Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Халыкны биздерү". Ни өчен динчеләр Хәтер көнен яшереп үткәрә

22 апрельдә Татарстан мөфтияте Хәтер көне дип аталган чара үткәрде. Төп чара Кол Шәриф мәчетендә һәм Сөембикә манарасы янында узды, ләкин намазда да, дога кылуда да чалма-чапанлылардан кала гади халык бик күренмәде.

1 700 кеше сыйдырышлы мәчеттә намаз кылучылар бары дүрт саф кына кора алды: чама белән 100ләп кеше.

Ни өчен көчле ресурслары булган Татарстан мөфтияте Хәтер көнен шулай яшерен генә халыкны җыймыйча үткәрде?
🔺Беренчедән, Хәтер көне узачагы турында алдан игълан итү булмады.
🔺Икенчедән, чара эш вакытында узды.
🔺Өченчедән, ел саен вакыты үзгәреп торган чараның кайчан узачагы анык түгел: халык бит һиҗри түгел, милади календарь белән яши.

"Бу махсус халыкны биздерү өчен эшләнелә. Менә, халык килми, диячәкләр. Аларча, халыкның сәяси үзаңы әкренләп бетерелергә тиеш. Мәсәлән, аны җомга яки ял көнне уздырып була иде. Ник дигәндә, ул — символик дата. Казан ханлыгы бер көн эчендә генә басып алынмаган, сугыш 2-3 ел барган. Җомга көнне оештырылса, мөфти халык белән шыгрым тулы мәчетләрдә кылычын күтәреп сөйләсә, бу бөтенләй башкача, көчле булыр иде. Шундый ук чараны Мәрҗани, Гали мәчетләрендә дә үткәрергә мөмкин. Әлеге мәйданнарда күргәзмә оештырырга, галимнәр белән җыен үткәрергә яисә җомга алдыннан галимнәргә сүз бирергә булыр иде. Болар эшләнмәде. Доганы һәркем кыла ала. Әгәр дә халыкка алдан игълан ясалмаса, бу чараның мәгънәсе нидә? Шуңа күрә, минемчә, бу халыкны биздерү өчен махсус шулай эшләнә", - диде сәясәт белгече Руслан Айсин.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша, VPN-сыз.
👍14🔥4🤔1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән 42 яшьлек «Toyota Land Cruiser» машинасы йөртүчесе, аның 20 яшьлек улы һәм 42 яшьлек танышлары тоткарланган. Бу хакта Тикшерү комитетына сылтама белән "Аспекты" яза. Сүз Башкортстанның Иглин шәһәрендә җирле…
Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән эшкуар Рәүф Габдуллинны ике айга сак астына алганнар.

Мәкхәмәдә ул гаебен өлешчә таныган, низагны яшьләр башлады дигән. Ир йорт сагы сораган.

Шулай ук икенче гаепләнелүче Ислом Надыров та кулга алынган.

Габдуллин һәм аның боксчы улларының үсмерне кыйнавы турында егетнең йөргән кызы сөйләде.

🔺Рәүф Габдуллинның төзелеш бизнесы бар, ул Иглин районы урман хуҗалыгы сәнәгатендә эшләүчеләр ассоциациясе рәисе. 2021 елда Иглин районы Иҗтимагый пулатына кергән.
🤔2❤1
Русиядә 900дән артык кешене сугышка каршы фикерләре өчен эзәрлеклиләр

Шулар арасыннан 261 кешене ирегеннән мәхрүм иткәннәр: алар тикшерү изоляторларында, колонияләрдә яки мәҗбүри дәвалану узалар. Бу "ОВД-Инфо"ның яңартылган статистикасында чыккан саннар.

Гаепләнүчеләр арасында 122 активист, 46 журналист, 43 сәясәтчк һәм 37 сәнгать эшлеклесе бар. Шулай ук хәрбиләрне, блогерларны, укытучыларны да эзәрлеклиләр.

