Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Башкортстанга Украинадагы сугыштан чираттагы мәет кайтарылган.

2022 елда башланган сугышта Зилаер районыннан Идел Нәзарголов һәлак булган.

Аны 11 апрельдә туган ягында җирләделәр. Идел сугышка үзе теләп киткән, мотоукчылар бригадасында өлкән снайпер булган.

Сеңлесе Алия Иделдән килгән соңгы хәбәрне социаль челтәргә чыгарган:

"1 елга контракт. Бер елдан өйдә булам, Алла бирсә. Рәхмәт, сеңлем"


Безнең хисапка күрә, Башкортстаннан бу сугышта кимендә 1880 ир үтерелгән. Шуларның кимендә 11е — Зилаер районыннан. Бу саннар күпкә зуррак була ала, хакимият үлемнәрнең чын санын яшерә.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — әлеге сугышның 785нче көне.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
😭4👍1👏1🤬1🎉1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 19нчы апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Русиянең Ставрополь төбәгендә хәрби очкыч казага очраган. Очучылар үз-үзләрен вакытында коткарып кала алган. Зыян күрүчеләр турында хәбәр ителми. Сүз Ту-22М очкычы турында бара.

🔹Израил Иранга һөҗүм иттек дип белдерә. Иран моны кире кага. Израил Иранның Каһҗаваристан шәһәренә һөҗүм ителде дип ышандыра.

🔹АКШ Фәләстинне Берләшкән Милләтләр Оешмасына кертү проектын кире каккан. Резолюцияне БМО Иминлек шурасының 12 әгъзасы, шул исәптән Русия дә хуплаган булган.

🔹АКШның Үзәк күзләү идарәсе башлыгы Уильям Бернс сүзләренчә, Вашингтон ярдәм итмәсә, Украина ел азагына кадәр Русиягә җиңеләчәк.

🔹Русиянең Яһүд автоном бүлгесендә бер ир-ат полиция вәкилләренә ата башлаган. Нәтиҗәдә ике хезмәткәр яраланган, ә ирнең үзен атып үтергәннәр.

🔹Курган шәһәре янындагы Тубыл елгасында суның дәрәҗәсе 10 метрдан артып киткән. Хакимиятләр берничә бистәдә яшәүче халыкны яшәгән җирләрен кичекмәстән ташлап китәргә чакыра.

🔹Казанда бүген — 25 дәрәҗә җылы, ә Уфада 28 дәрәҗәгә кадәр җылы көтелә. Көн кояшлы булырга тиеш, ди синоптиклар.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
Чит илдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмына финанслар кимегән.

Дәүләт програмы нигезендә 2019-2025 елларда Татарстанга 1 050 кешене күчерергә ярдәм итү күздә тотыла. Аларның 40 проценты ким дигәндә урта һәм югары белемле һәм 7 кешенең фәнни дәрәҗәсе булырга тиеш. Республикага күчүчеләрнең 70 процентына биредә эшләргә кирәк булачак. Чит илдән төпләнүчеләрне социаль ярдәм, вакытлыча яшәү урыны белән тәэмин итәргә ышандыралар.

Чит илләрдә яшәүче ватандашларны Татарстанга күчерү програмы нигезендә 2019 елда 298 гаилә күченергә теләк белдерүе әйтелде. Ватандашларның бары 35 проценты гына татар икәне ачыкланды. Калган 15 проценты — урыс, 11 проценты — үзбәк, 39 проценты башка милләт вәкилләре булды. Аларның күпчелеге Үзбәкстан, Казакъстан, Таҗикстан, Кыргызстан кебек илләрдән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
🤬3👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Тукай районы башлыгы Фаил Камаев тоткарланган. Аны ришвәт алуда шикләнәләр. Chelny-biz басмасы хәбәр итүенчә, Камаев 1,3 млн сум күләмендә төзелеш материаллары алган булырга мөмкин. Аны сорау алуга алып киткәннәр. Район хакимиятеннән дә, Тикшерү комитетыннан…
❗️Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның өендә куәт оешмалары вәкилләре тентү уздыра.

