Киләсе өч елда Татарстан хөкүмәте татарның үзенчәлеген нигездә җыр-бию, бәйгеләр, сабантуйлар белән сакларга җыена
"Татар халкының үзенчәлеген саклау" турындагы дәүләт програмына каралган финансларның төп өлеше — ягъни 40% якыны җыр-бию, фестиваль, бәйге һәм сабантуйларга китәчәк.
Тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

🤯5😭4🤣2🔥1😐1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Русиянең Белгород өлкәсенә булган һөҗүм аркасында бер кеше һәлак булган, тагын берничә кеше яраланган. Ул хакта өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков хәбәр итте. Торак йортларга һәм өч сәламәтлек саклау оешмасына зыян килгән.
🔹Еврокомиссия Русия һәм Беларус ашлыгына пошлиналар кертергә җыена.
🔹Украина "сугыш иганәчеләре" исемлегеннән баш тартырга булган. Сәбәбе — Кытай, Франция, Австрия һәм Маҗарстанның басымы, дип хәбәр итә Reuters агентлыгы. Басма язганча, бу илләр болай да Киевка ярдәм итә, алар шушы илләрдәге кайбер ширкәтләрнең әлеге исемлеккә кертелүенә каршы чыккан.
🔹Халыкара валюта фонды Украинага 880 млн долларлык кредит бирәчәк.
🔹Бүген — Рамазан аеның 12нче көне. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 18:02, Чаллы — 17:49, Уфа — 19:34, Төмән — 18:57, Мәскәү — 18:48.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

✍2🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Прокуратура Навальный штабының Уфадагы элекке башлыгы Лилия Чанышевага хөкем карарын 7,5 елдан 10 елга үзгәртүне таләп итә. Дәүләт гаепләүчесе 2023 елның июнендә Чанышевага чыгарылган хөкем карарын артык йомшак дип саный һәм аны 7,5 ел түгел, ә 10 елга…
Лилия Чанышеваны яңа хөкем карары чыгару өчен Уфага алып китәчәкләр.
Элегрәк Чанышеваны Пермь төбәгендәге Березники шәһәрендә урнашкан 28нче төзәтү колониясеннән алып китүләре хәбәр ителде. Берничә көн буе аның кайда булуы билгеле түгел иде.
Исегезгә төшерәбез: гаепләү мәхкәмә чыгарган карарны — 7,5 елга иректән мәхрүм итүне — артык йомшак дип саный. Дәүләт гаепләүчесе аңа җәзаны кырыслатып 10 елга иректән мәхрүм итү карары чыгаруны таләп итә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан

🤬4💔3😢2
Русия төнлә янә ракетлар белән Украинага һөҗүм иткән.
Илнең энергетика министры Герман Галущенко белдергәнчә, бу соңгы арада украин энергетикасына оештырылган иң зур һөҗүм булган. "Максатлары — зыян салу гына түгел, ә, узган елдагыча, илебезнең энергосистемын эшләмәслек дәрәҗәгә җиткерү. Кызганыч, генерация объектларына да, энергияне тапшыру системына да зыян килгән", ди ул.
Харьковта Русия илбасарлары энергетика инфраструктурасына 15 тапкыр һөҗүм иткән, дип белдерде өлкәнең хәрби хакимият башлыгы Олег Синегубов. Шәһәр утсыз һәм сусыз калган. Электр транспорты эшләми.
Запорожье хәрби хакимият башлыгы Иван Федоров өлкәгә 12 һөҗүм булган ди: "Инфраструктура объектлары, торак йортларга зыян килгән". Яраланган кешеләр дә бар.
Кривой Рог шәһәренә дроннар һөҗүм иткән. Хастаханәләр генераторлар ярдәмендә эшләргә мәҗбүр.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 758нче көне.

