Татарстан Мәскәүнең дару белән тәэмин итмәвен Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять иткән
Татарстан мәнфәгатьләрен мәхкәмәдә республиканың Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин яклаячак. Шикаятьтә язылганча, бүген төбәк бюджеты хисабына кыйммәтле дарулар сатып алырга мәҗбүр итүдән файда юк, чөнки мәхкәмә карарыннан соң да төбәкләр аларны дәвалау белән тәэмин итә алмый. Бу уңайдан, 2021-2022 елларда мәхкәмә эшләре ике тапкырга арткан.
Дәүләт шурасы фикеренчә, бюджет дефициты хөкем сөргән төбәкләрдә авырулар хокукы тиешенчә яклана алмый. Моннан тыш, бу төбәкләр арасындагы миграциягә китерә, чөнки гаиләләр дару алып булган башка шәһәргә күчеп утыра. Мисал өчен, арка-мускул атрофиясе белән интегүче 19 яшьтән өлкәнрәк авырулар башка төбәккә күчәргә мәҗбүр булган, диелә.
Соңгы елларда Татарстанда сирәк очрый торган авырулардан шикаятьләр ешайды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса монда басыгыз.
@azatliqradiosi

Азатлык Радиосы
Татарстан Мәскәүнең дару белән тәэмин итмәвен Русия Конституция мәхкәмәсенә шикаять иткән
Моңа кадәр республикада сирәк авырулар белән интергүчеләр дару ала алмауга зарланып килде.
👍4🔥2🕊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Язгы ташу: Оренбур, Казакъстан татарлары су һәлакәтенә ничек каршы тора? Соңгы ике-өч көндә халык Оренбур өлкәсендәге су басуны күзәтә. Язгы ташу Русиянең Оренбур өлкәсендә дә, Казакъстанның төрле өлкәләрендә дә һәлакат, гадәттән тыш хәл дәрәҗәсенә җитте.…
Дөнья татар конгрессы Оренбур өлкәсендә язгы ташудан зыян күргән татарларга ярдәм итәргә чакыра.
Конгрессның Милли шурасы махсус штаб та төзегән.
"Барыбыз да бердәм булып, шушы балә-казага юлыккан кешеләргә ярдәм итүдә үз өлешебезне кертик. Без, татарлар, авыр чакта бер йодрык булып берләшә беләбез. Курган өлкәсенең Йолдыз авылының яңадан торгызылуы моңа үрнәк булып тора", диелә конгресс хәбәрендә.
▪️Оренбур өлкәсендәге быелгы язгы ташу - моңа кадәр төбәк тарихында күзәтелгән ташуларның иң көчлесе булды. Су ташкыны аркасында Орскида дамба җимерелде. Соңгы мәгълүматларга күрә, инфраструктурага килгән зыянның күләме 40 миллиард сумнан артык дип бәяләнә.
▪️Орскида Җаек елгасындагы дамба җимерелү сәбәпле иң зур зыян Иске Шәһәр микрорайонына салынды. Орски — татарлар өчен мөһим шәһәр. Биредә 8 меңләп татар яши. Монда татар тарихы белән бәйле урыннар бик күп. Татарлар башлыча шәһәрнең иске өлешендә, тарихи бистәсендә тормыш итте. Дамба җимерелеп нәкъ шул җирләр су астында калды да. Анда яшәүче татарлар, башка кешеләр дә эвакуацияләнде.

❤6👎1
Приморьеда бер гаилә танышын сугышка китәргә күндергән һәм ул һәлак булгач фиктив хатынына бирелгән акчаны үзенә алган
Бу хакта төбәк прокуратурасы хәбәр итте. 2023 елның июнендә бу пар үзләренең дачадагы йортларында төрле эшләр башкарып торган 46 яшьлек иргә Русия саклану министрлыгы белән контракт төзеп Украинага сугышка барырга тәкъдим иткән. Ирнең туганнары булмавын алдан ук белгәнгә, алар аны үлә яки яралана калса, акча килсен дип 63 яшьлек хатын белән ялган никах корырга күндергән, диелә.
2023 елда ир үлгән, шуннан соң гаепләнүчеләр аның ялган хатыны исеменә банк хисабы ачып, интернет-банкны үз телефон номерларына бәйләп куйган. Дәүләт акча күчергәч (8 млн сумнан артык түләү килгән), хәрбинең тол калган хатыны аларны банкоматтан алган һәм бу эшләрне оештырган парга биргән.
Җинаятьчел схеманы оештыруда шикләнелүче ирне тикшерү изоляторына җибәргәннәр, ә аның хатынына йорт сагы бирелгән диелә.
▪️Украинадагы сугышта һәлак булучыларның гаиләләренә берьюлы берничә млн сумлык түләүләр килә. Бу — президент Путин фәрманына ярашлы бирелә торган 5 млн сум, саклану министрлыгыннан 3,3 млн сум һәм төбәкләрдән бирелә торган түләүләр.

