Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз. Бүген 27 март, чәршәме, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Белгород һәм Белгород районы өстендә ракетка каршы тору системы 18 ракет бәреп төшергән. Һөҗүм нәтиҗәсендә бер ир яраланган. Бу хакта төбәк губернаторы белдерде. Азатлык хәбәрне бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸АКШның Балтимор шәһәрендә күпер җимерелү сәбәпле 6 кеше һәлак булган. Күпергә йөк ташучы кораб бәрелгән.

🔸Дөнья банкы Украинага займ буларак $ 1,5 млрд бирәчәк. Ул үсеш һәм илне торгызу өчен бүленә. Бу хакта Украина хөкүмәте хәбәр итте.

🔸Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Үзбәкстанның Сурхандарья өлкәсенә килгән. Өлкә Әфганстан, Таҗикстан һәм Төркмәнстан белән чиктәш. Икътисад нигезен авыл хуҗалыгы тәшкил итә.

🔸Сочига очучы берничә очкыч запас аэродомнарга, башлыча Минераль Сулар шәһәренә җибәрелгән. Сочида көчле җил, яңгыр һәм яшен.
👍3✍1
Амурда җимерелгән "Пионер" мәгъдәнлеге мөдирен кулга алганнар.

Амур өлкәсендәге мәхкәмә "Пионер" мәгъдәнлеге җитәкчесен кулга алган, биредә шахта җимерелеп 13 кеше, шул исәптән Башкортстанның биш вахтачысы да эчтә калган иде. Бу хакта төбәкнең тикшерү комитеты сайтында хәбәр ителә.

Оешма кулга алынучының исемен атамый. Әмма 25 мартта мәгъдәнлекнең идарәче мөдире Алексей Бирюковны тоткарлаулары хәбәр ителде.

Мәгъдәнлектә каза 18 мартта булды. Шуннан бирле коткаручылар шахтерлар янына барып җитә алмый. Алар исәнме, билгесез.

Бу хакта тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.
✍2❤1😁1
"Крокуста" яраланучылар саны 360ка җиткән.

Бу хакта Медицина катастрофалары үзәгенә сылтанып ТАСС яза. Аларның 11е - балалар.

Атна башында 180 кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган диелгән иде.

"Крокус Сити Холл" концертлар залына 22 мартта мылтыклы кешеләр кереп, ата башлады, ут төртте. 139 кеше һәлак булды.
😢6👍1🔥1
Алтайдагы Сабантуйда татар утары төзү өчен 10 миллион сумлап акча тотачаклар

Татарстанның Актаныш районы май аенда Алтайда узасы Сабантуй өчен татар утары төзү өчен 10 миллион сумга якын акча бүлеп бирә. Бу хактагы мәгълүмат дәүләткә сатып алулар сайтында чыккан.

Эшне башкаручыга йорт, тегермән, сәүдә рәтләре, эскәмияләр һәм ярышлар өчен корылмалар төзергә кирәк булачак. Бу утарга килгән кунакларны "Актаныш авылы" дип язылган капка каршы алачак.

25 май Алтайда Гомумтөрки Сабантуй үтәчәк.

Быел бу Татарстаннан читтә оештырыла торган бердәнбер Сабантуй булмаячак. 15 июньдә Пермь краенда Бөтенрусия авыл Сабантуе үтәчәк. 6 июльдә Мари илендә Федераль Сабантуйны бәйрәм итәчәкләр. 25 июльдә Омски өлкәсе Иртыш Сабантуен уздырачак.

Тулырак Азатлыкта укыгыз, VPN-сыз ачыла.
🤡10👍3🤬1
Казан боралак заводының кереме бер ел эчендә 3,5 тапкырга кимегән

Узган ел Казан боралак заводының ("Ростех" дәүләт корпорациясенең "Русия боралаклары" холдингына керә) чиста кереме 3,5 тапкырга ягъни 4,4 млрд сумга кимегән һәм 1,76 млрд сум булган.

