Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
"Мондый вакыйгалар барганда ул өйдә утырмас иде". "Баймак эшендә" гаепләнүче Әлфинур Рәхмәтуллина тарихы

"Әти-әнием йортына килеп җиткәндә, анда куәт оешмалары машиналары тора иде. Силовиклар үзләре, кайсы — урамда, кайсы — икенче катта, фатир ишеге янында басып тора иде. Фатирга керүем булды — ишек шакыдылар. Ачтым, әмма аларны эчкә уздырмадым — ишек каршындагы мәйданчыкка чыгып, нигә килүләрен сорадым. Алар әнинең җинаять эшендә гаепләнүен әйтте, имеш ул Баймактагы киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашкан. Тентү уздыру карарын күрсәттеләр. Үзләре белән таныштырып тормадылар. "Биш минуттан ишекне ачмасагыз — ватабыз", диделәр.


Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина Баймактагы каршылык чараларыннан соң тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Өстәвенә хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.

Азатлык гомер буе башкорт телен укыткан, Куштауны яклаган ханымның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен тикшерү изоляторында каршы алды.

Тулырак монда укыгыз:

👉 Төп сайт
👉
Көзге сылтама

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤2👍2😢2🙏2
Язучы Захар Прилепин яңа саклану министрыннан мобилизацияләнгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый

Язучы һәм сәяси активист Захар Прилепин саклану министры вазифасына тәкъдим ителгән Андрей Белоусовка атап мөрәҗәгать чыгарды. Telegram-каналында чыгарган мөрәҗәгатендә ул мобилизация чорында Украинадагы сугышка җибәрелгән 300 мең хәрбине алмаштыруны сорый.

"Мобилизацияләнгән 300 мең хәрби ике елга якын чыкмыйча диярлек фронтта ята. Бу — арттырып җибәрү генә түгел, Русиянең үз өстенә күтәрә алмаслык йөк алган иң җаваплы һәм иң гадел балаларын түбнәсетү дә. Бездә аларны алмаштырырга кешеләр бар. Без аларны алмаштырырга тиеш. Бу сугыш озак барачак".


▪️Элегрәк Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Эдуард Шәрәфиев та мобилизацияләнгәннәрнең хезмәт итү вакытын тәгаенләштерү тәкъдиме белән чыккан иде.

▪️Кичә Путин саклану министры вазифасына Сергей Шойгу урынына элекке беренче вице-премьер Андрей Белоусовны тәкъдим итте.

👉Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
🤡5👍3
"Алтын каләм" фестивалендә яшь журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзер булырга чакырдылар

Бер ел тукталып торганнан соң, быел "Алтын каләм" яшь журналистлар фестивале оештырыла. Бәйгенең финал өлешенә үткән 72 катнашучыны Казанда өч көн дәвамында "Татмедиа" агентлыгында узучы күчмә мәктәпкә җыйдылар.

Алар белән очрашуда Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Римма Ратникова булачак журналистларны "мәгълүмати сугыш" шартларында эшләргә әзерләнергә чакырды.

"Халыкка мәгълүмат тарату — зур җаваплылык. Үзеңнең шәхси фикереңне, позицияңне җиткерәсең. Бүгенге мәгълүмати сугыш шартларында дөрес, тикшерелгән мәгълүматны кешеләргә җиткерү — бик мөһим", диде ул.


▪️Быел фестиваль биш тематик юнәлештә узачак. Бу — патриотик тәрбия, яшьләрнең психологик саулыгы һәм сәламәт яшәү рәвеше, милләтара берлек, гаилә һәм фәнни-технология үсеш елы.

👉 Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤡5🤮4❤1👍1
Тукай премиясе лауреаты, шагыйрә, сәнгать белгече Розалина Шаһиева 78 яшендә вафат булган

Ул — күпсанлы тарихи пьесалар, либреттолар, җырлар авторы. Татар теленә Гомәр Хәйям, Хафиз, Юныс Әмрә, Карачы Угълан әсәрләрен тәрҗемә итте. Берничә шигырь җыентыгы, поэмалар ("Кара муенса", "Ниса", "Чыңгызхан", "Ефәк юлы") язды.

"Казан" милли-мәдәни үзәгендә Казанның 1000 еллыгына багышланган музейны оештырды.

Сәнгать белгече Азатлыкка даими рәвештә актуаль мәсьәләргә карата фикерен белдереп килде.

Мисал өчен, 2020 елда Әрхәрәй бакчалары турында аңлатып сөйләгән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💔14😢3🙏1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 14 май, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Волгоград өлкәсендә йөк поезды вагоннары тимер юлдан чыккан. Идел буе тимер юллары хәбәр итүенчә, моның сәбәбе - "чит кешеләр катышы". Ягулык цистернасы янып киткән, аны сүндергәннәр.

🔸Русия саклану минстрлыгының Кадрлар баш идарәсе җитәкчесе генерал-лейтенант Юрий Кузнецов тоткарланган дип хәбәр итә ТАСС чыганаклары.

