📍 Европа берлеге Русиягә берлек фиркаләрен һәм медиаларын финанслауны тыячак
Әлеге чикләүләр 14нче санкцияләр җыелмасында каралган, дип яза басма. Чикләүләр җыелмасын 2024 елның июленә кадәр кабул итмәкчеләр.
Русиянең финанславын тыю Европа берлегенең эчке эшләренә "начар ният белән тыкшынудан" саклаячак, диелә документта. Шул ук вакытта илләр чыгарылма ясарга да мөмкин, әмма бу хакта Еврокомиссияне кисәтергә тиеш булачаклар.
EUobserver Америка күзләвенә таянып язуынча, 2014 елдан 2022 елга кадәр Русия 24тән артык илдәге сәяси фиркаләрне финанслауга 280 миллион евро тирәсе акча тоткан.
Тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.
@azatliradiosi

👍3
"Сугыш елларында хәер сорап йөрдем!.."
Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яшәде. Хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Сугыш башланганда аңа 5 кенә яшь була. 2020 елда Зәйнәхетдин абый сугыш елларына туры килгән балачак хәтирәләре белән уртаклашкан иде.
Ул инде мәрхүм булды.
Бу видеоны моннан дүрт ел элек, 2020 елда эшләдек. Бүген аны кабат сезгә тәкъдим итәбез.
#Татарстан
@azatliqradiosi

YouTube
Сугыш чоры балалары: Зәйнәхетдин Хәйретдинов ("Сугыш елларында хәер сорап йөрдем")
Зәйнәхетдин Хәйретдинов — сугыш чоры баласы. Татарстанның Балтач районы Бөрбаш авылында яши. Бүген аңа 83 яшь, хатыны Рәүфия апа белән 5 бала, 11 онык үстергәннәр. Сугыш башланганда аңа 5 кенә яшь була. Зәйнәхетдин абый сугыш елларына туры килгән балачак…
❤8😢3👍2🙏2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Пилотсыз очкычлар
Краснодар краенда, Анапа янындагы нефть базасына һөҗүм иткән.
Юрковка авылында янгын чыккан. Берничә нефть резервуарына зыян килгән. Корбаннар турында мәгълүмат юк.
«Осторожно, новости» видеосы.

🔥5👍2
1941-1945 еллардагы сугыш 1418 көн дәвам итә. Икенче Дөнья сугышында Советлар Берлеге 26,6 млн кешесен югалта.
▪️ 1941-1945 елларда ТАССРдан фронтка 700 меңгә якын кеше китә. 350 мең кеше ятып кала.
▪️ БАССРдан сугышка 710 меңнән артык кеше китә. 300 меңләп яугир шунда һәлак була.
Коточкыч саннар. Һәр сан артында бер кешенең, тулы бер гаиләнең коточкыч фаҗигасе. Һәр гаиләдә диярлек кемдер йә һәлак, йә хәбәрсез югалган. Яу кырыннан исән чыгучылар аяксыз, кулсыз, чукрак, сукыр булып кайта. Яшь килеш сугышка киткән егетләр өйләренә картаеп кайтып керә.
Сугыш аркасында тулы ятимнәр буыны барлыкка килде, әтисез үскән буын. Ачлыкта, юклыкта, иң авыр эшләргә җигелергә туры килеп балачакларыннан нәүмиз калучы бәхетсез балалар. Тол хатыннар, егетләрен сугышка озатып, аларны көтеп ала алмыйча башка бер дә кияүгә чыга алмый калган картаеп беткән кызлар.
Сугышлар кабатланмасын, сугыш кына булмасын дип бердәндер дога белән яшәүче, сугыштан курыккан буын бакыйлыкка күчеп бара.
Рөстәм Мөхәммәтҗанов фотосы.

