Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Берлинда "Дәртле читек" исемле балалар клубы эшли башлады

Клуб инде берничә очрашу уздырды. Балалар клубы булудан бигрәк, ул гаилә клубы форматында эшли. Анда башка шәһәрләрдән дә киләләр.

Клубның исемен ничек сайлаганнар? Логотибын кем ясап биргән? Анда нинди чаралар үтә?

Азатлык яңа клубның эшчәнлеге белән танышты.

Тулырак 👉 монда укыгыз, ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradoisi
🔥10👍4❤2🤔1
Башкорт активисты Рамилә Сәетованы Уфадан Пермьгә күчерәләр

5 елга хөкем ителгән башкорт активисты Рамилә Сәетованы җомга көнне Уфадагы 1нче тикшерү изоляторларыннан Пермьдәге тикшерү изоляторларының берсенә җибәргәннәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә аның адвокаты Гарифулла Япаров хәбәр итте.

Сәетованың күчерелүе турында мәгълүматны Лилия Чанышеваны яклаучы адвокат Рамил Гыйзәтуллин да раслады.

"17 апрельдә Лилия Чанышева Уфа тикшерү изоляторы коридорында Рамилә Сәетованы очраткан. Аннан Лилия Рамиләнең Пермьгә этапка җибәреләчәген белгән. Шунда аңа җәзаны үтәү урынын билгеләячәкләр: Пермьдәге 32нче колония, яки Көңгәрдәге 18нче колония", дип язган адвокат Telegram-каналында.


▪️2 апрель көнне Башкортстан Югары мәхкәмәсе Рамилә Сәетованың 5 ел колония хөкемен үзгәрешсез калдырды. Аны "дәүләт иминлегенә каршы эшчәнлеккә чакыруда" гаеплиләр.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬5
Мүнһенда Германиядәге татар эзләренә багышланган очрашу узды

19 апрель Мүнһенда Германиядәге татарлар тарихына багышланган лекция узды. Аны җәмәгать эшлеклесе Эльза Нәбиуллина укыды.

Кичәнең беренче өлешендә Германиядә танылган татар шәхесләре тарихы, аларның илгә күченү вакыйгалары һәм эшчәнлеге турында сөйләнде. Аерым алганда, Гаяз Исхакыйның чит илләрдә эшчәнлеге, "Милли юл" басмасын чыгару тарихы турында сүз барды.

Кичәдә Мүнһенда Гариф Солтан һәм Азатлыкның башка хезмәткәрләренең дә яшәве телгә алынды. Чит илләрдә татарларны өйрәнүгә күп көч куйган Хатыйп Миңнеголов, Искәндәр Гыйлаҗев, Микасыйм Госманов фәнни хезмәтләре дә аталды.

Чараның икенче өлешендә музыкант Булат Шәйми җырлар башкарды. Ахырда катнашкан халык татар ризыклары белән сыйланды.

Чара тулысынча татар телендә узды, анда барлыгы 50гә якын кеше катнашты. Алар Франкфурт, Фрайбург, Лейпциг, Штутгарт һәм башка шәһәрләрдән килгән иде. Алга таба Германия татарлары өчен мондый чараларны даими үткәрү теләге әйтелде.

@azatliqradiosi
🔥12❤8👍4🥰4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар! Бүген 20 апрель, шимбә, сугышның 787нче көне. Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк. 🔸Русия саклану министрлыгы узган төндә илнең сигез төбәгендә барлыгы 50 дрон бәреп төшерелде дип хисап тотты. Шул исәптән, Белгород…
АКШның Вәкилләр пулаты Украинага хәрби ярдәм турында канун өлгесен хуплады.

Документ Украинага 61 млрд долларга якын ярдәм бирүне күздә тота.

Украина президенты Владимир Зеленский Вашингтондагы тавыш бирү нәтиҗәләрен хуплады һәм әлеге ярдәм "меңләгән кешене коткарачак" диде.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍5🔥2❤1😍1
Хәерле иртә, дуслар. Хәзер кыскача башка хәбәрләр:

🔺Кичә АКШ Вәкилләр пулаты шулай ук туңдырылган Русия милеген Украина файдасына конфискацияләү турындагы канун өлгесен дә хуплады. Хәзер аны Сенат расларга тиеш.

