Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Крокус"тагы теракт корбаннар саны ягыннан Бесланнан соң иң зуры

Рәсми мәгълүматларга караганда, "Крокус"та һәлак булучылар саны 133кә җиткән. Бу Беслан фаҗигасеннән соң иң зурысы. Бесланда 330 кеше үлгән иде.

Русиядә күп корбанлы башка терактлары искә төшереп китик (үлемнәр саны буенча тезелде):

🔺2002 ел, Дубровка ("Норд-Ост"). Террорчылар 912 кешене тотык итеп алды һәм, Чечнядән Русия хәрбиләрен чыгаруны таләп итеп, аларны өч көн театрда тотты. Русия иминлек көчләре аларны азат иткәндә бинага ниндидер агулы газ җибәрде, нәтиҗәдә 130 кеше үлде.

🔺1995 елда Буденновски шәһәр хастаханәсендә 1568 кеше тотык итеп алынды, 129 кеше һәлак булды.

🔺1999 елның 13 сентябрендә Мәскәүнең Каширское шоссесында торак йортта шартлауда, 124 кеше үлде.

🔺1999 елның 8 сентябре, Мәскәүнең Печатники районында 9 катлы йорт шартлауда 106 кеше һәлак булды.

🔺2004 елда очкычлар шартлавында 90 кеше һәлак булды.

🔺2002 елда Чечняда йөк машиналарын шартлату нәтиҗәсендә 83 кеше үлде.
❤1👍1🔥1💔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 24 март, якшәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Бүген Русиядә "Крокус Сити Холл"дагы теракт корбаннары истәлегенә матәм көне. Соңгы мәгълүматларга караганда, анда 133 кеше һәлак булган, 152 кеше яралаланган.

🔸"Ислам дәүләте" белән бәйле "Амак" агентлыгы "Крокус"та төшерелгән видео чыгарды. Видеода кешеләрне үтерү кадрлары, аларга мылтыктан аталар, ә бер яралының муенын пычак белән суялар. Әлеге видеода атучыларның битләре күрсәтелми, сөйләүченең тавышы үзгәртелгән.

🔸Төнлә Акъярга (Севостополь) дрон һөҗүме булган. Төбәкнең Русия куйган губеранторы Михаил Развожаев хәбәренчә, 65 яшьлек бер кеше һәлак булган, 4 кеше яраланган. Кичә кич Кырым күпере ябылып торды.

🔸Русия гаскәрләре төнлә Львов, Киев, Сум өлкәсе, Кривой Рогка ракетлар аткан.
🔥2🤬2👍1
Мәскәү янында теракт: сорау арты сорау

Крокус Сити Холл" концертлар залындагы терактның кем тарафыннан оештырылуы турында фикерләр һәм фаразлар артканнан арта бара. Русия хакимияте монда "украин эзе" күрә, аерым белгечләр "Ислам дәүләте" оешмасын гаепли.

Шул ук вакытта террорчылыкта гаепләнүчеләрнең машиналарын алыштырмыйча Брянскига китүләре, "Крокус"ның тиешенчә сакланмавы һәм Росгвардиянең урынга соң килүе җәмәгатьчелектә сораулар уятты.

Азатлык әлегә булган төп фикерләрне барлады.

👉Аларны төп сайтта укыгыз.
👉Ачылмаса, көзге сылтама, VPN кирәкми.
✍4
"Пикник" төркеме мөдире ярдәмчесе Екатерина Кушнер "Крокус"тагы теракта һәлак булган.

Бу хакта төркем күзенең Вконтактедагы сәхифәсендә хәбәр итте.

Кушнер шулай ук "Мельница" төркеме белән дә хезмәттәшлек иткән.

