Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Узган ялларда Берлинда татар яшьләре “Ядәч! Истә!" фильмын тәкъдим итте.

Киносеанс Германиянең төрле шәһәрләрендә яшәүче 40лап тамашачыны җыйган. Фильмнан соң тамашачылар видеоэлемтә аша бер сәгатькә якын аның режиссеры Байбулат Батулла белән аралашып, төрле сорауларына җавап алган.

Арада мактау сүзләре дә, конструктив тәнкыйть тә яңгыраган. Күпләр комедия карау нияте белән килеп, фильмны караганнан соң аның тирән мәгънәле драма икәнен аңлавын белдергән.

Әңгәмә татар телендә барган, чит телдә сөйләшүче кунаклар өчен инглиз теленә тәрҗемә оештырылган.

Бу фотоларны социаль челтәрләрдән алдык.


@azatliqradiosi
❤9🔥3👍2🥰2😁2
"Крокус"тагы теракттан соң Татарстанда полиция мигрантларны тикшереп 566 рейд үткәргән.

Былтыр полиция ел буена мигрантларны 2,8 мең тапкыр тикшергән булса, быел ел башыннан гына башлап та мондый рейдлар саны 2,5 меңгә җиткән.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡6👍2❤1😱1🌚1
Башкортстанда авыл җирлеге депутатының кибетендә ялган аракы сатуга каршы көрәшкән активистны авылдан куалар.

Аургазы районының Мәсәле авыл җирлегендә өч депутат бар: берсенең — үз кибете, икенчесенең дә бу кибеттә өлеше бар, ә өченчесе анда сатучы булып эшли.

Кибеттә ялган хәмер сатыла дип көрәшкән активистны депутатларның берсе авылдан куа. Ул янәсе активист авыл җирлеге башлыгын "бәреп төшерергә" тели ди.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз. Сайт ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😱7😁2👍1
37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә.

Кем ул Рөстәм Мөлеков? Атнасына өч тапкыр колониядән гемодиализга йөртелүче бу кеше үзенең азатлыгы өчен ничек көрәшә?

Бу хакта 👉 безнең язманы укыгыз. Вакытыгыз булмаса, сезгә язманы кыскартып, рәсемнәр тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍1🔥1😢1🙏1
Татарстанда тоткыннарны экстремист символиканы кабат күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгына тарта башлаганнар

Моңарчы тыелган татуировкалар өчен республикада тоткыннарга штраф кына салалар иде. Ә быел ел башыннан "наци атрибутикасын яки экстремист оешмалар символикасын җәмәгатьчелеккә күрсәтү" турында дүрт җинаять эше ачылган.

Бу тоткыннар Казандагы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Чистайдагы колонияләрдән диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3👍2🌚1
Украина президенты Владимир Зеленский ракетлар калмавын әйтеп, АКШны кичекмәстән ярдәм хупларга чакырды

Русия хәрбиләре Киев янындагы Триполье җылылык электр станциясен юк итә алды, чөнки Украина кораллы көчләренең һава һөҗүменнән саклану ракетлары бетте, дип белдерде Зеленский.

— Мин сезгә ачыктан-ачык әйтәм - бу ярдәмсез безнең җиңәргә мөмкинлек булмаячак. Дошманнан күпкә көчлерәк булырга кирәк, — дигән ул PBS белән сөйләшкәндә.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤2👍2🤬1🤮1🖕1
Баулы районында 10 депутат керемнәрен яшергән 💳

Бер депутат 4,4 миллион сум керемен күрсәтмәгән, икенче депутат исә 700 мең сум керемен яшергән, дип хәбәр ителә.

2023 елда Татарстанда барлыгы 9 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре ышанычны югалтып эшеннән азат ителгән.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2❤1
"Су ләүкәгә кадәр диярлек җиткән... Быел су куркыныч, әллә ничек котырып килә... Безнең районда бер гидролог та юк!.."

Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә калган. Алар авылны саклый, әмма бүген-иртәгә су тагын артса, безгә дә китәргә туры киләчәк, диләр.

@azatliqradiosi
😢7🐳2👍1🔥1😁1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 17 апрель. Эшебезне дәвам итәбез. Кыскача яңалыклар мондый:

🔺Кичә кич Грузия куәт оешмалары "ят агентлар" турындагы канун өлгесенә каршы протестларда катнашучыларга каршы күз яшьләндергеч газ кулланды, барлыгы 11 кешенең кулга алынуы турында хәбәр ителә. Оппозиция корбаннар бар дип әйтә.

🔺Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй хәрби аэродромында шартлаулар һәм янгын булуы турында хәбәрләр килә. Бу хакта Телеграм каналларында шаһитлар яза. Җанкөйдә Русия хәрби көчләренең 27нче авиадивизиясенең 39нчы боралак полкы урнашкан.

🔺Кургандагы Тубыл елгасындагы су дәрәҗәсе куркыныч дәрәҗәдән арткан. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә. Мэрия су басу сәбәпле берничә район кешеләренә ашыгыч рәвештә күченергә кушты. Шәһәр үзәгендә даими сиреналар яңгырый.

🔺Русия туроператорлары берлеге хәбәр итүенчә, якынча 2500 русияле Дубайдан өйләренә кайта алмый. Көчле яңгыр сәбәпле дистәләгән рейслар туктатылды. Зур юлларны су басты. 20 апрельдә Дубайда Сабантуй бәйрәме узарга тиеш.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍5
16 апрель көнне Яңа Мәскәүдә бульдозер мөселманнарның "Әбү Бәкер" гыйбадәт йортын җимергән.

Троицкидагы мөселманнарның җирле халык һәм милләтчел активистлар белән каршылыгы әнә шулай төгәлләнде, алар хакимиятләрдән гайбадәт йортын сүттерүгә иреште, дип яза IslamNews агентлыгы.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган. Имештер мәчет аркасында бөкеләр дә хасил булган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин канунсыз төзелеш турында җинаять эше ачарга кушкан.

Нәтиҗәдә былтыр октябрьдә мәхкәмә "Әбү Бәкер" мәчетен үзбелдекләнеп салынган корылма дип тапкан һәм аның хуҗаларын мәчет бинасын сүттерергә тиеш дип карар чыгарган. Шулай да мәчет бинасы ярты еллап торган әле, һәм башка урыннар булмаганда дин тотучылар монда җомга намазларына да килгән.

Бинаның хуҗасы мәхкәмә карарын үтәмәгәнгә шәһәр милке департаменты мәчетне үзе җимерергә керешкән.
😱15🤬5👍2😨2❤1🤪1