🤬6👍1
🇻🇪✈️Казаннан Венесуэлага туры рейс ачылырга мөмкин.
Ул хакта әлеге илнең туризм министры Гали Эрнесто Падрон Паредес хәбәр итте.
Венесуэла президенты Николас Мадуро Русия белән Венесуэла арасында башкарыла торган рейслар санын арттырырга кушкан. Хәзер Көньяк Америкада урнашкан әлеге дәүләткә фәкать Мәскәүгә генә очып китәргә мөмкин. Киләчәктә исә рейслар Казан белән Петербурга да ачыла ала.
Венесуэла хакимиятләре Русия туристларына өмет итә.

👎3🔥2😁2🌚1
Бу — Раштуага бизәлгән Төньяк Америка йортлары түгел, ә Рамазан аена бизәлгән Татарстан йортлары һәм мәчетләре.
Республикада "Нурлы Рамазан" дигән конкурс бара, шуның җиңүчесенә хаҗга юллама вәгъдә ителгән.
Матур ич?
#Татарстан
@azatliqradiosi
Республикада "Нурлы Рамазан" дигән конкурс бара, шуның җиңүчесенә хаҗга юллама вәгъдә ителгән.
Матур ич?
#Татарстан
@azatliqradiosi
YouTube
Татарстанда Рамазанга йортларны әнә шулай бизиләр
Бу — Раштуага бизәлгән Төньяк Америка йортлары түгел, ә Рамазан аена бизәлгән Татарстан йортлары һәм мәчетләре. Республикада "Нурлы Рамазан" дигән конкурс бара, шуның җиңүчесенә хаҗга юллама вәгъдә ителгән. Матур ич?
Игътибар! Русия хакимиятләре Азат Европа…

❤11👎1
Песков Русия белән Украна арасында сугыш бара диде.
Русиянең "яңа территорияләрен" Киев режимы оккупацияләгән дип белдерде Путин сүзчесе Дмитрий Песков "Аргументы и факты" басмасына. Аның сүзләренчә, "яңа төбәкләрне" азат итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез: "яңа территорияләр" дип РФ хакимиятләре Украинадан басып алган төбәкләрне атый.
"Бездә федерациянең дүрт яңа субъекты барлыкка килде. Безнең өчен иң мөһиме — шушы субъектларда яшәүче кешеләрнең иминлеге. Без Киев режимы оккупацияләгән шушы субъектларны азат итәргә тиеш", диде ул.
Шулай ук, Песков Русия белән Украина арасында сугыш бара дип белдерде.
"Әйе, бу "махсус хәрби операция" буларак башланган иде, әмма Украинага Көнбатыш булыша башлагач, безнең өчен ул сугышка әйләнде", – диде Песков.

🤡8🤬2
Казандагы мәхкәмә хәрби комиссариатта Украинаны хуплап кычкырган пенсионерга 40 мең сум штраф салган.
Пенсионер мәхкәмәдә гаебен өлешчә таныган, үкенеч белдергән һәм чынлап та кешеләр алдында берничә тапкыр шигарне кычкырдым, әмма Русия гаскәрен "дискредитацияләү" ниятем юк иде, чөнки телефоннан шалтыраткан билгесез ир әйткәннәрне эшләдем һәм әйткән сүзләремнең мәгънәсен аңлап бетермәдем дигән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Пенсионер мәхкәмәдә гаебен өлешчә таныган, үкенеч белдергән һәм чынлап та кешеләр алдында берничә тапкыр шигарне кычкырдым, әмма Русия гаскәрен "дискредитацияләү" ниятем юк иде, чөнки телефоннан шалтыраткан билгесез ир әйткәннәрне эшләдем һәм әйткән сүзләремнең мәгънәсен аңлап бетермәдем дигән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬3🔥1
Азатлык Радиосының YouTube-каналында әнә шундый сораштыру үткәргән идек.
2 меңнән артык кеше җавап бирде. Халык 1980нче елларны сагына булып чыга...
Безнең YouTube-каналга язылыгыз. Анда башка кызыклы әйберләр дә бар. 😊

