Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.53K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Тукай бүләгенә намзәт-язучылар әлеге премиягә нинди иҗат өчен дәгъва кыла?

2024 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә 10 кеше һәм бер театр коллективы дәгъва кыла. Шуларның өчесе — язучылар. Бу — Рәфис Корбан, Ләис Зөлкарнәй һәм Борис Вайнер. 3 апрельдә Тукай музеенда әлеге язучылар белән очрашу узды. Фикер алышуда һәр намзәт турында фикердәшләре аларга бәя бирде. Зөлкарнәй һәм Корбан үз иҗаты белән шәхсән таныштырса, Борис Вайнер авырып китү сәбәпле очрашуга килмәгән иде.

— Безнең халык бирергә, югалтырга ярата. Башка халыкларга булган әйберебезне бирәбез. Без шәхесләребезне, Мәҗит Гафуриларны бирдек. Соңгы вакытта Әнгам Атнабаевны бирәбез. Без Дәрдмәндне, Шәехзадә Бабичны бирдек, озакламый Сәгыйть Рәмиевне бирергә торабыз. Күпләр: мин Ләисне белмим, иҗатын белеп бетермим, дияр. Ә менә Сәгыйть Рәмиевне туган авылында да белмиләр.

Бүгенге сәясәт, электән килгән сәясәт шулай иттереп алып барыла ки, шәхесләр оныттырыла, аларны актив пропагандалу юк. Кемдер пропаганда белән бара, кемдер диңгез, елга өстендә йомычка кебек һәрвакыт күзгә күренеп тора, ә кемнәрдер энҗе бөртекләре кебек су астында кала.

Шуны аңларга кирәк, Тукайның "Шүрәле"сен безнеке дип йөрибез, ярышлар-бәйгеләр үткәрәбез. "Шүрәле" безнеке түгел инде хәзер. Ул — казакъныкы. Казакълар аны акчага суктылар. Сөембикәне безнеке дип йөрибез, аны да акчага суктылар. Акчага сугу нәрсә дигән сүз? Ул безнеке дигән сүз. Безнең акчабыз юк, без суга алмадык. Безнең бренд булырга тиешле "Шүрәле" казакъларга китте.

Шуңа күрә Ләис бу дастаннары белән нәрсә әйтергә тели? Безнең шанлы-шаулы тарихыбыз бар, без аны күз карасыдай сакларга тиеш, ятларга бирергә тиеш түгел ди. Беркөнне ул ТВдә дә әйтте: кулымнан килсә, мин бу поэманы казакъчага, үзбәкчәгә тәрҗемә иттерер идем. Күрегез, бу — татарлар эзе, татарлар калдырган җирләр дип әйтергә телим ди”, дип сөйләде шагыйрь Ләбиб Лерон.

▪️Тукай бүләге намзәтләре белән очрашулар дәвам итәчәк. Татарстан мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, 11 апрельдә Салих Сәйдәшев музеенда музыка һәм театр сәнгате өлкәсендә Тукай бүләгенә дәгъва кылучылар белән очрашу узачак. Анда композиторлар Риф Гатауллин, Эльмир Низамов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова һәм "Әкият" курчак театрының "Әлфия" спектаклендә уйнаучылар катнашачак.
▪️12 апрельдә исә "Хәзинә" сәнгать галереясендә рәссамнар Кадыйм Җәмитов, Рабис Сәлахов, фоторәссамнар Рамил Галиев һәм Евгений Канаев катнашуы көтелә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8✍1💘1
Хәерле җомга иртәләре, дуслар! Азатлык эшен дәвам иттерә һәм әлегә соңгы яңалыклар белән таныштыра.

🔸Кичә кич Мурмански өлкәсенең губернатора пычак кададылар. Ул хастаханәдә, операция кичергән. Хәле авыр, эчке әгъзәларына зыян килгән диелә.

🔸Ростов өлкәсенең Морозов районна 40тан артык дрон бәреп төшерелде дип хисап ясады Ростов өлкәсенең хакимияте. Һөҗүм аркасында электрстанциягә зыян салынган. Медиа Морозов районында һава аланы бар, һәдәф буларак аңа һөҗүм ителгән дип яза. Сарытау, Краснодар хакимиятләре дә дроннарның һөҗүме булды, алар барысы да бәреп төшерелде дип хисап тотты.

