Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Мәскәүнең Җәмигъ мәчетенә дистә мең мөселман Ураза гаетенә җыелган.

Бүген Мәскәүдә дүрт мәчет эшли. Алар шәһәрдә яшәүче мөселманнарны сыйдыра алмый. Аеруча бәйрәм һәм җомга көннәрендә халык урамда намаз укырга мәҗбүр.

Берничә урында яңа мәчет төзү турында сүзләр бара, ләкин алар һаман тормышка ашырыла алмый.

НТВ телеграм каналы видеосы.
👍15🤷‍♂2🔥2🤪1
Ураза гаете. "Нацизм куркынычы", "Җиңү кирәк", ЛГБТга каршы чыгу һәм Путин өчен дога кылу

Азатлык Русиянең төп мәчетләрендә алып барылган вәгазьләрне тыңлады, сезгә иң кызыклы урыннарны тәкъдим итәбез.

Бүген 10 апрельдә мөселман дөньясы Ураза гаетен бәйрәм итте. Русия һәм Татарстанның төп мәчетләрендә бәйрәм чаралары дини нотык тотудан башланды, бигрәк сәяси пропаганда чыгышларын хәтерләтте.

Алар Украина сугышын хуплады, Мәскәү Кирмәненең "традицион кыйммәтләр" пропагандасын алга сөрде һәм бердәмлеккә чакырды.

👉Тулырак безнең сайтта укыгыз. Әлеге сылтама VPN-сыз ачыла, имин.

👉Монысы Азатлыкның төп сайты.
🤮3🤯2💩2👍1🌚1
Оренбург өлкәсендә су баскан урыннардан 7700дән артык кеше чыгарылган

Хәзерге вакытта 13 меңгә якын торак йорт һәм 15 меңләп йорт яны кишәрлеге су астында кала бирә. Оренбурда Урал елгасының суы 996 сантиметрга җитте. Бу куркыныч дәрәҗәдән 66 сантиметрга күбрәк.

Оренбур өлкәсе хакимиятләре вазгыять 25 апрельдән дә иртәрәк төзәлмәс дип фаразлый.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.

@azatliqradiosi
😢2🐳2
Хәбиров Уфадагы "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерүгә керештек диде

"Изге Ураза бәйрәмендә без "Әр-Рәхим мәчетендәге эшләргә керештек. Мәчетнең торышын тикшерүгә күп вакыт китте. Аерым проблемнар бар, әмма иң мөһиме — корылмалары һәм гөмбәзләре сакланып калган. Шуңа монда эшне башларга мөмкин", дип язды ул.


Хәбиров сүзләренчә, быел төзелешкә 700 млн сум кертәчәкләр.

▪️Башкортстан башлыгы фикере үзгәргән. Соңгы елларда ул берничә тапкыр мәчетне төзергә акча юк дип искәрткән иде. Мәсәлән, берсендә "Әр-Рәхим" мәчете турында 2025 елга кадәр сорамаска кушты һәм Украинадагы сугышка китә торган "бик җитди чыгымнарыбыз булуын аңларга тиешбез", дип тә белдерде.

▪️"Әр-Рәхим" мәчете — Уфада иң озак төзелгән объектларның берсе, аны инде 16 ел буе төзеп бетерә алмыйлар. 2023 елның 13 мартында Уфада көчле җил аркасында аның бер гөмбәзе килеп төште.

Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
😁2🤓2👍1
Ураза гаете мизгелләре

Мөселман дөньясы Ураза гаетен билгели. Бу фотолар бүген Пакстанда (1), Косово (2), Украина (3) һәм Румыниядә (4) төшерелгән.

📷 Без исә Татарстан, Башкортстан һәм татар-башкортлар күпләп яшәгән башка урыннарда төшерелгән фотоларны бер галереяга тупладык.

Ул фотоларны 👉 монда карый аласыз, ачылмаса, 👉монда басыгыз.

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤5👎1
Аннексияләнгән Кырымда "Z" тамгалы баш киеме кигән иргә кисәтү ясаган кырымтатарны бер елга хөкем иткәннәр

Аннексияләнгән Кырымда Русиягә буйсынучы Киров районы мәхкәмәсе кырымтатар Диләвер Сәлимовны бер елга колония-яшәүлеккә хөкем иткән. Бу хакта "Кырым процессы" хәбәр итә.

Ягулык салу станциясендә эшләүче иргә "Z" тамгалы баш киемен салырга кушканга Сәлимовны "сәяси дошманлык аркасында үтерү белән янау"да гаепле дип тапканнар.

