Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татар милли хәрәкәте вәкиле Руслан Айсинга каршы ике җинаять эше ачылган.

Аның фикеренчә, шулай итеп бер яктан дәүләт башкаларны куркырга тели, икенче яктан, куәт оешмалары үзләренә "медальләр" яулый.

Сәясәт белгече белән сөйләшеп алдык.

Әңгәмәне 👉 Азатлык сайтында да укый аламсыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5😁2✍1🔥1
"Крокус Сити Холл"да үлүчеләр саны 133кә җиткән. Бу хакта Тикшерү комитеты белдерде.

Вице-премьер Голикова сүзләренчә, яраланучылар арасында 15 кеше бик авыр хәлдә, 42се - авыр хәлдә.
😢4🤬1🤩1
Казан, Чаллы, Әлмәт, Менделеевски, Түбән Кама шәһәрләрендә "Крокус"та һәлак булучылар истәлегенә мемориаллар барлыкка килде.

Фотода Казан, Татмедиа телеграм каналыннан.
❤8🤪2👍1
"Бердәм Русия" фиркасенең Думадагы фракция башлыгы Владимир Васильев Русиядә үлем җәзасын кире кайтару турында уйлашабыз диде.

Кайбер сәясәтчеләр Мәскәүдәге кичәге теракттан соң үлем җәзасын кире кайтарырга дигән тәкъдимнәр белән чыккан иде.

@azatliqradiosi
🤬10👍1💩1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
24 март Русиядә матәм көне булачак. Бу хакта Владимир Путин игълан итте. Ул "Крокус"тагы теракттан 19 сәгать узгач, видеомөрәҗәгать белән чыкты. 🔺Терактны башкаручыларның 4се тоткарланды, алар Украина ягына качарга омтылган дип белдерде. 🔺Аның сүзләренчә…
Дөнья башкорт корылтаеның Мәскәүдәге теракт уңаеннан чыгарылган бүгенге белдерүе Путинныкы белән аваздаш.

"Корылтай һәрвакытта да көчле дәүләт яклы булды. Һәрбер ватандаш та мондый дәүләттә кануннар тарафыннан якланганын сизә, үзен имин хис итә. Террорчыларны табачакларына, мондый фаҗигаләрнең башка кабатланмавына ышанабыз. Үч алу кичектергесез!

Әлеге теракт тагын бер кат шуны күрсәтте: безгә барыбызга да бердәм булырга кирәк. ...Чын дошманнарыбыз да бар, алар илебездә паника урнаштырырга тели.

Мондый гамәлләрне хөкем итәбез, провокацияләргә, фетнәләргә бирешмәгез. Хәзер берләшергә кирәк. Безгә каршы чын сугыш игълан ителгән. Илебездә милләтара татулыкны саклау мөһим" диелә Корылтай тараткан белдерүдә.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮4🤡2
"Крокус Сити Холл"дагы хәлләр, гомумән, ничек мөмкин булган соң?

Журналист-тикшеренүче Илья Дәүләтшинның фикере мондый:

"Коралсыз кешене тоткарларга, аны автозакка утыртырга — моны эшли ала алар. "ЛГБТ пропагандасы өчен утыртырга" — анысы да җиңел. Навальный белән хушлашырга килгән кешеләрне кулга алырга — анысын да булдыралар. Ә менә терактны булдырмый калу, "Зимняя вишня" яки "Крокус Сити Холл" шикелле берничә минутта җимерелми торган биналар төзү — менә боларны булдырмыйлар шул! Кичә "Крокус Сити Холл"да ишекләр бикле булган, кешеләр ниндидер тәрәзләр, башка ишекләр аша качкан дигән хәбәрләр булды. Русия дәүләте берни дә эшләмәде."


@azatliqradiosi
👍6😢1🤮1
"Крокус"тагы теракт корбаннар саны ягыннан Бесланнан соң иң зуры

Рәсми мәгълүматларга караганда, "Крокус"та һәлак булучылар саны 133кә җиткән. Бу Беслан фаҗигасеннән соң иң зурысы. Бесланда 330 кеше үлгән иде.

Русиядә күп корбанлы башка терактлары искә төшереп китик (үлемнәр саны буенча тезелде):

🔺2002 ел, Дубровка ("Норд-Ост"). Террорчылар 912 кешене тотык итеп алды һәм, Чечнядән Русия хәрбиләрен чыгаруны таләп итеп, аларны өч көн театрда тотты. Русия иминлек көчләре аларны азат иткәндә бинага ниндидер агулы газ җибәрде, нәтиҗәдә 130 кеше үлде.

🔺1995 елда Буденновски шәһәр хастаханәсендә 1568 кеше тотык итеп алынды, 129 кеше һәлак булды.

🔺1999 елның 13 сентябрендә Мәскәүнең Каширское шоссесында торак йортта шартлауда, 124 кеше үлде.

🔺1999 елның 8 сентябре, Мәскәүнең Печатники районында 9 катлы йорт шартлауда 106 кеше һәлак булды.