Эзәрлекләнүчеләрнең 260ы хәзер Русиядә түгел: аларга хөкем карарлары һәм чикләү чаралары читтән торып бирелгән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬8❤1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстанны күрше төбәкләр белән берләшеп агломерация корырга чакырды. Әлеге тәкъдим икътисадчыларда фикер каршылыгы уятты. Кайбер белгечләр моның артында милли республикаларны юкка чыгару сәясәте ята дип саный. @azatliq…
Матвиенко Русиянең кайбер төбәкләрен берләштерергә кирәк диде

"Төбәкләрнең исемен атамыйм, әмма минемчә берләштерү кирәк булган төбәкләр бар, алар бер-берсен икътисади һәм социаль яктан тулыландырыр иде. Моның вакыты җитәчәк", дигән Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко.

Бүген, 24 апрельдә Федерация шурасы пленар утырышында Русия фәннәр академиясен ил киңлеген үстерү концепциясен әзерләүгә катнашуын сораячак.

Моңа кадәр төбәкләрне эреләндерү тәкъдиме белән вице-премьер Марат Хөснуллин, Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин, ЛДПРның элекке җитәкчесе Владимир Жириновский да чыккан иде.

Кудрин, мәсәлән, Татарстанны күрше төбәкләр белән кушып, Идел буе агломерациясе булдырырга кирәк дип саный.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩12🤬4👍1
Кировта мәхкәмә пенсионерны үтергән һәм көчләгән "вагнерчы"ны 22 ел колониягә хөкем иткән

Мәхкәмә ирдән зыян күрүчеләрнең гаиләләренә компенсация буларак ике миллион сум түләттерү карары да чыгарган.

Сүз 2023 елның мартында Украинадагы сугыштан туган ягы Киров өлкәсенең Новый Бурец авылына кайткан Иван Россомахин турында бара диелә.

Сугыштан кайткач ул авылда яшәүчеләрне куркытып тора башлый. Аның урамда балта һәм пычак күтәреп йөрүе, машиналарны җимерүе әйтелә, авылдашлары егетнең үтерү белән янавын сөйли.

Элегрәк ир авылдашын үтергән өчен 14 елга хөкем ителгән була, тик "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән контракт төзеп, 2022 елның сентябрендә колониядән чыга.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
😁2🤡2🤪2👍1🌚1
Казанда 626 күпкатлы йортның идән асларына "яшеренү урыны" дип язылган элмә такталар кагачаклар.

Яшеренү урыннарының һәркайсысына бу йортта яшәүчеләр арасыннан бер җаваплы кешене билгеләячәкләр, ачкычлар шул кешедә сакланачак.

Бүген — Русия Украинага каршы башлаган сугышның 791нче көне.

P.S. Ә татарча язмаганнар...

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Фото: "Бизнес-online"


#Татарстан

@azatliqradiosi
😁8🤡1🤣1
Татарстан таможнясы конфискацияләгән өч чит ил машинасын фронтка тапшырган.

Таможня башлыгы Марат Гәрәев машина документларын хәрбиләргә шәхсән үзе тапшырган, дип яза "Татмедиа" агентлыгы.

Автомобильләрнең һәрберсе – Nissan Elgrand, Subaru Impreza һәм Toyota Crown Athlete – кайчандыр Русиягә Евразия икътисади зонасы кагыйдәләрен бозып кертелгән һәм мәхкәмә аларны федераль милеккә күчергән булган.

Бу машиналар Украинадагы сугышта ни рәвешле кирәк соң? Таможнячылар сүзләренчә, фронтның алгы сызыгында сугыша торган Татарстан ирләре машиналарның кирәге чыга ала дип белдергән, шуңа күрә конфискацияләнгән автоларны шунда җибәрергә булганнар.

Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 791нче көне. Татарстаннан әлеге сугышта кимендә 1522 ир үтерелгән.

#Татарстан

@azatliqradiosi
💩5😁4🤡2
Думада диверсияләр өчен 35 елга кадәр төрмәгә утыртырга тәкъдим итәләр.