🔺Русия хәрбиләре узган тәүлектә Украинага ракет һәм дроннар белән һөҗүм итте. Бу хакта илнең баш хәрби штабы хәбәр итә. Днепропетровски өлкәсенең Никопольский районында биш катлы торак йортка, биш шәхси йортка, ике хуҗалык корылмасына, парникларга зыян салынган. Үлүчеләр турында хәбәр ителми.

🔺Русиянең берничә төбәгенә дә дроннар һөҗүме булган. Илнең саклану министрлыгы хәбәр итүенчә, Белгород, Брянски һәм Калуга өлкәләрендә дроннар, Мәскәү һәм Тула өлкәләрендә "Русия корылмаларына һөҗүм" өчен кулланылган һава шарлары бәреп төшерелгән.

🔺Төмән өлкәсендәге Ишем елгасында соңгы тәүлектә су тагын 140 сантиметрга күтәрелеп, хәзер 1051 сантиметрны тәшкил итә. Бу куркыныч саналган 850 билгесеннән 200 сантиметрга биегрәк дигән сүз.

🔺Татар теле һәм әдәбиятыннан XI Халыкара олимпиада җиңүчеләре билгеле. Татар-информ хәбәр итүенчә, гран-прига Казанның «СОлНЦе» мәктәбе укучысы Рәйсә Абдуллина, Уфаның 65нче санлы татар гимназиясе укучысы Илдан Кәлимуллин һәм Кыргызстанда Кыргыз-Русия славян университетының 2 курс студенты Зөлфия Шәрәфетдинова ия булган.

@azatliqradiosi
👍7
Лос Анжелеста башкортларның Рамазан ае бетүгә багышланган җыены узган.

Самавырда чәй кайнатылган, табын корылган.

Чара турында күбрәк Азатлыкның Instagram-ында укый һәм фото-видеолар күрә аласыз.

@azatliqradiosi
❤7👍1🤔1
Русиядә "Чикләрне танымаучы репортерлар" (RSF) халыкара хокук яклау оешмасының сайты томаланган

«Роскомсвобода» хәбәр итүенчә, томалау турындагы карарны кайсы оешма чыгарганы билгеле түгел. RusNews язуынча, ул баш прокуратура була ала.

"Чикләрне танымаучы репортерлар" матбугат, журналистлар һәм интернет кулланучылар иреген яклау белән шөгыльләнә.
Бу атнада оешма Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашеваны азат итәргә чакырды.

Оешма Кормашева кешелексез һәм абруйны төшерә торган шартларда тотыла диде. Алсуның сәламәтлеге белән бәйле борчу белдерде.

Былтыр ноябрьдә "Чикләрне танымаучы репортёрлар" Кормашеваны кичекмәстән "нахакка тоткарланган" дип танырга чакырган иде.

@azatliqradiosi
🤬5👍1
БМО мәгълүматларынча, Газзәдә ун минут саен бер бала үлә яки җәрәхәтләнә.

"БМО-хатын-кызлар" хисабына күрә, барлыгы алты мең ана үтерелгән, 19 мең бала ятим калган.

Израилнең һөҗүмнәре аркасында Газзәдә үтерелгән кешеләр саны 34 меңнән артты. Бу хакта ХӘМӘС контролендәге Газзә сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. Шуларның 13 меңнән артыгы — балалар.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34 меңнән артып китте, аларның 13 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
😢2🤔1
Көн язмасы: Казаннан киткән татар офицеры: "Баскын Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмим"

Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата көн саен 34 хөкем карары чыгара. Бу "Медиазона" басмасы санап чыгарган сан. Март аенда гына да шундый 700 хәл тикшерелгән. Бу сугыш башланганнан бирле иң югары күрсәткеч.

Associated Press агентлыгы журналистлары Украинага каршы сугышта катнашмаска карар иткән һәм Русия гаскәрен ташлап киткән биш офицер һәм солдат белән сөйләшкән. Хәзер алар Казакъстанда качып яшәргә мәҗбүр. Аларның һәрберсенә Русиядә ун ел төрмә яный.

