Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3327 кеше һәлак булган
9 апрель көнне генә кимендә 3282 кеше дип хәбәр иткән идек. Өч көндә исемлеккә тагын 45 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 27 кеше, Башкортстаннан — 18 кеше.
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1468 кеше, Башкортстаннан кимендә 1859 кеше үлгән.
Бүген 12 апрель, сугышның 779нчы көне.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😭4🤯1
⚡️Русия Юстиция министрлыгы "ят агентлар" исемлегенә яңа исемнәр өстәде:
🔸Иван Асташин, хокук яклаучы, "Зона солидарности" проектына нигез салучы
🔸Илья Барабанов, BBCның урыс хезмәте журналисты
🔸Ася Казанцева, фән турында язучы журналист
🔸Николай Кузьмин, Псков шәһәре муниципаль депутаты
🔸Иван Филиппов, язучы, "Көнбатыш фронтта үзгәрешсез" Telegram-каналы авторы
🔸"ИНОАГЕНТ АВК" ширкәте

🤡4👍1
Төрмәдән хат. Алсу Кормашның хәлләре ничек?
Ике бала әнисе, Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның якыннары янына кайта алмавына 10 айдан артык вакыт узды. Шуның 5 аен ул начар шартларлы тикшерү изоляторында утыра. Шушы көннәрдә "Безнең гәҗит"тә аның хаты басылды. Ул төрмәдәге хәлләрне тасвирлаган.
— Алдымда "Безнең гәҗит"нең өченче саны. Якыннарым аны миңа ел башыннан яздыра башлады. 18 мартта минем монда ябылуыма биш ай була. Әле очы-кырые юк. Казанга олы яшьтәге әнием һәм инвалид энем янына кайтканыма 10 ай булды. 10 айның яртысын өйдән чыга алмыйча, ләкин якыннарым янында, аларга ярдәм итеп уздырдым.
18 октябрьдә акылга сыймаслык гаепләү белән төрмәгә яптылар, — дип язган хатында Алсу. — 2022 елның сентябрендә (ул айның төп хәбәрләрен исегезгә төшерегез) мин 30 елдан артык дус булган иптәш кызымның хәлләрен, иренең хәлен, исән-саулармы дип сорашканмын. Ул үзенең борчылулары белән бүлешкән. Менә шул язышу — минем төрмәдә утыруымның сәбәбе.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, VPN-сыз ачыла.

Азатлык Радиосы
Төрмәдән хат. Алсу Кормашның хәлләре ничек?
Ике бала әнисе, Азатлык журналисты Алсу Кормашеваның якыннары янына кайта алмавына 10 айдан артык вакыт узды. Шуның 5 аен ул начар шартлы тикшерү изоляторында утыра. Шушы көннәрдә "Безнең гәҗит"тә аның хаты басылды. Анда ул төрмәдәге хәлләрне тасвирлаган.
😢11🥰2
Әлеге сәгатькә кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸АКШ финанс министрлыгы Русиядән алюминий, бакыр һәм никель кертүне тыйды. Биржаларга әлеге тимерләр белән сату итү тыела. Британия мондый чикләүне 2023 елда керткән иде, ул сәүдә мәйданнарына кагылышлы санкциягә кушылды.
🔸Русиянең АКШтагы илчесе Анатолий Антонов яңа санкцияләр дөнья базарлары эшен дисбаланска китерә, Киевка Мәскәү белән сөйләшүләргә ризалашмаска дигән сигнал бирә дип саный.
🔸Оренбургта узган тәүлектә тагын 1,8 мең утар һәм 800 йорт су астында калган. Барлыгы 8 мең утар һәм 3 мең йортка су кергән. Су 11,80 метрга җиткән.
🔸Халыкара валюта фонды гамәлдәге мөдир Кристалина Георгиеваны яңа биш еллык мөддәткә раслады. Карар бертавыштан кабул ителгән.
🔸Сидней читендә сәүдә үзәгендә бер кеше пычак белән кешеләргә һөҗүм иткән, 6 кеше һәлак булган.

