Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйковага Халык артисты исеме бирелгән

Кичә Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында иҗат кичәсе узган. Ул республиканың дәүләт оркестры белән Ференц Листның оркестр һәм фортепиано өчен беренче концертын уйнаган.

Шулай ук опера җырчысы Аскар Абдразаков, кларнетист Артур Назиуллин һәм 12 яшьлек кызы Камилә Бакирова белән чыгыш ясаган.

Кичә барышында Шәфыйковага Башкортстанның халык артисты исеме бирелгән.

Әминә Шәфыйковага 50 яшь, ул Бөрҗән районы Ыргызлы авылында туган. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтын тәмамлагач, ике ел Казан дәүләт консерваториясендә ассистентура-стажировка үткән.

2010- 2012 елларда Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа сәнгате академиясе ректоры була. 2012 елдан бирле Башкортстан республикасының мәдәният министры.

Фото: Башкортстан мәдәният министрлыгы
👍6👎2✍1❤1
Нәҗип Бәдретдинов ТНВда "Җырлыйк әле" тапшыруының ябылуы турында белдерде

“Яңа гасыр” (ТНВ) телевидениесендә 2000 елдан эфирга чыккан “Җырлыйк әле” тапшыруы ябыла. Март ахырында аның соңгы чыгарылышы күрсәтелгән. Бу хакта програмның авторы һәм җитәкчесе Нәҗип Бәдретдин белдерү белән чыкты.

Тапшыруның ябылу сәбәбен ул “минем фикеремнең каналның музыкаль сәясәтенә капма-каршы булуында” дип атады.

“Җырлыйк әле”нең бер тапшыруына 20 мең сум бүленә торган булган. Атнасына Бәдретдтинов үзе 3,5 мең сум эшләгән. Музыкант ТНВ җитәкчелегеннән тапшыру гонорарын 10 мең сумга арттырыруны сораган, әмма уңай җавап ишетмәгән.

“Яңа гасыр” телерадиоширкәте мөдире Илшат Әминов тапшыру ябылмаячак, ләкин Нәҗип Бәдретдиновның шартлары үтәлмәячәк дигән.

1 февральдән ТНВда башкарма директор булып журналист, элек TMTV каналынла эшләгән Лилия Кадыйрова билгеләнде. Ул "яңа 12 проект тәкъдим иттек" дип белдерде. Аның сүзләренчә, тапшыруларның рейтингларына карап яңарту, кешеләрен алмаштыру һәм башка чаралар күрергә кирәк.

"Җырлыйк әле" тапшыруының ябылуы турында 29 мартта Интертат сайтында да мәкалә дөнья күргән иде. Анда Кадыйрова тапшырулар тулы бер сезонга планлаштырыла, май ахырына кадәр "Җырлый әле" чыгачак диде. Әмма 30 мартка әлеге мәкалә сайттан юкка чыкты. Google эзләгече хәтерендә генә берничә җөмләсе калды.

👉Хәбәрне тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢11👍1🤬1
Йосыф Акчура хатлары кем кулында һәм кайда саклана?

Төркия республикасының барлыкка килүе һәм аның үсеш алуына зур өлеш керткән татар шәхесе Йосыф Акчураның шәхси хатларыннан торган китап чыкты.

Аны басмага галим Исмаил Төркоглы әзерләп чыгарды. Галим белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

Тулы текстны Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍13❤2🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 31нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең саклану министрлыгы Ярославль өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән диде.

🔹ФСБ да белдерү белән чыкты: янәсе Дагыстанда берничә мәхәлләдә террорчылар тоткарланган. Сүз Махачкала һәм Каспийски шәһәрләре турында бара. Республика шәһәрләрендә террорчылыкка каршы операция үткәрелә.

🔹Париж мэры Анн Идальго Русия һәм Беларус спортчылары Олимпиадага килсә, без аларны күрергә шат булмаячакбыз дип белдерде. Ә бит 2017 елда Франция башкаласында Казан түрәләре Сабан туе үткәреп йөргән иде...

🔹Җирнең төньяк ярымшарында эшләүче һава ширкәтләре җәйге җәдвәлгә күчте. Казан халыкара һава аланыннан иң беренче рейслар — Анталья, Истанбул һәм Дубайга, ә Уфаныкыннан Истанбул, Сургут һәм Ереванга очып китте.

🔹Бүген — Рамазан аеның 21нче көне. Мөселманнар ураза тота. Бүгенгә авыз ачу (ифтар) вакытлары: Казан — 18:21, Чаллы — 18:08, Уфа — 19:53, Төмән — 19:17, Мәскәү — 19:07.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍9✍1🔥1
Яшьрәк вакытта мин Язучылар берлеге идарәсен юбилейлар һәм җеназа гына үткәрәләр дип тәнкыйтьләргә ярата идем. Бу катлаулы булып чыкты. Аны оештырулары, бигрәк тә хөкүмәтебезне, мәдәният министрлыгын ышандыру — шактый кыен эш.

Татар балалар әдәбияты — иң зәгыйфь урын, ул бик түбән дәрәҗәдә.


Нигездән какшаган милли мәгариф системында уңай үзгәрешләр булмый торып, әдәбиятка саф татар телендә язучы яшь яңа буынның дулкын булып бәреп керүе әлегә хыялда гына була ала. Аның урынына әдәбият мәйданына кайдадыр югалып йөргән, төрле сәбәпләр аркасында моңарчы күзгә чалынмаган, игътибардан читтә калган, 30га якынлашудан алып 50 яшьләргә таба баручылар бара.


