Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Путин Патрушев белән Дюминны ярдәмчеләре итеп билгеләде

Владимир Путин Иминлек шурасының элекке секретаре Николай Патрушевны һәм Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюминны үзенең ярдәмчеләре итеп билгеләде.

Ике түрә дә Путинның якын иптәше дип санала. Патрушев 90нчы еллар ахырында президент хакимиятендә аның урынбасары иде, соңрак ФСБны җитәкләде.

Дюмин Путинның беренче мөддәтеннән үк аның сак хезмәтендә эшләде.

Яңа ярдәмчеләр арасында Татарстаннан сайланган дума депутаты Елена Ямпольская да бар. Ул мәдәният ярдәмчесе булачак. Ямпольская - "Культура" гәзитенең баш мөхәррире, мәдәнияткә ультраконсерватив һәм ультрапатриотик карашлары белән билгеле.

Ямпольская депутатлыктан китәчәк, аның урынына кем киләчәге әлегә билгеге түгел. Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов булырга мөмкин.

👉АПда, ягъни татарча әйткәндә, президент идарәсендә кемнәр кала, кемнәр китә - тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💩3🤡3🥴3👍1🔥1😁1💊1
Татарстанда төзелешләрдә һәр бишенче эшче - чит ил ватандашы

Татарстанда төзелешләрдә эшләүчеләрнең 18 проценты - чит ил ватандашлары. Бу хакта "Бизнес Онлайн" яза.

"Ун ел элек төзелештә чит илләрдән моның кадәр күп эшче көч юк иде", дип сөйләгән басмага төзелештә эшләүче әңгәмәдәше.

Татарстанның кайбер төзелеш мәйданчыкларында эшләүчеләрнең 50 процентка кадәре - мигрантлар диелә.

Алар нигездә Үзбәкстан, Таҗикстан, Төркмәнстан, Кыргызстан ватандашлары.

▪️Татарстан кадрлар кытлыгы кичерә. Бу хакта республика җитәкчелеге әледән-әле сөйләп тора. Президент Рөстәм Миңнеханов мигрантлардан башка икътисадны үстереп булмый дип белдерде.

▪️Демограф Алексей Ракша аңлатуынча, респбуликаның бу хәлгә төшүенә демография һәм сугыш китергән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
✍2👍2🔥2🥰2❤1😁1💩1
Русия югары мәхкәмәсе оппозициядәге сәясәтче Владимир Кара-Мурзаны 25 елга ирегеннән мәхрүм итү турындагы хөкем карарына шикаятьне кире каккан.

▪️2023 елның апрелендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе оппозиционер Владимир Кара-Мурзаны 25 елга кырыс тәртипле колониягә хөкем итте. Аны дәүләткә хыянәттә, гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда һәм "теләнмәгән" оешма белән хезмәттәшлек итүдә гаепле дип таптылар.

▪️Русиядә меңләп кеше сәяси сәбәпләр белән рәшәткә артында утыра. Русиянең сәяси тоткыннары арасында Азатлык радиосы журналисты Алсу Кормашева да бар.

@azatliqradiosi
🤬7❤1👍1
Татарстанда үтерүләрдә катнашкан өчен 24 елга хөкем ителеп, сугышта булып кайткан ир патриотизм дәресләре бирә башлаган

Илдар Акбулатов бандит булган, Казанда Дмитирий Сметанин бандасында торган. Аңа хөкем карары 2011 елда чыгарыла. Төрмәдән сугышка киткән Акбулатов иреккә 2023 елның гыйнварында чыккан дип фаразлана.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤬17🤮8😁2😡2👍1
Мөселманнарны яклаган адвокат Марат Ашимов куәт хезмәткәрләрен махсус провокациядә гаепләде

Ул, ярдәм сорап, адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать иткән.

▪️Марат Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) маддәсе нигезендә 27 мартта тоткарланды.

▪️Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады. Ул еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды.

@azatliqradiosi
✍3❤2👎2🔥2🤡2👍1🤬1
Татарстан фәннәр академиясенә караган фәнни оешмаларда җитәкчеләр алышынырга мөмкин.

Академиянең рәсми сайтында әлеге вазифаларга бәйге игълан ителгән.

Аерым алганда, сүз Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Татар энциклопедия институты, Гамәли семиотика институты, Альфред Халиков исемендәге Археология институты, Гамәли эзләнүләр институты һәм Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты турында бара. Шулай ук Исламны өйрәнү үзәге һәм Гаилә һәм демография үзәгендә дә җитәкчелеккә бәйге игълан ителгән.

Һәр институт һәм үзәктәге мөдиргә 23 362 сум күләмендә хезмәт хакы түләргә вәгъда итәләр.

@azatliqradiosi
🤬5🤡2❤1
Дүрт еллык тәнәфестән соң Габдулла Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә "Калеб" иҗади берләшмәсе оештырган "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты үтәчәк.

Оештыручылар әйтүенчә, бу концертта яшь башкаручылар, шагыйрьләр һәм композиторлар булачак. Узган елның ноябрендә һәм быел февральдә яңа җырларны тыңлаганнар һәм белгечләр белән киңәшләшкәннәр.

Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍4🔥1
Казанда "урыс фәне" турында сөйләшергә җыелдылар

Хакимият яклы фәлсәфәче Александр Дугин фашизм, сепаратизм һәм милләтчелек белән көрәшергә чакырды.

"Чын милләтчелек, фашизм һәм сепаратизмны эзлекле рәвештә тәнкыйтьләргә кирәк, чөнки бу әйберләр бар. Ул куркыныч тудыра, без аның белән көрәшергә тиеш", диде ул.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
💩17🤮9🤬3👍2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
11 майда Төркиянең Анталья каласында Башкорт Сабан туе (Һабан туе) узды.

