Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 апрель, сугышның 776нчы көне.

🔸Узган төндә Русия хәрбиләре Украинаның Николаев, Одесса, Херсон, Днепропетровски, Полтава, Винница һәм Львов өлкәләренә Shahed дроннары белән һөҗүм иткән. Украин һава көчләре барлыгы 20ләп дронны бәреп төшерүен хәбәр итә. Одесса өлкәсендә һөҗүмнәр "критик инфраструктурага" ясалган, нәтиҗәдә, электр линиясе өзелгән диелә.

🔸Русия саклану министрлыгы үз чиратында узган төндә украин ягыннан җибәрелгән барлык дроннар һәм ракетларның юк ителүе турында хисап тотты. Белгород һәм Воронеж өлкәләрендә икешәр дрон бәреп төшерелгән, ә Кырым ярлары буенда корабларга каршы "Нептун" ракеты юк ителгән. Килгән зыян турында берни әйтелми.

🔸Русия Тикшерү комитеты Рус теле институты хезмәткәрләренә "канунсыз миграция оештыру" турында эш ачкан. Биш хезмәткәр тоткарланган, алар мигрантларга рус телен белү турында ялган сертификат бирүдә шикләнелә. Бу документ мигрантларга Русиядә яшәүгә рөхсәт алу өчен кирәк. Тикшерү комитеты фикеренчә, чит ил кешеләренең күпчелеге "чынлыкта тиешле белемгә ия булмаган".

🔸Смоленски өлкәсендә күпер җимерелү сәбәпле, Русиядән Беларуска поездларның бер өлеше уратып җибәреләчәк. "Карлыгач" поезды юлчыларына юлның бер өлешен узар өчен автобусларга күчеп утырырга туры киләчәк. Җирле хакимият хәбәр итүенчә, җимерелгән күперне торгызуның мәгънәсе юк, яңасын төзергә кирәк булачак.

🔸Русия хакимиятләре Патриотик тәрбия министрлыгын булдырмакчы. "Ведомости" басмасы язуынча, бу яңа министрлык Мәгариф министрлыгын үзгәртеп кору нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин. 

Соңгы хәбәргә бераздан тулырак итеп тукталырбыз. Безнең башка хәбәрләрне, язмаларны сайтта таба аласыз, ачылмаса монда басыгыз. Без сезгә башкалар язарга кыймаган әйберләр турында сөйләргә тырышабыз.
Көн язмасы: "Юл да юк, тәртип тә юк". Татарстан һәм Башкортстан су басуга каршы ничек көрәшә

Русия төбәкләрендә язгы ташу бу көннәрдә төп тема булып кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иң авыр вазгыять Оренбур өлкәсендә дип хәбәр итә. Орски шәһәрендә 2 меңнән артык кеше эвакуацияләнгән. Аңа чиктәш Казакъстанда да көчле су басулар дәвам итә.

Язгы ташу Татарстан белән Башкортстанга да килеп җитте. Кайсы районнарда вазгыять аеруча катлаулы? Хакимиятләр үз вазифаларын тиешле дәрәҗәдә башкарамы? Бу хакта Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама

#Татарстан
#Башкортстан

@azatliqradiosi
🐳1💔1
Русиядә бер көн эчендә дәүләткә хыянәт турында ике җинаять эше ачылган

Кичә Русиядә дәүләткә хыянәт турында ике җинаять эше ачылган. Бу хакта The Insider басмасы хәбәр итә.

Беренче очракта Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) Түбән Новгород өлкәсе Дзержински шәһәрендә яшәүчене тоткарлаган. Аның исеме әйтелми. ФСБ мәгълүматынча, ул хәрби техниканы Украинага чыгару ысуллары һәм маршрутлары турындагы мәгълүматны "чит илләрнең махсус хезмәтләренә тапшырган".

Шикләнелүче Русия иминлегенә каршы эшләүче оешмалар белән хезмәттәшлек иткән диелә. ФСБ чыгарган тоткарлау видеосыннан күренгәнчә, аның әйберләре арасында янәсе дәфтәргә кулдан язылган АКШ гимны да табылган.

Шулай ук кичә ФСБ Волгоградта яшәүче 42 яшьлек ирне тоткарлавы турында хисап бирде. Тикшерү фаразынча, ул Украинага китеп, Украина кораллы көчләренә кушылырга теләгән. Махсус хезмәт чыгарган видеодан күренгәнчә, ирне юлчылар ташый торган поезд тамбурында тоткарлыйлар.

▪️Хокук яклаучылар соңгы вакытта Русиядә дәүләткә хыянәт һәм шымчылык турындагы җинаять эшләренең саны кисәк артуын әйтеп килә.

