Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
“Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлекчәсе белдерүенчә, прокуратура Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага хастаханәгә ятарга аяк чала

Бу хакта бүлекчә җитәкчесе Руслан Зиннәтуллин белдерде.

Ситдыйкова көн саен мәхкәмә утырышларына йөрергә мәҗбүр. Аңа "нацизмны аклау" һәм Русия кораллы көчләрен кабат "дискредитацияләү" маддәләре нигезендә җинаять эше ачылган иде.

“Хәзер ул туберкулезга каршы диспансерга ятып дәвалануга юллама алды. Ләкин буш урыннар булмауга сылтап, аны анда кабул итүдән баш тартканнар. Шул ук вакытта хастаханәдә ятучылар буш урыннар булуын әйтә”, ди Зиннәтуллин.

Аның фикеренчә, бу прокуратураның табибларга басымы белән бәйле.

▪️Ситдыйкованы "9 waй" плакаты белән былтыр 28 апрельдә Урицкий паркында тоткарладылар. Шул ук елның маенда социаль челтәрләрдә Казанның Җиңү паркындагы мәңгелек ут фонында төшерелгән "Бетсен сугыш" дигән плакатның рәсеме таралды. Куәт оешмалары бу чараны уздыруда Ситдыйкованы гаепли.

@azatliqradiosi
🤬5🤮3❤1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанның Иглин шәһәрендә җирле эшкуар Рәүф Габдуллин һәм аның боксчы уллары үсмерне кыйнаган.
Башкорстанның Иглин районында яшүсмерне кыйнауда шикләнелгән җирле эшкуар Рәүф Габдуллинның икенче улы да тоткарланган

17 яшьлек үсмерне мәхкәмә сак астында калдыру карары чыгарган. Бу хакта адвокат Рамил Гыйззәтуллинга сылтанып “Аспекты” яза.

Бу әлеге эш нигезендә тоткарланучы дүртенче кеше. Кичә Рәүф Габдуллин, аның өлкән улы Вадим һәм Ислом Надыйров кулга алынган иде. Алар Иглин шәһәрендә үсмерне кыйнауда шикләнелә.

@azatliqradiosi
🤔2
Русияләргә чит илләрдә паспортларын алыштыруны тыю мөмкинлеге турындагы “документ” бәйсез мәгълүмат чаралары редакцияләренә таратылган булган.

“Медиазона” язуынча, бүген "Новая газета" бастырган әлеге “документны” алар 18 апрельдә үк алган. Җибәрүче үзен Тышкы эшләр министрлыгының Валентин исемле хезмәткәре итеп таныткан, аңа документны "тикшерү өчен бирелүен" әйткән. Ләкин, шул ук көнне ул үз аккаунтына керми башлаган һәм документның дөреслеген раслаучы бернинди дә дәлил дә, шәхесен танытучы мәгълүмат та җибәрмәгән.

“Медиазона” бу хәбәргә ышанырга нигез юк дигән нәтиҗәгә килә.

Русия тышкы эшләр министрлыгы да чит илдә документлар бирми башлау турындагы бу хәбәрне кире какты. "Бу мәгълүмат бөтенләй дөреслеккә туры килми һәм провокацион булып тора", дип белдерделәр министрлыкта.

@azatliqradiosi
Бүген, 25 апрельдә Европарламент Русиядәге президент сайлаулары нәтиҗәсен танымаучы һәм Европа берлеге әгъзалары булган илләрне Путин белән хезмәттәшлек итүдән баш тартырга өндәүче резолюцияне кабул итте.

Кабул ителгән резолюция текстында Русиядә узган сайлаулар "фарс" дип атала, ә Путин турында әйткәндә махсус рәвештә "президент" сүзен кулланмыйлар.

"Русиядә "президент сайлаулары" курку һәм эзәрлекләүләр мохитендә, Украинага каршы канунсыз агрессив сугыш барганда узды. Сайлаулар дип аталган бу чарада альтернатив намзәтләр дә, азат медиа да, бәйсез күзәтүчеләр дә, сәяси ирек тә булмады. Шуңа күрә бу "сайлаулар" легитим да демократик та түгел", диелә резолюциядә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👏4
❗️Европарламент Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды

Европа парламенты депутатлары Русиядәге барлык сәяси тоткыннарны, шул исәптән Азатлык радиосының татар-башкорт редакциясе журналисты Алсу Кормашева һәм The Wall Street Journal хәбәрчесе Эван Гершковичны кичекмәстән азат итәргә чакырган резолюция кабул итте.