"Крокус Сити Холл"га 22 март кичендә халык "Пикник" концертын карарга җыелган иде. Концерт алдыннан теракт оештырылды, бүгенгә 133 кешенең үлеме турында билгеле.
🤬3👍2🤷‍♂1
"Крокус"та гардеробта эшләүче һәм теракт вакытында 100дән артык кешене коткарган 15 яшьлек Исламга Моргенштерннан 1 млн сум һәм мөфтидән бүләк.

8нче сыйныфта укучы Ислам Хәлилов бер ел чамасы "Крокус Сити Холл"да кием алучы белән эшләгән.

Теракт көнне халык бәдрәфкә таба йөгерә башлавын күргәч, ул, анда чыгу юлы юклыгын аңлап, кешеләрне башка юлдан эвакуацияли башлый. Ул халыкны тар коридордан "Экспо" территориясенә алып чыга, аннары хезмәткәрләр ишегеннән - урамга.

Бу хакта ул Mash телеграм каналын сөйләгән.

Ислам сүзләренчә, аларга эшкә урнашканда гадәттән тыш хәлләрдә нишләргә кирәклеге турында инструктаж уздырган булганнар, ул шундагы кагыйдәләрне истә тотып эшләгән.

Ислам Хәлиловның әти-әнисе Кыргызстаннан, үзе ул Мәскәүдә туган. Футбол белән кызыксына, "Спартак" үсмерләр җыелмасы такымында уйный.

Рэпер Моргенштерн егеткә әлеге батырлыгы өчен 1 млн сум күчерү турында белдерде.

Мөфти Равил Гайнетдин "Казанышлар өчен" медале белән бүләкләү турында хәбәр итте.
👍22❤3👏3😁1
Ереванда полиция бүлегенә өч кеше бәреп кергән һәм гранат шартлаткан. Яраланучылар бар диелә.

Әрмәнстан медиасы хәбәр итүенчә, бүлек янына "Боевое братство" оешмасы әгъзалары җыелган булган, алар полициядән үз тарафдарларын азат итүне таләп иткән.

Элегрәк "Боевое братство" оешмасының 23 әгъзасы канунсыз корал саклауда шикләнелеп тоткарланган булган.

Оешма әгъзалары хакимияткә каршы, Азәрбайҗан белән чиктәге авыллар өчен килешергә тырышуларны тәнкыйтьләп чыкты.
🔥3🤬1
❗️"Крокус"тагы теракта үлүчеләр саны 137гә җиткән. Алар арасында 3 бала.
62 кешенең җәсәде танылган. Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итте.
🤬2👍1
Бу атнада Азатлык сүзлегендә "санак" сүзе.

Әлеге сүз татар теленә әйбәт кенә кереп бара иде, ләкин соңгы елларда барыбер "компьютер" сүзе ешрак кулланыла.

#Азатлыксүзлеге
👍14❤2🔥2🤔2💘1
Ябылган "Викимедиа РУ" "ят агент" булып танылды, бу нәрсә аңлата?

Үткән атна яңалыкларының берсе – Русия юстиция министрлыгының дүшәмбе көнне "Викимедиа РУ" оешмасын "ят агент"лар исемлегенә өстәве. 2024 елның февралендә вики-волонтёрлар берләшмәсе башлыгы Станислав Козловский ят агент дип игълан ителгән иде.

"Викимедиа РУ" – Русия территориясендә энциклопедик һәм башка мәгълүматтан ирекле рәвештә файдалану һәм тарату өчен булдырылган проект. Коммерциясез эшчәнлек белән шөгыльләнүче әлеге берләшмә 2008 елда рус телле Википедия катнашучылары тарафыннан булдырыла һәм 2023 елда ябыла. Хәзерге вакытта берләшмәнең юридик заты ликвидация процессын уза.

"Викимедиа РУ" Русиядәге төрле милли телләрдәге проектларны үстерү өчен проектлар ясый. Берничә ел элек аның партнерлыгында "Сәләт ВикиМәктәбе" эшләгән иде. Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме бар.