@azatliqradiosi
🤡2
Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз рәвештә ике елдан артык тикшерү изоляторында утыртканнар

Башкортстанның мәхкәмә системындагы бу җәнҗал Русия күләменә чыгарга мөмкин, дип яза Mkset.

Басмага килеп эләккән документлардан күренгәнчә, 2022 елда наркотик саклау һәм таратуда шикләнеп, Уфада 15 яшьлек малайны тоткарлаганнар.

Русия кануннарына ярашлы, кешене бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый. Тик бу эшне тикшереп алга таба мәхкәмәгә тапшырган прокурор да, тикшерүче дә моңа карап тормаган.

Бу хәл турында тулырак итеп безнең сайтта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7🌚1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Медиа: КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдинов тоткарланган Бу хакта бер-берсенә бәйле булмаган 3 чыганакка сылтанып, "Гроза" яза. Беренчел мәгълүматка күрә, Хәйретдиновны хәрәмләшүдә шикләнеп кулга алганнар диелә. Башка чыганакларда…
КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире тоткарлануы уңаеннан өстәмә мәгълүмат

Казанда акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнеп Казан федераль университетының (КФУ) Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире һәм "Казан Кирмәне" музей-тыюлыгының элекке җитәкчесе Рамил Хәйретдиновны тоткарлаганнар.

Бу хакта бүген чыганакларына сылтама белән Татарстандагы "Реальное время" басмасы яза.

Җинаять эшен әле 28 мартта ук, Җинаять кодексының 159 маддәсе (зур күләмдә хәрәмләшү) һәм 286 маддәсе (авыр нәтиҗәләргә китергән вазифаи вәкаләтләрне арттыру) нигезендә ачкан булганнар диелә.

Тикшерү фаразынча, 2022-2023 елларда ул институт хезмәткәрләренә "Восточный разряд" һәм "Клио плюс" фәнни-тикшеренү лабораторияләре белән килешүләр төзеттергән, әмма бу эшләр башкарылмаган. Бер миллион сумнан артык акча белән бәйле эшләр турында сүз бара, җинаять эшендә яңа эпизодлар барлыкка килсә, аның күләме артырга мөмкин диелә.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе карары белән Рамил Хәйретдиновны май ахырына кадәр кулга алганнар.

▪️Рамил Хәйретдиновка 59 яшь. Ул 1964 елда Буа районының Черки-Килдураз авылында, укытучылар гаиләсендә туган.

#Татарстан
@azatliqradiosi
"РамаZан күчтәнәче". Татарстан мөфтияте сугышка җибәрәсе һуманитар ярдәмен изге Рамазан аена бәйләмәкче

Татарстанда Украинадагы сугышка мобилизацияләнгән хәрбиләргә ярдәм җыю өчен "РамаZан күчтәнәче" дигән чара уза. Аны Татарстан мөселманнары диния нәзарәте оештыра, бу хакта нәзарәт сайтында хәбәр ителә.

Һуманитар йөкне сугыш кырына изге Рамазан ае тәмамлангач илтмәкче булалар. Акчаларны "Зәкәт" хәйрия фонды җыя.

▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаган беренче көннәрдән үк Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең "Зәкәт" хәйрия фонды хәрбиләр өчен кирәк-ярак җыя.

▪️Шул ук вакытта фонд сайтында хәрбиләргә ярдәм турында сүз юк. Монда "Зәкәт"нең иң яклаучысыз калган катламга ярдәм итүе генә әйтелә.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤮21💩4👍2❤1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3282 кеше һәлак булган

27 мартта кимендә 3118 кеше дип хәбәр иткән идек. Соңгы 2 атнада исемлеккә тагын 164 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 76 кеше, Башкортстаннан — 88 кеше.

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1441 кеше, Башкортстаннан кимендә 1841 кеше үлгән.

Бүген 9 апрель, сугышның 776нчы көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢3❤1🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Көн язмасы: "Юл да юк, тәртип тә юк". Татарстан һәм Башкортстан су басуга каршы ничек көрәшә Русия төбәкләрендә язгы ташу бу көннәрдә төп тема булып кала. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы иң авыр вазгыять Оренбур өлкәсендә дип хәбәр итә. Орски шәһәрендә 2…
Казан су баскан Оренбур халкына ярдәмгә эчә торган су җибәргән

Казан Оренбурда яшәүчеләр өчен эчә торган су төялгән өч фура җибәргән. Казан мэры Илсур Метшин Оренбур мэры Сергей Салмин белән телефоннан сөйләшкәннән соң шундый ярдәм бирергә кушкан. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.