Кичә түрәнең тоткарлануы һәм сорау алуга алып китүләре хәбәр ителгән иде, аны ришвәт алуда шикләнәләр.

Камаев районның Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә ике катлы йорт җиткергән. Бу өйгә аның хатыны Гөлназ Камаева (ул район башкарма комитетында эшли дип искәртелә) күченгән, тик документларда йортны Камаевның Мөслимдә яшәүче апасына яздырганнар диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
"Миңа Алсу турында уйлаудан туктау авыр, мөмкин түгел диярлек. Бүген мәктәптә ата-аналар җыелышында булдым. Укытучы кызымның уңышлары турында нәрсәдер сөйли, бу бик кызыклы һәм күңелле. Ләкин минем уйларым каядыр йөзеп китә. Мин һәрвакыт Алсу турында уйлыйм, ул хәзер нәрсә эшли: нинди шконкада утыра, нәрсә белән туклана, Русия хакимияте аны ничек җәфалый. Әлбәттә, бу хәлдә яшәү авыр.

Шулай минутлар, сәгатьләр, атналар үтә, менә инде алты ай минем балаларым әнисез яши. Чынлыкта, алар инде 10 айдан артык әнисез, ләкин шуларның 6 ае ул сак астында, һәм шушы вакыт дәвамында без һәр минут Алсу хәзер нәрсә эшли микән дип уйлыйбыз. Һәм иң мөһиме, балаларым да, мин дә, без Алсуның ни өчен төрмәдә утыруын аңламыйбыз."


Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваның Русиядә кулга алынуына ярты ел булды. Журналистлар Алсуның ире Павел Буторин белән сөйләште.

Интервьюны 👉 Азатлыкта укыгыз.

#freeAlsu #Татарстан

@azatliqradiosi
❤5😢4🔥1
❗️Русия хакимиятләре түрәләргә чит илгә чыгуны тыйган.

Кагыйдәләр төрлечә: әйтик, Дума депутатларына чит илләргә бернинди сәбәп белән дә чыгарга ярамый. Финанс министрлыгындагыларга эш сәфәрләре генә рөхсәт ителә. Куәт оешмалары вәкилләре 14 илгә чыга ала.

Имеш Русия түрәләренә тозак корып алардан дәүләт иминлегенә кагыла торган серләрне белешүләре бар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🔥4
2024 ел ахырына кадәр Татарстан мәгариф министрлыгы республиканың 18 белем оешмасына 99 миллион сумнан артык акча түләп пилотсыз очкычлар сатып алачак.

Укучыларны дроннар эшләргә, җитештерергә һәм кулланырга өйрәтәчәкләр. Акчаларны федераль бюджеттан һәм республика бюджетыннан бүлеп биргәннәр.

Дроннарны пилотсыз очкычлар проектлау сыйныфлары ачылачак 18 мәктәпкә бирәчәкләр.

Шуларның алтысы — Казан мәктәпләре, бишесе — Яшел Үзәннеке, Чаллыда исә ике мәктәп. Шулай ук Иннополистагы мәктәпкә, Лаеш районының Усад авылындагы лицейга, Столбищедагы Малышев исемендәге мәктәпкә, Бөгелмәдәге лицейга, Болгардагы кадет мәктәбенә таратылачак.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬3🌚1
❗️Казан Чүп яндыру заводын 2025 елга кадәр төзеп бетерергә ышандыралар.

Шул ук вакытта бүген төзелеш тукталган. 🤷🏽‍♀️

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤔4💩3⚡1👍1
Татарстанның сәнәгать оешмаларына 11 мең кадрлар җитми.

Шуларның — 80 проценты гади эшчеләр. Бу хакта республиканың премьер-министры Алексей Песошин Дәүләт шурасы утырышында белдерде.