Сугыштан качкан 23 яшьлек Фәрхәд Җиһаншин - Казаннан, Русия армиясе офицеры. 2022 елның сентябрендә илдә мобилизация игълан ителгәч, хәрби хезмәтне ташлап китә. Хәзер аны эзлиләр. Казакъстаннан Әрмәнстанга очып китәм дигәндә, аны һава аланында туктатып та торалар.

"Мин шәһәрләрне җимерүче һәм тыныч халыкны үтерүче, чит илнең җирләрен басып алучы Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмәгәнемне аңладым", ди Фәрхәд.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍8❤2
Башкорт җырчысы Алтынай Вәлитов гаиләсе белән АКШка килеп урнашкан

Бу хакта ул үзенең Youtube каналында урнаштырган видеода әйтте.

Алар АКШка Мексика чиген узып кергән һәм сәяси сыену сораган.

Вәлитов Youtube каналында ничек Мексикага килүләре, чикне узулары, борчылулары турында бәйнә-бәйнә сөйли.

"Барысы да башыннан ук уңышлы барды. Аллаһ Тәгалә шулай кушкандыр. Америкада мин ниндидер зур эшләргә тиешмен дип уйлыйм. Тырышачакмын. Бәлкем шоу-бизнес, кино, музыка өлкәсе булыр", ди ул.

▪️Дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителгән башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыкканнан соң, Вәлитовка басым башланды. "Мине эзәрлеклиләр, кемдер өемә килеп тәрәзәне ватып киткән" дип белдергән иде ул.
▪️Бу хәлләрдән соң ул чит илгә китүен әйтте. "Башкортстанга кире юл юк" диде Вәлитов. 
▪️Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры спектакленнән Алтынай Вәлитов җырларын алып куйганы билгеле булды.

@azatliqradiosi
👍10
22 апрельдә Казан мэриясе эшлекле татар теле курсын башлап җибәрә

Курс бушлай узачак. Дәресләр ай ярым дәвам итәчәк.

Курс тел, грамматика һәм сөйләм нигезләрен үз эченә алган 12 дәрестән торачак.

Ул башлангыч һәм дәвам итүчеләргә нигезләнгән.

Курсның төп максаты – татар телендә чыгыш ясарга өйрәтү. Уку барышында әдәби татар теленең нормалары, сөйләм этикеты кагыйдәләре, эшлекле стиль үзенчәлекләре темаларына өстенлек биреләчәк, ди мэрия.

12 февральдә Казан мэриясе муниципаль хезмәткәрләр өчен татар теле курсларын башлап җибәргән иде.

"Татар теле совет чорындагы кебек әби һәм бабай теле булудан туктады. Бүген бик күп яшьләр үз телендә матур итеп сөйләшеп кенә калмый, төрле прогрессив жанрларда иҗади проектларын тормышка ашыра. Бу туган тел яшәсен, үссен һәм әлеге телдә балаларыбыз һәм оныкларыбыз сөйләшсен өчен иң дөрес юл", дигән иде элек Казан мэры Илсур Метшин.

@azatliqradiosi
👍9❤1
Самар шәһәрендә алтынчы кассация мәхкәмәсе Башкортстаннан армиягә алынып, сугышка эләккән һәм анда яраланган егеткә компенсация түләттерүдән баш тарткан.

Бу хакта мәхкәмәнең карарында әйтелә.

2021 елның июнендә Әлшәй районыннан Вил Хәкимов армиягә чакыртып алына. Ул Тамански дивизиясенең 15нче мотоукчы полкында хезмәт иткән. 2022 елның 24 февралендә Русия Украинага бәреп кергәннән соң аны сугышка җибәрәләр.

Озак та үтми аның БТРына снаряд төшеп ул яралана. Егет операция кичерә. Соңрак аны яраксыз дип Русия хәрби көчләреннән чыгаралар һәм инвалид дип таныйлар.