"Оренбур өлкәсендә вазгыять авыр. Без читтә кала алмыйбыз. Кешеләргә ярдәм кирәк. Мэр буларак зыян килгән шәһәр башлыкларының үзләрендә яшәүчеләр өчен ни дәрәҗәдә җаваплы булуын аңлыйм мин. Оренбур өлкәсендә яшәүчеләргә тагын ничек булышып булачагын хәл итәрбез", дигән Метшин.


Казан хакимиятләре Оренбурга җибәрү өчен бишәр литрлы 9,5 мең шешә су сатып алган.

▪️Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә бу көннәрдә иң катлаулы вазгыять. Язгы ташу аркасында Орскида Җаек елгасын тотып торучы дамба җимерелде. Шәһәрнең берничә районын эвакуацияләделәр.

#Татарстан
@azatliqradiosi
❤4🐳2
Медиа: Русиядә патриотик тәрбия өчен җаваплы яңа министрлык кормакчылар

Русиядә яшьләр сәясәте һәм патриотик тәрбия өчен җаваплы яңа министрлык барлыкка килергә мөмкин. Бу хакта президент хакимиятенә якын дүрт чыганагына сылтама белән "Ведомости" яза.

Бу фикер — федераль хакимият оешмаларын үзгәртеп кору алдыннан булган бәхәсләрнең бер өлеше генә, дип белдергән басма чыганаклары.

Бер чыганак әйтүенчә, аны Росмолодежь нигезендә, оешмага мәгариф министрлыгының балаларга патриотик тәрбия бирү функцияләренең бер өлешен күчереп төзергә мөмкиннәр.

Русия мәгариф һәм фән министрлыгы белән мәгариф министрлыгын бер оешмага берләштерү фикере дә бар, дип әйткән дүрт чыганак та.

Яңа министрлык Путин инаугурациясеннән соң (7 май) төзелергә мөмкин, диелә.

@azatliqradiosi
🤮6🤡3👍1🌚1
Бүген, 9 апрельдә Кремльдә Русия президенты Владимир Путин белән Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров очрашты.

"Минем көз көне вәкаләтләремнең вакыты чыга, - диде Хәбиров Путинга, - шуңа әгәр ышанычыгыз булса, бу эшне дәвам итү турында сездән сорыйсым килгән иде. Булган ниятләрне тормышка ашырырга, республиканы үстерү тизлеген тәэмин итәргә тырышыр идем. Әмма, әлбәттә, сезнең карарыгыз һәм сезнең ышанычыгызга карап эш итәчәкмен".

Моңа җавап итеп Русия президенты: "Тулаем алганда бар да килеп чыга, ниятләр дә күп, нәтиҗәләр дә яхшы. Шуңа сезне хуплау өчен үзем ягыннан барысын да эшләрмен, тик әлбәттә кешеләр үзләре сайлаячак. Аеруча бу чорда кешеләр белән турыдан-туры эшләргә, ешрак һәм күбрәк очрашырга, тыңларга кирәк, чөнки эш бүлмәләреннән торып кына барысын да күреп тә, ишетеп тә булмый бит", диде.

Моңа кадәр Владимир Путиннан берничә тапкыр Хәбировны вазифасыннан җибәрүне сораганнар иде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤡6💩5👍2🤮2
Уфаның Октябрь районы мәхкәмәсе «Баймак эше» нигезендә 8 февральдә кулга алынган экоактивист Юлай Әюповны сак астында калдыруны 17 июньгә кадәр озайткан.

Бу хакта аның адвокаты Михаил Лаврентьевка сылтама белән “ОВД-Инфо” яза.

Ике бала әтисе Юлай Әюповка Баймакта киңкүләм тәртипсезлектә катнашуда гаепләү белдерелгән иде.

▪️17 гыйнварда "Башкорт" оешмасының элекке җитәкчесе, Куштауны яклаган активист Фаил Алсыновны яклап чыгучыларга җинаять эшләре ачылды. Әлеге вакытта 80 кеше тоткарланган.

@azatliqradiosi
🙏2👍1🤬1
⚡️Башкортстанның Югары мәхкәмәсе активист Лилия Чанышеваны 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды.

2023 елда Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Баш прокуратура активистка карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады һәм эшне кире карауны таләп итте.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬7😱4💔3👍1💩1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Башкортстанның Югары мәхкәмәсе активист Лилия Чанышеваны 9,5 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. 2023 елда Чанышева 7,5 елга колониягә хөкем ителде. Баш прокуратура активистка карата чыгарылган хөкем карарын "йомшак" дип санады һәм эшне кире карауны…
Бүген шулай ук Башкортстан Югары мәхкәмәсе авыру активист Рөстәм Мөлеков эшен дә карады.

Мәхкәмә активистка элек чыгарылган карарны үзгәрешсез калдырды. Мөлеков "Экстремистик оешмада катнашу"да гаепләнеп 2,5 елга хөкем ителгән иде.