"Моның сәбәпләренең берсе җитештерү тармагының җитәрлек дәрәҗәдә автоматлаштырылмавында. Шуңа да түбән квалификацияле хезмәтне кулланырга туры килә"

диде ул.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁1
Израил Иранга һөҗүм иткән, Иран "бик көчле" җавап кайтарачагын әйтә.

Иран дәүләт медиасы бүген, 19 апрельдә, иртә таңнан атом корылмалары урнашкан Исфахан шәһәрендә "мини-дроннар" бәреп төшерелүен хәбәр итте.

Рәсми хәбәрләргә күрә җимереклекләр юк, инфраструктурага зыян килмәгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍1
Тукай бүләге ияләрен бүләкләү быел Казан Кирмәнендә узачак. Анда халык катнашмаячак

Бу хакта бүген Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Тукай көненә багышланган матбугат очрашуында әйтте. Ул моны "тәҗрибә" дип атады.

Журналистлар бу Тукай бүләген алучыларны халыктан аеру буларак кабул ителергә мөмкин, бүләк ияләрен халык янына чыгару, таныштыру булачакмы дип сорады.

"Бу — тәҗрибә. Бүләкләү иртәнге якта булачак, барлык җиңүчеләр дә Шигърият бәйрәмендә катнаша алачак. Анысы көндезге сәгать икедә булачак, — диде түрә.


▪️Озак еллар дәвамында Тукай бүләген алучыларны Шигърият бәйрәмендә игълан ителде. Ә бүләкләү 30 августта — Татарстанның Суверенитеты турында Декларацияне кабул итү көнендә булды.

▪️Берничә ел элек Тукай бүләге ияләрен бүләкләү Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театрына күчте. Анда ел саен махсус тамаша оештырылды, тамашачылар бары тик чакыру билетлары белән кертелде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎5
❗️Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда дроннар һөҗүменә әзер торырга чакырды

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республикада пилотсыз очкычларның яңа һөҗүменә әзер булырга тиешләр дип саный.

"Кызганыч, пилотсыз очкычлар безгә кадәр дә очып килүенә әзер булырга кирәк", диде ул бүген парламент утырышында.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, "махсус хәрби операция" (Украинага каршы сугышны хакимиятләр шулай атый — ред.) барган чакта бу хәл дәвам итәргә мөмкин.

"Без куркыныч җитештерү, эре җитештерү оешмаларын саклау өчен акча түктек. Бу җиһазларның эшенә комачау итә торган зондлар сатып алуга акча бирелде", дигән ул.


Элегрәк Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов пилотсыз очкычлар һөҗүменнән оешмалар үзләре сакланырга тиеш, дигән иде.

▪️2 апрель иртәсендә Татарстанга беренче тапкыр дрон һөҗүме булды. Беренче дрон Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә төшкән. Тагын ике дрон "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә очып килде.

▪️17 апрель көнне Татарстан күгендә тагын бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡6🤮4💩3💅2
Туган тел көне алдыннан (Татарстанда Туган тел көне дип Габдулла Тукай туган 26 апрельны атыйлар) татар активистларының берсе Казанда әнә шундый пикет үткәргән.

"Татар телен, туган телен
Гарипләрең каян белсен?
Үз илеңдә үз телеңдә
Сөйләшергә гаҗиз бит син."

дип язылган пикеттагы плакатта.

Татарстанда татар теле дәүләт теле булып саналса да, чынлыкта аны белү мәҗбүри түгел, ә 2017 елда ул хәтта мәктәпләрдә дә ихтыярига калдырылды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🔥14❤4🕊1🙊1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Тукай районы башлыгы Фаил Камаевның өендә куәт оешмалары вәкилләре тентү уздыра. Кичә түрәнең тоткарлануы һәм сорау алуга алып китүләре хәбәр ителгән иде, аны ришвәт алуда шикләнәләр. Камаев районның Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә ике катлы йорт…
⚡️Тукай районы башлыгы Фаил Камаевны 2 айга кулга алганнар

Бу хакта Inkazan телеграм каналы хәбәр итә. "Вечерняя Казань" басмасы аның гаебен танымавы турында әйтә.

