⚡️Быел Тукай бүләге дүрт кешегә биреләчәк.
Аңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды.
Һәр җиңүчегә берешәр миллион сум акча биреләчәк. Тукай бүләген тапшыру исә быел Кирмәндә, Туп сараенда уза. Татарстанның төп дәүләт бүләген бу рәвешле тапшырганнары юк иде әле.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi

❤7👎1🔥1🤬1🤡1
🇺🇸АКШ университетларында Фәләстин яклы протестлар дәвам итә.
Меңләгән студент һәм мөгаллим югары уку йортлары җитәкчеләреннән Израилгә бәйле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итүне туктатуны таләп итә.
Протест хәрәкәте узган атнада Нью-Йорктагы Колумбия университетында башланды һәм тиз арада башка штатлардагы университетларга да күчте. Мәсәлән, Техас белән Калифорния студентлары да әлеге протест хәрәкәтенә кушылды.
Студентлар да, мөгаллимнәр дә Фәләстинне яклый, Израилнең Газзә халкын үтерүен хөкем итә. Протест белдерүчеләр арасында яһүдләр дә бар, алар да без Израилнең сәясәте белән килешмибез дип белдерә.
Шул ук вакытта полиция протестта катнашучы кайбер студентларны һәм мөгаллимнәрне кулга алган. АКШның Вәкилләр пулаты спикеры Майк Дҗонсон да бу протестларны туктатырга кирәк дип белдергән. Президент Дҗо Байденның сүзчесе Карин Җан-Пьер исә "Байден сүз иреген яклый. Югары уку йортларында бәхәс һәм дебатлар мохитенең саклануы мөһим, дискриминация була күрмәсен" диде.
Кайбер күзәтүчеләр хәзерге протестларны 1960нчы елларда Вьетнамдагы сугышка каршы башланган протестлар белән чагыштыра. Фәләстинне яклап чыккан студентларны һәм мөгаллимнәрне "алар чын сүз иреген, демократияне, кешелеклелек сыйфатларын яклый" дип тасвирлаучылар да бар. Бу фикер белән килешмәүчеләр дә юк түгел.
Израилнең Газзә сызыгына каршы башлаган сугышы аркасында һәлак булган кешеләр саны инде 34 меңнән артып киткән. Аларның күбесе — балалар һәм хатын-кызлар.

Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 34 меңнән артып китте, аларның 13 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. @azatliqradiosi
🔥9👍4🤮3❤1👎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸АКШ университетларында Фәләстин яклы протестлар дәвам итә. Меңләгән студент һәм мөгаллим югары уку йортлары җитәкчеләреннән Израилгә бәйле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итүне туктатуны таләп итә. Протест хәрәкәте узган атнада Нью-Йорктагы Колумбия университетында…
АКШ университетларында барган протест күренешләре.
Фотоларны AP, AFP һәм Reuters агентлыкларыннан алдык.
@azatliqradiosi
Фотоларны AP, AFP һәм Reuters агентлыкларыннан алдык.
@azatliqradiosi
🔥10🤡6❤5
☝🏻Татарстанда бала тапкан студентларга торак тәкъдим итмәкчеләр.
Шулай ук көмәнле студентларны түләүледән бюджетка күчерү, югары уку йортларында балалар бүлмәләре булдыру тәкъдим ителә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Шулай ук көмәнле студентларны түләүледән бюджетка күчерү, югары уку йортларында балалар бүлмәләре булдыру тәкъдим ителә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
👍5👎4
Уфада канунсыз хөкем ителгән үсмер Костя Носырев Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать яздырган.
Үзенең мөрәҗәгатендә үсмер канунсыз карарлар чыгаруда гаеплеләргә җәза бирүне сорый.
"Сынган психикам һәм җимерелгән тормышым өчен сезгә мөрәҗәгать итәм һәм минем яшемә карап тормаучыларны җәзага тартуны сорыйм", ди ул.
8нче сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган.
Нәтиҗәдә бала озак вакытлар тикшерү изоляторында һәм колониядә утырган, психитария хастаханәсендә яткан.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😢3👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Быел Тукай бүләге дүрт кешегә биреләчәк. Аңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды. Һәр җиңүчегә берешәр миллион сум акча биреләчәк. Тукай бүләген…
Бу минутларда Казанда Шигърият бәйрәме бара
Тукай бүләгенең быелгы ияләре халык алдында чыгыш ясады. Тамашада шагыйрьләр һәм җырчылар үз иҗатлары белән таныштыра.
Яңа Гасыр каналы чарадан трансляция тәкъдим итә. Бәйрәмгә килүчеләр башка елларга караганда быел азрак кебек күренә.
Казан вакыты белән кичке 5тә Казан Кирмәнендә "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башлана.