❤8👍4😭3😢1🫡1
Ә бусы - безнең бүгенге чынбарлык. 👇
7 май көнне Воронеж өлкәсендә юл һәлакәте булган: Украинадагы сугыштан Уфага мобилизацияләнгәннәрне һәм контрактчыларны алып кайтып килгән автобуска "Волга" машинасы килеп кергән. Казада машинаны йөрткән 69 яшьлек пенсионер һәлак булган. Уфага кайтып килгән 32 хәрбинең тугызы яраланган.
Уфага кайтып баручы хәрбиләр нинди хәлдә һәм бу казаның нечкәлекләре нинди? Барысы да 👉 монда язылган.

Азатлык Радиосы
Уфага Украинадагы сугыштан хәрбиләрне алып кайткан автобус юл һәлакәтенә эләккән
Автобус каршына Воронеж өлкәсенең Архиповка авылы тирәсендә "Волга" килеп чыккан. Казада машинаны йөрткән 69 яшьлек пенсионер һәлак булган. Уфага кайтып килгән 32 хәрбинең тугызы яраланган диелә. Baza мәгълүматынча, өч хәрби авыр хәлдә.
😭3🔥2
Кызыл мәйданда Җиңү көнендә атом коралы искә алынды
Бүген, 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында Советлар Берлегенең наци Германиясен җиңүенә 79 ел тулу уңаеннан үткән парадта Владимир Путин Көнбатышны "нацизмны аклауда" гаепләде һәм кабат атом коралы белән янады.
Үзенең чыгышында Путин Җиңү көнен Русиянең "төп бәйрәме" диде. Сөйли башлагач та диярлек шундук Көнбатышны тәнкыйтьләүгә күчте, аларны нацизмны аклауда, тарихны алдашуда гаепләде.
Путин Көнбатышка "стратегик көчләр" белән дә янады.
"Русия глобаль бәрелешне булдырмас өчен барысын да эшләячәк, әмма шул ук вакытта беркемгә безгә янарга юл куймаячакбыз. Безнең стратегик көчләр һәрчак сугышчан әзерлектә", диде Путин.
👉 Хәбәр ачылмаса, 👉 монда басыгыз.

🤡8❤1👎1🤮1
Ә Татарстан белән Башкортстан җитәкчеләре нинди нотык тоткан?
Казанда узган Җиңү парады вакытында Русия гаскәрләре янә авыр сынау аша уза, диде Рөстәм Миңнеханов. "Әлеге вакытта Русия гаскәрләре җиңүчеләр буынының эшен дәвам иттерә, суверенитетны һәм илнең киләчәген яклый", дигән Татарстан президенты.
Радий Хәбиров исә хислерәк чыгыш ясаган.
"Бүген канлы терактлар тыныч тормыш көтүче кешеләрнең гомерләрен өзгәндә, дошманнар Русия шәһәрләрен утка тотканда безгә янә җиңү яулау кирәк. Фашизмны җиңү кирәк. Без аны бөтен халык белән бергә яулаячакбыз. Фидакарь хезмәтебез, сугышчыларга ярдәмебез, аларның гаиләләренә ярдәмебез белән. Бу каһарманнарның исән-имин өйгә кайтулары мөһим", дигән Башкортстан башлыгы.
▪️ 2022 елның 24 февралендә Мәскәү Украинага бәреп керде. Русия моның басып алу сугышы булуын кире кага һәм "махсус хәрби операция" дип атый.
▪️ Русия пропагандасы һәрвакыт Икенче Дөнья сугышы белән чагыштыра, басып алуын нациларга каршы көрәш дип ялган тарата. Русия хакимияте Украинаны басып алуда катнашучы сугышчыларны каһарман итеп күрсәтергә тырыша. Икенче Дөнья сугышы ветераннары рәтенә оккупацион гаскәрләрендә булучыларны каһарманлаштыру эше җәелдерелде. Мәктәп, балалар бакчаларында алар белән очрашулар оештырыла.
▪️Азатлык Радиосы ачыклаганча, Русиянең Украинага каршы сугышында Татарстаннан — кимендә 1606, Башкортстаннан — кимендә 1996, ике республикадан кимендә 3602 кеше һәлак булган. Хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны бирми — чынбарлыкта аларның саны күпкә зуррак була ала.