Бүген яшь шагыйрьләр Татарстанның төньяк районнарында гына калкып чыгарга мөмкин. Русия төбәкләренә, шул исәптән Башкортстанга өмет юк.


Ниндидер сәер тенденция китте. Язучы укучыны елатуны максат итеп куя. "Әсәрегезне елый-елый укыдым" дигән бәясен әсәр тәэсиренең көчен күрсәтү индикаторына әйләндерде. Килешмим. Елак булу, елау күңел төшенкелеге тудыра, күңелдә юшкын утырып кала. Гадел Кутуйның "Тапшырылмаган хатлар"ындагы кебек язмыш белән бергә бер калып җиңүгә ирешкән көчле герой кирәк безгә.


28 мартта Татарстан Язучылар берлегендә әдәби ел йомгакларына багышланган җыелыш узды. Аның төп өлеше трансляциядә дә алып барылды.

Каләм әһелләре 2023 елда әдәби әсәрләргә бәя бирергә тырышты. Тәнкыйтьчеләр шигърияттә дә, прозада да зур кризис булуын әйтте. Бу илдәге сәяси вазгыятькә, милли мәгарифнең юкка чыгуына, татарның урыслашуына бәйле дип аңлаттылар.

Татар әдәбияты "тулы колониаль әдәбият"ка әверелде дип әйтүчеләр дә булды.

Мәкаләне 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍7❤2🔥2✍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 31нче март. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк. 🔹Русиянең саклану министрлыгы Ярославль өлкәсендә өч дрон бәреп төшерелгән диде. 🔹ФСБ да белдерү белән чыкты: янәсе Дагыстанда…
Дагыстанда террорчылыкка каршы операция режимы тәмам.

Хакимиятләр өч кеше тоткарланган дип ышандыра. Имеш, алар терактлар планлаштырган, ә өйләрендә корал һәм үзләре ясаган шартлаткычлар табылган, диелә.

@azatliqradiosi
🤣5✍2🤡2👍1🙏1
РФ президенты Владимир Путин язгы чакырылыш боерыгын имзалады.

Бу юлы, 1 апрельдән башлап 15 июльгә кадәр, Русия гаскәренә 150 меңләп кеше чакырылачак. Документ хокукый мәгълүмат порталында чыгарылган.

Быел яңа кагыйдәләргә күрә армиягә 18-30 яшьлекләр җәлеп ителәчәк. Моңарчы 27 яшькә кадәргеләрне генә чакырталар иде. Узган елның 31 декабренә кадәр 27 яше тулган россияннарны армиягә алмаячаклар. Хезмәт итү вакыты — бер ел.

Русиянең Баш штабы армиягә шушы чакырылышта җәлеп ителәчәк ирләр Украинадагы сугышка җибәрелмәячәк дип ышандыра.

@azatliqradiosi
👎8❤1👍1🤬1💩1
Оренбурдагы "Pose" гей-бары хуҗасын 18 майга кадәр кулга алганнар.

Сүз эшкуар Вячеслав Хәсәнов турында барырга мөмкин. Русиядә "халыкара ЛГБТ хәрәкәте" экстремист булып танылганнан соң, бу — шуның аркасында ачылган иң беренче җинаять эше.

Моңарчы "Pose" гей-барының администраторы Диана Камилҗанова һәм аның сәнгать мөдире Александр Климов та кулга алынган иде. Росфинмониторинг аларны террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә кертте.

Җинаять эше РФ Җинаять кодексының 282.2нче маддәсе нигезендә ачылган. Әлеге маддә нигезендә 10 елга кадәр утыртырга мөмкиннәр.

@azatliqradiosi
👎7👍4🤬1🙏1
Рим папасы Газзә сызыгындагы сугышны кичекмәстән туктатырга чакырды.

Рим католик чиркәве папасы Франциск быел 31 мартта католиклар тарафыннан билгеләп үтелә торган Олы көн — Пасха уңаеннан үзенең "Илгә һәм дөньяга" (Urbi et Orbi) традицион вәгазендә Газзәне дә искә алды. Рим католик чиркәве башлыгы фәләстиннәргә "һуманитар ярдәмне кичекмәстән кертергә, сугышны кичекмәстән туктатырга" чакырды. Франциск шулай ук "Хәмәс" 7 октябрьдә кулга алган Израил тотыкларын да азат итүне таләп итте.

Израилнең Газзәгә каршы башлаган сугышы аркасында һәлак булган фәләстиннәр саны 33 меңгә якынлаша. Аларның кимендә 12,3 меңләбе — балалар. Тагын 75,3 мең кеше яраланган.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 32,7 меңнән артып китте, аларның 12,3 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.


@azatliqradiosi
👍1🙏1
Татарстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Саба районыннан Руслан Дергунов һәлак булган.

Аны бу атнада гына Татарстанга алып кайтып күмделәр. Үзе исә сугышта алган яралардан узган елның 23 декабрендә үк Украинаның Харьков өлкәсендә вафат булган Сугышка ул мобилизация аркасында җибәрелгән була.

Шунысы да билгеле: хатыны Оксана Руслан вафат булганнан соң ике атна узгач — 5 гыйнварда үлә. Шул рәвешле Дергуновларның уллары Тимур ятим кала. Тимур — инвалид, хәзер аны әбисе Әлфинур тәрбияли.

Русланга 45 яшь булган.

Безнең хисапка күрә
, Татарстаннан бу сугышта кимендә 1365 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 12се — Саба районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 767нче көне.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤯3💔2😭2🤮1
🔥3🙏2❤1👍1