Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Азатлык үз эшен дәвам итә, хөрмәтле укучылар. Әлегә кыскача хәбәрләр мондый:

🔺Уфада сак астында тотылучы журналист һәм активист Ольга Комлеваны 27 апрельдә Мәскәүгә җибәргәннәр. Бу хакта Комлева исемендәге телеграм канал хәбәр итә. Аны ФБК эше нигезендә "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаеплиләр. Оешма тыелганчыга кадәр Комлева Уфадагы Навальный штабы волонтеры иде.

🔺Таҗикстан тышкы эшләр министрлыгы ватандашларына вакытлыча Русиягә барудан тыелып торырга киңәш итте. «Крокус Сити Холл»дагы теракттан соң Русиядә таҗикларны тикшерү артты.

🔺Гыйракта бер җенесле мөнәсәбәтләр өчен хәзер 10-15 ел төрмә яный. Әлеге канунны ил парламенты кабул итте.

🔺Төмәннең Абат авылында Ишим елгасындә су дәрәҗәсе 1 208 сантиметрга җиткән. Барлыгы 48 йортны су баскан. Кичә авылда эвакуация башланды.

🔺Русиядә озын яллар башланды. 29, 30 апрель һәм 1 май ял көннәре булачак.

Ялларда да Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🔥3❤1
Җырчы Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда "Ovoz" бәйгесендә катнаша

Казан филармониясе солисты Сәидә Мөхәммәтҗанова Үзбәкстанда "Ovoz" дигән популяр тамашаның сайлап алу этабын узды. Шоу ZO’R телеканалында бара.

2015 елда Сәидә Русиядәге "Голос.Дети" бәйгесендә катнашып финалга узган иде. Хәзер ул зурлар өчен уздырылган бәйгедә көч сыный.

Бу юлы ул башка илдә һәм халыкара масштабтагы бәйгедә катнаша.Катнашучылар арасында Куба, Испания, Әзербайҗан, Таҗикстан һәм башка ил вәкилләре бар. "Сукыр тыңлаулар" вакытында жюриның дүрт әгъзасы да – Таһир Садыйков, Севара Назархан, Фарух Закиров, Озотдбәк Назарбәков – Сәидә Мөхәммәтҗановага йөзләре белән борылды. Бу аларның Сәидәгә уңай бәя бирү күрсәткече иде.

Кагыйдә нигезендә җырчы үзенә остаз сайларга тиеш. Сәидә Севараны сайлады.

Сәидәне катнашучы буларак игълан иткәндә Татарстан вәкиле дип игълан иттеләр.

Шулай ук кичә, 27 апрельдә, Казанда Сәйдәнең концерты узды.

@azatliqradiosi
❤26👍3😍1
Җырчы Алсу Сафина, биш елдан соң, кызы Микелланың "Голос.Дети" бәйгесендә гаделсез җиңүе өчен гафу үтенде.

Ул бу хакта YouTube-та Натальи Подольскаяга әңгәмәдә әйтте.

“Бөтен кеше алдында гафу үтенергә телим. Бу минем яктан дөрес гамәл булмады. Шуңа күрә, мин Микелладан һәм башкалардан да гафу үтенәм, әмма буласы булган инде", диде җырчы.

Алсу барлык ата-аналар да балаларын ярата һәм аларга мөмкин кадәр булышырга телиләр, ләкин кайвакыт ахырын уйлап бетерми ди.

▪️2019 елда беренче канал "Голос.Дети" проектының алтынчы сезоны нәтиҗәләрен гамәлдән чыгарды. Әлеге бәйгедә җырчы Алсу һәм эшмәкәр Ян Абрамовның кызлары Микелла җиңгән иде. Бәйге нәтиҗәләрен тикшерүче Group-IB ширкәте 07 саны астында чыгыш ясаучы (Микелла Абрамова) файдасына автоматлаштырылган СМСлар җибәрелгән дип белдерде. Белгечләр исәпләвенчә, 300ләп телефон номерыннан 8 мең тирәсе СМС җибәрелгән.

