Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
37 яшьлек активист һәм беренче төркем инвалид Рөстәм Мөлековның 2,5 ел колония хөкеме үз көчендә калды. Әнисе бу "канунсыз карар", мондый авыруны рәшәткә артында тотарга ярамый дип белдерә.

Кем ул Рөстәм Мөлеков? Атнасына өч тапкыр колониядән гемодиализга йөртелүче бу кеше үзенең азатлыгы өчен ничек көрәшә?

Бу хакта 👉 безнең язманы укыгыз. Вакытыгыз булмаса, сезгә язманы кыскартып, рәсемнәр тәкъдим итәбез.

@azatliqradiosi
👍1🔥1😢1🙏1
Татарстанда тоткыннарны экстремист символиканы кабат күрсәткән өчен җинаять җаваплылыгына тарта башлаганнар

Моңарчы тыелган татуировкалар өчен республикада тоткыннарга штраф кына салалар иде. Ә быел ел башыннан "наци атрибутикасын яки экстремист оешмалар символикасын җәмәгатьчелеккә күрсәтү" турында дүрт җинаять эше ачылган.

Бу тоткыннар Казандагы, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Чистайдагы колонияләрдән диелә.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3👍2🌚1
Украина президенты Владимир Зеленский ракетлар калмавын әйтеп, АКШны кичекмәстән ярдәм хупларга чакырды

Русия хәрбиләре Киев янындагы Триполье җылылык электр станциясен юк итә алды, чөнки Украина кораллы көчләренең һава һөҗүменнән саклану ракетлары бетте, дип белдерде Зеленский.

— Мин сезгә ачыктан-ачык әйтәм - бу ярдәмсез безнең җиңәргә мөмкинлек булмаячак. Дошманнан күпкә көчлерәк булырга кирәк, — дигән ул PBS белән сөйләшкәндә.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤2👍2🤬1🤮1🖕1
Баулы районында 10 депутат керемнәрен яшергән 💳

Бер депутат 4,4 миллион сум керемен күрсәтмәгән, икенче депутат исә 700 мең сум керемен яшергән, дип хәбәр ителә.

2023 елда Татарстанда барлыгы 9 дәүләт һәм муниципаль хезмәткәре ышанычны югалтып эшеннән азат ителгән.

Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2❤1
"Су ләүкәгә кадәр диярлек җиткән... Быел су куркыныч, әллә ничек котырып килә... Безнең районда бер гидролог та юк!.."

Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә калган. Алар авылны саклый, әмма бүген-иртәгә су тагын артса, безгә дә китәргә туры киләчәк, диләр.

@azatliqradiosi
😢7🐳2👍1🔥1😁1🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 17 апрель. Эшебезне дәвам итәбез. Кыскача яңалыклар мондый:

🔺Кичә кич Грузия куәт оешмалары "ят агентлар" турындагы канун өлгесенә каршы протестларда катнашучыларга каршы күз яшьләндергеч газ кулланды, барлыгы 11 кешенең кулга алынуы турында хәбәр ителә. Оппозиция корбаннар бар дип әйтә.

🔺Аннексияләнгән Кырымның Җанкөй хәрби аэродромында шартлаулар һәм янгын булуы турында хәбәрләр килә. Бу хакта Телеграм каналларында шаһитлар яза. Җанкөйдә Русия хәрби көчләренең 27нче авиадивизиясенең 39нчы боралак полкы урнашкан.

🔺Кургандагы Тубыл елгасындагы су дәрәҗәсе куркыныч дәрәҗәдән арткан. Бу хакта җирле хакимият хәбәр итә. Мэрия су басу сәбәпле берничә район кешеләренә ашыгыч рәвештә күченергә кушты. Шәһәр үзәгендә даими сиреналар яңгырый.