🔸 Украинага да Русия һөҗүм итте. Харьковта шартлаулар булган, метро электр утсыз калган. Украина гаскәрләре мәгълүматына караганда, Одесса, Днепропетровск, Запорожье өлкәләрендә унөч дрон бәреп төшерелгән.

🔸МАГАТЭ башлыгы Запорожьедагы АЭСка куркыныч яный дип кисәтте.

🔸The New York Times язуынча, июль аенда НАТОның саммитына Украинаны НАТОга алмаячаклар. Моңа АКШ белән Германия каршы дип яза медиа. Әгъзалык урынына НАТОга керү өчен Украинага аерым план тәкъдим итәчәкләр.

🔸Япония Русиягә сатарга рөхсәт ителмәгән тауарлар исемленген киңәйткән. Исемлектә, мәсәлән, газ торбалары, автомобильләр өчен мотор майлары, термостат, фото җиһазлары, агач эшкәртү станоклары һәм башкалар бар.

🔸Башкортстанда Украина сугышында катнашучыларны автотранспорт салымыннан азат итәчәкләр. 2024 ел өчен салым түләмәү республика бюджетына 100 млн сум акча керми кала дигән сүз.

🔸Татарстанның унлап районында су басу күренеше күзәтелә. Язгы ташу аркасында Бөгелмәдә суга егылып 10 яшьлек бала һәлак булган.

Менә шундый хәлләр… Безне укып баруыгыз өчен рәхмәт, безнең хакта башкаларга да сөйләгез. Безне укырга ярый һәм кирәк тә, монда башкалар язмаган хәбәрләр.
👍7❤2✍1😁1💘1
Казан һава аланы шартлаткычларны ике секундта ачыклый алучы җиһазлар сатып алачак

Казан һава аланы шартлаткыч маддәләрнең парларын һәм эзләрен ачыклау өчен өч миллион сумга ике детектор сатып алачак. Җиһазларны кул йөген һәм багажларны тикшергәндә кулланачаклар. Алар гексоген, нитроглицерин, кара дары, тетрил һәм башка шартлаткыч маддәләрне танырга, ике секунд эчендә ачыкларга тиеш.

Бер ел элек Казан "Метроэлектротранс" оешмасы да шундый ук җиһазларга заказ биргән иде. Транспорт иминлеге өчен оешма шундый биш детектор алды.

Бу детекторлар андый-мондый хәлләрдән саклап кала аламы? Хәбәрне 👉 VPNсыз ачып укып була.
😁5🔥1🤔1🙏1
Сәясәтче Илья Яшинны 10 тәүлеккә ШИЗОга япканнар.

Сәбәбе - ул иртәнге аш вакытында өске киеменен салган. Бу хакта аның адвокаты Михаил Бирюков әйтә.

Аның сүзләренә күрә, 3 апрель Яшин әнисе белән очрашкан. Шуннан соң аны дисциплинаны тикшерә торган комиссиягә алып киткәннәр. Комиссия ШИЗОга утырту карарын чыгарган. Аңа кадәр Яшин утырган колониягә өлкәнең ФСИН башлыгы килгән булган.

Илья Яшин Азатлык журналисты Алсу Кормашевага теләктәшлек белдергән иде.

"Бүген мин журналист Алсу Кормашевага теләктәшлек белдерәм. Аны үзен (!) ят агентлар реестрына кертүне сорап Минюстка мөрәҗәгать итмәгәне өчен тикшерү изоляторына утырттылар. Әлеге җинаять эше Путин үлчәме белән караганда да чиктән ашкан, чын сафсата", дип язган иде Яшин.
🤬7🙏2❤1👍1
Амур өлкәсендәге мәгъдәнлектә һәлак булган 13 таучы истәлегенә Башкортстанда һәйкәл ачылачак

Хакимиятләр һәйкәлне Сибайда урнаштырачак. Һәлак булган эшчеләрнең дүртесе шушы шәһәрдән.

Мәгъдәнлектә коткару эшләре 1 апрельдә тәмамланды. Коткару эшләре тау токымнары кабат ишелү һәм коткаручыларга зыян килү куркынычы сәбәпле туктады. Яңа борауланган тишекләрдән күренгәнчә, эшчеләр була алган урын тау калдыклары һәм су белән тулган.

Хакимият һәлак булучыларның туганнарына ниләр вәгьдә итте?

