Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
❗️Гамәли семиотика институты галимнәре тавыш ярдәмендә урыс теленнән — татарчага, татар теленнән урысчага тәрҗемә итүче кушымта булдырган.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гамәли семиотика институты ясаган әлеге кушымтаны әлегә Android платформасында гына йөкләргә була. Институт мөдире Ринат Гыйлмуллин белдерүенчә, ай дәвамында iOS өчен дә кушымта ясалып бетәчәк.

Кушымтаны Google Play интернет-кибетеннән табып урнаштырырга мөмкин.

@azatliqradiosi
❤10🔥2👏1💘1
❗️"Крокус Сити Холл"дагы терактта һәлак булган балалар саны 6га җиткән.

Ул хакта Русиянең балалар омбудсмены Мария Львова-Белова хәбәр итте.

Шулай итеп 22 март кичендә "Крокус"ка булган һөҗүм нәтиҗәсендә һәлак булган кешеләр саны 145кә җиткән.

@azatliqradiosi
😭6🤔3😢2👍1💔1
Русия армиясенә Татарстан һәм Башкортстаннан 9 мең егет чакырылачак.

Моңа кадәр рәсмиләр язгы чакырылышта гаскәргә алынганнарны Украинадагы сугышка җибәрмәячәкләр диде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан #Татарстан

@azatliqradiosi
👎9🤬7
Казанда БРИКС җыенына кадәр Сөембикә манарасын төзекләндермәкчеләр.

Аның тышкы ягын төзекләндереп, кирпечләрен яңартмакчы булалар. Түрәләр әйтүенчә, манараның проблемлы урыннары билгеле, әмма аңа бүген берни янамый. Шулай да эчке ягында да, тышкы яклап та ныгыту эшләре башкарырга кирәк.

БРИКС җыены исә Казанда быел октябрьдә үтәчәк.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍2🤔2🥴2💘1
Украина хөкүмәте тышкы эшләр министрының беренче урынбасары, кырымтатар Эмине Джеппарны вазифасыннан җибәрде.

Быел февральдә Украина президенты Владимир Зеленский Джеппарны Венадагы халыкара оешмалар каршында даими вәкил итеп билгеләде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🥰4❤1✍1
Татарстанга пилотсыз очкычлар һөҗүмендә Башкортстаннан да бер студент җәрәхәтләнгән.

Шул ук вакытта оператив хезмәтләрдәге чыганакларына таянып "Baza" кичәге хәлләрдә барлыгы 9 илнең ватандашы җәрәхәтләнгән, алар барысы да "Алабуга-Политех" студентлары дип яза. Алар арасында Зимбабве, Руанда, Конго, Кения, Нигерия, Көньяк Судан, Шри-Ланка, Кыргызстан һәм Русия кешеләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3🤬3👎1🤪1
2022 елның мартыннан Русия мәхкәмәләренә гаскәрне "кимсетү" турында тугыз меңнән артык беркетмә кергән.

Шуларның 9086сы — район мәхкәмәләренә, 12се — хәрби мәхкәмәләргә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4
Татарстанга дроннар һөҗүме: халык социаль челтәрләрдә ни яза?

2 апрель иртәсендә Татарстанга — Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле беренче тапкыр — дроннар һөҗүм итте.

Азатлык сөйләшкән бер ханым (иминлек максатыннан исемен язмыйбыз) әйтүенчә, аның улы да шул тулай-торакта яшәгән. "Аларга бернинди зыян килмәде. Хәзер улымны Чаллыга алып килделәр, психологлар ярдәм күрсәтә", диде.

Гомумән "Алабуга-Политех" көллияте студентларын бернинди мәгълүмат таратмагыз дип кисәткәннәр.

Азатлык бу уңайдан социаль челтәрләргә күзәтү ясады: халык ни сөйли, куркамы, нинди сораулар бирә? Вакыйгага атап шигырь язучылар да бар.

