Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Кичә Минзәлә районында юл фаҗигасе булган.

Toyota Camry машинасын йөрткән 36 яшьлек хатын-кыз югары тизлектә өч баланы бәрдергән. Аларның бөтенесе дә шунда ук һәлак булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Һәлак булган балалар — 12, 13 һәм 17 яшьләрендә. Алар Югары Тәкермән белән Тауасты Тәкермән авыллары арасында юл читеннән барлыгы биш кеше барган булган, һәлакәттә ике үсмер җәрәхәтләнмәгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliradiosi
🤯7🙏1😭1
Русиядә тикшерүчеләр гаепләнүчеләрне Украинадагы сугышка барырга кыстый башлаган.

"Тикшерүчеләргә агитаторлар роле бирелде, алар "махсус хәрби операция" шартларында шикләнелүчеләр һәм гаепләнүчеләр арасында контракт белән хәрби хезмәткә барырга куша. Мин моны дөрес эш дип санамыйм, тикшерүнең бурычы — җинаять эшендә дәлилләр җыю, хәрбиләр туплау түгел", ди адвокат Роман Кандавыров.

Риза булучылар белән контрактны хәрбиләр төзи. Педофилия, террорчылык, диверсия, дәүләткә хыянәт һәм башка шундый авыр җинаятьләрдә гаепләнүчеләрне сугышка алмыйлар диелә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliradiosi
🤬7👎2
❗️Русиядә татар телендә укучылар саны арткан.

Аеруча мәгълүмати порталларга керүчеләр саны 36 процентка үскән.

2024 ел башыннан Русиядә татар телендәге сайтлар һәм хезмәтләрнең дата-трафигы 30 процентка арткан. Бу хакта "МегаФон" аналитикасына сылтанып Татарстан дигиталлаштыру министрлыгы хәбәр итә.

Татар телле порталларны кулланучыларның 61 процентын — Татарстан кешеләре, 39 процентын Русия төбәкләрендә яшәүчеләр тәшкил иткән.

Татарстаннан кала, татар телендәге сайтларны иң күп укучылар Башкортстан һәм Самар өлкәсендә теркәлгән. Шулай ук беренче бишлеккә Мәскәү, Ханты-Манси бүлгесе һәм Ульян өлкәсе кергән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татартеле

@azatliradiosi
👍21🤗7❤3🤨2🤔1
"Быел мин дә төшенкелектә. Бу фермерлыкның соңгы елы булыр инде, дип уйлыйм. Авыр. Иң төп авырлык нидән килә? Авыл хуҗалыгында лаеклы квалификацияле эшче кешеләр юк. Элек колхозда хезмәт хакы шәһәрнекеннән зуррак иде. Яшәргә торак бирәләр иде. Ә хәзер... Икенчедән, фермерлар кредит ала алмый. Икешәр ай банк юлында йөриләр. Сөтнең дә, икмәкнең дә бәясе түбән булды, шуңа фермерлар кредитсыз эшли алмый. Рентабельлек бик түбән. Ярый, мин пенсионер, ә эшли башлаган фермерларга нишләргә?! Эшләргә тотындылар — бәяләр төште! Алар күпме акча керткән эшләренә. Шуңа төшенкелеккә төшәләр. Җанашларым, кызганыч!"


Татарстан һәм Башкортстанда язгы чәчү бара. Көннәр җылы тора, кышын кар күп яву сәбәпле, җирдә дым бар. Быел Татарстанда сабан ашлыгы 1,8 һектарда чәчеләчәк. Башкортстанда бу сан 2 мең һектар тәшкил итә.

Проблемнар да җитәрлек. Ягулык бәясе көннән-көн арта. Ашлама да бик кыйбат. Ә иң авыры — келәтләр былтыргы һәм аннан алдагы елгы ашлык белән тулы. Ашлык бәясе арзан, чит илгә сатам дисәң, таможня пошлиналары югары — авыл кешесе нишләргә белми.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliradiosi
👍4😢1🙏1
Татар активистлары Рәфис һәм Нәфис Кашәповларга "теләнмәгән" оешма эшчәнлегендә катнашу турында беркетмәләр төзелгән.

