арасында сугыш бара дип белдерде.

"Әйе, бу "махсус хәрби операция" буларак башланган иде, әмма Украинага Көнбатыш булыша башлагач, безнең өчен ул сугышка әйләнде", – диде Песков.

@azatliqradiosi
🤡8🤬2
Казандагы мәхкәмә хәрби комиссариатта Украинаны хуплап кычкырган пенсионерга 40 мең сум штраф салган.

Пенсионер мәхкәмәдә гаебен өлешчә таныган, үкенеч белдергән һәм чынлап та кешеләр алдында берничә тапкыр шигарне кычкырдым, әмма Русия гаскәрен "дискредитацияләү" ниятем юк иде, чөнки телефоннан шалтыраткан билгесез ир әйткәннәрне эшләдем һәм әйткән сүзләремнең мәгънәсен аңлап бетермәдем дигән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬3🔥1
Азатлык Радиосының YouTube-каналында әнә шундый сораштыру үткәргән идек.

2 меңнән артык кеше җавап бирде. Халык 1980нче елларны сагына булып чыга...

Безнең YouTube-каналга язылыгыз. Анда башка кызыклы әйберләр дә бар. 😊

@azatliqradiosi
😢3🔥2
Тукай бүләгенә 2024 ел намзәтләре исемлеге чыкты

🔹Әдәбият өлкәсендә: Ләис Зөлкарнәй, Рафис Корбан һәм Борис Вайнер

🔹Музыка сәнгате өлкәсендә: Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова

🔹Рәсем сәнгате өлкәсендә: Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы.

🔹Театр сәнгате өлкәсендә: "Әкият" курчак театрының "Əлфия" спектакле.

Намзәтләр премиягә кайсы әсәрләре өчен тәкъдим ителгәнен Азатлыкта укыгыз. VPN-сыз ачыла.
👍3❤2🤔2✍1🥴1
“Ак барс” хоккей клубы баш тренеры Зинәтула Биләлетдинов вазифасыннан китә

Биләлетдиновның килешүе 2024 елның 30 апреленә кадәр иде. Контракт бер генә сезонга дигән килешү бар иде, хоккей өлкәсендә калам, ләкин башка форматта, диде ул матбугат очрашуында.

Биләлетдинов Казан клубын беренче тапкыр 2004 елда җитәкләде һәм 2011 елга кадәр эшләде. Бу вакытта “Ак барс” Русия беренчелегендә, Европа чемпионнары Кубогында җиңде һәм Континенталь хоккей лигасында (КХЛ) Гагарин Кубогын беренче булып яулады, аннары ике тапкыр чемпионы булды.

2014 елның җәендә Биләлетдинов янә “Ак барска” кайтты. Такымны ул Гагарин Кубогының финалына җиткерде. 2018 елның апрелендә Татарстан такымы өченче тапкыр Гагарин Кубогын алды.

2019 елда тренер клубтан китте һәм 2022 елда тагын кайтты.

Узган сезонда “Ак барс” Гагарин Кубогының финалына җитте, ЦСКАга җиңелде. Бу сезонда “Ак барс” әлеге турнирның беренче раундында чыгып очты.
😢6👍2✍1❤1🤪1