Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸АКШ университетларында Фәләстин яклы протестлар дәвам итә. Меңләгән студент һәм мөгаллим югары уку йортлары җитәкчеләреннән Израилгә бәйле ширкәтләр белән хезмәттәшлек итүне туктатуны таләп итә. Протест хәрәкәте узган атнада Нью-Йорктагы Колумбия университетында…
АКШ университетларында барган протест күренешләре.
Фотоларны AP, AFP һәм Reuters агентлыкларыннан алдык.
@azatliqradiosi

🔥10🤡6❤5
☝🏻Татарстанда бала тапкан студентларга торак тәкъдим итмәкчеләр.
Шулай ук көмәнле студентларны түләүледән бюджетка күчерү, югары уку йортларында балалар бүлмәләре булдыру тәкъдим ителә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

👍5👎4
Уфада канунсыз хөкем ителгән үсмер Костя Носырев Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкинга һәм Русия баш прокуроры Игорь Красновка мөрәҗәгать яздырган.
Үзенең мөрәҗәгатендә үсмер канунсыз карарлар чыгаруда гаеплеләргә җәза бирүне сорый.
"Сынган психикам һәм җимерелгән тормышым өчен сезгә мөрәҗәгать итәм һәм минем яшемә карап тормаучыларны җәзага тартуны сорыйм", ди ул.
8нче сыйныф укучысын 2022 елда наркотик саклау-таратуда шикләнеп тоткарлыйлар. Прокурор да, тикшерүче дә, район мәхкәмәсе дә, Башкортстан Югары мәхкәмәсе дә хөкем карары чыгарылган чакта балага 15 яшь кенә булуына карап та тормаган.
Нәтиҗәдә бала озак вакытлар тикшерү изоляторында һәм колониядә утырган, психитария хастаханәсендә яткан.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😢3👍2🤬1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Быел Тукай бүләге дүрт кешегә биреләчәк. Аңа шагыйрь Ләис Зөлкарнәй, рәссам Кадыйм Җәмитов, Татарстан камера хоры җитәкчесе Миләүшә Таминдарова, урыс язучысы Борис Вайнер лаек дип табылды. Һәр җиңүчегә берешәр миллион сум акча биреләчәк. Тукай бүләген…
Бу минутларда Казанда Шигърият бәйрәме бара
Тукай бүләгенең быелгы ияләре халык алдында чыгыш ясады. Тамашада шагыйрьләр һәм җырчылар үз иҗатлары белән таныштыра.
Яңа Гасыр каналы чарадан трансляция тәкъдим итә. Бәйрәмгә килүчеләр башка елларга караганда быел азрак кебек күренә.
Казан вакыты белән кичке 5тә Казан Кирмәнендә "Мин татарча сөйләшәм" чарасы башлана.

❤12
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановны ике айга сак астына җибәрде Тикшерү фаразынча, Иванов саклану министрлыгы өчен кирәкле, милек белән бәйле хезмәтләрне күрсәткәндә зур күләмдә ришвәт алу өчен билгесез затлар белән сүз куешкан. Иванов…
Русия саклану министры урынбасары Тимур Ивановның адвокатлары аны сак астына алу карарын шикаять иткән
Аны тикшерү изоляторыннан чыгарып, йомшаграк чикләү чарасы бирүне сорыйлар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Аны тикшерү изоляторыннан чыгарып, йомшаграк чикләү чарасы бирүне сорыйлар.
Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍3
Рөстәм Миңнеханов татар теле турында: Ун елдан соң нәтиҗәсе булачак
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов дәүләт тарафыннан ярдәм күрсәтелгән татар проектларының нәтиҗәсе 10 елдан соң күренәчәк дип саный. Бу хакта ул бүген Казан Кирмәнендә татар зыялылары белән очрашу вакытында әйтте.
Миңнеханов Татар теле һәм туган телләре комиссиясенең абруе артуын һәм бу юнәлештә эшне алып барачагын белдерде.
Миңнеханов фикеренчә, татар теле үсеше өчен "аның кирәклеген тою кирәк".
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