Хәзерге вакытта диверсия турындагы маддә нигезендә 30 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар. Әгәр диверсия нәтиҗәсендә кешеләр дә үлгән булса, гомерлеккә утыртып куярга мөмкиннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
💩6👍1
Быел Казанда Ак мәчет һәм Иске таш мәчетендә төзекләндерү эшләре тәмамланачак.

Соңгы 30 елда ташландык хәлдә яткан Казанның Яңа бистәсендә урнашкан Ак мәчеттә төзекләндерү эшләре быелның июлендә тәмамланыр дип көтелә. Хәзерге вакытта демонтаж эшләре башкарылган, манара торгызылган.

Түрәләр Казанның Яңа бистәсендә урнашкан ХХ йөз башында салынган Иске таш мәчетендә дә төзекләндерү эшләре быел тәмамланачак диде.

Тарихи мәчетләрдән шулай ук Мәрҗани мәчетендә, Кабан арты мәчетендә, Кукмара районының Мәчкәрә авылындагы таш мәчеттә, Алан-елга авылындагы 1742 елгы агач мәчеттә, Биектау районының Айбаш авылындагы агач мәчеттә төзекләндерү эшләре дәвам итә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

Фотода: Ак мәчетнең тарихи бинасы.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍11❤3
🐑Русиядә Иранга күпләп сату аркасында сарык ите җитми башлаган.

Шуның аркасында бу төр иткә бәя дә 30-40 процентка арткан.

Бәя артуга сарыкларның баш саны кимүенең дә йогынтысы бар. Сарыкларның төп өлешен (84 процентын) кечкенә хуҗалыкларда асрыйлар икән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬4👍1🤪1
Бу атнада (26 апрельдә) татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 138 ел тула.

Аның иҗатын бөтен төрки дөньяда беләләр, әсәрләрен әле дә укыйлар. 22 апрель көнне Төркия башкаласы Әнкарәдә Тукайга багышланган конференция узды.

ХХ гасыр башында яшәгән татар шагыйре иҗат иткән шигырьләрне XXI гасырның төрек яшьләре укыды. Тыңлап карагыз әле. 😀

#Төркия

@azatliqradiosi
❤11🔥4❤‍🔥1
Хәерле иртә, дуслар! Азатлык эшен дәвам итә һәм әлеге сәгатькә булган хәбәрләр белән таныштыра.

🔸Русия саклану министры Сергей Шойгу кулга алынган Тимур Ивановны үзенең урынбасар вазифасыннан читләштергән. Бу аның эшеннән бөтенләй алынумы, әллә тикшерү вакытлычамы - билгесез. Медиа язуынча, мәхкәмә Ивановның аның да, гаилә әгъзәларының бөтен хисапларына арест салган.

🔸Украина президенты Владимир Зеленский Русияне Швейцариядә узарга тиешле тынычлык саммитын оештыру эшләренә тыкшына дип гаепләде. Ул күзләү мәгълүматларына таянып, Русиянең бу саммитта азрак дәүләтләрнең катнашсын максаты һәм аерым бер планы бар дип белдерде.

🔸Европа комиссиясе Русиягә Төньяк Кореядән корал ташучы көймәләргә карата чикләүләр кертергә тәкъдим итәчәчәк.

🔸Вконтакте социаль челтәрнең башлыгы алмашына ала. The Bell язуынча, Владимир Кириенконы Сергей Ковальчук алмаштыра алачак. Бу Путинның инаугурациясеннән була ала. Владимир Кириенко - Сергей Кириенконың улы, ә Сергей Ковальчук - Михаил Ковальчукның оныгы. Вконтакте башлыклырын алмаштыру бу ике гаиләнең арасындагы тарткалашуга бәйле дип язалар.

🔸Венада рәссам Густав Климтның рәсемен 30 млн еврога сатканнар. Бу рәсем 100 елдан артык югалган булып саналды. Рәсем 1917 елда ясалган, соңгы тапкыр кешеләргә 1925 елда күрсәтелгән.

🔸Башкортстанда кәбестә, кишер, алма, сосиска һәм сөткә бәяләр арткан.