Хөкем карарын ябык тәртиптә игълан иткәннәр, бу исә мәхкәмә эшчәнлегенең халыкка җиткерү принципларына каршы килә.

"Хөкем карары игълан ителер алдыннан хөкемдар киңәшләшү бүлмәсендә 60 минут та тормады. Бу исә объектив, бөтен яклап өйрәнелгән карар чыгару өчен җитәрлек вакыт кебек күренми. Мәхкәмәдә караулар төгәлләнгәнче үк хөкемдарның әзер карары булган дигән фикер уята", дип искәртә хокук яклаучылар.

Прокурор Сәлимовны колония-яшәүлеккә 2,6 елга җибәрүне сораган булган.

Бу хәл турында тулырак итеп Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3👍2👎2🙏1
Пермьдәге "Мемориал"ның элекке җитәкчесе Роберт Латыйповны үзәк архивларын Русиядән чыгармакчы булган өчен читтән торып кулга алганнар

Пермьнең Ленин районы мәхкәмәсе "Мемориал"ның Пермьдәге бүлегенең элекке башлыгы Роберт Латыйповны "мәдәни кыйммәтләр контрабандасы" турындагы җинаять эше нигезендә читтән торып кулга алу карары чыгарган.

Бу хакта "Пермь Звезда" басмасы хәбәр итә.

Тикшерү фаразынча, Пермьнең Тарихи хәтер үзәгендә элек рәис булган Александр Чернышов һәм Пермьдәге "Мемориал"ның элекке башлыгы Роберт Латыйпов алдан сүз куешкан һәм Русиядән архив документларын Германиягә алып чыкмакчы булган. Бу документлар мәдәни һәм тарихи кыйммәткә ия диелә.

Латыйпов хәзерге вакытта чит илдә.

@azatliqradiosi
🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда балигъ булмаган баланы канунсыз рәвештә ике елдан артык тикшерү изоляторында утыртканнар Башкортстанның мәхкәмә системындагы бу җәнҗал Русия күләменә чыгарга мөмкин, дип яза Mkset. Басмага килеп эләккән документлардан күренгәнчә, 2022 елда…
Башкортстанда канунсыз рәвештә ике ел утырган үсмер журналистлар белән сөйләшкән

Канунсыз рәвештә ике ел буе утырган Уфа үсмере Mkset журналистлары белән сөйләшкән.

Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар тараткан өчен хөкем итүләре турында язган иде. Гаепләү белдерелгән вакытта аңа 15 яшь кенә булган.

Хөкем карарында әйтелгәнчә, малайны туган көне булып берничә генә көн узгач та тоткарлаганнар. Шулай итеп җинаять кылган вакытта аңа бөтенләй 14 яшь кенә булган, дип яза Mkset.

"Мин тикшерүчегә миңа 15 яшь дип баштан ук әйткән идем. Бернинди җавап булмады", дип белдергән ул журналистларга.

Басмага малайның адвокаты әйтүенчә, эш материалларын өйрәнгәч, хөкемдарда "чын истерика башланган".

▪️Русия кануннарына ярашлы, кешене җинаять маддәләре нигезендә бары тик 16 яше тулганнан соң гына җаваплылыкка тартырга ярый.

@azatliqradiosi
👍1😢1
Көн язмасы: Исламны өйрәнү кафедрасы, "татар" сүзеннән арыну һәм Тукай премиясе. Кем ул — Рамил Хәйретдинов?

Казан федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдиновның зур күләмдә хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп кулга алынуын хәбәр иткән идек.

Бүгенге язмада элегрәк аның тирәсендә булган җәнҗалларны искә төшереп китәргә булдык.

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥6🥴1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык сезне иртән кыскача яңалыклар белән таныштыра.

🔸Нальчикта террорга каршы операция узган. Таңда куәт оешмалары вәкилләре торак йортларга бәреп кергән, кешеләрдән сорау алган. Мондый операция вакытында ФСБның кешеләрнең машиналары белән кулланырга ярауадан алып тагын шактый вәкаләтләр бар.

🔸Украинага чираттагы һөҗүм булган. Дүрт төбәк, шул исәптән Киев ут астында калган. Корбаннар хакында мәгълүматлар юк.

🔸Русия саклану министрлыгы Курск, Тамбов, Белгород, Брянск, Липецк һәм Мордовиядә дроннар бәреп төшерелде дип әйтте. Барлыгы 12 дрон. Мордовия сугыш барган сызыктан мең чакрым ераклыкта урнашкан.

🔸Оренбурны су басу дәвам итә. Җаек елгасы 10 метр биеклеккә күтерелгән. Хакимиятләр кешеләрне эвакуацияләнергә кыстый.

