Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Төркиядә мәктәп мөдире үтерелгәннән соң укытучылар эш ташлады

Мәгариф хезмәткәрләре бөтен ил буйлап эштән туктады һәм төбәкләрдәге милли мәгариф идарәләренә таба марш белән үтте.

Ни булды соң?

7 майда Истанбулның тарихи районнарының берсе – Әюпсолтандагы хосусый урта мәктәбе мөдире 74 яшьлек Ибраһим Октуганны үз укучысы атып үтерде. Әлеге мәктәптә укыган 17 яшьлек укучы Й.К. 2023 елның декабрендә дисциплинар тәртип бозулары аркасында мәктәптән куыла, 8 май көнне мәктәпкә килеп, мөдир бүлмәсенә үтә, Октуганга ата, үзе кача. Мөгаллимне авыр җәрәхәтләр белән хастаханәгә илтәләр, тик табиблар аның гомерен саклап кала алмый.

Яшүсмер 12 ел элек Төркиягә күченгән Керкүк (Гыйрак) шәһәреннән эшмәкәрләр гаиләсеннән, дип яза Төркия матбугаты.

Ул укытучысын ни өчен үтердем дигән? Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
❤6👍3😱2😁1
Флүрә Хурамшина әтисез узган балачак елларын үкенеп искә ала.

Әтисез, димәк, яклаучысыз, ди ул. Аның фикеренчә, ачлык, сугышны күргән кеше бервакытта да "Можем повторить!" дигән шигарне телгә алмаячак. 2020 елда ул сугыш елларында Казан тормышы турында хатирәләре белән уртаклашкан иде.

Бу видеоны моннан дүрт ел элек, 2020 елда эшләдек. Бүген аны кабат сезгә тәкъдим итәбез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍5😢4🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 11 май, шимбә, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төнлә Харьков өлкәсендә һава тревогасы игълан ителде. Шәһәр даими һөҗүм астында.

🔸Луһански өлкәсенең Ровеньки нефть базасына һөҗүмдә өч кеше һәлак булган, 8 кеше яраланган. Бу хакта ЛНРның оккупация хакимияте хәбәр итте.

🔸Белгород, Волгоград һәм Курски өлкәләре күгендә 21 Vampire снаряды һәм 16 пилотсыз очкыч бәреп төшерелде дип белдерде Русия саклану министрлыгы.

🔸БМОның Баш җыены Фәләстинны оешманың тулы хокуклы әгъзасы буларак хуплау турындагы резолюцияне кабул итте. Документны 143 ил хуплады, 9 ил, шул исәптән аКШ, Израил, Маҗарстан һәм Чехия, каршы булды. 25 ил тавыш бирүдән тотылып калды. Алар арасында Британия, Укрина һәм Грузия.

🔸Җирдә көчле магнит бураны башланды. АКШның метеорология хезмәте 2003 елдан беренче тапкыр Җирдәге магнит бураны көчен иң югары дәрәҗәдә (G5) дип бәяләде. Магнит бураны нәтиҗәсендә Татарстан белән Башкортстанда да төньяк балкышы күзәтелде.
👍2✍1💔1
2003 елның октябреннән беренче тапкыр Җирдә иң көчле, G5 дәрәҗәсендәге магнит бураны чыкты. Геомагнит бураны ялларда дәвам итә. Кояшта безнең планетадан 17 тапкыр зуррак тап барлыкка килгән, магнит буранына шул сәбәпче.

Галимнәр көчле магнит бураны элемтә чараларына, электр челтәрләренә, GPS, галәм җиһазларына, иярчен навигациясенә һәм башка кайбер системнарга тәэсир итәргә мөмкин дип кисәтә.

2003 елда Кояш атмосферасындагы энергия шартлавы нәтиҗәсендә Швециядә электр тәэминәте өзлелде, Көньяк Африкада трансформаторларга зыян килде.

Магнит бураны нәтиҗәсен Татарстан белән Башкортстанда күзәтеп булды: бу төбәкләргә табигый булмаган төньяк балкыш барлыкка килде.