"Бу җыелу бик мөһим. Үзгәреш бар. Без уйлаганча, бер 10 елдан соң аның нәтиҗәсе булачак. Бөтен министрлыклар, барыбыз да бу юнәлештә эшләргә тиеш", диде ул.
Миңнеханов фикеренчә, татар теле үсеше өчен "аның кирәклеген тою кирәк".
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Рөстәм Миңнеханов татар теле турында: Ун елдан соң нәтиҗәсе булачак
Ул татар теленең кирәклеген тоярга кирәк диде.
🤡7👎5😁4🔥1😭1
Тукaйның туган көне уңаеннан чаралар Төркия шәһәрләрендә дә уза
🔸26 апрель Анталья "Турк оҗаклары" үзәгендә "Тукай. Шигырь. Курай" кичәсе уза. Бәйрәмдә катнашучылар Тукай шигырьләрен укыячак, ә иң оста укучыларга бүләкләр тапшырылачак.
🔸27 апрель Истанбулда Тукайның туган көне уңаеннан балалар өчен шигырь бәйрәме быел икенче тапкыр узачак. Тукай паркындагы шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салганнан соң бәйрәм Топкапы паркындагы Татарстан музей-йорты янында дәвам итәчәк.
🔸22 aпрeль Әнкарада Xaҗи Бәйрәм Вәли унивeрситeтындa Гaбдуллa Тукaйгa бaгышлaнгaн кoнфeрeнция узды. Бу чара турында язманы Азатлык сайтында укый аласыз.

❤10👍2
❗️Татарстан контрактчыларыннан "Батыр" дигән яңа батальон төзеләчәк
Яңа батальон Самар өлкәсендә оешачак, нигездә татарстаннардан торачак. Бу хакта контракт белән хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Сәфиуллин әйтте.
Яңа мотоукчы батальонны быел май аеннан июнь аена кадәр төзиячәкләр. Анда Татарстан ирләре генә түгел, теләсәләр башка төбәкләрнең хәрбиләре дә кушыла алачак диелә.
Батальонда 400дән артык кеше булачак. Сугышка киткәнче, башта Самар өлкәсендә хәрби әзерлек үтәчәкләр.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң Татарстанда "Алга" һәм "Тимер" батальоннары оешкан иде. Узган елның көзендә Бахмут янында "Алга" батальонының тар-мар ителүе билгеле булды. Украиннар батальон җитәкчесе, "Шайтан" кушаматлы Тимур Абдрахмановны әсирлеккә алды.
▪️Безнең хисапка күрә, бу сугышта һәлак булучы татарстаннар саны кимендә 1545 кешегә җитте.

🤮12💩3🤬2❤1👎1
Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3500 кеше һәлак булган
Әле 22 апрель көнне генә кимендә 3445 кеше дип хәбәр иткән идек. Дүрт көндә исемлеккә тагын 55 кеше өстәлде, шул исәптән, Татарстаннан — 27 кеше, Башкортстаннан — 28 кеше.
Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1545 кеше, Башкортстаннан кимендә 1955 кеше үлгән.
Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.
Бүген 26 апрель, сугышның 793нче көне.
#сугышта_үлүчеләр

😭4💅3
⚡️Татар активисты Рафис Кашаповка каршы"терроризмны аклау" турында эш ачылган дип хәбәр ителә
Бу хакта куәт оешмалары белән белән бәйле "Экстремизму — НЕТ!" Telegram-каналына таянып "ОВД-инфо" хәбәр итә. Моңа Кашаповның күптән түгел "Алабуга" икътисади зонасына булган һөҗүм турындагы бер интервьюсы сәбәп булган диелә.
▪️Рафис Кашапов — "Сөргендәге бәйсез Татарстан хөкүмәте" дип аталган төркем вәкиле. 2023 елның гыйнварында аны "ят агент" дип тамгаладылар.

🤯6🏆2👍1😁1
❗️"Тяжело с татарским" антипремиясе быел Иске бистәнең коммерция оешмаларына бирелде
Бу хакта бүген Казанда узучы "Мин татарча сөйләшәм" чарасында игълан ителде.
— Бу оешмалар реклам максатыннан Иске бистә образын актив куллана. Әмма, ни кызганыч, үз эшчәнлегендә алар татар телен кулланмыйлар, — дип белдерде Дөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.
Антипремия белән бергә татар телен хөрмәт иткән оешмалар да барлана. Быел рәхмәт хатына Fix price кибетләр челтәре лаеклы дип табылды. Бу кибетләрдә элмә такталар һәм язулар ике дәүләт телендә башкарыла, ди акция оештыручылары.
▪️"Мин татарча сөйләшәм" акциясе кысаларында "Тяжело с татарским" антипремиясе 2012 елдан бирле тапшырыла. Әлеге "бүләк" татар телен санга сукмаган, эшчәнлекләрендә дәүләт теленә урын бирмәгән, телгә битарафлык күрсәткән оешмаларга бирелә. Антипремия башлыча дәүләт оешмаларына бирелә дип аңлата оештыручылар.
❗️"Мин татарча сөйләшәм" чарасыннан репортажны Азатлыкта иртәгә укый аласыз.