🔸Казакъстанда язгы ташу аркасында эвакуацияләнгән кешеләрнең саны 100 меңнән арткан. 17 өлкәдә гадәттән тыш режимы дәвам итә. 70 торак су арасында калган.

🔸Германиянең Lufthansa авиакомпаниясе Иранның Тәһран шәһәренә очышларын туктаткан. Reuters язуынча, бу иминлек белән бәйле, Иран Израилне утка тота ала.

Әлегә шулар. Безне укып барыгыз, башкаларга да Азатлык турында сөйләгез.
❤1🔥1
Иркутск өлкәсенең Байкальск шәһәрендә 4 мең кеше җылысыз калган.

Сәбәбе - җылылык торбаларына атыш оештырылган. Моны кем башкарганы билгеле түгел. Торба янында полиция гильзалар тапкан.

Иркутск өлкәсенең губернаторы Игорь Кобзев моны хулиганлык дип атады. Җинаятьчеләрне эзлиләр.

4 мең кеше һәм алты мөһим социаль объект җылысыз торып калган.
Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайга килде

Ул Цзилинь провинциясендә. Бу Кытайның төньяк-көнчыгышындагы зур сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы төбәге. Анда машина төзелеше, нефть һәм химия тармаклары, фармацевтика, тукыма һәм азык-төлек сәнәгате, үсемлекчелек нык үскән.

Бу сәфәрдә җирле чараларны карау, провинция җитәкчелеге белән очрашу ниятләнә. Шулай ук Миңнеханов Цзилинь — Татарстан түгәрәк өстәлендә катнашачак. Татарстан Кытайдан транспорт чаралары, җиһазлар, химик продукция кайтарта. Республика исә Кытайга каучук, пластмасслар, ягулык, авыл хуҗалыгы тауарлары чыгара.

Тулырак 👉 монда. Ачылмаса, 👉 бу сылтамага басыгыз.

▪️Азатлык Кытайның Идел буена булган экспансиясе турында язып бара. Кытай Идел буе төбәкләренә астыртын рәвешле үтеп керергә тели.

▪️Кытайда уйгырларны эзәрлекләү һәм күзәтеп тору өчен йөзләрне таный торган камералар кулланалар. Моңарчы Азатлык Татарстанда йөзләрне танучы "Имин шәһәр" системы кертелгәндә Татарстан Мәскәү кушуы белән кытай тәҗрибәсен өйрәнгән, проектны тормышка ашыру өчен кытай ширкәтләрен җәлеп иткән, дип язган иде. Әйтик, бу эштә Hikvision ширкәте катнашкан.

▪️ Синҗан төбәгендә Кытай уйгыр, татар, казакъдарны эзерләклүне дәвам итә.
🤬4👍3
🔺Айгөл Лайон: "Безнең азат булып яшәргә хакыбыз бар"

Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул күләмле, әмма бик кызык. Азат милләтләр лигасына кергән халыклар бәйсезлек өчен көрәшләрен дәвам итә һәм башкортлар бу эштә актив хәрәкәт итә.

4-6 апрельдә Эстониянең Отепя шәһәрендә Азат милләтләр Лигасының беренче конгрессы узды. Биредә төрле халыкларның милли хәрәкәтләре катнашты. Барлыгы — 12 халык вәкиле. Делегатлар саны исә 28 кеше иде. Биредә татар һәм башкорт оешмалары вәкилләре дә, эрзя, бурятлар һәм башкалар булды. Бу җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон катнашты һәм берничә көн рәислек итте.

Айгөл — татар-башкорт дөньясында билгеле шәхес, ул соңгы ике елда Чит илләрдәге башкорт комитетында актив эшчәнлек алып бара. Без аның белән бу авыр һәм шул ук вакытта куркыныч эшкә ни өчен алынуы турында да, туганнары белән мөнәсәбәтләрне ничек саклануы хакында да сөйләштек. Ул Эстониянең Тышкы эшләр министрлыгындагы очрашуда да катнашкан, Баймактагы хәлләрне бәйнә-бәйнә аңлаткан.

— Эстония Баймак хәлләрен ишетеп белә, әмма әлеге дә баягы урыс телле либерал медиасы күзлеге аша гына ишеткән. Ә алар башка призма белән бирде бит ул хәлләрне. Урамга чыгарга мәҗбүр булган башкортларны сепаратистлар, радикаллар дип сөйләделәр. Халыкның зар елавын аяк астына таптап, башкорт агай һәм апаларына, яшьләргә "маргиналлар" дип мөһер салынды. Гаделсез һәм теманы төптән белмичә ясалган гамәл булды. Гомумән, бәйсезлек өчен көрәшкән активистларны, безне, мисал өчен, шулай ук маргиналлар, игътибарга лаек булмаган кешеләр дип мыскыл итеп күрсәтү, тәкъдим итү бара, безне йә күрмәмешкә салышалар, йә акылдан язган кешеләр кебек шәрехлиләр дидем.