😱4🤮1🤪1
Полиция газаплагач үзенә кул салган Түбән Кама егете гаиләсенә Русия эчке эшләр министрлыгыннан 3,8 млн сум түләттерү карары чыккан
Бүген Татарстанның Түбән Кама шәһәр мәхкәмәсе Русия эчке эшләр министрлыгыннан Илназ Пиркин гаиләсенә рухи зыян өчен 3 млн 800 мең сум акча түләттерү карары чыгарган. Бу акчаның 3 млн сумын — әти-әнисенә, 800 мең сумын — апасына түләргә тиешләр, дип яза "Травмпункт" хокук яклау проекты.
Пиркинның гаиләсе 4,5 млн сум компенсация сораган булган.
▪️Илназ Пиркин 2017 елның 19 октябрендә, ике көн полиция бүлегендә тотылгач, үзенә кул салды. Пиркин бер кеше машинасыннан магнитола урлаган дип шикләнгән.
▪️Үз-үзенә кул салыр алдыннан Пиркин кесә телефонына видеоязма төшереп җибәрә. Анда ул полиция бүлегендә җәзалауларга дучар булуы турында сөйли. Егет сүзләренчә, урлауны тануны таләп итеп, аны өч хезмәткәр кыйнаган. Пиркин магнитоланы чынлап та урлавын, ләкин соңрак аны кире кайтаруын әйтә.
▪️Пиркинны кыйнап үз-үзенә кул салу дәрәҗәсенә җиткергән өчен Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең алты хезмәткәре 1.5 елдан алып 7 елга кадәр колониягә хөкем ителде.
#Татарстан

Илназ Пиркин 2017 елның 19 октябрендә, ике көн полиция бүлегендә тотылгач, үзенә кул салды.
👍8💔4🔥1
Медиа: Русия эшкуарлары һәм түрәләре Википедиядә үзләре турында мәгълүматны үзгәртергә тырыша
"Важные истории" һәм сәүдәгә корылмаган Wikiganda оешмасы Википедиядә Русиянең эшкуарлары, түрәләре һәм халыкка билгеле затлары турында йөзгә якын мәкаләгә кертелгән үзгәрешләрне өйрәнгән.
Урыс һәм инглиз телле Википедияләрдә аноним мөхәррирләр биографик белешмәләр язылган мәкаләләрдән кешенең чикләүләргә эләгүе һәм милке, Кремль белән элемтәләре турындагы мәгълүматны бетерә, чыгышы белән кайдан булуын, аның белән бәйле коррупциягә каршы тикшеренүләргә бирелгән сылтамаларны юк итә.
Аерым алганда, басма мондый мисаллар китерә:
✔️Аноним мөхәррирләр Русия президенты Владимир Путинның кызлары Мария Воронцова һәм Катерина Тихоновага каршы кертелгән чикләүләр турындагы мәгълүматны бетермәкче булган. Тихонова турындагы мәкаләдә аны сәфәрләрендә президент иминлеге хезмәте офицерлары озатып йөрүе турындагы белешмәләрне юк итмәкче булганнар.
✔️Опера җырчысы Анна Нетребко биографиясеннән аның Путин белән элемтәләре, Донецки опера театрына акча күчерүе, аңа каршы Украинаның санкцияләр кертүе турындагы мәгълүмат сөртелгән.
✔️Русия миллиардеры Александр Мамут турындагы мәкаләдә аның Лондон эшкуары булуы, Израил ватандашы икәнлеге һәм Русия белән бәйле булмавы махсус рәвештә искәртелә.
✔️Путин сүзчесе Дмитрий Песков хакындагы язмадан аноним мөхәррирләр аның улы Николай Чоулз турындагы мәгълүматны бетермәкче була, Коррупциягә каршы көрәш фондының аның турында тикшеренүе булган иде.
▪️Википедиядәге мәгълүматны, аерым алганда, банкта хисаплары яки милек белән бәйле килешүләрдә карарлар кабул ителгәндә кулланалар.
▪️Басма чыганаклары әйтүенчә, Википедиядә мәкаләне бетерү биш мең доллар тирәсе тора, ә яңа мәкалә чыгару - ике мең долларга кадәр җитә.