Әлегә ни сәбәпле икәне әйтелми.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар #Татарстан

@azatliradiosi
😁4
Анталиядә яшәүче татарлар диңгез буенда Туган тел көнен үткәргән 💚🏝

Чарада 80ләп кеше катнашкан. Җыенны "Азатлык" татар яшьләре берлеге җитәкчесе, җәмәгать эшлеклесе Наил Нәбиуллин оештырган.

Катнашучылар Габдулла Тукай шигырьләрен укыган, аның тормыш юлын искә алган. Кичәдә самауарда кайнатылган чәй, татарның милли ризыклары белән сыйланганнар. Һәркемгә татар байракчыклары бүләк ителгән.

Активистларның Анталиядә Тукай исемен мәңгеләштерү ниятләре дә бар. "Анталия мэрына Тукай исемен бер урамга бирү мөһимлеге турында мөрәҗәгать тапшырдык", ди Нәбиуллин.

Бәйрәм турында тулырак 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliradiosi
Please open Telegram to view this post
VIEW IN TELEGRAM
❤15🔥1
❗️АКШ президенты Джо Байден Алсу Кормашеваны кичекмәстән азат итәргә чакырды

"Журналистика — җинаять түгел. Монда да, дөньяның башка почмакларында да", — диде ул.

Байден сүзләренчә, АКШ хакимияте Кормашева, Гершкович һәм башка американнарны азат итү өчен кулдан килгәнне эшли. "Канунсыз рәвештә тоткарланучылар өйләренә кайтырга тиеш", диде АКШ президенты.

Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliradiosi
❤22🔥1😁1🙏1
Чехия полициясе: 2014 елда Врбетице авылында хәрби келәтләрдәге шартлаулар артында Русия күзләве хезмәткәрләре тора

Бу Русия гаскәре үз операцияләрен уздырган урыннарга, беренче чиратта Сүрия һәм Украинага корал белән сугыш кирәк-яраклары ташый алмасыннар өчен эшләнгән, ди тикшерү нәтиҗәләре.

Шул ук вакытта, полициягә җинаять эшен ябарга туры килгән, чөнки Русия чех тикшерүләрендә хезмәттәшлеккә бармаган.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.

@azatliradiosi
Бүген Сочи шәһәрендә V Көньяк Сабантуе үткән

Бу Русиядәге быелның беренче Сабантуе диелә.

"Русиянең 62 төбәгендә, 39 чит илдә барлыгы 399 Сабантуй үткәрү ниятләнә", дигән Дөнья татар конгрессы башкарма хакимияте җитәкчесе Данис Шакиров.

Татарстанның үзендә авылларда һәм район үзәкләрендә сабантуйны 8-9 июньдә үткәрәчәкләр. Чаллыда - 15 июньдә, Казанда - 23 июньдә бәйрәм итәчәкләр.

Тулырак 👉 монда укыгыз.

@azatliradiosi
😁7🔥4👍1
Хәерле иртә хөрмәтле укучыарыбыз! Бүген 30 апрель, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Аннексияләнгән Кырымга төнлә ракет һөҗүме булган. Бу хакта Русия саклану министрлыгы хәбәр итә.

🔸Кичә кич Одессага Русия һөҗүмендә һәлак булучылар саны 5кә җиткән. 32 кеше яраланган. Бу хакта җирле хакимият белдерә.

Сугыш барганда низаг тарафлары биргән мәгълүматны Азатлык бәйсез рәвештә тикшерә алмый.

🔸Казакъстанда элекке эчке эшләр министры Ерлан Торгымбаев тоткарланган. Җинаять эше гыйнвар чуалышлары белән бәйле дип хәбәр итә республика Баш прокуратурасы.