Исегезгә төшерәбез, Камаевны кичә тоткарладылар, бүген аның өендә тентү узды.

Chelny-biz басмасы хәбәр итүенчә, Камаевны ришвәтчелектә гаеплиләр. Ул 1,3 млн сум күләмендә төзелеш материаллары алган булырга мөмкин.

#Татарстан
@azatliqradiosi
Ставрополь краенда Ту-22М3 хәрби очкычы килеп төште. Киев без бәреп төшердек ди. Мәскәү техник төзексезлек дип аңлата. Бу очкыч Казанда җитештерелә

Бүген Ставрополь краенда ерак арага оча торган ракет-бомбалар ташучы Ту-22М3 хәрби очкычы килеп төшкән. Русия саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, очкыч хәрби бурычын үтәп аэродромга кайткан чагында мәтәлгән.

Экипаж катапульт ярдәмендә сикереп өлгергән. Дүрт кешенең өчесе табылган, аларның берсе үлгән дип җиткерде Ставрополь крае губернаторы Владимир Владимиров.

Русия ягы фаҗиганың сәбәбе — техник төзексезлек дип белдерә. Саклану министрлыгы ышандыруынча, очкычта корал булмаган, ул кешесез урынга килеп төшкән. Мәтәлгән урынында җимереклекләр дә юк диелә.

Украина кораллы көчләре исә очкычны алар бәреп төшерүен белдерде.

▪️Сугыш башыннан бирле бу украин хәрбиләренең бомбалаучы Русия хәрби очкычын бәреп төшерүләре турында әйткән беренче очрагы. Бу мәгълүмат бәйсез чыганактан расланмаган. Сугыш шартларында югалтулар турында хәбәрләрне тиз арада төгәл раслау мөмкин түгел.

@azatliqradiosi
🔥4👍1
Уфадагы мәхкәмә 13 ел нахакка төрмәдә утырып чыккан Фәтхулла Исхаковка компенсация күләмен 2 млн сумнан 6 млн сумга арттырган

Әмма Фәтхулла әфәнде моның белән канәгать түгел!

Ни өчен? Беләсегез килсә, Азатлыкка кереп укыгыз.

Тулы хәбәр 👉 монда, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍2🔥2🥰1
Татарстан парламентында Мәскәү вакытыннан китәргә чакырдылар

Бу мәсьәләне бүгенге утырышта КПРФ фракциясе депутаты Альберт Яһудин күтәрде. Ул моны халык гозере дип атады.

Быел июнь уртасында кояш иртәнге 3нче яртыда чыгачак, кич 8дә батачак, дип аңлатты депутат.

"Бу мәсьәлә турында фикерләшеп нокта куярга чакырам. Күпчелек күрешеләребез — Самар, Ульян, Ижауда вакыт 1 сәгатькә алга күчерелгән. Уфа, Оренбурда — 2 сәгатькә. Тормышны яхшырту өчен Татарстанда яшәүчеләргә компромисс кирәк. Безгә вакытны Мәскәүдән 1 сәгать алга, җәй көне — 2 сәгать алга күчерү кирәк", диде ул.


Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу тәкъдимне республика хөкүмәтенә юлларга кушты.

▪️Соңгы елларда Татарстанда вакытны күчерү тәкъдиме еш яңгырый. 2015 елда Дәүләт шурасында бу хакта фикер алышу булды. Ул чакта Татарстанны Мәскәү вакытында калдырырга карар ителде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍13🔥13
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 20 апрель, шимбә, сугышның 787нче көне. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк.