Русиянең Украинага каршы сугыш башлавы аркасында Казан боралак заводы Европа берлеге, АКШ чикләүләренә эләккән иде. Көнбатыш ширкәтләре заводка кирәк-яраклар сатмый башлады, шуңа күрә завод "Ансат" боралакларын җитештерүне туктатып торды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
🤷‍♂3😢2👏1👌1
Баш прокурор Баймактагы вакыйгаларны илгә "куркыныч тудыручы" дип атады

Баш прокуратура коллегиясендә чыгыш ясаганда Русия баш прокуроры Игорь Краснов илгә янаган куркыныч турында сөйләгәндә Башкортстанның Баймак районында, башкорт активисты Фаил Алсыновны хуплап узган чараларны да телгә алган. Ул "Мондый күренешләрне каты рәвештә туктатырга" боерган. Бу хәлләрне булдырмый калырга тиешле кешеләрнең дә җавап бирергә тиешлеген әйткән.

17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны яклап чыгучыларга җинаять эшләре ачылды. Әлеге вакытта 80ләп кеше тоткарланган.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬5💩3❤1🤮1
Ни өчен "акыллы камералар" терактларны кисәтә алмый?

Русиядә бер миллионнан артык видеокамера урнаштырылган. Аларның кимендә 30% йөзләрне тану системына тоташтырылган. Алар ярдәмендә митингларга чыгучылар тоткарлана, әмма бу камералар терактларны кисәтә алмый.

Бөтен Мәскәү төбәге буйлап куелган "акыллы" камералар ни өчен бу фаҗигане кисәтә алмады?

Башкортстаннан хокук яклаучы Федер Телин фаразлавынча, һөҗүм итүчеләр метрода сирәк йөргән һәм Русия махсус хезмәтләр күзәтүенә эләкмәгән.

"Махсус хезмәтләр чын террорчыларны ачыклау түгел, уйдырма экстремизмга каршы көрәш алып бару юлын сайлады", ди ул.

Камералар Казанның 175нче гимназиясендә атышны да кисәтә алмады. Һөҗүмче Илназ Галәвиевның мылтык тотып урамнан барганы, мылтык сатып алуы төрле камераларга эләккән иде югыйсә. Ул вакытта тугыз кеше һәлак булды.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.
👏2❤1
Русиядә ВИЧ авырулы кешеләрне дәваларга дарулар җитми

"Пациентский контроль" иҗтимагый хәрәкәтендә әйтүләренчә, дарулар җитмәгәнгә авыруларның дәвалау схемасын алыштырырга туры килә. Кайчак элекке терапиягә кайтырга туры килә, ә аның организмга тискәре йогынтысы зур.

Шулай ук ВИЧ йоктыручылар анализларны да вакытында уздырмыйлар ди.

▪️Рәсми статистикага күрә, Русиядә ВИЧ йоктырган 1,5 миллионлап кеше яши. Бу бөтен халыкның якынча бер проценты. Ретровируска каршы даруларны даими кулланганда ВИЧлы кешеләр гадәти тормыш белән картайганчы яши, башкаларга инфекцияне йоктырмый һәм сәламәт балалар тудыра.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯2😁1🤬1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Русия хакимиятләре бу кешеләрне "Крокус"ка һөҗүм оештыруда гаепли. Кемнәр соң алар?

Азатлык тоткарланган ирләрнең туганнары белән сөйләшеп алды.

"Балалары ялган тозагына эләккән бөтен аналарга мөрәҗәгать итәм: балаларыгызны кечкенә чактан ук карагыз. Кирәк икән — аларны кире өйгә кайтарып, яңадан тәрбия кылыгыз. Яшьләргә мөрәҗәгать итәмен: улымның хатасын кабатлый күрмәгез" дип елый-елый сөйли 19 яшьлек Мөхәммәдсабир Фәизовның әнисе Сәйрәм ханым. Русия хакимиятләре аны башка ирләр белән бергә "Крокус Сити Холл"га һөҗүм оештыруда гаепли.

▪️22 март кичендә Мәскәү концерт залына булган һөҗүмдә корбаннар саны 140ка җитте, 360 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә.

@azatliqradiosi
💔2👍1👎1🤡1
Башкортстанда "Крокус Сити Холл" фаҗигасе турында әйткән сүзләре өчен "нәфрәт уятуда" шикләнеп блогерны тоткарлаганнар

Стәрлетамак шәһәрендә яшәүче треш-стример Рөстәм Әбсәләмовны Мәскәүнең "Крокус Сити Холл" сәүдә үзәгендәге фаҗига белән бәйле сүзләреннән соң тоткарлаганнар. Ул һәлак булганнар истәлегенә игълан ителгән матәмгә карата фикер белдергән булган. Бу хакта тәртип саклау оешмаларындагы чыганакларына сылтама белән "MKset" җиткерә.