Безнең сайтта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
🔥6👍2❤1✍1
Хокук яклаучылар: Әрмәнстанда русияләрне күзәтеп йөриләр

Әрмәнстанның Ереван һәм Гүмри шәһәрләрендә яшәүче русияләрне Русия хәрби киеменнән булган кешеләр күзәтеп йөри. Бу хакта әрмән хокук яклаучылары җиткерде, дип яза Азатлыкның әрмән хезмәте.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Әрмәнстанга күчеп килгән Русия активистлары еш кына үзләре яши торган йортлар янында шикле кешеләрне күрә диелә. Бу билгесез затларның кайберләре русияләрдән күршеләре турында сораша, дип сөйләгән Һелсинки сивил ассамблеясе вәкиле Артур Сакунц.

Русиядән Әрмәнстанга күчеп киткән журналист Ян Шенкман сүзләренчә, Русия тәртип саклау оешмалары хезмәткәрләре яшеренеп тә тормыйча сугышка каршы бөтен митингларда катнаша.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4👍3😁1
Дрон һөҗүменнән соң «Казакъ һава юллары» Актүбәдән Казанга очышларын туктаткан

QAZAQ AIR һава ширкәте 5 апрельдән Актүбәдән Казанга очышларны туктатып тора. Бу хакта ширкәт сайтында хәбәр ителә. Рейслар «иминлек саклау сәбәбе белән» туктатыла.

«Казакъ һава юллары» Татарстанга шушы бер генә рейс башкара иде. Астана һәм Алматы шәһәрләренә Казаннан «Ред Вингс» һава ширкәте оча.

▪️2 апрель иртәсендә «Алабуга» икътисад зонасына - ике, Түбән Камадагы ТАНЕКО заводына бер дрон төште. 14 кеше яраланды.

▪️Былтыр көз Мәскәү һава аланнары янында дрон һөҗүмнәреннән соң "Төркмәнстан һава юллары" Мәскәүгә очышларын туктатып, Казанга гына оча башлаган иде. Казан һава аланының җәйге тезмәсендә Ашхабадка атнасына өч рейс күренә.
😢5❤1👍1
Мәскәү хакимиятләре мөселманнарга Ураза гаетендә бәйрәм намазын өйдә кылырга куша

Шәһәрнең Милли сәясәт һәм төбәкара элемтәләр департаменты башлыгы Иван Петров перфектуаралар җитәкчеләренә хат җибәргән. Ул мөселманнарны 10 апрель көнне "бәйрәм үткәрүдә чикләүләр һәм үзенчәлекләр булуы" турында кисәтергә кушкан. Дин тотучы мөселманнарга Ураза бәйрәмендә бәйрәм намазын өйдә генә укырга киңәш ителә. Аеруча Үзәк Азиядән килгән мигрантларны бу хакта кисәтергә кушкан.

Мәчетләрдәге бәйрәм намазын онлайн да күрсәтәчәкләр ди Петров.

▪️"Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды. Хокук яклаучы Валентина Чупик теракттан соң Русиядәге мигрантларны кысрыклаулары турында 8,5 мең мөрәҗәгать килде дип белдерде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬10😁3🤮2❤1👍1😢1💊1
Терактта шикләнелүчеләрнең җәзаланганын бөтен дөнья күрде. Аңа кадәр ФСБ тоткын татар һәм башкортларны да газаплады

Дүшәмбе чыккан мәкаләне укырга уңайлы итеп әзерләдек.

ФСБ элек тә кешеләрне җәзалый, кыйный иде. Бары тик моны яшереп башкарды. Азатлык җәзалау аша узган татар, башкорт, кырымтатарларны искә ала. Алардан да, электр белән җәзалап, гаепне үз өстенә алуны таләп итәләр иде.

"Крокус Сити Холлдагы" теракттан соң куәт оешмалары вәкилләре эш ысулларын ачыктан-ачык күрсәтте.

Тулырак ➡️Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса ➡️монда басыгыз.
😢8🤬2👍1