Элегрәк Мөлеков утырган Пермь краеның 29нчы төзәтү колониясе сәламәтлеге начар булу сәбәпле, активистны җәзадан азат итүне сорап мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте, әмма мәхкәмә аны азат итүдән баш тартты.

Рөстәм Мөлеков - I төркем инвалид, атнасына өч тапкыр аңа гемодиализ процедурасын узарга кирәк.

@azatliqradiosi
🤬2🙏2👍1
Узган елгы нәтиҗәләргә караганда, Татарстан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең 57 процентына туган телләрдә белем бирелгән.

Татарстанда барлыгы 1945 балалар бакчасы бар. Шуларның 729ында татар телендә белем бирәләр, аларга 28 мең татар баласы йөри. Моннан тыш 665 урыс-татар бакчасында 14 мең татар төркеме эшли, аларда 25,3 мең бала тәрбияләнә.

Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
Ураза гаете (1972)
Азатлык архивы
🌙Бүген Рамазан уразасының соңгы көне иде

Иртәгә бар дөнья мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм итәчәк.

Татарстан һәм Башкортстан мәчетләрендә дә бәйрәм намазлары укылачак.

Хәзер Гариф Солтан архивыннан Ураза гаете турындагы тапшыруны тыңларга чакырабыз.

@azatliqradiosi
❤13👍4🔥2👎1
Бүген бөтен мөселман өммәте Ураза гаетен бәйрәм итә.

Башкортстан һәм Татарстанда гает намазлары тәмамланды. Мәскәүдә дә мөселманнар мәчетләргә җыелды. Аларны тимер коймалар аша, полиция тикшереп кертте.

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин үз вәгазендә риба, кредитларның харам булуы, ислам банкингы хезмәтләренннән файдаланырга кирәклеге турында сөйләде.

Шулай ук сугыш темасына да кагылды.

"Русия дошманнарына безнең байлык кына түгел, безнең рух та кирәк, шуңа күрә безнең бер генә юл бар - җиңү! Солдатлар махсус хәрби операциядә җир өчен генә түгел, рухи кыйммәтләребезне саклау өчен дә сугыша", диде ул.

Башка мөфтиләр вәгазьләре турында Азатлыкта алдагы хәбәрләрдә укырсыз.

Ураза гаете котлы булсын!
❤7👎2😨2🔥1
Мәскәү мәчетләренә гает намазына кешеләрне полиция тикшереп керткән

Mash телеграм каналы Мәскәү җәмигъ мәчетеннән видео чыгарды. Бик полиция җыелган, кешеләрне мәчеткә тимер коймалар аша тикшереп керткәннәр.

Элегрәк Мәскәү хакимиятләре мөселманнарга Ураза гаетендә бәйрәм намазын өйдә генә кылырга тәкъдим иткән иде.

▪️"Крокус Сити Холлда" теракттан соң аны башкаруда һәм оештыруда катнашуда шикләнелгән тугыз кеше сак астына алынды. Аларның күбесе Таҗикстан ватандашлары. Әлеге вакыйгадан соң мигрантларны контрольгә алу турында сөйләшүләр башланды.
😡5❤1🔥1😢1🤡1
Башкортстанда Ураза гаете алдыннан мәчет янган

10 апрельгә каршы төндә Бүздәк районы Иске Богады авылы мәчетендә ут чыккан. Бер катлы агач мәчет кара күмергә калган.

Аллаһ йорты 2008 елда салынган булган. Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин мәчет яңадан төзеләчәк дигән.

Янгын сәбәпләре тикшерелә. Зыян күрүчеләр юк.
😱6😢4🤪1
Татарстан кешесен Украина ягына күчәргә тырышуда гаепләп, тугыз елга хөкем иткәннәр

Минзәлә районында туган Вячеслав Кузнецовны Украина ягында сугышучы "Русия азатлыгы" легионына керергә омтылуы өчен дәүләткә хыянәт итмәкче булуда гаепләп 9 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

▪️Былтыр март аенда "Русия азатлыгы" легионы Русиядә террорчы оешма дип табылды. Хәрби төркем ак-зәңгәр-ак төсләрдәге байрак куллана, активистлар аны сугыш башланганнан соң "азат Русия" байрагы буларак тәкъдим иткән иде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🙏2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Чаллының Нур-Ислах мәчетенә гает намазаныа 1,5 меңләп кеше килгән.

Бу хакта Челны Онлайн телеграм каналы хәбәр итә.

Мөселманнар урамда да намаз кыла.

Видео: Рәфкать Вилданов, Челны Онлайн телеграм каналы.
❤22🤡1