Соңрак бәйгенең махсус чыгарылышы булды. Анда финалга чыккан алты катнашучыны да, шул исәптән Микелланы да җиңүче дип таныдылар.

@azatliqradiosi
🤪4❤2👍2🗿1
Татарстанда эшчеләр җитми.

Аеруча, Украина сугышында Русия гаскәренә корал җитештерүче хәрби сәнәгать заводларында эшче көчләргә кытлык зур. Бу хәрби оешмаларның сугыш өчен туктаусыз эшләвенә бәйле. Җитештерү өлкәсендә гади эшчеләр генә түгел, күпләп инженер һәм югары квалификацияле белгечләр кирәк.

Русиядә мигрантларга каршы дәвам итүче сәясәт шартларында вазгыять тагын да кискенләшә. Шуңа да Татарстан хәзер кадрлар җәлеп итүнең төрле юлларын барлый. Шул исәптән 14 яшьтән башлап үсмерләрне хәрби сәнәгать оешмаларына эшкә җәлеп итәргә җыеналар.

Ел башында Татарстан хезмәт министры Эльмира Зарипова республикада 49 меңнән артык буш вакансия бар дип белдергән иде. Татарстанның сәнәгать оешмаларына 11 мең эшче җитми. Шуларның — 80 проценты гади эшчеләр.

Уфа икътисадчысы Рөстәм Шаяхмәтов ел башында икътисад хәзерге рәвештә дәвам итә алмаячак дип Азатлыкка сөйләгән иде.

"Хезмәт хакы да 2023 елдагы кебек үсүенә шикләнәм. Бу эш бирүченең эшләргә кеше җитмәгәнлектән һәм табыш китерергә кеше булмаганлыктан эшләгән эше иде. Моны беренче реакция дип әйтергә була. Шуңа да алар рәттән эшкә алдылар. Эш бирүчедә беренче реакция тәмамланыр һәм аңарда сорау туар: мондый хезмәт хакы алучы хезмәткәрләр табыш китерәме? Алар оптимизация ясаячак һәм җитештерүне киметәчәк", дип белдергән иде ул.

Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍2👏1🤔1
Мурмански өлкәсендә журналист Сергей Карелин тоткарланган.

The Guardian һәм Associated Press хәбәр итүенчә, ул "Коррупциягә каршы көрәш фонды" (ФБК) белән хезмәттәшлектә шикләнелә.

AP хәбәр итүенчә, Карелин "Коррупциягә каршы көрәш фондның" "Навальный LIVE" YouTube каналында чыгару өчен фото һәм видео материаллар әзерләүдә гаепләнә. Кайсы мәкалә турында сүз барганы әлегә билгеле түгел.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬3🙏1
Русиядә хәрби бурычы булганнарга электрон повесткалар быел 1 ноябрьдән җибәрелә башлаячак

Бу хөкүмәтнең хәрби хисап бердәм реестры эшчәнлеге турындагы карарында әйтелә.

🔹Документка күрә, 31 октябрьгә кадәр электрон реестрны булдыру, ә 1 ноябрьдән аны тулысынча эшләтеп җибәрү күздә тотыла.

🔹"Госуслуги" хәрби бурычлы кешеләргә барлык яңа мәгълүматны җибәреп торачак. Аерым алганда сервис хәрби исәпкә куелу, хәрби хезмәттән алыну, шул исәптән повестка җибәрелү белән бәйле ​чикләү чаралары - мәсәлән, чит илгә чыгуны тыю турында хәбәр итәчәк.

🔹Реестрга кертелгәннән соң, повестка җибәрелгән кешеләр хәрби коммисариатка бармыйча чит илгә чыгудан мәхрүм ителәчәк. Повестка җибәрелгәннән соң алар чит ил паспорты да ясата алмаячак.

🔹Барлык белгертүләр "Госуслуги" аша җибәреләчәк. Тапшырылса да, тапшырылмаса да, әлеге реестрга эләккәннән соң җиде көн узуга повестка тапшырылган саналачак.