🔸АКШ президенты Джо Байден Русиядән уран импортын тыючы канунны имзалаган.

🔸Украинаның Сум өлкәсе ике шәһәрдә эвакуация игълан итте. Әлеге карар атышлар сәбәпле кабул ителгән.

🔸Белгород өлкәсендә һава һөҗүменнән саклау системы (ПВО) берничә ракетны бәреп төшергән. Бер хатын яраланган, 21 фатир, мәктәп һәм электр чыбыкларына зыян килгән дип хәбәр итә җирле хакимият.

🔸Казанда "Русия - Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисад җыены эшли башлый. Бүген "Агропарк"та Kazan Halal Market - хәлләр ризык ярминкәсе ачыла. Анда төрле илләрдән 4,5 мең төрле тауар сатылачак.
✍3😁1🤣1
Русия саклану министрлыгының кадрлар баш идарәсе җитәкчесе, генерал Кузнецов кулга алынды

Тентү вакытында аның йортында 100 млн сумнан артык акча, алтын тимер акчалар, кыйбатлы сәгатьләр табылган.

Ул зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнә. Әлеге маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

Кузнецовны министрлыкның кадрлар баш идарәсе җитәкчесе итеп 2023 елның маенда гына куйдылар.

2010-2023 елларда ул Русия кораллы көчләре Баш штабының 8нче идарәсе җитәкчесе булып эшләде. Бу оешма саклану министрлыгы кысаларында дәүләт серен яклау мәсьәләләре белән шөгыльләнә.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💅3🦄3✍2😁2🤡1
Әнвәр Гатиятулин "Ак барс" хоккей клубының баш тренеры итеп билгеләнде

Килешү 2 елга төзелгән. Бу хакта "Ак барс"ның рәсми телеграм-каналында хәбәр ителә.

Гатиятулинга 48 яшь. Тумышы белән Чиләбедән. Русиянең атказанган тренеры. 2020-2023 елларда "Трактор" клубын җитәкләде.

"Ак барс"ның элекке тренеры Зинәтула Биләлетдиновның килешүе 2024 елның 30 апреленә кадәр иде.
✍7🤔5👍4
Сәгыйть Хәйри: "Элек гопниклар урамда иде, хәзер хакимияттә"

Төркия дәүләте 26 ел дәвамында татар телендә "Төркия авазы" радиосын эшләтә. Татар редакциясен журналист Сәгыйть Хәйри җитәкли. Ул инде 33 ел Әнкара шәһәрендә яши.

Азатлык аның белән зур әңгәмә тәкъдим итә.

📌Миңтимер Шәймиев беренче тапкыр Төркиягә килгәч, татар галиме Әхмәт Тимер белән ни турыда сөйләшкән һәм нәрсәдә килешмәгәннәр?

📌Төркия дәүләтенә татарча радио асрау нигә кирәк?

📌Төркиягә китүчеләр Ватанга кайтамы?

👉Әңгәмәне безнең сайтта укыгыз.
👉VPN-сыз монда ачыла.
💯9❤6👏2😎2🔥1
Путин Патрушев белән Дюминны ярдәмчеләре итеп билгеләде

Владимир Путин Иминлек шурасының элекке секретаре Николай Патрушевны һәм Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюминны үзенең ярдәмчеләре итеп билгеләде.

Ике түрә дә Путинның якын иптәше дип санала. Патрушев 90нчы еллар ахырында президент хакимиятендә аның урынбасары иде, соңрак ФСБны җитәкләде.

Дюмин Путинның беренче мөддәтеннән үк аның сак хезмәтендә эшләде.

Яңа ярдәмчеләр арасында Татарстаннан сайланган дума депутаты Елена Ямпольская да бар. Ул мәдәният ярдәмчесе булачак. Ямпольская - "Культура" гәзитенең баш мөхәррире, мәдәнияткә ультраконсерватив һәм ультрапатриотик карашлары белән билгеле.

Ямпольская депутатлыктан китәчәк, аның урынына кем киләчәге әлегә билгеге түгел. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов булырга мөмкин.

👉АПда, ягъни татарча әйткәндә, президент идарәсендә кемнәр кала, кемнәр китә - тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩3🤡3🥴3👍1🔥1😁1💊1
Татарстанда төзелешләрдә һәр бишенче эшче - чит ил ватандашы

Татарстанда төзелешләрдә эшләүчеләрнең 18 проценты - чит ил ватандашлары. Бу хакта "Бизнес Онлайн" яза.

"Ун ел элек төзелештә чит илләрдән моның кадәр күп эшче көч юк иде", дип сөйләгән басмага төзелештә эшләүче әңгәмәдәше.

Татарстанның кайбер төзелеш мәйданчыкларында эшләүчеләрнең 50 процентка кадәре - мигрантлар диелә.

Алар нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Кыргызстан ватандашлары.

▪️Татарстан кадрлар кытлыгы кичерә. Бу хакта республика җитәкчелеге әледән-әле сөйләп тора. Президент Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде.