🔺2004 елда очкычлар шартлавында 90 кеше һәлак булды.

🔺2002 елда Чечняда йөк машиналарын шартлату нәтиҗәсендә 83 кеше үлде.
❤1👍1🔥1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 март, якшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Русиядә "Крокус Сити Холл"дагы теракт корбаннары истәлегенә матәм көне. Соңгы мәгълүматларга караганда, анда 133 кеше һәлак булган, 152 кеше яралаланган.

🔸"Ислам дәүләте" белән бәйле "Амак" агентлыгы "Крокус"та төшерелгән видео чыгарды. Видеода кешеләрне үтерү кадрлары, аларга мылтыктан аталар, ә бер яралының муенын пычак белән суялар. Әлеге видеода атучыларның битләре күрсәтелми, сөйләүченең тавышы үзгәртелгән.

🔸Төнлә Акъярга (Севостополь) дрон һөҗүме булган. Төбәкнең Русия куйган губеранторы Михаил Развожаев хәбәренчә, 65 яшьлек бер кеше һәлак булган, 4 кеше яраланган. Кичә кич Кырым күпере ябылып торды.

🔸Русия гаскәрләре төнлә Львов, Киев, Сум өлкәсе, Кривой Рогка ракетлар аткан.
🔥2🤬2👍1
Мәскәү янында теракт: сорау арты сорау

Крокус Сити Холл" концертлар залындагы терактның кем тарафыннан оештырылуы турында фикерләр һәм фаразлар артканнан арта бара. Русия хакимияте монда "украин эзе" күрә, аерым белгечләр "Ислам дәүләте" оешмасын гаепли.

Шул ук вакытта террорчылыкта гаепләнүчеләрнең машиналарын алыштырмыйча Брянскига китүләре, "Крокус"ның тиешенчә сакланмавы һәм Росгвардиянең урынга соң килүе җәмәгатьчелектә сораулар уятты.

Азатлык әлегә булган төп фикерләрне барлады.

👉Аларны төп сайтта укыгыз.
👉Ачылмаса, көзге сылтама, VPN кирәкми.
✍4
"Пикник" төркеме мөдире ярдәмчесе Екатерина Кушнер "Крокус"тагы теракта һәлак булган.

Бу хакта төркем күзенең Вконтактедагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Кушнер шулай ук "Мельница" төркеме белән дә хезмәттәшлек иткән.

"Крокус Сити Холл"га 22 март кичендә халык "Пикник" концертын карарга җыелган иде. Концерт алдыннан теракт оештырылды, бүгенгә 133 кешенең үлеме турында билгеле.
🤬3👍2🤷‍♂1
"Крокус"та гардеробта эшләүче һәм теракт вакытында 100дән артык кешене коткарган 15 яшьлек Исламга Моргенштерннан 1 млн сум һәм мөфтидән бүләк.

8нче сыйныфта укучы Ислам Хәлилов бер ел чамасы "Крокус Сити Холл"да кием алучы белән эшләгән.

Теракт көнне халык бәдрәфкә таба йөгерә башлавын күргәч, ул, анда чыгу юлы юклыгын аңлап, кешеләрне башка юлдан эвакуацияли башлый. Ул халыкны тар коридордан "Экспо" территориясенә алып чыга, аннары хезмәткәрләр ишегеннән - урамга.

Бу хакта ул Mash телеграм каналын сөйләгән.

Ислам сүзләренчә, аларга эшкә урнашканда гадәттән тыш хәлләрдә нишләргә кирәклеге турында инструктаж уздырган булганнар, ул шундагы кагыйдәләрне истә тотып эшләгән.

Ислам Хәлиловның әти-әнисе Кыргызстаннан, үзе ул Мәскәүдә туган. Футбол белән кызыксына, "Спартак" үсмерләр җыелмасы такымында уйный.

Рэпер Моргенштерн егеткә әлеге батырлыгы өчен 1 млн сум күчерү турында белдерде.

Мөфти Равил Гайнетдин "Казанышлар өчен" медале белән бүләкләү турында хәбәр итте.
👍22❤3👏3😁1
Ереванда полиция бүлегенә өч кеше бәреп кергән һәм гранат шартлаткан. Яраланучылар бар диелә.

Әрмәнстан медиасы хәбәр итүенчә, бүлек янына "Боевое братство" оешмасы әгъзалары җыелган булган, алар полициядән үз тарафдарларын азат итүне таләп иткән.

Элегрәк "Боевое братство" оешмасының 23 әгъзасы канунсыз корал саклауда шикләнелеп тоткарланган булган.

Оешма әгъзалары хакимияткә каршы, Азәрбайҗан белән чиктәге авыллар өчен килешергә тырышуларны тәнкыйтьләп чыкты.
🔥3🤬1
❗️"Крокус"тагы теракта үлүчеләр саны 137гә җиткән. Алар арасында 3 бала.
62 кешенең җәсәде танылган. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итте.
🤬2👍1