Соңгы тапкыр интернетта трансляция уздырганда блогер "исерек килеш" бу матәм "аерым дәүләткә — Мәскәүгә генә кагыла" дигән булган. Тиздән аның бу сүзләрен Telegram-каналларда тарата башлаганнар диелә.

"Илдә матәм дип кем язды? Сезнең илдә ул матәм. Безнең Башкортстанда матәм юк. Мәскәү, сез — аерым дәүләт" ди ул язмада.


Басма әңгәмәдәшчесе әйтүенчә, җинаять эше ачу карала.

▪️22 март кичендә Мәскәү концерт залына булган һөҗүмдә корбаннар саны 140ка җитте, 360 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬4👍3😁1
Казанда 9 майны бәйрәм итүгә 42 млн сум бүлеп бирелә

Казан башкарма комитеты 9 май көнне "Җиңү бәрәме" уңаеннан чаралар оештыру һәм үткәрүгә 41,8 миллион сум акча бүлеп бирмәкче. Бу хактагы мәгълүмат дәүләткә сатып алулар сайтында чыкты.

Совет берлегенең наци Германиясен җиңүенә 79 ел тулуны бәйрәм итү өчен төп урын — Меңъеллык мәйданы булачак. Парадтан тыш тамашачыларга ике сәгатьлек концерт програмы әзерләнәчәк. Кичке тамаша кимендә биш сәгать буе барачак.

Җиңү паркында кимендә дүрт сәгатьлек концерт куярга тиешләр. Шулай ук биредә Аналар һәм тол хатыннар монументына чәчәк кую, "Фанфары Победы" дигән фестиваль узуы көтелә. Арча һәм Архангел зиратларында мемориаль чаралар үтәчәк.

Казан Кирмәнендәге концерт ике сәгать булырга тиеш. Кич белән дүрт минутлык бәйрәм салюты аттырачаклар диелә.

▪️Былтыр 9 майны Русиянең сугыш пропагандасы үз файдасына борып кулланды. Федераль пропагандага Татарстан медиалары да иярде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡9🤯2🤬2
Русия мәгариф министрлыгы Әлифба, татар теле һәм әдәби уку дәреслекләрен раслаган

Бу хакта Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (ТӘСИ) хәбәр итте.

Татар теле һәм әдәбиятыннан Мәскәү тарафыннан расланган барлык дәреслекләр исемлеген Русия мәгариф министрлыгы боерыгыннан да күрергә була.

Әлеге дәреслекләр Мәскәүдә расланмавы хакында ТӘСИ галимнәре 20 февральдә татар телен укытуга багышланган төбәкара онлайн семинарда сөйләгән иде. Укыту-методик комлектлар 2023 елда әзерләнеп Русия мәгариф министрлыгына юлланган булаган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
✍5❤1
Нобель бүләге ияләре Путинга каршы көрәшне көчәйтергә чакырды

Нобель бүләге алган 39 кеше дөнья җәмәгатьчелегенә мөрәҗәгать итте. Алар Украинага ярдәмне көчәйтергә, Русиянең демократик оппозициясен хупларга һәм Владимир Путинны ил президенты итеп танымаска чакырды. Бу чакыру "T-инвариант" фәнни басмасы сайтында чыкты.

"Украинадагы сугыш һәм Алексей Навальныйны үтерүләр Русия белән Украинага гына кагылмый. Путин режимы үзенең бөтен кешелеккә турыдан-туры һәм ачыктан-ачык куркыныч тудыруын күрсәтте. Бары тик демократия принциплары һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара кануннар үтәлгәндә генә кешелек үз-үзен юк итүне булдырмый кала ала. Путин режимы оятсыз рәвештә аларны салып таптады. Без дөнья лидерларын Путин әфәнде һәм аның җинаятьчел режимы белән бәйле теләсә-нинди иллюзияләрдән баш тартырга чакырабыз", диелә анда.


Чакыруны физиология һәм медицина өлкәсендә (16 кеше), физика өлкәсендә (9 кеше), әдәбият өлкәсендә (4 кеше) һәм Тынычлык дөнья бүләген алган 3 кеше имзалаган. Алар арасында Беларустан Светлана Алексиевич һәм Украинадан Александра Матвийчук та бар.