🔸2015 елда "Голос.Дети" проекты финалисты, татар җырчысы Сәйдә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстандагы "Ovoz" ("Аваз") шоусында катнашачак. Беренче эфир 27 апрельдә ZO'R TV-да Казан вакыты белән кичке 6да күрсәтеләчәк.
👍4
📍Татарстанда яшәүче ирне Чаллыдагы хәрби техника җитештерүче оешмалар турындагы мәгълүматны АКШ белән Украинага җибәрмәкче булганда тотканнар.

Бу хакта ФСБның Татарстандагы идарәсенә сылтама белән "Татар-информ" җиткерә. ФСБ ачыклавынча, ир бу белешмәләрне АКШның Мәскәүдәге илчелегенә һәм Украина иминлек хезмәте җитәкчесенә кәгазь хат белән җибәрмәкче булган.

Нишләткәннәр бу ирне?

Хәбәр тулырак
👉 монда. Яки бу 👉 сылтамага басыгыз.
🤔3🤡1😴1
🔺Көн язмасын тәкъдим итәбез. Ул үтерелгән Ибраһим Исәнәев турында. Урта Әләзән авылының  мөәзинен үтерүдә шикләнүче кеше - "вагнер"чы, Украинадагы сугышка Путин ярлыкавы белән китүче җинаятьче булган.

Ничек үтерелгән өч бала әтисе Ибраһим Исәнәев?

Ул 16 апрельдә үзенең "Газель" машинасына арба тагып эре мөгезле терлек сатып алырга юлга чыга. Исәнәев Ульян өлкәсе Морат авылында яшәүче 36 яшьлек Раил Хәйров  белән элемәтәгә керә. Хәйров аңа очсызрак бәягә терлек сатып ала торган урынны белүе һәм моның өчен билгеле күләмдә акча кирәк булуын әйтә.

— Алар трасса буйлап баралар. Междуречье белән Буровка авыллары арасында туктыйлар. Бу Сарытау өлкәсе Вольский районына карый. Буровка авылы янында Терешка елгасы ага. Шул урында Ибраһим хәзрәт Хәйровны фотога төшерергә һәм туганнарына җибәрергә өлгерә. Соңыннан ни булганы билгеле түгел. Шулай да хәлләр болай баргандыр. Ирләр машинадан чыга, тарткалаш башлана. Шунда Хәйров Ибраһимның күкрәгенә пычак кадый. Аннары җинаятьче Исәнәев кесәсеннән акчаларны ала.

Хәйров "Газель"ны юлдан Терешка елгасына таба күчерә һәм Исәнәев мәетен яшерергә була. Моның өчен ул Междуречье авылында җирле кешедән үзенең туган авылы Ульян өлкәсе Илюшкино авылына илтүен сорый. Анда үз машинасына утырып кире Хәйровны үтергән җиргә әйләнеп килә. Төн җиткәч "Газель"ны яндыра, ә мәетне үз машинасына салып авылга алып кайта.

Тикшерү комитеты мәгълүматына караганда, Хәйровны "Донецки халык республикасында" тоткарланган.

Кем ул Хәйров? Ул элек тә авыр җинаятьләр кылган, шул исәптән ике тапкыр кеше үтергән өчен хөкем ителгән. 2008 елны лом белән кеше башын тишкән өчен җиде елга төрмәгә утыртылса, 2019 елны бер ир кешене мылтыктан атып үтергәне һәм машинасын яндырганы өчен 11 ел 8 айга хөкем ителгән. Колониядә утырган чакта "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка китә һәм Путин фәрманы белән ярлыкана. Шуннан соң кайтып Ульян өлкәсе Морат авылында яши башлаган.

Украинадагы сугыштан кайткан "вагнерчы"ларның җинаять кылулары турындагы хәбәрләр даими чыгып тора. Азатлык алар турында даими язып тора.

▪️ Башкортстанда Укриана сугышына киткән җинаятьче туган якларына кайтып ике полиция хезмәткәрен үтерде.