🤮5❤1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
‼️ Башкортстанның Салават шәһәрендәге "Газпром нефтехим Салават" заводына дроннар һөҗүм иткән.
Янгын чыккан. Корбаннар юк диелә.
Тулы хәбәрне 👉бу сылтамага басып укыгыз.

🔥9🤡3😢2😱1🤬1
Башкортстан белән Оренбурда "Уфанет" провайдерын һакерлар бәргән
Һакерларның бәрүе Омски белән Иркутск өлкәләрендә дә булган. Башта телевизион эфир вакытында Кызыл мәйдандагы парад күрсәтелгән, аннары ул өзелгән һәм "Уфанет" абонентлары аның урынына Русия президенты сайлауларындагы хәрәмләшү турында мәгълүмат караган, эфирда шулай ук Украинага басып керү сугышында катнашучы сугышчыларның фотолары күрсәтелгән.
Һакерлар Украинада барган сугышта Владимир Путинны гаепле дип сөйләгән, Путин "Крокус Сити Холл"дагы терактны булдырмый кала алмады дип аңлаткан.
Хәбәрне ачып укыгыз! Җентекләп яздык.

Башкортстанда һакерлар "Уфанет"ны җимереп, эфирда президент сайлавындагы хәрәмләшүләрне күрсәткән
Мәскәүнең Кызыл мәйданында барган парад урынына "Уфанет" мөштәриләренә Русиядәге президент сайлавында булган хәрәмләшүләрнең видеоларын, Украинадагы сугышта катнашкан һәм хәзер мәктәпләргә, балалар бакчаларына очрашуларга йөри торган үтерүчеләрнең фотоларын…
👍4👏1
Казанда Җиңү көне ничек узган?
Казанның Җиңү паркында "Хәтер шәме" ("Свеча памяти") дип исемләнгән чара үткән. Анда Татарстанның Украинадагы сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган "Алга" батальоны хәрбиләрен искә алганнар.
Чарага сугыш кырыннан чыга алмый калган батальон солдатларының йөзләгән туганнары, якыннары җыелган. Мәңгелек ут мәйданында Угледар, Донецки, Пески һәм Бахмут янында үлгән йөзләгән солдатның фотоларын куйганнар. Чыгышлар ясаганнан соң чарага җыелучылар һәлак булган солдатларның рәсемнәре астында шәмнәр яккан, бер минут тынлык игълан ителгән.
"Алга" батальонының тарихын хәтерлисезме?
2023 елның 6 февралендә "Алга" батальонындагы барлык өч ротаны да (алар тулы булмаган) Угледар янындагы урманны штурмларга җибәрәләр. Анда барлыгы 120ләп кеше китә. Хәрбиләр штурмга күзләүсез киткән, аларга артиллерия ярдәме дә булмаган. Сугыш кырында исән калганнарның кайберләре әсирлеккә төшкән булырга мөмкин, әмма чынлыкта ничек булуын беркем белми. Сугышчыларның бер өлеше хәбәрсез югалган.
"Алга" батальоны ким дигәндә өч тапкыр сугыш кырына кире әйләнеп кайткан — хәрбиләрнең мәетләрен алып чыгар өчен һәм бу урында кабат урнашып карарга омтылып. "Idel.Реалии" бу операцияләрнең көннәрен дә ачыклый алган: 24 февраль, 14 һәм 21 март.
Соңрак бу сугыш кыры булган кишәрлекне Русия хәрбиләре басып ала, әмма бөтен җәсәдләрне дә алып чыгу яки тану мөмкин булмый, чөнки алар инде таркала башлаган була.