📌Беренче өч фотода Башкортстан, тагын өчесе - Татарстан.
🔥6🤯3👍2
Интернетта татар китапларын кайда укып була?

"Бу китапны онлайн кайда табып була?" Бу сорауны татар интернетын әзме-күпме кулланучы һәр кеше ишетеп тора. Урыс, инглиз, төрек һәм башка телләрдә кирәкле әсәрне берничә минутта табып яки сатып алып булса, татар телле әсәрләр белән хәл әлегә шулкадәр яхшы түгел.

Азатлык интернетта татар китапларын эзләде.

👉Мәкаләне безнең сайтта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз (Русиядә VPN-сыз ачыла).
❤‍🔥7🔥3😁1
Бүген Швециядә "Евровидение" җыр конкурсының финалы узачак.

Русияне әлеге бәйгедә — Украинага каршы сугыш башлау сәбәпле — 2022 елдан бирле катнаштырмыйлар. Быел Израилне дә — Газзәгә каршы кылган гамәлләре өчен — конкурста катнаштырмаска кирәк дигән таләпләр яңгыраса да, "Евровидение" конкурсын оештыручылар Украина белән Газзәдәге сугышлар — икесе ике төрле вазгыять, аларны чагыштырырга кирәкми дип белдерде.

Израил финалга да узды. Бу күренешне икейөзлелек дип тасвирлаучылар да бар.

Без исә бүген төрле елларда "Евровидение" финалында катнашкан татарларны искә алабыз. Киттек!

#татарлар

@azatliqradiosi
🎉4✍1👍1👎1🔥1
Донецкига һөҗүм аркасында һәлак булучылар һәм яралылар бар

һөҗүм Ленин районында булган, бу вакытта биредә оккупацияләнгән "ДНР"ның 10 еллыгына багышланган автоузыш әзерләнгән. Paradise ресторанына HIMARS комплексыннан атканнар диелә.

"ДНР"ның Мәскәү куйган башлыгы Денис Пушилин өч кешенең һәлак булуы турына белдерде.

Украина ягы аңлатма бирмәде.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз, ачылмаса, монда басыгыз.
👍4🔥2❤1⚡1🤬1
Азатлык сүзлегендә "дигитальләшү" сүзе.

Татар телеле матбугат чарасы аны "цифрлаштыру" дип атый.

#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
👍10⚡5🆒4👎3❤1🤣1
🎶 Евровидение җыр бәйгесендә Швейцария башкаручысы җиңде

Немо Меттлерга (иҗади тәхәллүсе Nemo) 24 яшь. Ул бәйгедә "The Code" җырын башкарды. 

Икенче урынны Хорватия, өченче урынны Украина алды.

Катнашуы белән күпсанлы протестлар тудырган Израил башкаручысы Эден Голан 375 балл белән бишенче урын алды. Жюри тавыш бирүендә ил артта барса, күпчелек тавышны ул тамашачылар тавышы хисабына казанды. Җырчы чыгышы вакытында залда күпсанлы сызгырулар яңгырады.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

Җиңгән җырны 👉 монда тыңлап була.

@azatliqradiosi
👍12🤮6❤3✍1👎1😱1😡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🎶 Евровидение җыр бәйгесендә Швейцария башкаручысы җиңде Немо Меттлерга (иҗади тәхәллүсе Nemo) 24 яшь. Ул бәйгедә "The Code" җырын башкарды.  Икенче урынны Хорватия, өченче урынны Украина алды. Катнашуы белән күпсанлы протестлар тудырган Израил башкаручысы…
Кичә узган "Евровидение" бәйгесе турында күбрәк сәхифәбездә укый аласыз, дуслар.

Медиа быелгы Евровидениене тарихта иң "сәясиләшкән" бәйгеләрнең берсе дип атады. Чарада Израил катнашуына бәйле низаглар булды.