▪️ Башкортстанда "Вагнер" белән Украинадагы сугышта булып кайткан егет тә үзенең таныш кызын көчләгән иде. 25 яшьлек Олег Михайловны 2022 елда кеше үтергән өчен 18 елга хөкем иткән булганнар, әмма Путин аны ярлыкады.

▪️Киров өлкәсендә Украина сугышыннан кайткан Иван Россомахин  85 яшьлек пенсионер Юлия Буйскаяны көчләде һәм үтерде. Моңа кадәр ир башка бер авылдашын үтереп 22 елга хөкем ителгән иде. Әмма ул да Путин тарафыннан ярлыканып сугышка җибәрелгән иде.

👉 Төп сәхифә
👉 Көзге сәхифә
🤬3😢3👍1😁1
Казанда полиция хезмәткәренә һөҗүм ителгәч, биш кеше тоткарланган.

Бу хәл 25 апрель төнендә, Казанның Профсоюз урамынңа булган. Патруль уздырган полиция үзара сугышучыларны күреп алган, аларны туктатырга тырышкан. Әмма полиция таләбенә буйсынучы табылмаган, аларны тоткарлый башлаганнар, бер ир каршылык күрсәткән, полиция хезмәткеренең эченә берничә тапкыр пычак кадаган. Ул качарга тырышкан, әмма тотылган. Ир Мари Иленнән булып чыккан.
🔥4
🔻"Баймак эше" нигезендә тоткарланган егетнең туганнары адвокатка акча җыя

"Баймак эше" нигезендә тоткарланган Айдар Йосыповның туганнары юридик ярдәм өчен акча җыя башлауларын хәбәр итте. Аны 12 мартта мәчеттән чыккан чагында тоткарлаганнар, дип яза "Поиск репрессантов после провокаций в Баймаке" Telegram-каналы.

Башта Уфага алып китеп ике тәүлеккә тоткарлаганнар. Мәхкәмә утырышыннан соң ике айга тикшерү изоляторына җибәргәннәр. Аны киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда һәм хакимият вәкиленә көч куллануда гаеплиләр.

"Айдарга 27 яшь, тумышы белән Стәрлетамак районының Яңа Федоровка авылыннан", диелә хәбәрдә. Аның намаз укуы, сәламәт тормыш рәвеше алып баруы да искәртелә. Туганнары әйтүенчә адвокатка 150 мең сум җыярга кирәк.

Хәбәр ачылмаса, монда басыгыз.

"Баймак эше" нигезендә тикшерү изоляторларында 83 кеше тотыла.

▪️ Күптән түгел Баймакта 17 гыйнвар протестларыннан соң кулга алынганнарның туганнары халыкка мөрәҗәгать чыгарды. Алар тоткарланучыларның гаиләләренә күрсәтелгән мадди һәм рухи ярдәм өчен рәхмәт сүзләре җиткерә. Битараф булмаучылар җибәргән акчаларга адвокатлар яллый алуларын, тикшерү изоляторында тотылучы якыннарына кирәк-яраклар һәм азык-төлек тапшыра алуын искәртә.
👍2
Украинада сугыш башлану белән Татарстан һәм Башкортстан депутатлары, шул исәптән, әлеге республикалардан Русия думасына сайланган депутатлар җирле мәсьәләләргә бәйле булмаган, ләкин кеше хокукларын кыса торган канун өлгеләре һәм төрле тәкъдимнәр белән чыкты. Алар "ят агент"ларга, ЛГБТга каршы көрәшүчеләргә һәм Украина сугышын көчәйтергә өндәүчеләргә әйләнде. Бу үзенә күрә сәер, шул ук вакытта Мәскәү сәясәтенә туры килгән тәкъдимнәр.

Мондый канун өлгеләрен һәм тәкъдимнәрне кайсы депутатлар җиткерә? Алар Татарстан мәнфәгатен яклыймы? Азатлык соңгы ике елда ике республика депутатлары тарафыннан яңгыратылган тәкъдимнәргә күзәтү ясады.

Мәкаләне укымасагыз, төп фикерләрне "карточка"ларга җыйдык. Башкаларга да күрсәтегез.
👍1