"Аның вәгъдәләре буш кына түгел, алар ялган. Бу инде 25 ел дәвам итә. Бу юлы да шулай булачак. Аның һәр мөддәте саен начаррак кына була бара. Путин хакимияттә вакытта тагын ниләр буласын күз алдына китерү дә куркыныч. Ул булганда безнең илнең тынычлыгы да, үсеше дә, иреге дә булмаячак. Путин режимының нигезе — ялган һәм коррупция. Һәм бу дәвам иткән чакта без көрәшне туктата алмыйбыз."
"Бу Путинның соңгы инаугурациясе булырга мөмкин. Йә ишәк, йә әмир, йә Хуҗа Насретдин — нәрсәдер дә булыр."
"Украинада артка чигенү аның өчен тулы уңышсызлыкны аңлата. Аның горурлыгын чәлпәрәмә китерәчәк. Ә ул куркыныч әйберләр белән горурлана. Әйе, фронтта кешеләр үләчәк, "иттарткыч" дәвам итәчәк. Иң яхшы кешеләребез төрмәләргә утыртылачак һәм чит илгә тагын да күбрәк кеше китәчәк."
Владимир Путин инаугурациясен патшаның тәхеткә менү тантанасына охшатучылар бар. Патриарх Кирилл Путинга озак елларга сузылган хакимлек теләде, аның хакимлеген "Аллаһтан бирелгән" дип атады.
Инаугурацияме, тәхеткә менүме?
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliradiosi
Азатлык Радиосы
Инаугурацияме, тәхеткә менүме?
Владимир Путин инаугурациясен патшаның тәхеткә менү тантанасына охшатучылар бар. Патриарх Кирилл Путинга озак елларга сузылган хакимлек теләде, аның хакимлеген "Аллаһтан бирелгән" дип атады.
👍3🌚1
📍Русиядә "дәүләт хыянәтчеләре" һәм "шымчылар" саны нык "арткан"
Рәсми статистикага күрә, былтыр Русиядә "шымчылык" өчен тугыз кеше хөкем ителгән, 2022 елда бер генә кеше булган.
Шул ук вакытта "шымчылык" маддәсе нигезендә бары тик чит ил ватандашларын гына хөкем итеп була. Статистикага ярашлы, аларның күпчелеге (сигез кеше) - БДБ дәүләтләре ватандашлары.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

👍2
Ростислав Морзаголовка ике җинаять эше ачылган
Аны Русия гаскәре турында "ялган мәгълүматлар" таратуда һәм ят агент статусы тамгасын куймауда гаеплиләр. Башка мәгълүмат әйтелми.
2021 елда Башкортстан башлыгының иң якын терәкләренең берсе дип исәпләнгән Җәмәгать пулаты рәисе Ростислав Морзаголов вазифасыннан китте. Аннан алда ул республикада мәгълүмати сәясәт өчен җавап бирде. Украинада сугыш башлангач, ул Русиядән киткән.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

👍1🤮1🙏1
📍 Омски өлкәсендә су басу аркасында татар авылын эвакуацияләгәннәр
Омски өлкәсендә Ишем елгасы күтәрелү сәбәпле Ишем районындагы Әшеван авылында яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Авылда татарлар күпләп яши.
Төбәк башлыгы Виталий Хоценко сүзләренчә, авылда 224 кеше яшәгән, шуларның 150сен башка урынга күчергәннәр. 25 йортны һәм 40 утарны су баскан.
Бу хакта 👉 безнең сайтта укыгыз.

😱6🙏2🐳1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Башкортстанда транспорт министры Александр Клебановны биш миллион сум ришвәт алуда шикләнеп тоткарлаганнар Тикшерү фаразынча, 2021 елда "Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проектын тормышка ашырган чакта республикадагы бер машина юлын төзекләндерергә алынганнар…
Уфа район мәхкәмәсе Башкортстанның транспорт министры Александр Клебановны 2 айга кулга алу карарын кабул итте
Ул зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Җинаять турындагы "мәгълүмат раслангач та" Радий Хәбиров "шундук Клебановны эштән җибәрү турында карар кабул иткән" диелә.
Тикшерү фаразынча, 2021 елда "Имин сыйфатлы юллар" дәүләт проектын тормышка ашырган чакта республикадагы бер машина юлын төзекләндерергә алынганнар һәм төзелеш материаллары ташу өчен "Башкиравтодор" һәм сәүдәгә корылган бер оешма килешү төзегән.