Хәбәр 👉 монда. Ачылмаса, 👉 монда басыгыз!
🙏2🤡2🤬1💔1
Тукай бүләгенә быелгы намзәтләрне беләсезме?

Аларга ни өчен бу мәртәбәле премия бирелә ала дисәгез, менә аңлатабыз. Рафис Корбан совет чоры шәхесләре — Муса Җәлил һәм шымчы Исхак Әхмәровка багышланган романнары өчен дәүләт бүләге алмакчы. Ләис Зөлкарнәй — Алтын Урданы данлый, Борис Вайнер — Тукай бүләгенә бар Русия укучыларын татар әдәбияты һәм фольклоры белән таныштырганы өчен дәгъва кыла.

Казанның Тукай музеенда намзәтләр белән очрашу булды, кеше күп иде. Тамашачылар намзәтләргә үз сорауларын да бирә ала иде. Ничек булды ул очрашу? Ул да бит озак еллар буена бер гадәткә керде.

"Тукай музее залы халык белән тулы иде. Беренче рәттә каләм әһелләре, әдәбият белгечләре, зыялылар утырса, арткы рәтләрдә чакырып китерелгән студентларга урын бирелде. Очрашуда Вайнер турында урысча чыгышлар башлангач залдан халыкның бер өлеше чыгып китте"...

Материалның каймагы безнең "карточка"ларда.
🔥3🤓3❤1✍1👍1🤡1
Башкортстан Югары мәхкәмәсе Ольга Комлеваны сак астында калдырды

RusNews журналисты һәм активисты Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар. 28 мартта мәхкәмә аны ике айга сак астына алды. Аны "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Коорупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле җинаять эше турында сүз бара. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

Кулга алуны Комлева белән аның адвокатлары шикаять итте. Бүген мәхкәмә утырышы булды. Башкортстан Югары мәхкәмәсе сак астына алуга каршы шикаятьне кире каккан.

Ольга Комлева тикшерү изоляторында калдырылды.

👉
Хәбәр ачылмаса, бу 👉сылтамадан файдаланыгыз.
🤬2🙏1
Җомга уңаеннан "Азатлык сүзлеге"ннән сүз тәкъдим итәбез.

Бүген һәлакәт сүзенә күз салыйк. Татар аңлатмалы сүзлеге аның 4 төрле мәгънә төсмерен бирә. Төп мәгънәләрен аңлаттык.

#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍3✍1❤1🔥1💘1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Татарстан артистлары фетнәчел Луһанскида чыгыш ясаган Татарстан мәдәният министрлыгы делегациясе эш сәфәре белән фетнәчел Луһанскига килгән. Республиканың мәдәният министрлыгы аннексияләнгән төбәккә "Әкият" курчак театры артистларын һәм Татарстан дәүләт җыр…
Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Төньяк Кореядәге фестивальдә чыгыш ясаячак

Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле "Апрель язы" дигән дуслык фестивалендә катнашу өчен Төньяк Кореягә барачак. Бу чара 11-25 апрельдә Пһеньянда үтәчәк.

"Безнең өчен Төньяк Корея халкын җыр һәм бию сәнгате аша татарларның мәдәнияте һәм традицияләре белән таныштыру зур мәртәбә һәм җаваплылык. Бу фестиваль ярдәмендә Төньяк Корея халкы белән иҗади ңлемтәләребез ныгыр, аларның бай һәм күпкырлы мәдәнияте турында күбрәк белә алырбыз дип өметләнәбез", дип белдергән ансамбль мөдире Юрий Жуков.

Былтыр Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле Русия баскынлыгындагы Луһански "халык республикасы" шәһәрләрендә гастрольләрдә булып кайткан иде. Ансамбль монда яшәүчеләр өчен махсус "Без бергә" дигән тамаша күрсәтте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡8🤣7🗿2👍1
Украинадагы сугышта Русиянең кимендә 50 меңнән артык хәрбие һәлак булган

Аларның исемнәрен ачык чыганаклар аша ВВС белән "Медиазона" журналистлары һәм волонтёрлар ачыклаган. . Тикшеренүчеләр бәяләмәсенә күрә, һәлак булучыларның саны ике тапкыр күбрәк булырга мөмкин.