Медиа: сугыш башланганнан соң Русия эшкуарлары һәм түрәләре Википедиядә үзләре турында мәгълүматны үзгәртергә тырыша
Аерым алганда, аноним мөхәррирләр Путинның кызлары Мария Воронцова һәм Катерина Тихоновага каршы кертелгән чикләүләр турындагы мәгълүматны бетермәкче булган.
😁3🔥2👍1🤬1🤡1
Казанда Русия көнен бәйрәм итүгә 9,5 млн сум тотачаклар
Русия көне 12 июньдә "Казан" гаилә үзәге янында үтәчәк.
Чараларны оештыруга тендер турында мәгълүмат бүген дәүләт сатып алулар сайтында чыккан.
Концертта ансамбльләр чыгыш ясаячак, шулай ук кимендә бер татар эстрадасы йолдызы катнашырга тиеш булачак. Русия эстрадасы йолдызының да катнашуы шарт — аны Мәскәүдән бизнесс-класс белән китертеп, Казан үзәгенә якын булган биш йолдызлы кунакханәгә урнаштырачаклар.
Концерттан соң кимендә 2 минутлык бәйрәм салюты булачак.
▪️Быел Казанда 9 майны бәйрәм итүгә 42 млн сум тотачаклар.

🤮9👎2🔥2😨1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Казан офицеры Фәрхәд Җиһаншин Русия армиясен ташлап илдән киткән
Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата көн саен 34 хөкем карары чыгара. Бу — "Медиазона" басмасы санап чыгарган сан. Март аенда гына да 700 карар чыгарылган.
Associated Press журналистлары Русия гаскәрен ташлап киткән офицер һәм солдатлар белән сөйләшкән. Алар Мәскәү Украинага каршы башлаган сугышта катнашырга теләмичә илдән качып киткән һәм хәзер Казакъстанда качып яшәргә мәҗбүр. Һәрберсен 10 елга кадәр төрмәгә утыртырга мөмкиннәр. Ирләрнең берсе — Казаннан офицер Фәрхәд Җиһаншин.

👍12🔥3❤1👎1
Украинадагы сугышта Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 3365 кеше һәлак булган
12 апрель көнне генә кимендә 3327 кеше дип хәбәр иткән идек. Өч көндә исемлеккә тагын 38 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 17 кеше, Башкортстаннан — 21 кеше.
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1485 кеше, Башкортстаннан кимендә 1880 кеше үлгән.
Бүген 15 апрель, сугышның 782нче көне.
#сугышта_үлүчеләр
#Татарстан
#Башкортстан

👍4🔥1🤬1😭1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 16нчы апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Төмән өлкәсендәге Ишем шәһәре халкына йортларын кичекмәстән калдырып китәргә кушканнар. Сәбәбе — Ишем елгасында су дәрәҗәсенең кискен артуы. Шәһәрдә 67,5 мең кеше яши, аларның 5 меңләбе — татарлар.
🔹Казан газоннарында машина куйган өчен штрафларны автомат рәвештә яза башлаганнар — шәһәрнең яшел зоналарын дигитәлләштергәннәр. Машинаны чирәмдә парковкага куйган өчен 2000-3500 сум штраф салачаклар.
🔹Русия, Украина һәм Төркия ике ай дәвамында Кара диңгездәге иминлек турында сөйләшүләр алып барган, әмма украин хакимиятләре соңгы мизгелдә килешүдән чыгарга булган. Ул хакта Reuters агентлыгы хәбәр итте.
🔹АКШ Конгрессының Вәкилләр пулаты спикеры Майк Дҗонсон бу атнада Украина, Израил һәм Тайваньга финанс ярдәм итү проектлары каралачак диде. Бу илләргә ярдәм итү мөмкинлекләре һәрберсе аерым-аерым каралачак.
🔹Русиядә доллар курсы узган елның октябреннән бирле беренче тапкыр янә 94 сумга җиткән.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍2
Башкортстанның элекке вице-премьеры Азат Бадранов Украинадагы сугыштан кайтты да яңа вазифага билгеләнде. Шул ук вакытта контрактлары тәмамланып та сугыштан китә алмаучыларның якыннары бу хәлгә социаль челтәрләрдә канәгатьсезлек белдерә.
15 апрель көнне Азат Бадранов республика башлыгы хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт рәисе урынбасары итеп билгеләнде. Сугышка кадәр ул вице-премьер вазифасын башкарды. Украинадагы сугыштан узган атнада кайтып, Бадранов 8 апрельдә хөкүмәт утырышында катнашты.
Гаскәрдә хезмәт итмәгән һәм лейтенант вазифасында Украинага киткән Бадранов сугышта ел ярым тирәсе булды. Ул Шәйморатов батальонында хәрби җитәкченең сәяси мәсьәләләр урынбасары (замполит роты) вазифасын башкарды.
Бадранов сугыштан Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров боерыгы белән кайтуын әйтте.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