Омски өлкәсендәге Каракүл авылы һәм Курган өлкәсенең Эчкен авылы бүгенге көндә ничек яши? Бу авылларда көчле янгын күп кенә йортны яндырган.
Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз, рәсемнәрдә исә сезгә төп фикерләрне тәкъдим итәбез.
@azatliradiosi
Язманы тулысынча безнең сайтта укыгыз, рәсемнәрдә исә сезгә төп фикерләрне тәкъдим итәбез.
@azatliradiosi
💘4😢2👍1😁1🙏1
📍 Европа берлеге Русиягә берлек фиркаләрен һәм медиаларын финанслауны тыячак
Әлеге чикләүләр 14нче санкцияләр җыелмасында каралган, дип яза басма. Чикләүләр җыелмасын 2024 елның июленә кадәр кабул итмәкчеләр.
Русиянең финанславын тыю Европа берлегенең эчке эшләренә "начар ният белән тыкшынудан" саклаячак, диелә документта. Шул ук вакытта илләр чыгарылма ясарга да мөмкин, әмма бу хакта Еврокомиссияне кисәтергә тиеш булачаклар.
EUobserver Америка күзләвенә таянып язуынча, 2014 елдан 2022 елга кадәр Русия 24тән артык илдәге сәяси фиркаләрне финанслауга 280 миллион евро тирәсе акча тоткан.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

👍3
"Сугыш елларында хәер сорап йөрдем!.."
Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яшәде. Хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Сугыш башланганда аңа 5 кенә яшь була. 2020 елда Зәйнәхетдин абый сугыш елларына туры килгән балачак хәтирәләре белән уртаклашкан иде.
Ул инде мәрхүм булды.
Бу видеоны моннан дүрт ел элек, 2020 елда эшләдек. Бүген аны кабат сезгә тәкъдим итәбез.
#Татарстан
@azatliqradiosi

YouTube
Сугыш чоры балалары: Зәйнәхетдин Хәйретдинов ("Сугыш елларында хәер сорап йөрдем")
Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яши. Бүген аңа 83 яшь, хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Сугыш башланганда аңа 5 кенә яшь була. Зәйнәхетдин абый сугыш елларына туры килгән балачак…
❤8😢3👍2🙏2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Пилотсыз очкычлар
Краснодар краенда, Анапа янындагы нефть базасына һөҗүм иткән.
Юрковка авылында янгын чыккан. Берничә нефть резервуарына зыян килгән. Корбаннар турында мәгълүмат юк.
«Осторожно, новости» видеосы.

🔥5👍2
1941-1945 еллардагы сугыш 1418 көн дәвам итә. Икенче Дөнья сугышында Советлар Берлеге 26,6 млн кешесен югалта.
▪️ 1941-1945 елларда ТАССРдан фронтка 700 меңгә якын кеше китә. 350 мең кеше ятып кала.
▪️ БАССРдан сугышка 710 меңнән артык кеше китә. 300 меңләп яугир шунда һәлак була.
Коточкыч саннар. Һәр сан артында бер кешенең, тулы бер гаиләнең коточкыч фаҗигасе. Һәр гаиләдә диярлек кемдер йә һәлак, йә хәбәрсез югалган. Яу кырыннан исән чыгучылар аяксыз, кулсыз, чукрак, сукыр булып кайта. Яшь килеш сугышка киткән егетләр өйләренә картаеп кайтып керә.
Сугыш аркасында тулы ятимнәр буыны барлыкка килде, әтисез үскән буын. Ачлыкта, юклыкта, иң авыр эшләргә җигелергә туры килеп балачакларыннан нәүмиз калучы бәхетсез балалар. Тол хатыннар, егетләрен сугышка озатып, аларны көтеп ала алмыйча башка бер дә кияүгә чыга алмый калган картаеп беткән кызлар.
Сугышлар кабатланмасын, сугыш кына булмасын дип бердәндер дога белән яшәүче, сугыштан курыккан буын бакыйлыкка күчеп бара.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы.