Югалтуларның 18 проценты - тоткыннар, 13 проценты - ихтыярилар, 12 проценты - мобилизацияләнгәннәр диелә. Калганнары турында төгәл мәгълүмат юк, әмма үлгәннәрнең 70ләп проценты сугышка кадәр гади тормыш белән яшәгән дип фаразларга мөмкин.

▪️Азатлык хисабына күрә, бүгенге көнгә Путин режимы башлаган бу сугышта Татарстаннан кимендә 1415, Башкортстаннан кимендә 1814 кеше һәлак булган.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍4🎉4🙏1💔1😭1
Язгы ташу: иң авыр вазгыять Идел буе төбәкләрендә

Хәзерге вакытта Идел буе төбәкләрендә яшәгән 180 кешене вакытлыча яшәү урыннарына урнаштырганнар, туганнарына күченүчеләр дә бар. Язгы ташу май ахырында гына бетәр дип фаразлана.

Бүген, 5 апрельдә Башкортстанның Краснокама районында "Дүртөйле-Нефтекама" машина юлында Күпербаш авылы янындагы Кәлтәй елгасы аша салынган күпер ябылган. Нефтекамага Калтасы һәм Яңавыл районнары аша гына барып була. Уфадан автобуслар да йөрүдән туктатылган.

Калтасы районында да "Уфа-Бөре-Янаул" машина юлында Исәнбәй елгасы аша салынган күперне япканнар.

Башкортстанда машина юлларында барлыгы биш урынны һәм сигез күперне су баскан.

Чаллыда исә "Притяжение" торак комплексында яшәүчеләр кичә, 4 апрельдән бирле бик көчле су басу белән көрәшә. Чаллы мэры Наил Мәһдиев "мондый хәлне беренче тапкыр күрәм", дип әйтте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢4🙏2🐳2
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин Украинага һәм "имансыз Көнбатыш"ка каршы сугышны ничек пропагандалый

Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең рәисе, 34 яшендәге мөфти Айнур Биргалин Русиянең Украинага каршы сугышын актив рәвештә хуплап килә. Ул мобилизация үткәрүне яклый, хакимиятне хуплаучы митингларда, төбәк телевидениесендә һәм федераль телеканалларда чыгыш ясый, Европа, Америка һәм НАТОны — "мөнафикъ", "Русия һәм дин дошманнары" дип, ә Украина хакимиятләрен "фашистлар" дип атый.

Азатлык Радиосының Татар-Башкорт хезмәте иң яшь мөфтинең биографиясен, аның Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте белән җитәкчелек итүе тарихын өйрәнде һәм Биргалинның сугышчан вәгазьләрен ничек бәяләүләре турында белгечләрдән сораштырды.

Тулырак безнең сайтта укыгыз.
👉Төп сайт
👉Көзге сылтама.
💩10🤮6👍2🤬2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 6 апрель, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Оренбург өлкәсенең Орски шәһәрендә дамба җимерелгән. Җаек елгасының сул ярындагы Иске шәһәр районы кешеләрен эвакуациялиләр. 600 йорт су астында калган, мэрия бөтен шәхси йортлар су астында калачак дип кисәтә.

🔸Русия һөҗүме нәтиҗәсендә Харьковта 6 кеше һәлак булган, 11 кеше яраланган. Мэр Игорь Терехов шәһәргә дроннар төште дип белдерде. 9 торак йорт, өч тулай торак, башка биналар, АЗС һәм 10 машинага зыян килгән.

🔸Русия саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Белгород күгендә RM-70 Vampir системының 10 реактив снаряды бәреп төшерелгән. Зыян күрүчеләр юк диелә.

Азатлык сугыш барган вакытта низаг тарафлары биргән мәгълүматны бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸Русия спорт министры Олег Матыцин Париждагы Олимпиадада катнашырга җыенучы спортчыларга хөрмәт белән карарга чакырды. Аның фикеренчә, нейтраль статуста чыгыш ясау турында һәр спортчы үзе хәл итәргә тиеш, аларны гаепләү риторикасына юл кую ярамый.

🔸"Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең 3 мең элекке сугышчысы "Ахмат" махсус отрядына керәчәк дип белдерде Чечня башлыгы Рамзан Кадыров.

🔸Төркия Таҗикстан ватандашларына визасыз илгә керә алу мөмкинлеген бетерде. Фәрманны президенты Рәҗәп Эрдоган имзалаган.
👍2✍1