Казанда "Алга" батальонының Украинадагы сугышта һәлак булган сугышчыларын искә алу чарасы үткән
Угледар, Донецки, Пески һәм Бахмут янында үлгән йөзләгән солдатның фотоларын Җиңү паркындагы Мәңгелек ут янына куйганнар. Алар астында шәм якканнар.
💩9👍3🤮2🤣2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Башкортстанның Салават шәһәрендәге "Газпром нефтехим Салават" заводына дроннар һөҗүм иткән. Янгын чыккан. Корбаннар юк диелә. Тулы хәбәрне 👉бу сылтамага басып укыгыз.
Башкортстанның Салават шәһәре хакимиятләре шәһәрдәге нефть эшкәртү ширкәтенә пилотсыз очкыч төшкәннән соң 9 май бәйрәме уңаеннан узасы концертны үткәреп тормаска булган.
Концерт җирле вакыт белән кичке алтыда Ленин исемендәге мәйданда башланырга тиеш булган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Концерт җирле вакыт белән кичке алтыда Ленин исемендәге мәйданда башланырга тиеш булган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Салаватта нефть эшкәртүче заводка пилотсыз очкыч һөҗүм иткәннән соң 9 май уңаеннан узасы кичке концерт булмаячак
Концерт җирле вакыт белән кичке алтыда Ленин исемендәге мәйданда башланырга тиеш булган.
😁4👍2🤪1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
‼️ Башкортстанның Салават шәһәрендәге "Газпром нефтехим Салават" заводына дроннар һөҗүм иткән. Янгын чыккан. Корбаннар юк диелә. Тулы хәбәрне 👉бу сылтамага басып укыгыз.
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген 13:00 сәгатьтә "Газпром нефтехим Салават" оешмасына дрон һөҗүм итте.
Бу Украинада сугыш башланганнан бирле Башкортстанга очып килгән беренче пилотсыз очкыч булды. Суырту станциясе корылмасына зарар килгән.
Украина чигеннән 1200-1300 чакрым ераклыкта урнашкан Салават шәһәренә кадәр әлеге дрон ничек барып җиткән?..
▪️Исегезгә төшерәбез: 2 һәм 17 апрельдә дрон һөҗүмнәре күрше Татарстанга да ясалган иде: ул вакытта берничә кеше җәрәхәтләнде.
▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 806нчы көне.
#Башкортстан

👍4🔥1
Русия эчке эшләр министрлыгы репер Оксимиронны (Мирон Федоров) эзләүгә биргән
Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә.
Музыкантны җинаять кодексы маддәсе нигезендә эзлиләр диелә, әмма нечкәлекләре китерелми.
▪️Русия Украинага каршы сугыш башлагач, Оксимирон Русиядән китте һәм сугышка каршы тәкъдимнәрне хуплап килде, шуның өчен аны "ят агент" дип таныдылар.
▪️2022 елны Петербурның Ленин районы мәхкәмәсе музыкантны 45 мең сум штрафка тартты. Беркетмәне 25 февральдә чыккан ролик белән бәйле төзегәннәр иде.Бу видеода музыкант Русиянең Украинага бәреп керүенә каршы булуын белдерә һәм моны "җинаять дип санавын" әйтә.

👍2💩2🦄1
Әстерханда «билгесез матдә» белән агуланганнан соң биш кеше үлгән.
Бу хакта Тикшерү комитеты хәбәр итә.
Шәһәр һәм якын районнарда яшәүче 14 кеше хастаханәгә салынган, аларның 11е авыр хәлдә.
Үлгән 18-40 яшьлек хатын-кыз һәм ирләрнең мәетләре 9 майга каршы төндә табылган. Беренчел мәгълүматларга караганда, аларның барысы да наркотик матдәләр кулланган булган. «112» телеграм канал язуынча, сүз метадон турында бара.

👍2😁1😢1
БМОның Фәләстин качакларына ярдәм итү агентлыгы (UNRWA) мәгълүматларынча, Израил армиясенең Рафахка керүе сәбәпле, бу көннәрдә 80 мең кеше шәһәрдән китәргә мәҗбүр булган.
“Бу гаиләләрнең югалтулары коточкыч. Беркайда да имин түгел” ди оешма.
ЦАХАЛ гамәлләре сәбәпле "Рафах" контроль-үткәрү пунктын ябылуы медицина хезмәткәрләренең яралыларны эвакуацияли алмавына китерде. Моннан тыш һуманитар ярдәм китертү һәм хастаханәләргә кирәк булган ягулык китерү тукталды. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы әйтүенчә, Рафах хастаханәләрендә ягулык өч көнгә генә җитәрлек калган. Ягулык җитмәү сәбәпле, өч хастаханәнең берсе ябылырга мәҗбүр булган.
▪️Израил армиясе Газзә сызыгы төньягында хәрби чаралар башлагач төбәк халкының яртысы диярлек Рафахка кача. Хәзерге вакытта күпчелек фәләстиннәр Мисыр белән чик буенда БМОның чатыр лагерьларында яши. Халыкара һуманитар оешмалар әйтүенчә, соңгы көннәрдә һәм атналарда якынча бер миллион өч йөз мең фәләстинле Рафахка сыенган.
▪️Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмнәре аркасында һәлак булган кешеләр саны 34 меңнән артты.