👍1
КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире вазифаларын тарих һәм җәмәгать белеме кафедрасы башлыгы, тарих фәннәре докторы Раил Фәхретдинов башкарачак.
Ул танылган тарихчы һәм этнолог Равил Фәхретдинов улы.
"Бизнес онлайн" чыганаклары белдерүенчә, Фәхретдинов институтның даими мөдире булып калырга мөмкин.
Моңа кадәр КФУның халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире булып эшләгән Рамил Хәйретдинов акча белән бәйле хәрәмләшү һәм вазифаи вәкаләтләрен арттыруда шикләнелеп, кулга алынды.
Хәйретдинов белән Фәхретдинов мөнәсәбәтләре бик җылы булмаган диләр университетта.

👍3🔥3
Димәк язмышыбыз шундый
Тоткарланган журналист һәм активист Ольга Комлева тикшерү изоляторыннан Фаил Алсынов турында хат язган.
"Мине дә, Алсыновны да озак еллар буена эзәрлеклиләр. Күп тапкырлар тоткарладылар, сорау алдылар. Хакимиятләр сәяси тоткыннарның язмышы белән уйный — минем гомерем белән, Фаил белән Лилия Чанышеваныкы белән. Кызганыч, без моңа тәэсир итә алмыйбыз. Димәк язмышыбыз шундый", — дигән ул Алсынов адвокаты Илнур Сөендековка юллаган хатында.
"Сүз өчен утыртылган кешеләрне яклау бик авыр. Минем өчен сез дә, Фаил дә борчылмасын. Минем хокукларым бозылса, миңа карата хаксызлык кылынса, шунда ук белгертер идем", — диелгән хатта.
▪️RusNews журналисты һәм активист Ольга Комлеваны 27 мартта Уфада тоткарладылар һәм 2 айга кулга алдылар. Аны ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

👍4💔3🔥1
Токмак шәһәренә һөҗүмдә һәлак булучылар саны 10га җиткән
Запорожьье өлкәсенең Русия контролендәге Токмак шәһәренә җомга кич һөҗүменнән соң 10 кеше һәлак булган. Бу хакта төбәкнең Кремль куйган башлыгы Евгений Балицкий хәбәр итте. Тагын ике кешене җимерекләр арасыннан эзлиләр.
Корбаннар арасында ике бала бар диелә. 13 кеше хастаханәгә китерелгән.
Балицкий 12 апрельдә Украина хәрбиләре Токмакның күпфатирлы секторына һөҗүм итте диде. Нәтиҗәдә 25 шәхси йорт һәм 9 күпфатирлы йорт газсыз калган.
Украина кораллы көчләре һөҗүм турында берни белдермәде.

🔥1
Эстониядә Азат милләтләр лигасының гамәлгә кую конгрессы узды. Анда барлыгы 12 халык вәкиле катнашты. Шул исәптән башкортлар һәм татарлар.
Җыенда башкорт активисты Айгөл Лайон рәислек итте. Ул конгресста яңгыраган фикерләрне һәм Баймактагы хәлләр турында сөйләгәнен җиткерде.
Тулырак Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә

👍7❤2🤮1
Татарстан Дәүләт шурасының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында яңгыраган кайбер саннар (2019-2021 еллар өчен, 2023 елгы нәтиҗәләр депутатларга әлегә билгеле түгел булып чыкты):
🔺Казанда яңа мәктәпләрдә оешкан беренче сыйныфлар саны 70 булган һәм татар телендә белем бирүче бары бер сыйныф кына ачылган. Сүз "Салават күпере" микрорайонындагы гимназия турында бар.
🔺Чаллыдагы яңа мәктәпләрдә унбер беренче сыйныфның икесе генә татар телендә белем бирә. Мәсәлән, "Адымнар" полилингваль мәктәбендә беренче сыйныфларда бер татар сыйныфы да оештырылмаган.
🔺2022 елда Яшел Үзәннең "Мирный" микрорайонындагы мәктәптә сигез беренче сыйныфлар ачылган, ләкин татар сыйныфы булдырылмаган.
🔺Түбән Кама тугыз беренче сыйныфның берсе генә татар телендә белем бирә.
🔺Әлмәт "Адымнар" полилингваль мәктәбендә ачылган алты беренче сыйныфның берсе генә татар сыйныфы.
Әлеге утырыш турында Азатлык тәфсилләп язды.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз ачыла.