🔺Русия туроператорлары берлеге хәбәр итүенчә, якынча 2500 русияле Дубайдан өйләренә кайта алмый. Көчле яңгыр сәбәпле дистәләгән рейслар туктатылды. Зур юлларны су басты. 20 апрельдә Дубайда Сабантуй бәйрәме узарга тиеш.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
👍5
16 апрель көнне Яңа Мәскәүдә бульдозер мөселманнарның "Әбү Бәкер" гыйбадәт йортын җимергән.

Троицкидагы мөселманнарның җирле халык һәм милләтчел активистлар белән каршылыгы әнә шулай төгәлләнде, алар хакимиятләрдән гайбадәт йортын сүттерүгә иреште, дип яза IslamNews агентлыгы.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, мәчеткә каршы көрәш өч ел дәвам иткән. Бу вакыт эчендә шәһәр хакимиятенә һәм тикшерү комитетына күпсанлы шикаятьләр килгән. Дин йортына каршы булучылар мәчеткә килүчеләр бу районда җинаятьчелек дәрәҗәсен арттыра, шуңа ата-аналар балаларын мәктәпкә ялгыз җибәрә алмый дип зарланган. Имештер мәчет аркасында бөкеләр дә хасил булган. Нәтиҗәдә тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин канунсыз төзелеш турында җинаять эше ачарга кушкан.

Нәтиҗәдә былтыр октябрьдә мәхкәмә "Әбү Бәкер" мәчетен үзбелдекләнеп салынган корылма дип тапкан һәм аның хуҗаларын мәчет бинасын сүттерергә тиеш дип карар чыгарган. Шулай да мәчет бинасы ярты еллап торган әле, һәм башка урыннар булмаганда дин тотучылар монда җомга намазларына да килгән.

Бинаның хуҗасы мәхкәмә карарын үтәмәгәнгә шәһәр милке департаменты мәчетне үзе җимерергә керешкән.
😱15🤬5👍2😨2❤1🤪1
Татарстан хакимиятләре саклану комплексы оешмаларында эшкә яшьләрне һәм 14 яшьтән башлап үсмерләрне җәлеп итәргә ниятли.

Документ өлгесеннән күренгәнчә, 14-18 яшьлек үсмерләргә эшкә урнашуны җиңеләйтәчәкләр һәм укудан тыш буш вакытларында заводларда эшләргә рөхсәт итәчәкләр.

Програм авторлары искәртүенчә, Татарстанда яшь эшчеләр җитми. Моңа беренчедән 1990 елларда туучылар саны кимүе йогынты ясый, ә икенчедән яшьләр хәзер эшләргә барасы урында ешрак "гомуми, урта һөнәри һәм югары белем алуны хуп күрә".

🔺Татарстанның Алабуга көллияте студентларын аерым икътисади зонада "Шахед" иран дроннары җыюга җәлеп итәләр. Аларның күбесе – балигъ түгел. Бу хакта "Протокол" бәйсез басмасы һәм "Разворот" YouTube-каналы тикшеренүендә әйтелә.

@azatliqradiosi
👎3🤬3🔥1
⚡️Казанның Авиатөзелеш районында сирена тавышлары ишетелә, заводлардагы эшчеләр бомбадан яшеренү урыннарына төшә дип яза "Еду в Татарстан" телеграм каналы.

Моннан тыш Казан һава аланы очышлар өчен ябылган. Бу хакта берничә телеграм канал яза. Омски-Казан очкычы Самарга җибәрелгән.

@azatliqradiosi
🔥2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
"Су ләүкәгә кадәр диярлек җиткән... Быел су куркыныч, әллә ничек котырып килә... Безнең районда бер гидролог та юк!.." Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә…
Көн язмасы: Оренбурның татар авыллары су һәлакәтенә каршы үзләре көрәшә

Оренбур өлкәсе Сарыкташ районының Биктимер һәм Кабан авыллары су астында калырга мөмкин. Хатыннар авылдан чыгып киткән, анда ирләр генә калган. Алар авылны саклый, әмма бүген-иртәгә су тагын күтәрелсә, безгә дә китәргә туры киләчәк, диләр.