🤮7🤡2👍1🌚1
❗️Төмән өлкәсенең Ишем шәһәрендә яшәүчеләрне язгы ташу аркасында эвакуацияләнергә чакырдылар.
Хакимиятләр Ишем елгасында су тарихта булмаганча нык күтәрелергә мөмкин ди. Төмәндә барлыгы 51 торак пунктны су басуы бар.
"Бөтен шәһәр белән әзерләнәбез, суны көтәбез. Кибетләрдә су һәм шырпы юк, вакытлы яшәү урыннары әзер", дип сөйли Ишем кешеләре. Ташуның иң көчле вакыты 23-25 апрельдә көтелә.
Ишем шәһәрендә 5 меңләп татарның яшәве мәгълүм.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

😢3❤1👍1🐳1
Фаил Алсынов хөкем карарына шикаять каралган көнне халыкка мәхкәмә янына килмәскә кушты.
дигән ул хатында.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
"18 апрель Югары мәхкәмә минем эшемне карый. Тагын җыелырга кирәк диючеләр бар. Дуслар, килергә кирәкми. Мәхкәмә ябык була. Мине Магнитогорски шәһәреннән видео аша тыңлаячаклар. Минем өчен дога кылыгыз — зур ярдәм булыр"
дигән ул хатында.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤5👍1🔥1🙏1
Ел башыннан Татарстанда исерткеч эчемлекләр сату 6 процентка арткан.
Иң күп алкоһол Югары Ослан, Лаеш, Казан, Чаллыда сатыла.
Татарстанда бер кеше башына уртача 3,7 литр хәмер сатылган. Моңа сыра керми.
Хәмер иң аз сатылган районнар исемлегенә Аксубай һәм Чүпрәле кергән. Анда кеше башына 2 литрдан азрак исерткеч эчемлек туры килә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Иң күп алкоһол Югары Ослан, Лаеш, Казан, Чаллыда сатыла.
Татарстанда бер кеше башына уртача 3,7 литр хәмер сатылган. Моңа сыра керми.
Хәмер иң аз сатылган районнар исемлегенә Аксубай һәм Чүпрәле кергән. Анда кеше башына 2 литрдан азрак исерткеч эчемлек туры килә.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
😱4🤬4👍1🔥1
Узган ялларда Берлинда татар яшьләре “Ядәч! Истә!" фильмын тәкъдим итте.
Киносеанс Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 40лап тамашачыны җыйган. Фильмнан соң тамашачылар видеоэлемтә аша бер сәгатькә якын аның режиссеры Байбулат Батулла белән аралашып, төрле сорауларына җавап алган.
Арада мактау сүзләре дә, конструктив тәнкыйть тә яңгыраган. Күпләр комедия карау нияте белән килеп, фильмны караганнан соң аның тирән мәгънәле драма икәнен аңлавын белдергән.
Әңгәмә татар телендә барган, чит телдә сөйләшүче кунаклар өчен инглиз теленә тәрҗемә оештырылган.

Бу фотоларны социаль челтәрләрдән алдык.
@azatliqradiosi
❤9🔥3👍2🥰2😁2
"Крокус"тагы теракттан соң Татарстанда полиция мигрантларны тикшереп 566 рейд үткәргән.
Былтыр полиция ел буена мигрантларны 2,8 мең тапкыр тикшергән булса, быел ел башыннан гына башлап та мондый рейдлар саны 2,5 меңгә җиткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Былтыр полиция ел буена мигрантларны 2,8 мең тапкыр тикшергән булса, быел ел башыннан гына башлап та мондый рейдлар саны 2,5 меңгә җиткән.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡6👍2❤1😱1🌚1
Башкортстанда авыл җирлеге депутатының кибетендә ялган аракы сатуга каршы көрәшкән активистны авылдан куалар.
Аургазы районының Мәсәле авыл җирлегендә өч депутат бар: берсенең — үз кибете, икенчесенең дә бу кибеттә өлеше бар, ә өченчесе анда сатучы булып эшли.
Кибеттә ялган хәмер сатыла дип көрәшкән активистны депутатларның берсе авылдан куа. Ул янәсе активист авыл җирлеге башлыгын "бәреп төшерергә" тели ди.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Аургазы районының Мәсәле авыл җирлегендә өч депутат бар: берсенең — үз кибете, икенчесенең дә бу кибеттә өлеше бар, ә өченчесе анда сатучы булып эшли.
Кибеттә ялган хәмер сатыла дип көрәшкән активистны депутатларның берсе авылдан куа. Ул янәсе активист авыл җирлеге башлыгын "бәреп төшерергә" тели ди.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😱7😁2👍1
37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә.
Кем ул Рөстәм Мөлеков? Атнасына өч тапкыр колониядән гемодиализга йөртелүче бу кеше үзенең азатлыгы өчен ничек көрәшә?
Бу хакта 👉 безнең язманы укыгыз. Вакытыгыз булмаса, сезгә язманы кыскартып, рәсемнәр тәкъдим итәбез.

👍1🔥1😢1🙏1