Вил Хәкимов хастаханәдә дәваланган вакытта аның әнисе хәрби прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Хәкимовның сугышка җибәрелүе хата аркасында килеп чыкканын таныйлар. Шуннан соң ул Русия саклану министрлыгыннан рухи зыян өчен 2 млн сум компенсация таләп иткән. Егетнең әнисе армиягә алынучы солдатның сугышта катнашуы белән риза түгел. Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе 900 мең сум түләтү карары кабул итә. Соңрак Башкортстан Югары мәхкәмәсе бу карарны үз көченнән чыгара. Самарның алтынчы кассация мәхкәмәсе дә Вил Хәкимовны якламаган.

@azatliqradiosi
🤬3
20 апрель көнне Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче татарлар Дубайның Сафа паркында сабантуй уздырды.

Шәһәр паркында милли уеннар уздырылды, көрәш мәйданы оештырылды. Төрле шәһәрләрдән килгән сабантуй кунаклары караңгы төшкәнче күңел ачты.

Бәйрәм сәхнәсендә махсус чакырылган артистлар Зәйнәп Фәрхетдинова, Раяз Фасихов, Зинирә һәм Азат Рамазановлар, Мәскәүдән килгән Рената Ильясова чыгыш ясады. Сәхнәдән татар теле генә түгел, инглиз, гарәп һәм урыс телләре дә яңгырады.

Узган атнада каты яңгырлар сәбәпле Дубайны су баскач, сабантуй уздыру мәсьәләсе сорау астында калган иде.

Фото-видеолар гарәп илләрендә яшәүче татарлар инстаграмыннан алынды.

@azatliqradiosi
🔥9🤔5❤2🤡1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 22нче апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹2023 елда дөньяда төрле илләрнең хәрби чыгымнары 2,44 трлн долларга кадәр арткан. Бу — 2009 елдан бирле иң зур күрсәткеч.

🔹Иран Русиянең "Мир" түләү системы карталарын кабул итәргә җыена. Кабул иткән очракта Иранда "Мир" карталары белән түләргә мөмкин булачак.

🔹Украина АКШтан яңа коралларны әлеге канун проекты имзаланганнан соң бер атна узгач алырга мөмкин. Киевка хәрби ярдәм турындагы канун проектын АКШның Вәкилләр пулаты 20 апрельдә кабул итте. Сүз 60,8 млрд долларлык ярдәм турында бара.

🔹Бу атнада Русиядә — 6 көнлек эш атнасы. Май бәйрәмнәре аркасында яллар күчерелгән: шуңа күрә бу атнада халык шимбә дә эшләячәк, ә менә киләсе атнада 29, 30 апрель һәм 1 май ял көннәре булачак. 4-5 май һәм 9-12 май — шулай ук ял көннәре.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍5
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Миңнеханов дроннар һөҗүме уңаеннан уяу булырга һәм халыкка саклану урыннары турында сөйләргә чакырды Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республикада 17 апрельдә булган пилотсыз очкыч һөҗүме уңаеннан бүген хөкүмәт киңәшмәсендә белдерү ясады. Ул уяу булырга…
Рөстәм Миңнеханов дроннар һөҗүме уңаеннан уяу булырга һәм халыкка саклану урыннары турында сөйләргә чакырган иде.

Ә халык бу хакта нәрсә уйлый соң? Азатлык Радиосының социаль челтәрләрендә калдырылган кайбер фикерләрне барлыйк:

"Маршал Миңнеханов —- чигенүгә юл юк, артта Казан!"


"Кызык, кайда соң ул Рәсәйнең мактанып туя алмаган күкне саклау коралы... Башка сыймаслык хәл, Миңнехановнын Мәскәүгә яраклашуы нәтиҗәсендә Бөек Ватан сугышында да төшмәгән бомбалар Татарстаныбызга кыела башлады, кешеләр яралана. Менә ул үзеңнең чын, милли башлыгың булмавы."


"Украиннарга һөҗүм итәргә ярыймы? Оятсыз!"


"Федераль хакимият төбәкләрне якларга теләми дигән сүзме бу? Алайса мондый хакимият б*гыма кирәкме?!"


"Без беркемгә дә кирәк түгел, хөкүмәтнең халыкка каршы сугышы инде әллә кайчан бара. Нәрсәгә лаекбыз, шуны кичерәбез. Үзебез гаепле. Аптырыйсы түгел."


#Татарстан

@azatliqradiosi
👍4🦄4