🔸АКШ финанс министрлыгы энергетика өлкәсендә хисаплашулар өчен Русияинең ВТБ, Үзәк банк, Сбер, Альфа-банк банклары белән эшләргә рөхсәт иткән.

🔸Урыс философы Александр Дугин америка журналисты Такер Карслонга интервью биргән.
👍3❤1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген күренекле татар галиме, тарихчы, журналист Надир Дәүләтнең вафатына 3 ел.

Ул озак еллар Азатлык белән дә хезмәттәшлек итте. Бездә аның соңгы видеосы саклана. Ул анда Сталин репрессияләре чорында ничек ятим калуы һәм үз башыннан кичергәннәре турында сөйли.

Надир Дәүләт Сталин репрессияләре аркасында сабый чактан ятим калган миллионнарча баланың берсе була. Ике яшендә аны балалыкка алып үстергән гаиләдәге әти-әнинең үз әти-әниләре булмавын 14-15 яшендә генә белеп, үз әти-әниләре өчен кайгырып ул бер ел чамасы ни эшләргә белми каңгырап йөри.

Соңрак үз гомерен репрессив совет хакимиятенә каршы көрәшкә багышларга карар итә, Истанбулда Тукай клубын оештыруда катнаша, аның актив әгъзаларыннан берсе була, татар тарихы белән ныклап кызыксына башлый.

Мәкаләне Азатлыкта укып була. Ачылмаса, монда басыгыз.
💔12👍5🔥1
Ак йорт Русия уранын сатып алуны тыю мөмкинлеген карый

АКШ президенты Джо Байден хакимияте Русиядән уран сатып алуга тыю кертү мөмкинлеген карый. Бу хакта чыганакларына сылтама белән Bloomberg хәбәр итә.

АКШка уран сату Русиягә елына бер миллиард доллар китерә.

Ак йорт Русиянең уран чыганакларына бәйлелек "АКШ икътисады өчен куркыныч тудыра", дип белдергән иде. Шул ук вакытта Bloomberg язуынча, АКШ башка җирдән сатып ала башласа, бу катлаулы мәсьәлә булачак һәм уран бәясенең 20 процентка артуына китерергә мөмкин.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.
👍4
БМО белгечләре: Харьковка һөҗүмдә Төньяк Корея ракеты кулланылган

Русия һөҗүменнән соң, 2 гыйнварда Харьковта табылган ракет Төньяк Кореяда җитештерелгән. Ракет калдыкларын өйрәнеп, БМО белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән.

Әгәр Русиягә Төньяк Кореядән ракетлар кайтарылуы расланса, бу БМО иминлек шурасының 2006 елда Пһеньянга каршы керткән чикләүләрен бозу булып торачак. Ул чакта Төньяк Кореяга атом программы әзерләгән өчен һәм баллистик ракетлар җитештергән өчен санкцияләр кертелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬4👍2
"Активистны якларга килгән өчен генә гарип калырга мөмкин".

Азатлык "Баймак эше" фигурантлары турында язуын дәвам итә. Шуларның берсе - Дим Дәүләткилдин. Аңа карата киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

Тоткарлаудан соң аны полиция кыйнавы турында хәбәр ителде.

"Бәләкәйдән тәрбияле, итәгатьле булды, гомердә дә кешегә авыр сүз әйткән, яманаты чыккан кеше түгел. Эчмәде, тәмәке тартмады. Килен белән бергә 15 ел тату дөнья корган гаилә башлыгы ул. Ике матур кыз үстерәләр. Үз көчләре белән йорт салып керделәр. Вахта ысулы белән 13 ел читтә йөреп акча эшли. Кемнәндер ярдәм көтеп утыра торган кеше түгел. Тик ниндидер уйдырмалар кара көч булып ябырылып, шундый тырыш, ипле, башкаларга хөрмәт белән карараган, әле чак бу дөньяда аякка басып, ныгынып килгән яшь кешенең дә язмышын җимерер икән. Бу бит рәхимсезлек. Бу туганыбыә Димгә карата дөрес булмаган гаделсезлек", дип сөйләде Дәүләткилдиннең әнисенең сеңлесе.