"Викимедия РУ" әгъзасы Фәрһад Фәткуллин 2018 елда "Ел Викимедиячесе" исемен яулады.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.
🤯4🤬3
"Сугышта рәхәт" диде Радий Хәбиров.

Бу атнада БСТ каналына биргән интервьюсында әнә шундый сүзләр әйтте ул.

Ә бит Башкортстан Украинадагы сугышта һәлак булган ирләр саны ягыннан Русия төбәкләре арасында иң алдынгы урыннарда тора. Республикага көн дә диярлек мәетләр кайта тора. Ә башлык исә анда "рәхәт" ди.

❗️Игътибар!
Бу видеодагы кайбер күренешләр сезне тетрәндерә ала.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
💩28🤮10🤬1😢1🤡1
Мәскәү янында теракт ясауда шикләнүчеләрне сак астына алдылар

Далержон Мирзоев, Саидакрами Рачабализода, Мөхәммәтсобир Файзов һәм Шамсидин Фаридунига гомерлек төрмә яный. Мәхкәмә утырышы ябык тәртиптә узды.Шикләнелүчеләрне утырышка алып килделәр, алар кыйналган. Берсе арбада китерелде, ул йөри алмый.

Ирләргә "Крокус Сити Холлда"гы атыштан соң теракт маддәсе нигезендә гаепләү белдерелгән, барысы да 22 майга кадәр сак астына алынды.

Һәрберсе турында кыскача мәгълүматны Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
🤯5👍3✍1🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 25нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Мәхкәмә "Крокус Сити Холл"да теракт оештыруда гаепләнүче дүрт ирне кулга алды. Барысы да — Таҗикстан ватандашлары, ди Русия хакимиятләре.

🔹Татарстанда халык күпләп җыелган чараларда иминлек чаралары арттырылачак. Ул хакта республика президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде.

🔹Төнлә Русиянең Ростов өлкәсендә 11 дрон бәреп төшерелгән.

🔹Франция террорчылык актлары була ала дип әзерлек һәм саклану дәрәҗәсен арттырган.

🔹Азәрбайҗанның саклану сәнәгате министрлыгы Украинага 2022 һәм 2023 елларда снарядлар җибәрүне кире кага.

🔹Бүген — Рамазан аеның 15нче көне. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 18:08, Чаллы — 17:55, Уфа — 19:40, Төмән — 19:03, Мәскәү — 18:54.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍5✍1❤1🔥1
Хакимиятләр Новочеркасскидагы электр станциясендә янгын чыгуын хәбәр итте.

Элегрәк Новочеркасскида яшәүчеләр шартлаулар булуын хәбәр иткән иде.

"Это Ростов" Telegram-каналы үзенең язылучыларына сылтама белән өлкә өстеннән якынча ике дистәләп пилотсыз очкычның очып узуын, соңрак Новочеркасски электр станциясе тирәсендә шартлаулар булуын язды.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁4🎉3💅2👍1🤬1
Берләшкән Милләтләр Оешмасының баш сәркатибе Антониу Гутерриш та ураза тота.

Гутерриш Газзә чигендә урнашкан "Рафаһ" тикшерү-үткәрү пунктына килгән һәм шунда Газзә сызыгын "ярдәм белән батырырга кирәк" дигән.

“Йә Газзәгә ярдәм итәбез, йә алар ачлыктан үләчәк. Мин бирешмәячәкмен. Быелгы Рамазан аенда мин дә сезнең белән бергә ураза тотамын. Фәләстиннәрнең ифтарга ризык булмавына күңелем әрни" дип белдерде БМОның баш сәркатибе.

Исегезгә төшерәбез: Израилнең һөҗүмнәре һәм блокадасы аркасында Газзә сызыгында инде 32 меңнән артык кеше һәлак булган. Аларның 12 меңләбе — балалар.

Моннан тыш, фәләстин хатын-кызларын Израил хәрбиләре көчли дигән хәбәрләр дә тарала.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС Израилгә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне тотык итеп алды (АКШ һәм ЕБ илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Аның аркасында Газзәдә 32 меңнән артык кеше үтерелде. 