👍19🔥4😁1
Хабаровски журналисты Сергей Минһаҗевка Telegram-каналга бер постны күчереп алган өчен 10 ел колония яный
"Хабаровская Мингазета" Telegram-каналына Бучадагы вакыйгалар турындагы бер язманы күчереп алганы өчен Хабаровски журналисты Сергей Минһаҗевны тоткарлаганнар.
Адвокаты Константин Бубон әйтүенчә, журналистны гаскәр турында "фейклар" таратуда" гаеплиләр. Бу маддә нигезендә аны ун елга кадәр утыртып куярга мөмкиннәр.
Хәзерге вакытта Минһаҗев Хабаровскидагы вакытлыча тоту изоляторында. Хабаровски мәхкәмәсе журналистка чикләү чарасы сайлау белән бәйле утырышны 27 апрельгә билгеләгән.
Сергей Минһаҗев Forbes һәм "Амурский бульвар" басмалары өчен яза, шулай ук төбәк яңалыклары чыгып бара торган берничә Telegram-канал алып бара. Элегрәк ул шулай ук "Ведомости", "Коммерсантъ", ТАСС, "Комсомольская правда" һәм башка басмалар белән дә хезмәттәшлек иткән.

🤬5👍1
Русиядә "сепаратист хәрәкәтне" экстремист дип табуны таләп итәләр. Чынлыкта андый хәрәкәт юк
Русия юстиция министрлыгы халыкара "Русиягә каршы сепаратист хәрәкәт"не экстремист оешма дип табуны таләп итә. Тик мондый хәрәкәт юк.
Министрлык фикеренчә, бу хәрәкәт "Русиянең бөтенлеген һәм күп милләтле бердәмлеген җимерергә" омтыла, шуңа аны Русиядә тыярга кирәк. Югары мәхкәмә юстиция министрлыгының дәгъвасын 2024 елның июнендә караячак.
▪️Былтыр ноябрьдә Русиядә "Халыкара ЛГБТ хәрәкәтен" шулай тыйганнар иде, аңарчы аны хакимиятләр экстремист дип таныды. "ЛГБТ халыкара хәрәкәте" дию нәрсәне үз эченә ала — монысы әйтелмәде. Андый исемле оешма шулай ук юк.

🤡11😁2❤1🔥1
"Мин татарча сөйләшәм – 2024" ниләр белән истә калачак
26 апрель көнне Казанда "Мин татарча сөйләшәм" чарасы узды. Яңгырлы һәм болытлы һава торышына карамастан, анда йөзләрчә кеше катнашты.
Быел чара беренче тапкыр Дөнья татар яшьләре форумының яңа рәисе, Райнур Хәсәнов җитәкчелегендә узды. Чарага әзерлек актив барды, бәйрәм үзе дә шома гына узды. Шул ук вакытта күңелне кырган мизгел дә булды.
Быелгы "Мин татарча сөйләшәм" ниләр белән истә калачак? Азатлык чараның иң мөһим урыннарын барлый.
Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама аша.

Казанның Иске бистәсе эшмәкәрләренә антипремия ни өчен бирелде, мәктәп укучыларын татар акциясенә ничек җәлеп итәләр һәм быел кемнәр җырлады – "Мин татарча сөйләшәм" чарасының ничек узганын күзәтәбез.
👍12🔥3
Әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Краснодар краенда ракетка каршы тору системы (ПВО) 66 дронны тотып калган, тагын ике дрон аннексияләнгән Кырымда юк ителгән. Бу хакта Русия саклану министрлыгы белдерде.
🔸Дрон һөҗүменнән соң Кубаньдагы Славянскида нефть эшкәртү заводы эшчәнлеген өлешчә туктаткан дип яза ТАСС ширкәт вәкиленә сылтанып.
🔸Шул ук вакытта Украина кораллы көчләре ил күгендә 34 ракетның 21е бәреп төшерелде дип хәбәр итте. Дүрт ТЭС һәм бер хастаханәгә зыян килгән. Харьковтагы психиатрия хастаханәсе һөҗүмгә эләккән.
🔸Хабаровскидагы мәхкәмә Forbes журрналисты Сергей Мингазовны Русия армиясе турында ялган тарату эше нигезендә йорт сагына җибәргән.
🔸2026 елга доллар курсы 103 сумнан артып китәчәк, ә евро 114 сумга җитәчәк. Әлеге фаразны Русия икътисади үсеш министрлыгы чыгарган. Министрлык бәяләвенчә, ел ахырына долллар 98,1 сум, евро - 109,5 сум булачак.