💔2👍1👎1😁1🤔1🤬1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Җиңү парады: 2010 һәм 2024 еллар.
2010 елда Кызыл мәйдандагы Җиңү парадында Украина, Польша, АКШ, Британия, Франция гаскәрләре дә катнашты. Ул чакларны хәтерлисезме?
Ә быелгы Җиңү парадында бишенче тапкыр президент булган Путин Көнбатышны кискен тәнкыйтьләп, хәтта Русиянең стратегик атом көчләрен куллана алуына ишарәләр ясады.

🤪6👍1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 10нчы май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Швециянең Мальмё шәһәрендә "Евровидение" конкурсының икенче ярымфиналы узды. 11 май узасы финалга икенче ярымфиналдан тагын 10 ил үткән: алар — Швейцария, Латвия, Австрия, Нидерланд, Норвегия, Израил, Греция, Эстония, Грузия вә Әрмәнстан. Беренче ярымфиналдан соң финалга шулай ук Ирландия, Кыпрыс, Литва, Люксембург, Португалия, Сербия, Словения, Украина, Финляндия һәм Хорватия үткән иде. Русияне — Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле — әлеге конкурста 2022 елдан бирле катнаштырмыйлар. Быелгы "Евровидение"не — анда Израил катнашу сәбәпле — бойкотларга эндәүчеләр дә, конкурсны икейөзлелектә гаепләүчеләр дә бар.
🔹Төнлә Калуга өлкәсендәге нефть эшкәртү ширкәтенә дрон һөҗүм иткән, ягулык һәм мазут мичкәләре яна башлаган. Зыян күрүчеләр юк, янгынны иртәнге якта сүндергәннәр.
🔹Төнлә Мәскәү өлкәсендә дә РФ башкаласына таба очкан дронны бәреп төшергәннәр. Ул хакта Мәскәү мэры Сергей Собянин белдерде. Зыян күрүчеләр, шулай ук, юк.
🔹Кичә, 9 май көнне, Казанда 108 юл-транспорт һәлакәте булган, шуларда бер кеше яраланган.
🔹Исегезгә төшерәбез: май бәйрәмнәре аркасында Русиядә яллар күчерелгән. Бу атнада 9-12 май — ял көннәре.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

Telegram
Azatlıq Radiosı
Быелгы "Евровидение" конкурсын — анда Израил катнашу сәбәпле — бойкотлау таләпләре яңгырый.
Мәсәлән, Финляндиядә 1400 музыкант һәм башка иҗат әһелләре "Евровидение"не күрсәтә торган "Yle" телекомпаниясен икейөзлелектә гаепләп петиция чыгарды.
"2022 елда…