😱6🤬4👍1
Гали-баба һәм 40 карак
Әйдә! Online
Кичкә балаларга әкият тыңлатыйк
Берничә ел элек Әйдә!Online "Гали баба һәм 40 карак" әкиятенең аудиосын чыгарган иде. Әсәрне журналист Алсу Кормаш укый.
➡️ https://www.azatliq.org/a/30562642.html
(көзге сылтама)

👍9🔥3❤1
Иран-Израил низагы: ниләр билгеле?
🔸 Төрле медиалар һәм телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, Иран Израилга таба дроннар җибәргән. Бу мәгълүматны Израил саклану армиясе дә раслаган. Дроннарны Израилга очып җитүе өчен берничә сәгать вакыт кирәк диелә.
🔸 Израил премьер-министры илнең Иран тарафыннан һөҗүменә әзер булуын белдерде. Ул бу һөҗүмнең җавапсыз калмаячагын әйтте.
🔸 Үрдүн үзенең һава киңлеген япкан. Израил һәм Иранның да һава киңлекләрен гади очкычлар өчен ябуы турында хәбәрләр бар. Израилдә белем бирү оешмалары вакытлыча эшен туктата, мең кешедән артык җыеннар тыела.
🔸 АКШ президенты Джо Байден үзенең ялын вакытыннан алдан туктатып, Ак йортка кайткан. Элегрәк ул бу низагта АКШ Израилгә ярдәм итәчәк дип белдергән иде.
🔸 Иранның Израилга ихтимал һөҗүме турында Израилнең Димәшктә урнашкан Иран консуллыгына һөҗүмнән соң кисәтә башлаганнар иде. Ул һөҗүм вакытында Иран хәрбиләре һәлак булган.
Алдагы вазгыять белән таныштыруны дәвам итәчәкбез.

Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
🔥3❤2😱2👍1🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Иран-Израил низагы: ниләр билгеле? 🔸 Төрле медиалар һәм телеграм-каналлар хәбәр иткәнчә, Иран Израилга таба дроннар җибәргән. Бу мәгълүматны Израил саклану армиясе дә раслаган. Дроннарны Израилга очып җитүе өчен берничә сәгать вакыт кирәк диелә. 🔸 Израил…
Төнлә Иран Израилгә берничә йөз пилотсыз очкыч һәм ракет белән һөҗүм иткән.
Иран ягы бу — 1 апрельдә Израил Иранның Бәйруттагы илчелегенә оештырган һөҗүмгә җавап дип белдерә. Әлеге һөҗүм аркасында Иран инкыйлабын саклаучылар Корпусының 7 офицеры һәлак булган иде.
The New York Times басмасы төнлә Израилгә 185 дрон-камикадзе, 36 канатлы ракет һәм 110 "җир - җир" классындагы ракет һөҗүм иткән дип яза. Аларның күбесе Иранның үзеннән җибәрелгән, кечкенә өлеше Гыйрак белән Йәмәннән очыртылган, диелә.
Израилнең саклану армиясе ракетларның һәм пилотсыз очкычларның 99%ы бәреп төшерелгән дип ышандыра.
Иран исә Израилнең хәрби һәдәфләрен уңышлы гына утка тоттык дип белдерә. Ә Израил җимерелүләр һәм корбаннар юк ди: фәкать берничә кеше бәреп төшерелгән дрон калдыкларыннан зыян күргән, аларны хастаханәгә илткәннәр диелә.

👍4❤1👎1