👍4
Башкорт теленең "төньяк-көнбатыш диалектында" диктантны Татарстанда әдәби бәйгедә җиңгән язучы, галим һәм түрә Әлфис Гаязов яздырды
Бүген, 27 апрельдә башкорт теленнән халыкара диктант яздылар.
Диктант быел да өч төркемдә оештырылды. Башкорт телен камил белүчеләр, башкорт телен башлангыч дәрәҗәдә белүчеләр һәм "төньяк-көнбатыш" дип аталган диалектта оештырылды.
Диалектта язылган текстны педагогия фәннәре докторы, профессор, язучы, 2011-2015 елларда Башкортстан Республикасы мәгариф министры, Башкортстан Мәгарифне үстерү институты ректоры Әлфис Гаязов укыды.
Әлфис Гаязов быел Татарстан президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе уздырган татар телендәге әдәби әсәрләр конкурсында "Роман" жанры буенча I урын алды. Моңа кадәр аның драма әсәрләренең икесе "Яңа татар пьесасы"нда I урынны алды, берсе – II урында, берсе Роберт Миңнуллин исемендәге конкурста җиңү яулады. Бу әсәрләрне ул татар телендә яздым диде.
Башкорт телендә диктант язуда республика башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

💩10🤬3🤮2👍1
Төркия татарлары Анталиядә Тукай урамы һәм һәйкәле булдырырга чакырды
26 апрельдә, шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә, Төркиядәге татар җәмәгатьчелеге вәкилләре Анталия мэры Мөхетдин Бөҗәккә мөрәҗәгать тапшырды. Алар Анталиядә Татар шагыйре Габдулла Тукай исемен бер урамга, паркка бирелүен сорый. Моннан тыш, Анталиядә Тукай һәйкәлен булдыруны да үтенә.
Активист Наил Нәбиуллин имзалаган хатта язылуынча, бу Анталиягә карата татарларда тагын да күбрәк кызыксыну уятачак, төрекләр һәм татарлар, Татарстан һәм Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрнең тагын да яхшырачак.
Шулай ук хатта Анталиядә Гаяз Исхакый, Йосыф Акчура һәм Садри Максуди исемнәрен дә мәңгеләштереп, алар исеменә урам бирүен дә сораганнар.
“Анталиядә татарлар күп яши. Бөек шагыйребез Тукай исемен урам һәм паркларга бирү бик күркәм булыр иде. Бер яктан, кардәш төрки халыклар арасында мөнәсәбәтләрне якынайтуга бер мөмкинлек, татар мәдәниятен таныту форсаты бирер иде, икенче яктан, Татарларда да милли үзаңны ныгытырга ярдәм итәр иде. Тукай – татарның иң мөһим шәхесләрнең берсе, һәм аның исемен бөтен дөньяга таныту барлык татарларның эше. Анталиядә Тукайга багышланган кичә 28 апрель көнне үтәчәк” – дип сөйләде Наил Нәбиуллин.
Кичә татар дөньясы шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнен билгеләде. Аның тууына 138 ел булды. Төрле чаралар Төркиядә дә узды.

👍13🔥1🤔1
Төркиягә ял бәяләре нишли?
Төркиядә җәйге ялга "ташламалар өермәсе" булмаячак, әмма "кайнар турлар" барлыкка килергә мөмкин.
Бу хакта халыкара туризм Русия туроператорлары берлеге (АТОР) вице-президенты Артур Мурадян белдерде.
Турларның иң күбе Төркия, Гарәп Әмирлекләре, Мисыр, Таиланд һәм Абхазиягә сатыла. Шулай ук Шри-Ланка, Вьетнам һәм Индонезия да популярлаша.
Моннан тыш, туроператорлар Европа юнәлешләренә дә кызыксыну артуын белдерә. "Европага шенген визасы яки аны алу гарантиясе булса гына баруның мәгънәсе бар", ди Мурадян.
Русия Украинада сугыш башлаганнан соң, Европага очкычлар туктатылды, шенген визасы бирүче илләр саны азайды.
Чит илләрдә Русия банк карталары эшләми.

😁2
Әйдә!Online проекты "Музыкальный татарский" рубрикасында татар альтернатив музыкасы турында язды.
"Мин татарча сөйләгәм" чарасы татар альтернатив җырчылары, төркемнәре барлыкка килүгә этәргеч ясады. Кайбер төркемнәр чынлап та популярлашып китте.
Төрле елларда татар альтернативасы җыелмасын тәкъдим итәбез.
➡️ https://www.azatliq.org/a/32921643.html
(VPN-сыз сылтама)

Музыкальный татарский: подборка татарской альтернативной музыки
Специальный выпуск нашей музыкальной рубрики к 26 апреля.
👍5❤3