😢3🔥2
Тукай бүләгенә 2024 ел намзәтләре исемлеге чыкты
🔹Әдәбият өлкәсендә: Ләис Зөлкарнәй, Рафис Корбан һәм Борис Вайнер
🔹Музыка сәнгате өлкәсендә: Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Миләүшә Тәминдарова
🔹Рәсем сәнгате өлкәсендә: Рабис Сәлахов, Кадим Җәмитов, шулай ук, фотографлар Рамил Гали белән Евгений Канаев тандемы.
🔹Театр сәнгате өлкәсендә: "Әкият" курчак театрының "Əлфия" спектакле.
Намзәтләр премиягә кайсы әсәрләре өчен тәкъдим ителгәнен Азатлыкта укыгыз. VPN-сыз ачыла.

👍3❤2🤔2✍1🥴1
“Ак барс” хоккей клубы баш тренеры Зинәтула Биләлетдинов вазифасыннан китә
Биләлетдиновның килешүе 2024 елның 30 апреленә кадәр иде. Контракт бер генә сезонга дигән килешү бар иде, хоккей өлкәсендә калам, ләкин башка форматта, диде ул матбугат очрашуында.
Биләлетдинов Казан клубын беренче тапкыр 2004 елда җитәкләде һәм 2011 елга кадәр эшләде. Бу вакытта “Ак барс” Русия беренчелегендә, Европа чемпионнары Кубогында җиңде һәм Континенталь хоккей лигасында (КХЛ) Гагарин Кубогын беренче булып яулады, аннары ике тапкыр чемпионы булды.
2014 елның җәендә Биләлетдинов янә “Ак барска” кайтты. Такымны ул Гагарин Кубогының финалына җиткерде. 2018 елның апрелендә Татарстан такымы өченче тапкыр Гагарин Кубогын алды.
2019 елда тренер клубтан китте һәм 2022 елда тагын кайтты.
Узган сезонда “Ак барс” Гагарин Кубогының финалына җитте, ЦСКАга җиңелде. Бу сезонда “Ак барс” әлеге турнирның беренче раундында чыгып очты.

😢6👍2✍1❤1🤪1
❗️Казанның Авиөтезелеш районында һавада күкерт-водород рөхсәт ителгәннән 11 тапкырга арткан.
Шулай ук Осиново бистәсендә дә һаваның пычрануы ачыкланган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шулай ук Осиново бистәсендә дә һаваның пычрануы ачыкланган.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱6🤬2🤪1
Татарстан ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина вазифасыннан азат ителгән
Бу коррупция эшен тикшерү белән бәйле булырга мөмкин. Әлеге эш нигезендә Татарстан ЗАГС идарәсенең бүлек мөдире Ландыш Шәрәфетдинова һәм Чирмешән һәм Бөгелмә районнарының ЗАГС җитәкчеләре тоткарланган дип белдерә "Бизнес Online".
Басма мәгълүматынча, ЗАГСның 1926 елдан башлап бөтен документларын урыс теленә тәрҗемә иткән өчен 650 млн сумлык контракт төзелгән булган.Татарстан тикшерү комитеты документларны дигиталлаштыруга бүленгән акчаларның бер өлеше премия акчалары булып ЗАГС хезмәткәрләренең кесәләрендә калган булырга мөмкин дип саный.
"Бизнес Online" язуынча, хезмәткәрләргә зур премияләрне республиканың ЗАГС идарәсе җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллина имзалаган боерыклар һәм фәрманнар нигезендә күчергәннәр.
Нигъмәтуллина әлеге вазифада 2019 елдан эшләде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз.