🔸Русия саклану министрлыгы узган төндә илнең сигез төбәгендә барлыгы 50 дрон бәреп төшерелде дип хисап тотты. Шул исәптән, Белгород өлкәсендә 26, Брянски 10, Курски өлкәсендә 8, Тула өлкәсендә 2 һәм Смоленски, Рязань, Калуга һәм Мәскәү өлкәләрендә бер дрон бәреп төшерелгән.

🔸Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстаннарны да дрон һөҗүмнәренә әзер торырга чакырды. Бу турыда ул кичә парламент утырышында әйтте. Моңа кадәр республикада ике шундый һөҗүм турында хәбәр ителде. 2 апрельдә Түбән Каманың ТАНЭКО ширкәтенә бер, "Алабуга" икътисади зонасы җирлегенә ике дрон килеп төште. 17 апрель көнне Татарстан күгендә тагын бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелде.

🔸АКШың Вәкилләр пулаты Украинага хәрби ярдәм турында канун проектын карауны хуплады. Ул Конгресста узган көздән бирле ята. Тавыш бирү бүгенгә планлаштырылган. Документ Украинага 60 млрд доллар күләмендә корал бирүне күздә тота. Алар арасында ерак арага оча ала торган ATACMS ракетлары да бар.

🔸Самар өлкәсендә ике укучы аэродромда боралак яндырырга тырышуда шикләнелеп тоткарланган, дип хәбәр итә РИА Новости. 16 яшьлек яшүсмерләр Украина махсус хезмәтләре белән элемтәдә торган дип хәбәр ителә. Русия думасы депутаты Александр Хинштейн сүзләренчә, куәт хезмәткәрләре алардан үз гаебен танулары турында белдерүләр алган.

🔸Русия эшләр министрлыгы полициягә русияләрнең банк күчерүләре һәм телефон шалтыратулары турында мәгълүматка керү мөмкинлеге бирергә чакыра. ТАСС хәбәр иткәнчә, әзерләнгән канун өлгесенә күрә, банклар һәм элемтә операторлары куәт хезмәткәрләренең таләпләрен мәхкәмә карары булмаса да үтәргә тиеш булачак.

🔸Татарстан башкаласында кичә температура рекорды теркәлгән. Метеостанция мәгълүматына күрә, җомга көнне һаваның максималь температурасы +25,4 градус тәшкил иткән. Казанда 19 апрель көнне элекке рекорд 51 ел элек теркәлгән булган. 1973 елда бу көнне ул +22,6 градус тәшкил иткән. Татарстанда бүген дә җылы көн көтелә. Ялларыгыз яхшы һәм файдалы узсын!
👍1🔥1
❗️Төмән өлкәсендәге Ишем елгасында су тугыз метрдан биегрәк күтәрелде

20 апрель иртәсенә Төмән өлкәсенең Ишем шәһәре янындагы Ишем елгасында су дәрәҗәсе 911 сантиметр тәшкил итте. Бу куркыныч саналган 850 сантиметр билгесеннән 60 сантиметр биегрәк дигән сүз. Бу хакта шәһәр администрациясе хәбәр итә.

Хакимият күндергән мәгълүматка күрә, су бер тәүлек эчендә ике метрдан артык күтәрелгән.

Ике атна элек төбәктә гадәттән тыш хәл режимы кертелде, хакимиятләр Казан һәм Ишем районнарында яшәүчеләрне ашыгыч эвакуацияләү турында игълан итте.

Ул чакта Төмән өлкәсе губернаторы Александр Моор су басу зонасына 51 торак пункт, шул исәптән Ишем шәһәре дә эләгәчәк дип кисәткән иде. Губернатор барлык зыян күргән йортларда яшәүчеләргә 50 мең сум түләргә вәгъдә итте.

▪️Апрель башыннан бирле Русиянең берничә төбәгендә су басулар дәвам итә. Аеруча Оренбур өлкәсендә яшәүчеләр нык зыян күрде.

▪️Ул төбәкләрдә күп санда татар-башкортлар да яши. Азатлык андагы хәлләрне күзәтеп бара.

Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤2🥰2👍1🔥1🐳1