@azatliqradiosi
👍1
Уфадан дүрт ир-егет террорчылыкта гаепләнеп 9 елдан 18 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителде

Тикшерүчеләр мәгълүматынча, гаепләнүчеләр "Русия Конституциясен бозып, хокук саклау органнарына, хәрбиләргә, полиция биналарына, "Бердәм Русия" фиркасе офисларына һәм башка дәүләт оешмасы хезмәткәрләренә һөҗүм итү юлы белән хакимиятне көчләп кулга алуны планлаштырган булган.
"Мемориал" искәртүенчә, Богданов, Хәкимов, Луговой һәм Коломийконың эше "Сеть" эшен хәтерләтә.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤔1🙏1
27 апрель Истанбулда Идел-Урал төркиләренең мәдәният һәм ярдәмләшү җәмгыяте шигърият бәйрәмен уздырды.

Чарага килүчеләрнең күпчелеге милли киемнән иде. Ул шәһәрнен Топкапы җиренең төрки мәдәниятләр йортында узды.

Бәйрәмдә балалар шигырьләр сөйләде, Тукай һәм шагыйрьнең шигырьләренә бәйле сораулар бирелде.

Кунаклар милли ризыклар белән сыйланды, балаларга остаханәләр оештырылды.

Тулырак - монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

Соңрак Азатлыкта бәйрәмнән фотогалерея да күреп булачак.

@azatliqradiosi
👍12❤5🔥2
👆Истанбул шәһәрендә узган шигърият бәйрәмендә 40тан артык кеше катнашты.

Чарадан фотолгалереяны👉 монда күрә аласыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍9❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 29нчы апрель. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Татарстанның Питрәч районында иерей Виталий Беляев тоткарланган. Ул Көек авылы чиркәвеннән православ иконаларны урлаган дип шикләнелә.

🔹Карачәй-Чиркәс Республикасында юл-патруль хезмәтенә һөҗүм иткәннәр: һөҗүм аркасында ике полиция вәкиле һәлак булган, тагын дүртесе яраланган. Һөҗүм итүчеләрнең бишесе үтерелгән, дип хәбәр итә РФ эчке эшләр министрлыгы.

🔹АКШ университетларында Фәләстин яклы протест чаралары дәвам итә. Израил яклы чаралар да бара. Протестларда тоткарланган кешеләр саны 900гә җиткән. Президентка дәгъва кылучы намзәт Дҗилл Стайн да кулга алынган. Израилнең Газзә сызыгына каршы башлаган сугышы аркасында һәлак булган кешеләр саны 34 меңнән артып киткән, аларның күбесе — хатын-кызлар һәм балалар.

🔹Русиядә эшен дәвам итүче Европа банклары (сүз иң эре банклар турында гына бара) 2023 елда РФ бюджетына €800 млн салым түләгән. Ул хакта Financial Times хәбәр итә. Бу — Русия Украинага каршы сугыш башлаганчы булган түләүләрдән 4 тапкыр күбрәк.

🔹Грузия башкаласы Тбилисида "ят агентлар" турындагы канунны кабул итүгә каршы митинг узды. Җыенда берничә мең кеше катнашкан, полиция вәкилләре белән бәрелешләр дә булган.

🔹Исегезгә төшерәбез: май бәйрәмнәре аркасында Русиядә яллар күчерелгән. 29, 30 апрель, 1 май, шулай ук, 4-5 май һәм 9-12 май — ял көннәре.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍4🤣1
Питрәчтә гыйбадәт эшләреннән читләштерелгән өлкән руханины тоткарлаганнар — аны иконалар урлауда шикләнәләр.

Бу иконаларның бәясе — 44,5 мең сум тирәсе. Аларны Көек авылындагы гыйбадәтханәгә Виталий Беляев өлкән рухани булып торган чакта тапшырганнар.

Беляев Татарстанда билгеле кеше — ул Украинага каршы сугышта катнашучы хәрбиләргә ярдәм күрсәтеп килде, сугыш кырына һуманитар ярдәм белән барып йөрде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

Фото: "Бизнес-online"


#Татарстан

@azatliqradiosi
😁10🤣4🔥1🤪1