Шулай ук Европарламент азат итәргә чакырган кешеләр арасында Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева да бар.

Резолюция Русиядә демократик үздырылмаган президент сайлавын хөкем итүче документның бер өлеше булып тора.

▪️Алсу Кормашева — АКШ һәм Русия ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.

▪️2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Американыкын да, Русиянекен дә тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2 маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.

▪️Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен ят агент булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1 маддәсе). Бу Русиядә беренче шундый очрак.

▪️18 октябрьдән бирле Алсу вакытлыча тоту изоляторында.

@azatliqradiosi
❤8👍1
Ике ел эчендә Украинадагы сугышта булып Русиягә кайткан хәрбиләрнең кулыннан җәрәхәтләнүчеләрнең саны ике йөздән артып киткән, аларның йөздән артыгы һәлак булган, калганнары авыр яралар алган.

Күпчелек җинатьләр көнкүреш сәбәпләр белән, яки хәмер кулланганнан соң эшләнгән. Бергәләшеп эчеп утырган чакта сугыштан кайтканнар еш кына танышларына, күршеләренә яки очраклы кешеләргә һөҗүм итә, дип искәртелә.

▪️Әле яңарак кына Пенза өлкәсендәге Урта Әләзәннең 5нче мәчете мөәзине Ибраһим Исәнәевнең үлеме бөтен авылны тетрәндерде. Аны үтерүдә "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән сугышка киткән һәм ярлыкау алган Раил Хәйров шикләнелә.

@azatliqradiosi
👍3😢3
Быел "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе беренче тапкыр Казан Кирмәнендә узачак.

2006 елда халык күпләп йөри торган Бауман урамында үткәрелә башлаган әлеге чараны таш диварлы кирмән эченә кертү дөресме? Бу урын акциянең максатларына ук каршы килмиме?

Азатлык Радиосы 18 ел элек "YZЕБЕZ" хәрәкәте башлап җибәргән шушы чараның тарихын барлады.

Безнең яңа видеоны карагыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🔥8👍5❤3🥰2
Быелгы Тукай бүләге җиңүчеләре билгеле булды:

🔹"Узганны кабатлау" китабы өчен шагыйрь Ләис Харрасов (Ләис Зөлкарнәй)

🔹Танылган татар шәхесләренең портретларын һәм сыннарын булдыруы өчен рәссам Кадыйм Җәмитов

🔹"Татар хор музыкасы антологиясе" хезмәте һәм хор сәнгатен саклау һәм үстерү өчен Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова.

"Бизнес Online" үз чыганакларына сылтанып язуынча, әгәр Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов хупласа, дүртенче җиңүче дә булуы ихтимал.

▪️2024 елда Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә 10 кеше һәм бер театр коллективы дәгъва кылды.

▪️Быел Тукай бүләген алучыларны бүләкләү беренче тапкыр Казан кирмәнендә узачак.

@azatliqradiosi
🔥11👎2👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 26нчы апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бүген, татар шагыйре Габдулла Тукай туган көнне, Татарстанда Туган тел көне билгеләнеп үтелә. Республиканың Тукай бүләге ияләре кичә кич билгеле булды. Бүген исә Казанда 19нчы тапкыр "Мин ТАТАРЧА сөйләшәм!" акциясе узачак. Быел ул беренче тапкыр Бауман урамында да, Камал театры янында да түгел, ә Казан Кирмәне эчендә үтәчәк.

🔹Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Туган тел көне белән котлады. Үзенең Tеlegram-каналында иртә саен яза торган "Исәнмесез!" сүзе урынына бүген президент "Татар телем — халкым теле" дип язып чыкты.

🔹Төнлә Казанның Хөсәен Ямашев проспектында, Химиклар мәдәният сарае янында машина бер ир-атны бәреп киткән, ир һәлак булган. Кичә, 25 апрель көнне, Татарстанда барлыгы 143 юл-транспорт һәлакәте булган.