Билгеле булганча, узган елның октябреннән бирле Израил Газзәдә "хәрби операция" алып бара (низаг тарихы түбәндә бирелә), аны күпсанлы гади халык үтерүдә гаеплиләр.
Шул вакыйгаларга бәйле, социаль челтәр кулланучылары Израилне Евровидение чарасында катнаштырмаска өнди башлады. Соңрак бу таләпкә кайбер илләрнең Евровидение оештыручылары һәм катнашучылары да кушылды. Мисал өчен, 2023 елда Евровидениедә чыгыш ясаган La Zarra җырчысы Израилне халыкара музыкаль бәйгедән чыгарырга таләп итте. Исландия һәм Финляндия телевидение вәкилләре дә бу илләрнең Евровидениедә катнашуын Израилне катнашу-катнашмавына бәйле булачагын белдергәннәр иде, әмма ахыр чиктә, алар чарада катнашты.

2022 елда Украинага каршы сугыш башлаган Русияне Евровидение чарасыннан бик тиз чыгардылар, бу ил алып барган агрессия белән аңлатылды һәм киң җәмәгатьчелектә аңлау тапты. Шул вакыйгага сылтап, күп кенә интернет кулланучы Израилне дә чарадан читләштерү дөрес булыр иде дип язды.

Әмма Евровидение оештыручылары Израил алып барган сугыш аның музыкаль бәйгедә катнашмавына берничек тә тәэсир итмәячәген һәм бәйгенең сәясәттән читтә булуын белдерде.

Евровидение алдыннан һәм аның вакытында Швециядә һәм бәйге узган Мальме шәһәрендә меңнәрчә кеше катнашкан протест чаралары үткәрелгән. Шәһәрдә мөселманнар саны зур (шәһәрдә яшәүчеләрнең һәр алтынчы кешесе мөселман дип санала), анда Фәләстинне яклау хәрәкәтләре шактый актив.

Әйтергә кирәк, Израил чыгышы вакытында залдан сызгырулар күп булды. Телевидение трансляциясендә алар артык ишетелмәсә дә, залдагы журналистлар аларның көчле булганын хәбәр итте. Сызгырулар һәм хупламау тавышлары шулай ук Израил вәкиле илнең балларын игълан иткәндә дә нык ишетелде.

Тагын бер низаг быел Нидерланд башкаручысы Йост Кляйнга бәйле булды. Музыкаль бәйгенең фаворитларының берсе саналган бу башкаручыны финал узасы көн алдыннан гына дисквалификацияләделәр. Соңгы сәгатьләрдә генә финалда катнашучылар саны 26дан 25кә үзгәрде, бу Евровидение тарихында беренче андый очрак.

Тулырак ➡️монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

@azatliqradiosi
✍2👎2❤1
Кыскача башка хәбәрләр:

🔺Волгоград нефть эшкәртү корылмасына дрон һөҗүм иткән, нәтиҗәдә янгын башланган. Өлкә губернаторы Андрей Бочкарев зыян күрүчеләр юк, ут тиз сүндерелде дип хисап тотты. Украина күзләү идарәсе ширкәткә шактый зыян килгән дип белдерде.

🔺Белгород өлкәсенә һөҗүм нәтиҗәсендә бер хатын-кыз һәлак булган, тагын 29 кеше җәрәхәтләнгән. Өлкә губернаторы белдерүенчә, 85 йортта 300дән артык фатирга, дүрт шәхси йортка зыян салынган.

🔺Петербурда Мойка елгасына килеп төшкән автобус эшен тикшерү кысаларында, юлчыларны йөртүне оештырган "Такси" ширкәте башлыгы кулга алынган. Тикшерү мәгълүматынча, елгага төшкән автобус йөртүчесе тиешле ял белән тәэмин ителмәгән булган.

🔺Грузиядә "ят агентлар" турындагы канунга каршы митингка Тбилиси үзәгенә 100 меңгә якын кеше чыкты. Дүшәмбе көнне канун өлгесе парламентта өченче укылышта каралачак.

🔺Су басу аркасында Омски өлкәсенең Тара һәм Тевриз районнарында гадәттән тыш хәл кертелде. Моннан тыш, Ишим-Кала (Усть-Ишим) районында йөзләгән йортны су басты. Шул ук вакытта Ишим һәм Иртыш елгаларында су дәрәҗәсе күтәрелүе дәвам итә.

Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

@azatliqradiosi
🎉4👍2✍1💅1
⚡️Белгородта ун катлы торак йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән.

Биш кеше зыян күргән дип яза Baza.

Җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин.

@azatliqradiosi
👍7🎉3🤬1😴1💅1😎1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Белгородта ун катлы торак йортның бер подъезды тулысынча җимерелгән. Биш кеше зыян күргән дип яза Baza. Җимерекләр астында кешеләр булырга мөмкин. @azatliqradiosi
Җимерекләр астыннан җиде кеше чыгарылган. Аларны хастаханәгә озатканнар.

Хәзерге вакытта дүрт кешенең һәлак булуы һәм 16 кешенең җәрәхәтләнүе әйтелә. Берничә кеше авыр хәлдә. Җимерекләр астында якынча тагын 20 кеше калуы ихтимал.

Өлкә губернаторы җимерелүдә Украина кораллы көчләрен гаепләде.

"Белгород шәһәре һәм Белгород районы Украина кораллы көчләре тарафыннан көчле утка тотылды. Харьков тавында снарядның күп катлы торак йортка эләгүе нәтиҗәсендә беренчедән алып унынчы катка кадәр тулы бер подъезд җимерелде", дип язды Вячеслав Гладков үз телеграм каналында.

Бүген шәһәрдә биш тапкыр һава кисәтүе яңгыраган.

Редакция Гладков мәгълүматларын тиз арада тикшерә алмый.


@azatliqradiosi
😴4😢3🍓3👍2💅2🤬1
Көн язмасы: Сугышта хәбәрсез югалганнарны эзләү: элек һәм хәзер

Русиянең Украинада алып барган сугышына ике елдан артык вакыт узды. Үлүчеләр санын, аларның исемнәрен азмы-күпме ачыклап булса, хәбәрсез югалучылар турында мәгълүматны табу аеруча авыр. Һәлак булып, җәсәдләре туганнарына бирелгән кешеләрне гадәттә җыелышып күмәләр — бу хакта район басмалары, төрле пабликлар яза, социаль челтәрләрдә туганнары кайгы уртаклаша, зиратларда каберләр пәйда була.

Дәүләт медиасы һәлак булучыларны каһарман итеп күрсәтеп булса да нидер яза ала, ә югалган кеше турында нәрсә язасың?

Сугышта югалганнар белән хәлләр катлаулы. Рәсмиләрдән мәгълүмат чыкмый. Дәүләт медиасы һәлак булучыларны каһарман итеп күрсәтеп булса да нидер яза ала, ә югалган кеше турында нәрсә язасың? Әлеге төркемгә караучы сугышчыларның күп булуы һәм аларның артканнан арта баруы турында "ВКонтакте" һәм "Телеграм"да барлыкка килгән төрле эзләү төркемнәреннән генә күреп була. Анда туганнары хәрбинең фотосын, мәгълүматын бирә, фәлән вакыттан бирле элемтәгә чыкмый, кайдалыгын белмисезме дип сорый.

Сугышта югалучыларны өч төп төркемгә бүләргә мөмкин: 1) бәрелешләр барган урында һәлак булып яки яраланып, кырда ятып калучылар; 2) әсирлеккә төшүчеләр; 3) үз ихтыярлары белән Украинага чыгучылар.

Гомумән төрле сугышларда һәлак булучы, яраланучылардан тыш хәбәрсез югалганнар төркеме аерым урын алып тора. Аларны эзләү, табу, табылмаса, үлгән дип тану — вакыт һәм чыгымнар таләп итә. Икенче дөнья сугышыннан соң 75 елдан артык вакыт узып та, миллионнарча солдатның язмышы билгесез. Русиянең Украинада алып барган сугышында да хәбәрсез югалганнар белән проблемнар зур.

Тулырак👉 Азатлык сәхифәсендә, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💔2❤1👍1😢1