@azatliqradiosi
👍13🤣2🙏1🤡1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Баймак эше": Мөнир Исәнгилдинның хатыны Путинга мөрәҗәгать яздырган

Баймак протестларыннан соң тоткарланган тагын бер ирнең хатыны Русия президенты Владимир Путинга видеомөрәҗәгать яздырган. Бу юлы — Мөнир Исәнгилдинның тормыш иптәше Раушания.

Иремне нахакка эзәрлеклиләр, ди ул. Хәзер ул берүзе ике нәни бала белән декрет ялында. Ире — гаиләне тәэмин итүче бердәнбер кеше — 17 июньгә кадәр тоткарланган. Балалар әтисез генә түгел, акчасыз да калган. Мөнир икешәр айга вахтага китеп акча эшли.

▪️Исегезгә төшерәбез: моңарчы Путинга Салават Җилкибаевның хатыны Әлмира Сәетова да видео аша мөрәҗәгать иткән иде.

▪️"Баймак эше" нигезендә барлыгы 80ләп кеше тоткарланган.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍5😢3🙏1🤡1🥴1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3118 кеше һәлак булган

Дүшәмбе көнне генә кимендә 3066 кеше дип хәбәр иткән идек. Исемлеккә соңгы 2 көндә тагын 52 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 21 кеше, Башкортстаннан — 31 кеше.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1365 кеше, Башкортстаннан кимендә 1753 кеше үлгән.

Бүген 27 март, сугышның 763нче көне.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👎3🤬3💔3🔥1
Хәерле иртә, дуслар, атнакчи иртәсендә соңгы яңалыклар белән таныштырабыз.

🔸Украинаның Днепр, Харьков, Запорожье якларында шартлаулар ишетелгән, кайбер кешеләрнең өйләренә зыян салынган, дроннар һөҗүмнәре дә булган.

🔸Русия президенты Владимир Путин тагын Русия Европага һөҗүм итәргә җыенмый дип кабатлады. Укрианага F-16 хәрби очкычлар китерелсә дә ул сугыш кырында вазгыятьне үзгәртмәячәк диде. Аның сүзләренчә, очкычлар өченче дәүләтләрнең һава аланнарыннан очып килсә, алар һәдәфкә әйләнәчәк.

🔸SOTAvision медиасының журналисты Анастасия Фаворскаяның өендә тентү булганнан соң аны төнлә Тикшерү комитетына алып киткәннәр. Аны изоляторга утыртканнар. Аның йорты янында SOTAvision белән RusNews журналистлары Е. Аникиевич белән К. Жаровны да тоткарлаганнар. Жаровны кыйнаганнар да әле.

🔸Германия хөкүмәтендә "Крокус Сити Холл"дагы теракт турында алдан мәгълүмат булмады дип белдерде Олаф Шольц.

🔸Амур янындагы төбәкләрдә һава сары төскә кергән. Монголия белән Кытайдан ком бураны килгән, кешеләргә күзләренә ком керүдән сакларга дип киңәш иткәннәр.

🔸ФСБ Ингушетиядә ике хөкемдарны тоткарлаган. Алар икесе дә террорчылар белән элемтәдә торуда шикләнелә.

🔸2026 елга Татарстан флотында тагын дүрт пассажир көймәсе барлыкка киләчәк. Икесен киләсе елда ук куллана башларга планлаштыралар. Әле Татарстанда 14 теплоход кулланышта бар. Өчесе яңа, дүртесе иске булып санала.

🔸Уфада Статистика, информатика һәм санау техникасы көллиятендә бүген иртән эвакуация игълан ителгән. Анда шартлаткыч куелган дигән шалтырату булган.

Әлегә шулар. Тиз хәбәрләр бездә, безне укыганыгыз өчен рәхмәт! Имин көннәр телибез.
👍4✍1
"Крокус Сити Холл"да булган теракттан соң кешеләр тамашларга йөрергә курка

100 меңләп кеше төрле чараларга алган билетларын кире кайтарган дип яза РБК. Алар концертларны оештыру өлкәсендә эшләүчеләргә таянып яза бу мәгълүматны. Моннан тыш билетларны сату да 60-70 %ка кимегән. Уздырырга тиешле булган, әмма баш тартылган чаралар саны Русия буйлап 2 меңгә җиткән.

Кешеләр концертларга, массакүләм чараларга барырга курка. Сез куркасызмы?

Әйе икән, 👍
Юк икән, 👎
👎12👍11😁1😢1
Уфада журналист һәм активист Ольга Комлева тоткарланган

Кичә, 27 мартта Уфада полиция хезмәткәрләре RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 48 сәгатькә тоткарлаган. Башкортстанга Мәскәүдән Пряхин фамилияле тикшерүче килгән һәм сорау алуга алып килү турында карар чыгарган.