Дим турында тулырак Азатлыкта укыгыз.

👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
😢4👍1🙏1
Русиядә җинаятьләр кылганнары өчен 400ләп чит ил кешесен ватандашлыктан мәхрүм иткәннәр

Бу хакта эчке эшләр министрлыгына сылтама белән ТАСС хәбәр итә.

2023 елның октябрендә кабул ителгән канунга ярашлы, чит ил кешеләрен Русия гаскәрен "кимсетү", "фейклар", диверсия, дезертирлык, Русиягә каршы чикләүләр кертергә чакыру, шымчылык, дәүләткә хыянәт, "ят агент" канунын бозу, теләнмәгән оешмалар эшчәнлегендә катнашу кебек эшләрдә хөкем ителгән булсалар гына Русия ватандашлыгыннан мәхрүм итә алалар.

Шулай ук бандитизм, җенси кагылгысызлыкны бозу, җинаятьчел төркем оештыру һәм башкалар өчен ватандашлыктан мәхрүм итү каралган.лык, дәүләткә хыянәт, "ят агент" канунын бозу, теләнмәгән оешмалар эшчәнлегендә катнашу кебек эшләрдә хөкем ителгәннәргә яный.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
Украинаның басып алынган җирләрендә русияләр балаларга бәйге игълан иткән, анда катнашучылар аннексияләнгән Кырымга ялга барачак

Бу хакта Украинаның Каршылык үзәге хәбәр итә.

"Бәйге 14 яшьтән зуррак балаларга каралган. Аның шартларына күрә, катнашучылар оккупантларны яки Владимир Путинны мактаучы видео яздырырга, яки әсәр иҗат итәргә тиеш", диелә хәбәрдә.

▪️Элегрәк Украинаның Каршылык үзәге Русия аннексияләнгән Кырымда яшьләр өчен милитаризация оешмалары челтәрен актив үстерә, дип хәбәр иткән иде. Аерым алганда Русия ярымутрауда "Яшь армиячеләр" эшчәнлеген арттыра һәм "Авангард" хәрби-патриотик үзәге ачмакчы була, диелде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5😢1
Стәрлетамакта мәктәп укучысы йомышын үтәп "мәңгелек ут"ны сүндергән

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ике мәктәп укучысын полиция эзли — аларның берсе Җиңү мәйданында "мәңгелек ут"ка йомышын үтәгән.

29 апрель көнне булган әлеге хәлнең видеосы күп кенә Telegram-каналларда таралды. Видеода күренгәнчә, монумент янына велосипедта ике малай килә. Аларның берсе мәңгелек ут янына килеп баса, икенчесе исә ыштанын төшереп, мәңгелек утка йомышын үти. Ут сүнә һәм балалар мемориал яныннан ашыгып китеп бара.

Telegram-каналларда аларны полиция эзли дип тә яздылар, инде табылганнар дигән хәбәрләр дә бар. Әмма Стәрлетамакта булган бу хәлгә бәйле әлегә рәсми белдерүләр булмады.

▪️Быел 4 март кичендә Уфадагы Якутов исемендәге паркта да 2008 елгы үсмерләр төркеме "мәңгелек ут"ны сүндергән иде. "Җирләү урынын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.

@azatliqradiosi
🤣6❤2🤪1
Башкортстанга Украинадагы сугыштан тагын ике мәет кайтарылды

Артур Имаметдинов — Уфадан, 41 яшь, Башкорт дәүләт университетының география факультетында укыган, "Автоленд" ширкәтендә эшләгән. 26 апрель көнне Уфада җирләнде.

Мансур Хәмидуллин — Стәрлебаштан, кичә туган ягында җирләнде.

▪️Азатлык хисабына күрә, Украинадагы сугышта Башкортстаннан кимендә 1973 кеше һәлак булган. Бу сан зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4😢3❤1🔥1