@azatliqradiosi
❤11👍5💔2
❗️"Крокус Сити Холл"дагы терактта һәлак булган кешеләр саны 144кә җиткән.

97 кеше хастаханәләрдә дәвалана.

Ул хакта "Baza" каналы хәбәр итә.

@azatliqradiosi
🤬3🔥1😱1
Киев хакимиятләре шәһәргә ракет һөҗүме оештырылган, шартлаулар бар дип хәбәр итә.

Киевның хәрби хакимият башлыгы Серге Попко Украина башкаласында һава һөҗүменә каршы чаралар эшли дип белдерде.

"Торак йортка зыян килгән", – диде ул.

Киевта шартлаулар яңгырый дип шәһәр мэры Виталий Кличко да хәбәр итте.

@azatliqradiosi
🤬4👍1
"Крокус Сити Холл"дагы һөҗүмнән соң бүген, 25 мартта, Русия мәктәпләрендә уза торган "Мөһим нәрсә турында сөйләшүләр" дәресе "Русия халыкларының бердәмлеге"нә багышлана.

Балалар кәгазьдән ак крокус чәчәкләре кисәчәк, ә укытучылар аларга Владимир Путин мөрәҗәгатен күрсәтәчәк һәм Русиядәге милли дуслык, Кытай белән Фәләстиннең кайгы уртаклашуы турында сөйләячәк.

Дәрестә укытучылар балаларны тынычландырырга һәм Русиянең күпмилләтле ил булуын искәртергә тиеш диелә. "Дошман безне бүлгәләргә тели. Хәзер кешеләрне милли билгеләре ягыннан талаштырырга тырышу — махсус эшләнсә дә, очраклы эшләнсә дә, дошманга эшләү булып тора. Террорчылыкның милләте юк. Ә әгәр җиңәргә теләсәк, безгә берләшергә һәм бер-беребезгә тотынышырга кирәк", дип сөйләргә кушылган аларга.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩10🤡2👍1🤮1
Амурдагы шахтага тау токымнары белән боз тулган — анда бер атна буе эшчеләрне таба алмыйлар.

Амур өлкәсендә ишелгән шахта җимерекләре астында Башкортстанның биш вахтачысы да калган дип хәбәр ителде.

Берничә көн элек, 21 мартта, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Амурдагы бүлекчәсе шахтачылар исән дип өмет белдергән иде. Алар 125 метр тирәнлектә диелә. Эшчеләр янына кадәр тишек бораулау өчен өч көнләп вакыт кирәк булачак.

Шахта җимереклекләре астында калган бөтен эшчеләр дә монда вахта белән башка төбәкләрдән килеп эшләгән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5👍1😁1😱1
Шартлаткыч куелу турындагы хәбәр сәбәпле Уфаның өч көллиятендә дәресләр үткәрмиләр.

Шул ук вакытта куәт оешмалары белән бәйле дип саналучы Shot Telegram-каналы русияләргә теракт кылырга чакырган хәбәрләр килә башлаган дип җиткерә. Мәсәлән, Татарстанның Чистай шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек хатын- кызга бүген балалар дәваханәсендә атыш оештырырга тәкъдим иткәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
🤬5😁1
❗️Рифкать Миңнеханов: "Киләсе дүрт елда Татарстанда галимнәр әзерләү системы юкка чыгарга мөмкин"

Соңгы дүрт елда Татарстанда фәнни кадрларны әзерләү 12% кимегән. Шул исәптән, һуманитар фәнни кадрларны әзерләү — 10%, мәдәният, мәгариф белгечләрен — 20%, тел галимнәрен — 17% кимегән.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сүзләренчә, киләсе дүрт елда республикада галимнәр әзерләү системы юкка чыгарга мөмкин.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩6🤷‍♂4👍2🤯1😢1🤮1