— Арыдык бу сулардан. Барысы да Орски хәлләрен күзәтте, без дә. Бу һәлакәт безгә дә килеп җитмәсә ярар иде дип дога кылдык, әмма Сакмар елгасы которып шушы көннәрдә ташый башлады. Авылга су тулды. Каядыр көймәләрдә йөрибез, каядыр озын итекләр белән, — дип сөйли Биктимердә туып-үсеп, гомер иткән татар хатыны (исемен иминлек өчен атамыйбыз - ред.) — Малларны чыгарып бетердек, таударак урынга илттек. Тавык, этләрне дә харап булмасыннар өчен алдан коткардык.

Тулырак👉Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3😢1🐳1
Чәршәмбе иртән Русия хәрбиләренең Украинаның Чернигов төбәгенә ракет һөҗүмендә ким дигәндә ун кеше һәлак булган, 20гә якын кеше яраланган.

Бу хакта җирле хакимият вәкилләре хәбәр итә. Өлкәнең хәрби хакимияте җитәкчесе Вячеслав Чаус әйтүенчә, ракетлар "Чернигов үзәгенә диярлек" җибәрелгән.

Хәзерге вакытта җимерекләр астында калган кешеләрне коткару эшләре дәвам итә.

Чернигов шәһәре Украинаның төньягында, фронт сызыгыннан ерак урнашкан. Русия армиясе аны 2022 елның февраль-март айларында басып ала алмады, аннары шәһәрдән чигенде. Шул вакыттан бирле шәһәргә берничә тапкыр ракет һөҗүмнәре ясалды.

@azatliqradiosi
😢2
⚡️Бүген якынча сәгать 11:20дә Татарстан өстендә дрон бәреп төшерелгән.

Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итте.

"Киев режимы очкыч төрендәге дрон кулланып Русиядәге объектларга террорчыл һөҗүм ясамакчы булды, сәгать 11.20дә бу булдырылмый калды. Украин пилотсыз очкычы һава һөҗүменнән саклану чаралары ярдәмендә Татарстан республикасы җирләре өстендә юк ителде", диелә министрлык хәбәрендә.

Хәбәрне альтернатив сылтама буенча укый аласыз.

▪️Иртән Казан һава аланы очышларны туктаткан иде.

▪️Казанның Авиатөзелеш районындагы боралак һәм авиация заводы эшчеләр бомбадан саклану урыннарына җибәрелде.

@azatliqradiosi
😁3👍1🤪1
Татарстан премьер-министры урынбасары, Дөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән аннексияләнгән Кырымга барган.

Ул монда кырымтатар активистлары белән очрашкан. Бу хакта Дөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

▪️2014 елның 18 мартында Русия президенты Владимир Путин Кырым белән Акъярны (Севастополь) аннексияләде. Ярымутрауда Русия гаскәрләре контролендә референдум үткәрелде. Ул Украина кануннарына каршы килде. Кырым аннексиясен дөньядагы илләрнең күпчелеге танымады.
▪️Русиянең бу баскынчы сәясәтен алып баруда Мәскәү Татарстанны актив кулланды. Башта Казаннан килгән 50ләп артист Акмәчеттә һәм Русия хәрби бүлегендә концертлар куйды. Татарстан депутатлары Кырымда Русияне мактап Мәскәү сәясәтен агитацияләп йөрде. Мөфтиләр дә бу сәясәткә буйсынып ярымутрауга килде.
▪️Кырымда иң актив эшне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Ул фетнәчеләр хөкүмәте белән килешүләр имзалады. Шулай да Миңнехановның төп бурычы — Русия аннексиясенә каршы күтәрелгән кырымтатарларны тынычландыру иде. Татарстан президенты Милли Мәҗлесе вәкилләре белән очрашты, кырымтатарларның Корылтаенда чыгыш ясады.

@azatliqradiosi
💩3👍2🤡2❤1