❤8👍4😭3😢1🫡1
Ә бусы - безнең бүгенге чынбарлык. 👇
7 май көнне Воронеж өлкәсендә юл һәлакәте булган: Украинадагы сугыштан Уфага мобилизацияләнгәннәрне һәм контрактчыларны алып кайтып килгән автобуска "Волга" машинасы килеп кергән. Казада машинаны йөрткән 69 яшьлек пенсионер һәлак булган. Уфага кайтып килгән 32 хәрбинең тугызы яраланган.
Уфага кайтып баручы хәрбиләр нинди хәлдә һәм бу казаның нечкәлекләре нинди? Барысы да 👉 монда язылган.

Уфага Украинадагы сугыштан хәрбиләрне алып кайткан автобус юл һәлакәтенә эләккән
Автобус каршына Воронеж өлкәсенең Архиповка авылы тирәсендә "Волга" килеп чыккан. Казада машинаны йөрткән 69 яшьлек пенсионер һәлак булган. Уфага кайтып килгән 32 хәрбинең тугызы яраланган диелә. Baza мәгълүматынча, өч хәрби авыр хәлдә.
😭3🔥2
Кызыл мәйданда Җиңү көнендә атом коралы искә алынды
Бүген, 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында Советлар Берлегенең наци Германиясен җиңүенә 79 ел тулу уңаеннан үткән парадта Владимир Путин Көнбатышны "нацизмны аклауда" гаепләде һәм кабат атом коралы белән янады.
Үзенең чыгышында Путин Җиңү көнен Русиянең "төп бәйрәме" диде. Сөйли башлагач та диярлек шундук Көнбатышны тәнкыйтьләүгә күчте, аларны нацизмны аклауда, тарихны алдашуда гаепләде.
Путин Көнбатышка "стратегик көчләр" белән дә янады.
"Русия глобаль бәрелешне булдырмас өчен барысын да эшләячәк, әмма шул ук вакытта беркемгә безгә янарга юл куймаячакбыз. Безнең стратегик көчләр һәрчак сугышчан әзерлектә", диде Путин.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤡8❤1👎1🤮1
Ә Татарстан белән Башкортстан җитәкчеләре нинди нотык тоткан?
Казанда узган Җиңү парады вакытында Русия гаскәрләре янә авыр сынау аша уза, диде Рөстәм Миңнеханов. "Әлеге вакытта Русия гаскәрләре җиңүчеләр буынының эшен дәвам иттерә, суверенитетны һәм илнең киләчәген яклый", дигән Татарстан президенты.
Радий Хәбиров исә хислерәк чыгыш ясаган.
"Бүген канлы терактлар тыныч тормыш көтүче кешеләрнең гомерләрен өзгәндә, дошманнар Русия шәһәрләрен утка тотканда безгә янә җиңү яулау кирәк. Фашизмны җиңү кирәк. Без аны бөтен халык белән бергә яулаячакбыз. Фидакарь хезмәтебез, сугышчыларга ярдәмебез, аларның гаиләләренә ярдәмебез белән. Бу каһарманнарның исән-имин өйгә кайтулары мөһим", дигән Башкортстан башлыгы.
▪️ 2022 елның 24 февралендә Мәскәү Украинага бәреп керде. Русия моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
▪️ Русия пропагандасы һәрвакыт Икенче Дөнья сугышы белән чагыштыра, басып алуын нациларга каршы көрәш дип ялган тарата. Русия хакимияте Украинаны басып алуда катнашучы сугышчыларны каһарман итеп күрсәтергә тырыша. Икенче Дөнья сугышы ветераннары рәтенә оккупацион гаскәрләрендә булучыларны каһарманлаштыру эше җәелдерелде. Мәктәп, балалар бакчаларында алар белән очрашулар оештырыла.
▪️Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 1606, Башкортстаннан — кимендә 1996, ике республикадан кимендә 3602 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🤮5❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
‼️ Башкортстанның Салават шәһәрендәге "Газпром нефтехим Салават" заводына дроннар һөҗүм иткән.
Янгын чыккан. Корбаннар юк диелә.
Тулы хәбәрне 👉бу сылтамага басып укыгыз.

🔥9🤡3😢2😱1🤬1