🤓3👍2🔥2✍1
Татарстан мәктәпләрендә пилотсыз очкычлар ясау сыйныфлары булачак
Бу елның июль аена кадәр Татарстанның 18 мәктәбендә һәм бер урта махсус белем йортында махсус сыйныфлар барлыкка киләчәк, алардда балалар пилотсыз очкычлар уйлап табачак һәм аларны проектлаштырачак.
Пилотсыз очкыч ясау сыйныфлары Казанның - биш, Яшел Үзәннең - биш, Чаллының ике мәктәбендә ачыла. Моннан тыш алар Иннополис, Бөгелмә, Болгар, Лаеш районының Усады авылындагы һәм Столбищедагы мәктәпләрдә булачак.
▪️Моңарчы "Шахед" иран дроннарын җыюга Алабуга көллияте студентларын җәлеп итүләре турында язылган иде. Студентларның күбесе – балигъ түгел.
Тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Татарстан мәктәпләрендә пилотсыз очкычлар ясау сыйныфлары булачак
Моның өчен Татарстанда 84 мөгалим әзерләнәчәк.
🤬10😱3
Көн язмасы: Исландия телен саклау өчен ясалма интеллект куллана. Татарлар да шулай эшли аламы?
Исландия президенты тәкъдиме белән илнең OpenAI ясалма интеллект ширкәте белән хезмәттәшлеге башланды.
Исландия утрау-дәүләте технологияләр һәм туризм тиз үскән илләрнең берсе. Шул ук вакытта, халык саны нибары 370 мең чамасы булган илдә, Европа берлеге һәм АКШ белән тирән интеграция һәм глобализация сәбәпле, исланд теленең югалу куркынычы туды. Белгечләр бүген исланд теле дигитальләшү юлына басмаса, берничә буыннан соң ул юкка чыгарга мөмкин дип борчыла.
Төп максат: OpenAI-ның GPT исемле танылган нейрочелтәрен исланд телен саклау өчен куллану. Бу эштә алар беренчеләрдән булыр дип саный.
— Милли телдә мәгълүмат базасын туплау һәм локаль програмнар булдыру гына җитми. Без телебезне кешеләр көн саен кулланган програмнар һәм кушымталарга өстәргә тиеш. Ахыр чиктә, ясалма интеллект тел, мәдәният һәм тарихны саклауга гына түгел, безнең икътисади үсешкә дә ярдәм итәчәгенә ышанабыз, — дип саный IT үзәк мөдире Йоханна Гудмундсдоттир,
Исланд телен нейрочелтәр ярдәмендә ничек сакларга тырышуларын Азатлыкта аңлатабыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN кирәкми.

Исландия телен саклау өчен ясалма интеллект куллана. Татарлар да шулай эшли аламы?
Исландия президенты тәкъдиме белән илнең OpenAI ясалма интеллект ширкәте белән хезмәттәшлеге башланды. Исланд телен нейрочелтәр ярдәмендә ничек сакларга тырышуларын аңлатабыз.
👍8❤5
Медиа: Русия хакимиятләре икенче тапкыр мобилизация үткәрергә ниятли
Русия хакимиятләре Украинага каршы сугышучы төркемнәрен ныгыту һәм бәлки Харьковны чолгап алу өчен гаскәргә күпләп хәрбиләр җыя башларга ниятли.
Бу хакта "Вёрстка"га Русия президенты хакимиятенә һәм саклану министрлыгына якын дүрт чыганагы сөйләгән. Алар әйтүенчә, әгәр мобилизация була калса 300 меңгә кадәр кешене чакырмакчы булалар.
"Вёрстка" әңгәмәдәшләре гаскәргә хәрбиләр җыярга әзерләнүне "мобилизация 2.0" дип атый.
Президент хакимиятендәге бер чыганак Харьковны чолгап алу ихтималы турындагы сорауга шәһәрдән "икенче Мариуполь" ясау ниятләнә дип әйткән.
Бу мәгълүматлар рәсми расланмады.

🤬6😭3❤1😐1
⚡️Мәскәүдә Крокус Сити Холл сәүдә үзәгендә атыш һәм шартлау. Һәлак булучылар бар диелә.
😭8😢2🔥1🤬1