Эстоннар үзләре кайчандыр Совет Берлегендә милли азчылык булган халык, алар да "олы агай" астында яшәп күпне күрде. Шуңа да безнең хәлләрне, тел мәсьәләләрен дә, үзебезнең җирдә үзебезчә яши алмавыбызны, хокуксыз тормыш итәргә мәҗбүр булганны аңлыйлар дип саныйм.

Башкорт активисты Айгөл Лайон шулай ук башкорт белән татарлар эстоннардан нәрсәгә өйрәнергә тиешлеге, чит илдә яшәп Русиягә кайтып йөрүче башкортлар турында да сөйләде.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
❤15👍4🤮2🙏1
"Дамба җимерелергә мөмкин"

Уфаның Октябрь районы Зинино авылында яшәүче Артур Ханов Башкортстан башлыгы Радий Хәбировка мөрәҗәгать язган.

— Дамба 50нче елларда җирле халык көче белән арбалы атлар һәм кешеләр үтеп йөри алсын өчен төзелгән. Соңрак буадан астарак Транссебер магистраленең тимер юлы салынган. Хәзерге вакытта кисәтүче юл билгеләре куелган булса да, бу дамбадан 25-30 тонна ташый торган зур йөк машиналары үтә. Шуңа күрә дамбада зур чокырлар барлыкка килде, аларга су тула. Дамбадан аска таба үтәли су ага, — ди ул.

Хат авторы әйтүенчә, дамба җимерелсен өчен бөтен шартлар да бар һәм дистәләгән мең шакмак метр су агып чыгарга, тимер юл күтәртмәсенә бәрергә, магистраль өчен коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Артур Ханов моңарчы мондый хатны Уфа мэрына да җибәрдем, тик аңа җавап булмады ди. Радий Хәбировтан җавап бармы?

Бу хакта 👉 моннан укыйсы. Бусы 👉 VPNсыз ачыла торган сылтама.
❤5👍2🙏2
Гадәттән тыш хәлләр булганда Казан метросының ун станциясе яшеренү өчен яраклы.

Шул ук вакытта "Әмәт" станциясе качу өчен яраксыз дип табылган, чөнки ул җир өстендә урнашкан.

Шәһәрдәге торак йортларда 5,4 мең идән астын тикшергәннәр. Шуларның 2,6 меңе яшеренергә яраклы булып чыккан. Шулай ук качу өчен 36 парковка да бар диелә.

Тулырак 👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤪3🤣1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда канунсыз рәвештә ике ел утырган үсмер журналистлар белән сөйләшкән Канунсыз рәвештә ике ел буе утырган Уфа үсмере Mkset журналистлары белән сөйләшкән. Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар…
Уфа юристы Виталий Буркин Русия баш прокуроры Игорь Краснов һәм тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин исеменә гариза язган.

Ул Уфада балигъ булмаган баланы канунсыз эзәрлекләүләре уңаеннан җинаять эше ачуны сорый.

"Башкортстан Югары мәхкәмәсенең җинаять эшләре мәхкәмә коллегиясе бары тик 2024 елның 3 апрелендә генә җинаять эзәрлекләвен туктату карары кабул иткән, аның гамәлләрендә җинаять табылмаган", дип яза гаризасында Буркин.

▪️Алданрак Азатлык җинаять җаваплылыгы бирелердәй яшькә җитмәгән булса да Уфадагы үсмерне наркотиклар тараткан өчен хөкем итүләре турында язган иде.

@azatliqradiosi
👍3🙏2
Русия мәктәпләрендә укучыларга тарих дәресендә Совет берлегендәге әләкләрне өйрәтергә тәкъдим итәләр.
 

Русия думасында яшьләргә әләкләүнең зыяны турында аңлату кирәк, бу җәмгыятьтә курку һәм шикләнүләр таралуга каршы көрәшергә булышачак дип саныйлар.

▪️Соңгы вакытта русияләрнең бер-берсе өстеннән әләк язу очраклары да ешайды.Кешеләр мәхкәмә каршына ешрак мессенджерларда сак эш итмичә язышкан сүзләре өчен баса.
 
Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatloqradiosi
👍4🤮4🤯1🌚1