"Русиядә куәт оешмалары "террорчыкка каршы көрәш" дип аталган индустрия кысаларында пиар-әзерлек эше алып бара. Куәт оешмаларының рәсми булмаган Telegram-каналларында, социаль челтәрләрдә, медиада Кеворкованы күзәтүләре, уңайлы вакыты җитүгә аңа киләчәкләре билгеле иде, чөнки аның махсус исемлектә торуы күренде. Андый кешеләргә карандаш белән һәрвакыт ниндидер оператив чаралар күрелә.
Кеворкованы Нальчиктагы вакыйгаларга бәйле тоткарлауларын шәрехләп тормасаң да аңлашыла. Бу аның язмасы түгел. Аны Орхан Җәмал 2010 елда язган. Пост экстремистик дип табылмаган. Хәзер генә бу язма буенча дәгъва итәләр. Кулларына ни эләккән — шуны кулланалар. Еш кына мондый эшләр профессиональ булмаган төстә эшләнә."
Татарстанга Әфганстанның премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбир сәфәр кылырга мөмкин. Аны Русиянең Кабулдагы илчесе Казанда узачак Kazan Forum икътисади җыенына чакырды.
Русия Әфганстан хакимиятендә утыручы "Талибан" оешмасы белән мөнәсәбәтләр кора һәм монда Татарстанны да файдалана. Шул ук вакытта "Талибан" эше нигезендә танылган журналист, язучы Надежда Кеворкова кулга алынды. Сәясәт белгече Ринат Мөхәммәтов бу Русиядә икеле стандартлар нигезендә эшләүләрен күрсәтә дип сөйләде.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Икейөзлелек: Русиядә “Талибан” өчен кулга алалар һәм шул ук вакытта талибларны Казанда кунакка көтәләр
Татарстанга Әфганстанның премьер-министры урынбасары Мәүләви Абдул Кәбир сәфәр кылырга мөмкин. Аны Русиянең Кабулдагы илчесе Казанда узачак Kazan Forum икътисади җыенына чакырды. Русия Әфганстан хакимиятендә утыручы "Талибан" оешмасы белән мөнәсәбәтләр кора…
👍1💩1
Хәрби белгеч Олег Жданов Башкортстанга килгән дронны сынап карау өчен генә очыртканнар дип саный.
Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады. Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди.
ди ул.
Украин белгече сүзләренчә Украина иминлек хезмәте махсус Русия икътисадының нефть тармагы объектларына һөҗүм итә. Татарстан белән Башкортстанга яңа һөҗүмнәр булырмы дигән сорауга ул уңай җавап бирә.
Жданов Русия һава һөҗүменнән саклану көчләренә күренми генә бу дроннар ничек шулай еракка оча алуын да аңлата:
ди ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
Дрон Башкортстан оешмасына зур зыян салмады. Жданов бу дроннарның шартлаткыч тутырылган өлеше әлегә әллә ни зур булмаганга ди.
"Алга таба арттырырлар аны. Бу бит сынап карау очышлары кебек кенә, дрон очып барып җитәме — белү өчен"
ди ул.
Украин белгече сүзләренчә Украина иминлек хезмәте махсус Русия икътисадының нефть тармагы объектларына һөҗүм итә. Татарстан белән Башкортстанга яңа һөҗүмнәр булырмы дигән сорауга ул уңай җавап бирә.
Жданов Русия һава һөҗүменнән саклану көчләренә күренми генә бу дроннар ничек шулай еракка оча алуын да аңлата:
"Аларның кулчатыр кебек Русия күген тулысынча каплап торган саклау чаралары юк. Аларның һава һөҗүменә каршы чаралары безнеке кебек үк — урыны-урыны белән генә. Аерым объектларны, аерым шәһәрләрне саклап торырга мөмкиннәр. Аннан соң хәзер Русия гаскәренә һава һөҗүменнән саклау системнары да җитми. Фронттагы гаскәрләрне каплап торыргамы, ил эчендәрәк урнашкан объектларнымы? Шуңа җитми ул. Мәскәү тирәсендә каплап бетерәләр, ә Татарстанга, Алабугага рәхим итеп килегез, сезне беркем бәреп төшермәячәк, чөнки һава һөҗүменә каршы чаралар җитми"
ди ул.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан #Татарстан
@azatliqradiosi
👍3🔥1
Гвинея-Бисау президенты эш сәфәре белән Казанга килде.
Эмбалоның Казанга сәфәре Русия белән Гвинея-Бисау арасында ике яклы хезмәттәшлекне арттыру мөмкинлеге бирәчәк диелә.
Русия үзенең тышкы сәясәтендә Татарстанны ислам илләре белән хезмәттәшлек итүдә кулланып килә.

😁5🤡3🤬1😴1