Башта Комлеваны янәсе шаһит буларак сорау алырга китергәннәр. Соңрак активистның ире Ольгага Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле "экстремизм" турындагы җинаять эше нигезендә гаепләү белдерүләрен җиткерде.

Комлевага нәрсә яный һәм ни өчен аңа теш кайрыйлар?

Бу хакта тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.
🤬4
Башкортстанлы шахтерлар һаман җир астында

Амур өлкәсендәге "Пионер" мәгъдәнлегендә коткару эшләренең күпчелек өлешен туктатканнар. Бу хакта ТАСС җиткерә. Анда әле дә 13 эшче, шул исәптән Башкортстаннан биш вахтачы кала бирә.

Оператив хезмәтләрдә әйтүләренчә, коткару эшләрен туфрак хәрәкәтчән булганга күрә туктатканнар. Коткаручылар эшчеләр калган шахтага төшеп җитү өчен дүртенче тишек ясамакчы булган. Әмма кабат тау токымнары ишелү куркынычы булганга, бораулау эшләрен кичектерәләр.

"Пионер" шахтасы җимереклекләре астында ятучы Башкортстан эшчеләренең туганнары үзләренә хакимияттән игътибар булмавын искәртә. Мәсәлән, берсенең хатыны "АиФ" басмасына мәгъдәнлек белән бәйле бөтен яңалыкларны медиадан беләм, республика хакимиятләре безнең белән элемтәгә чыкмады дигән.

"Пионер" мәгъдәнлегендә тау токымнары 18 мартта җимерелде.

Эчтә 13 кеше калды. "Башинформ" язуынча, алар Э.Р. Вәлиханов, О.М. Симонов, В.О. Николаев, Р.Р. Шәрипов һәм Ю.А. Марков калган була ала. Биш кешенең дүртесе - Сибайдан, берсе - Учалыдан, 31-48 яшьлек ирләрнең барысы да машинист булып эшләгән.
😢6🤯2❤1👍1🤬1
Сәясәтче, журналист Йосыф Акчура кемгә гашыйк булган?

Төркия республикасының башында торучы сәясәтче Йосыф Акчураның хатларыннан торган китап басылып чыкты. Аны профессор Исмаил Төркоглы нәшир итте. Бу китап Акчураның гомерлек дусты, озак еллар буена Төркиянең дәрәҗәле дипломаты булган Әхмәт Фәриткә язылган хатларыннан тора. Хатларда алар сәясәт, иҗтимагый тормыш турында фикерләшә, әмма Йосыф Акчура йөрәк серләрен дә ачкан.

Акчураның love story мондыйрак булган.

"Бер хатында ул бер чибәр кызга гашыйк булуын яза. Ул кыз урыс милләтеннән. Кем ул, нинди гаиләдән — һич берни билгеле түгел. Бары тик Казаннан булуы, гимназиядә укыганы, пианинода уйный белүе турында мәгълүмат бар. Аның исемен дә белмибез, чөнки Йосыф Акчура аны "Нихәл" дип яза. Ул йөрәк серен Әхмәт Фәриткә ача. Татарларда ул вакытта марҗа кызы белән аралашу проблем тудырган, ә никахлашу — җинаять. Әмма өйләнгәнме икән ул — бер хәбәр юк. Бәлки, Казанның ЗАГС архивында нинди дә булса документ бардыр, чөнки дусты Әхмәт Фәрит хатыны Мөфидә ханым алар өйләнешкән дә булган дип әйтә.

Йосыф Акчура мәхәббәт утында янгандыр, әмма кавышмагандыр дип уйлыйм, чөнки катнаш никахка барысы да каршы. Ул бай, алдынгы фикерле нәселдә туган булса да, гаилә кору мәсьәләсендә консерватив булгандыр дип уйлыйм".

Озак еллар буена буйдак булып йөргән Йосыф Акчура ахыр чиктә кайчан һәм кемгә гашыйк була соң? Бу мәхәббәт тарихы ничек языла? Йосыф Акчураның оныклары бүген кем һәм ни белән шөгыльләнә? Барысы да безнең материалда.

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә

Ошадымы, юкмы, белгертегез, яме?
❤‍🔥3❤3👍2🤮1