❤12
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановны ике айга сак астына җибәрде Тикшерү фаразынча, Иванов саклану министрлыгы өчен кирәкле, милек белән бәйле хезмәтләрне күрсәткәндә зур күләмдә ришвәт алу өчен билгесез затлар белән сүз куешкан. Иванов…
Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановның адвокатлары аны сак астына алу карарын шикаять иткән
Аны тикшерү изоляторыннан чыгарып, йомшаграк чикләү чарасы бирүне сорыйлар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Аны тикшерү изоляторыннан чыгарып, йомшаграк чикләү чарасы бирүне сорыйлар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍3
Рөстәм Миңнеханов татар теле турында: Ун елдан соң нәтиҗәсе булачак
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелгән татар проектларының нәтиҗәсе 10 елдан соң күренәчәк дип саный. Бу хакта ул бүген Казан Кирмәнендә татар зыялылары белән очрашу вакытында әйтте.
Миңнеханов Татар теле һәм туган телләре комиссиясенең абруе артуын һәм бу юнәлештә эшне алып барачагын белдерде.
Миңнеханов фикеренчә, татар теле үсеше өчен "аның кирәклеген тою кирәк".
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

"Бу җыелу бик мөһим. Үзгәреш бар. Без уйлаганча, бер 10 елдан соң аның нәтиҗәсе булачак. Бөтен министрлыклар, барыбыз да бу юнәлештә эшләргә тиеш", диде ул.
Миңнеханов фикеренчә, татар теле үсеше өчен "аның кирәклеген тою кирәк".
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Рөстәм Миңнеханов татар теле турында: Ун елдан соң нәтиҗәсе булачак
Ул татар теленең кирәклеген тоярга кирәк диде.
🤡7👎5😁4🔥1😭1
Тукaйның туган көне уңаеннан чаралар Төркия шәһәрләрендә дә уза
🔸26 апрель Анталья "Турк оҗаклары" үзәгендә "Тукай. Шигырь. Курай" кичәсе уза. Бәйрәмдә катнашучылар Тукай шигырьләрен укыячак, ә иң оста укучыларга бүләкләр тапшырылачак.
🔸27 апрель Истанбулда Тукайның туган көне уңаеннан балалар өчен шигырь бәйрәме быел икенче тапкыр узачак. Тукай паркындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң бәйрәм Топкапы паркындагы Татарстан музей-йорты янында дәвам итәчәк.
🔸22 aпрeль Әнкарада Xaҗи Бәйрәм Вәли унивeрситeтындa Гaбдуллa Тукaйгa бaгышлaнгaн кoнфeрeнция узды. Бу чара турында язманы Азатлык сайтында укый аласыз.

❤10👍2
❗️Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеләчәк
Яңа батальон Самар өлкәсендә оешачак, нигездә татарстаннардан торачак. Бу хакта контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәфиуллин әйтте.
Яңа мотоукчы батальонны быел май аеннан июнь аена кадәр төзиячәкләр. Анда Татарстан ирләре генә түгел, теләсәләр башка төбәкләрнең хәрбиләре дә кушыла алачак диелә.
Батальонда 400дән артык кеше булачак. Сугышка киткәнче, башта Самар өлкәсендә хәрби әзерлек үтәчәкләр.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстанда "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешкан иде. Узган елның көзендә Бахмут янында "Алга" батальонының тар-мар ителүе билгеле булды. Украиннар батальон җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә алды.
▪️Безнең хисапка күрә, бу сугышта һәлак булучы татарстаннар саны кимендә 1545 кешегә җитте.

🤮12💩3🤬2❤1👎1
Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3500 кеше һәлак булган
Әле 22 апрель көнне генә кимендә 3445 кеше дип хәбәр иткән идек. Дүрт көндә исемлеккә тагын 55 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 27 кеше, Башкортстаннан — 28 кеше.
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1545 кеше, Башкортстаннан кимендә 1955 кеше үлгән.
Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 26 апрель, сугышның 793нче көне.
#сугышта_үлүчеләр

😭4💅3
⚡️Татар активисты Рафис Кашаповка каршы"терроризмны аклау" турында эш ачылган дип хәбәр ителә
Бу хакта куәт оешмалары белән белән бәйле "Экстремизму — НЕТ!" Telegram-каналына таянып "ОВД-инфо" хәбәр итә. Моңа Кашаповның күптән түгел "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер интервьюсы сәбәп булган диелә.
▪️Рафис Кашапов — "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип аталган төркем вәкиле. 2023 елның гыйнварында аны "ят агент" дип тамгаладылар.

🤯6🏆2👍1😁1