Бик күңелле, шәп булды! ❤😀

Антальядә яшәүче татарларның Сабан туе исә 9 июньдә узар дип көтелә.

@azatliqradiosi
❤10🔥5❤‍🔥3🥱3😁2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 15нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Белгород өлкәсендә берничә пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән. Өлкәнең губернаторы Вячеслав Гладков сүзләренчә, бер снаряд торак йортка эләккән, янгын башланган. Нәтиҗәдә ике кеше яраланган. Акъяр (Севастополь) губернаторы да шәһәргә һава һөҗүме булган ди. Ә Ростов өлкәсендә дроннар ягулык базасына һөҗүм иткән.

🔹Украина Кораллы көчләренең Баш штабы украин гаскәрләре Харьков өлкәсендә яңа, "отышлырак" позицияләргә күчкән дип белдерә. Соңгы көннәрдә РФ гаскәрләре Харьков өлкәсендә яңа җирләрне басып алган дигән хәбәрләр килеп тора. Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген —шушы сугышның 812нче көне.

🔹Канадада урманнар яна башлаган. 6 мең кешене эвакуацияләргә җыеналар.

🔹АКШ җырчысы Маклемор Фәләстин яклы протестларны яклап "Hind's Hall" дигән җыр чыгарган. Ул Израил тарафыннан үтерелгән 6 яшьлек Фәләстин кызы Һинд Рәҗәб истәлегенә дә багышланган. Шунысы кызык: YouTube бу җырны күрсәтер алдыннан тамашачыларга ике кисәтү ясый. Кайберәүләр бу платформа әлеге җырның карауларын махсус киметә дип тә зарлана. Маклемор АКШта иң популяр рэперларның берсе булып санала.

🔹Татарстан банкларында гыйнвар-март айларында 27 ялган банкнота ачыкланган. Чагыштыру өчен: узган елның беренче кварталында 34 ялган банкнота ачыкланган булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍2
⚡️Казан һәм Түбән Кама һава аланнарында вакытлыча чикләүләр кертелгән.

Ул хакта Росавиация белдерде.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🦄4😁3👍2🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан һәм Түбән Кама һава аланнарында вакытлыча чикләүләр кертелгән. Ул хакта Росавиация белдерде. #Татарстан @azatliqradiosi
Казан халыкара һава аланы — сәгать 7:27дән бирле, ә Түбән Камадагы Бигеш һава аланы 7:50дән бирле ябылган.

Татарстанның бу ике аэропорты әлегә очкычларны кабул да итми, җибәрми дә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣5💅3🏆2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан һәм Түбән Кама һава аланнарында вакытлыча чикләүләр кертелгән. Ул хакта Росавиация белдерде. #Татарстан @azatliqradiosi
Татарстанда бүген пилотсыз очкыч яки дрон бәреп төшерелгән дигән хәбәрләр әлегә расланмый.

Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Татарстанга беренче һөҗүм быел 2 апрельдә ясалды. Ул чакта Алабугага килеп төшкән дрон аркасында берничә кеше яраланды. 17 апрельдә тагын бер һөҗүм булды.

9 майда Башкортстанның Салават шәһәрендәге нефть эшкәртү ширкәтенә дрон килеп төште.

Алабуга белән Салават Украина чигеннән 1200-1300 км ераклыкта урнашкан. Кайбер экспертлар Украинаның Мәскәү сугышына ярдәм итә торган объектларга һөҗүм итәргә бөтен хокуклары бар дип саный.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пилотсыз очкыч бүген Татарстанның Югары Ослан районында бәреп төшерелгән. Ул хакта җирле халыкка сылтанып "Mash" Telegram-каналы хәбәр итә. Канал видео да чыгарган. Югары Ослан Казан халыкара һава аланыннан 25 км ераклыкта урнашкан. #Татарстан @azatliqradiosi
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте республикада барлык кирәкле хезмәтләр дә әзер дип белдерде.

"Югары Ослан районында бүген булган фактка килгәндә, әзерлегебезне тикшерү уңышлы узды" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁6🤡2🌚2👍1
Мәскәүдән Казанга очасы "Талибан" делегациясе Татарстан башкаласына очып китә алмаган.

Сәбәбе — Казан аэропортының бүген иртән ябылып торуы. Ул хакта "База" хәбәр итә.

Казанга Әфганстанның сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Нуреддин Газизи килергә тиеш. "Талибан" делегациясен нәкъ менә ул җитәкли. Әфганнар "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында катнашырга дип килә. Әлеге форум бүген башлана һәм 19 майга кадәр дәвам итәчәк. Әмма Казан һава аланының бүген берничә сәгатькә ябылып торуы аркасында Мәскәүдән очасы очкыч тоткарланган.

Татарстан башкаласына Русиядә террор оешмасы булып танылган "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алалар.

Азатлык ул хакта 👉 монда язды. Керегез. Укыгыз. VPN кирәкми.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁8🤣4👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан халыкара һава аланында бүген иртән кертелгән чикләүләр бетерелгән. Аэропорт гадәти тәртиптә эшләвен дәвам итә дип хәбәр итте Росавиация. #Татарстан @azatliqradiosi
Түбән Кама белән Чаллы арасында урнашкан Бигеш халыкара һава аланында да бүген иртән кертелгән чикләүләр бетерелгән.

Аэропорт гадәти тәртиптә эшләвен дәвам итә дип хәбәр итте Росавиация.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣5👍1