🔹Казан автобусларында яңа кагыйдәләр кертергә җыеналар. Мәсәлән, автобус салонына башкаларны пычрата алырдай ризык белән керү тыелачак, салонга арткы һәм урта ишекләрдән генә керү рөхсәт ителәчәк. Ул хакта "Вечерняя Казань" газеты яза.

🔹Исегезгә төшерәбез: бу атнада Русиядә — 6 көнлек эш атнасы. Май бәйрәмнәре аркасында яллар күчерелгән: шуңа күрә бу атнада халык шимбә дә эшләячәк, ә менә киләсе атнада 29, 30 апрель һәм 1 май ял көннәре булачак. 4-5 май һәм 9-12 май — шулай ук ял көннәре.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4❤1🔥1
"Казан татарларының 1552 елдан соң күргән золым һәм әлегәчә кадәр бу фаҗига заман татарларына ничек тәэсир иткәнен дә беләм. Бу тема күтәрелсә, йөрәгем әрни. Дәүләтләре җимерелгәннән соң, басып алганнан соң, Казан татарлары кебек золым күргән башка төрки халык юк чынында. Дин мәсьәләсендә бу кадәр басым күреп тә, диннәрен дә, милләтен дә саклап калган башка халык юк. Каршы торырлык көч табылган һәм халык Габдулла Тукай кебек шагыйрь тудырган. Могҗиза."


Төркия башкаласы Әнкарада Габдулла Тукайга бәйле фәнни конференциядә узды, галимнәр бүген аның кебек масштабтагы шәхес туар өчен нинди шартлар булырга тиеш дип фикерләрен дә җиткерде.

Чарада татар җәмәгатьчелеге булмады диярлек. Язманы 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар #Төркия

@azatliqradiosi
❤9👍2
⚡️Быел Тукай бүләге дүрт кешегә биреләчәк.

Аңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды.

Һәр җиңүчегә берешәр миллион сум акча биреләчәк. Тукай бүләген тапшыру исә быел Кирмәндә, Туп сараенда уза. Татарстанның төп дәүләт бүләген бу рәвешле тапшырганнары юк иде әле.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
❤7👎1🔥1🤬1🤡1
🇺🇸АКШ университетларында Фәләстин яклы протестлар дәвам итә.

Меңләгән студент һәм мөгаллим югары уку йортлары җитәкчеләреннән Израилгә бәйле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итүне туктатуны таләп итә.

Протест хәрәкәте узган атнада Нью-Йорктагы Колумбия университетында башланды һәм тиз арада башка штатлардагы университетларга да күчте. Мәсәлән, Техас белән Калифорния студентлары да әлеге протест хәрәкәтенә кушылды.

Студентлар да, мөгаллимнәр дә Фәләстинне яклый, Израилнең Газзә халкын үтерүен хөкем итә. Протест белдерүчеләр арасында яһүдләр дә бар, алар да без Израилнең сәясәте белән килешмибез дип белдерә.

Шул ук вакытта полиция протестта катнашучы кайбер студентларны һәм мөгаллимнәрне кулга алган. АКШның Вәкилләр пулаты спикеры Майк Дҗонсон да бу протестларны туктатырга кирәк дип белдергән. Президент Дҗо Байденның сүзчесе Карин Җан-Пьер исә "Байден сүз иреген яклый. Югары уку йортларында бәхәс һәм дебатлар мохитенең саклануы мөһим, дискриминация була күрмәсен" диде.

Кайбер күзәтүчеләр хәзерге протестларны 1960нчы елларда Вьетнамдагы сугышка каршы башланган протестлар белән чагыштыра. Фәләстинне яклап чыккан студентларны һәм мөгаллимнәрне "алар чын сүз иреген, демократияне, кешелеклелек сыйфатларын яклый" дип тасвирлаучылар да бар. Бу фикер белән килешмәүчеләр дә юк түгел.

Израилнең Газзә сызыгына каршы башлаган сугышы аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 34 меңнән артып киткән. Аларның күбесе — балалар һәм хатын-кызлар.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34 меңнән артып китте, аларның 13 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
🔥9👍4🤮3❤1👎1