▪️Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, респбуликаның бу хәлгә төшүенә демография һәм сугыш китергән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
✍2👍2🔥2🥰2❤1😁1💩1
Русия югары мәхкәмәсе оппозициядәге сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны 25 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы хөкем карарына шикаятьне кире каккан.

▪️2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аны дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепле дип таптылар.

▪️Русиядә меңләп кеше сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Русиянең сәяси тоткыннары арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар.

@azatliqradiosi
🤬7❤1👍1
Татарстанда үтерүләрдә катнашкан өчен 24 елга хөкем ителеп, сугышта булып кайткан ир патриотизм дәресләре бирә башлаган

Илдар Акбулатов бандит булган, Казанда Дмитирий Сметанин бандасында торган. Аңа хөкем карары 2011 елда чыгарыла. Төрмәдән сугышка киткән Акбулатов иреккә 2023 елның гыйнварында чыккан дип фаразлана.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬17🤮8😁2😡2👍1
Мөселманнарны яклаган адвокат Марат Ашимов куәт хезмәткәрләрен махсус провокациядә гаепләде

Ул, ярдәм сорап, адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать иткән.

▪️Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) маддәсе нигезендә 27 мартта тоткарланды.

▪️Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады. Ул еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды.

@azatliqradiosi
✍3❤2👎2🔥2🤡2👍1🤬1
Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләр алышынырга мөмкин.

Академиянең рәсми сайтында әлеге вазифаларга бәйге игълан ителгән.

Аерым алганда, сүз Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедия институты, Гамәли семиотика институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты, Гамәли эзләнүләр институты һәм Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты турында бара. Шулай ук Исламны өйрәнү үзәге һәм Гаилә һәм демография үзәгендә дә җитәкчелеккә бәйге игълан ителгән.

Һәр институт һәм үзәктәге мөдиргә 23 362 сум күләмендә хезмәт хакы түләргә вәгъда итәләр.

@azatliqradiosi
🤬5🤡2❤1
Дүрт еллык тәнәфестән соң Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Калеб" иҗади берләшмәсе оештырган "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты үтәчәк.

Оештыручылар әйтүенчә, бу концертта яшь башкаручылар, шагыйрьләр һәм композиторлар булачак. Узган елның ноябрендә һәм быел февральдә яңа җырларны тыңлаганнар һәм белгечләр белән киңәшләшкәннәр.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🔥1
Казанда "урыс фәне" турында сөйләшергә җыелдылар

Хакимият яклы фәлсәфәче Александр Дугин фашизм, сепаратизм һәм милләтчелек белән көрәшергә чакырды.

"Чын милләтчелек, фашизм һәм сепаратизмны эзлекле рәвештә тәнкыйтьләргә кирәк, чөнки бу әйберләр бар. Ул куркыныч тудыра, без аның белән көрәшергә тиеш", диде ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩17🤮9🤬3👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
11 майда Төркиянең Анталья каласында Башкорт Сабан туе (Һабан туе) узды.

Бик күңелле, шәп булды! ❤😀

Антальядә яшәүче татарларның Сабан туе исә 9 июньдә узар дип көтелә.

@azatliqradiosi
❤10🔥5❤‍🔥3🥱3😁2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Белгород өлкәсендә берничә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, бер снаряд торак йортка эләккән, янгын башланган. Нәтиҗәдә ике кеше яраланган. Акъяр (Севастополь) губернаторы да шәһәргә һава һөҗүме булган ди. Ә Ростов өлкәсендә дроннар ягулык базасына һөҗүм иткән.

🔹Украина Кораллы көчләренең Баш штабы украин гаскәрләре Харьков өлкәсендә яңа, "отышлырак" позицияләргә күчкән дип белдерә. Соңгы көннәрдә РФ гаскәрләре Харьков өлкәсендә яңа җирләрне басып алган дигән хәбәрләр килеп тора. Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген —шушы сугышның 812нче көне.

🔹Канадада урманнар яна башлаган. 6 мең кешене эвакуацияләргә җыеналар.

🔹АКШ җырчысы Маклемор Фәләстин яклы протестларны яклап "Hind's Hall" дигән җыр чыгарган. Ул Израил тарафыннан үтерелгән 6 яшьлек Фәләстин кызы Һинд Рәҗәб истәлегенә дә багышланган. Шунысы кызык: YouTube бу җырны күрсәтер алдыннан тамашачыларга ике кисәтү ясый. Кайберәүләр бу платформа әлеге җырның карауларын махсус киметә дип тә зарлана. Маклемор АКШта иң популяр рэперларның берсе булып санала.

🔹Татарстан банкларында гыйнвар-март айларында 27 ялган банкнота ачыкланган. Чагыштыру өчен: узган елның беренче кварталында 34 ялган банкнота ачыкланган булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2
⚡️Казан һәм Түбән Кама һава аланнарында вакытлыча чикләүләр кертелгән.

Ул хакта Росавиация белдерде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🦄4😁3👍2🔥1