Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казан һәм Түбән Кама һава аланнарында вакытлыча чикләүләр кертелгән. Ул хакта Росавиация белдерде. #Татарстан @azatliqradiosi
Татарстанда бүген пилотсыз очкыч яки дрон бәреп төшерелгән дигән хәбәрләр әлегә расланмый.

Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле Татарстанга беренче һөҗүм быел 2 апрельдә ясалды. Ул чакта Алабугага килеп төшкән дрон аркасында берничә кеше яраланды. 17 апрельдә тагын бер һөҗүм булды.

9 майда Башкортстанның Салават шәһәрендәге нефть эшкәртү ширкәтенә дрон килеп төште.

Алабуга белән Салават Украина чигеннән 1200-1300 км ераклыкта урнашкан. Кайбер экспертлар Украинаның Мәскәү сугышына ярдәм итә торган объектларга һөҗүм итәргә бөтен хокуклары бар дип саный.

#Татарстан #Башкортстан

@azatliqradiosi
👍3😁1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Пилотсыз очкыч бүген Татарстанның Югары Ослан районында бәреп төшерелгән. Ул хакта җирле халыкка сылтанып "Mash" Telegram-каналы хәбәр итә. Канал видео да чыгарган. Югары Ослан Казан халыкара һава аланыннан 25 км ераклыкта урнашкан. #Татарстан @azatliqradiosi
Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның матбугат хезмәте республикада барлык кирәкле хезмәтләр дә әзер дип белдерде.

"Югары Ослан районында бүген булган фактка килгәндә, әзерлегебезне тикшерү уңышлы узды" диелә матбугат хезмәте тараткан хәбәрдә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁6🤡2🌚2👍1
Мәскәүдән Казанга очасы "Талибан" делегациясе Татарстан башкаласына очып китә алмаган.

Сәбәбе — Казан аэропортының бүген иртән ябылып торуы. Ул хакта "База" хәбәр итә.

Казанга Әфганстанның сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Нуреддин Газизи килергә тиеш. "Талибан" делегациясен нәкъ менә ул җитәкли. Әфганнар "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында катнашырга дип килә. Әлеге форум бүген башлана һәм 19 майга кадәр дәвам итәчәк. Әмма Казан һава аланының бүген берничә сәгатькә ябылып торуы аркасында Мәскәүдән очасы очкыч тоткарланган.

Татарстан башкаласына Русиядә террор оешмасы булып танылган "Талибан" вәкилләре килгән вакытта журналист Надежда Кеворкованы шушы "Талибан" турында пост язганы өчен кулга алалар.

Азатлык ул хакта 👉 монда язды. Керегез. Укыгыз. VPN кирәкми.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁8🤣4👍1🤡1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Казан халыкара һава аланында бүген иртән кертелгән чикләүләр бетерелгән. Аэропорт гадәти тәртиптә эшләвен дәвам итә дип хәбәр итте Росавиация. #Татарстан @azatliqradiosi
Түбән Кама белән Чаллы арасында урнашкан Бигеш халыкара һава аланында да бүген иртән кертелгән чикләүләр бетерелгән.

Аэропорт гадәти тәртиптә эшләвен дәвам итә дип хәбәр итте Росавиация.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤣5👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Татарстанда пилотсыз очкыч бүген иртәнге сәгать 7:30да бәреп төшерелгән. Моны Русия саклану министрлыгы раслады. #Татарстан @azatliqradiosi
17 апрельдә Татарстанга ясалган икенче һөҗүмнән соң Азатлык Радиосының YouTube-каналында менә шундый сораштыру үткәргән идек.

Ул вакытта тамашачыларыбызның 58%ы сугыш Татарстанга да килеп җитәр кебек дип уйлауларын җиткерде.

Бераздан бу сораштыруга килгән кайбер фикерләрне дә күрсәтербез.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🥰3😁2🎉2🆒2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
17 апрельдә Татарстанга ясалган икенче һөҗүмнән соң Азатлык Радиосының YouTube-каналында менә шундый сораштыру үткәргән идек. Ул вакытта тамашачыларыбызның 58%ы сугыш Татарстанга да килеп җитәр кебек дип уйлауларын җиткерде. Бераздан бу сораштыруга килгән…
"Сугыш Татарстанга да килеп җитәр дип куркасызмы?" дигән сораштыруга килгән кайбер фикерләрне барлыйк:

"Бик куркыта. Дөнья хәлен белеп булмый."


"Дроннарның безнең Татарстаныбызга очып керүенә Миңнеханов һәм аның тирәсендәге Рәсәй патшасына яраклашучан түрәләр гаепле, чөнки алар Татарстаныбызны, татар халкын, ана телебезне юкка чыгару өстендә ялсыз эшләгән "Бердәм Рәсәй" партиясендә торалар. Димәк, алар урыс нацшовинистлары белән бердәм, урыс дөньясы өчен барысын да эшләячәкләр. Алар инде бар дөньялары белән — урыс дөньясында, ә Татарстан, татар халкы,татар теле аларны инде күптәннән кызыксындырмый, барысы да бары тик үзләренең мәнфәгатьләре өчен эшләнелә."


"Ничек ул дрон Татарстанга хәтле очып җитәмикән соң?"


"Таяк — ике очлы ул. Украиннарны үтереп рәхәт күрмәссез, сатлыклар."


"Без беркемгә дә кирәк түгел, хөкүмәтнең халыкка каршы сугышы инде әллә кайчан бара. Нәрсәгә лаекбыз — шуны кичерәбез. Үзебез гаепле. Аптырыйсы түгел."


"Украина җиңәргә тиеш. Путин җиңсә, бу икенче "судетский кризис" булачак. Ягъни фашист иленә тулысынча әйләнеп бетәчәкбез."


"Украинадан Татарстанга хәтлек дрон оча ала әллә? Әкияткә ышанмагыз инде! Русия махсус хезмәтләренең генә эше бу. Халыкны куркыту, халык Украинага каршы булсын өчен."


#Татарстан #халыкфикере

@azatliqradiosi
❤5👍5✍2🤣2
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Омски өлкәсендәге татар авылларын су баскан.

Узган ел гына салынган мәчет тә су эчендә калган. Тарихта беренче тапкыр авыл халкын эвакуацияләргә туры килгән.

Омски өлкәсендә хәзерге вакытта 27,5 мең татар яши дип исәпләнә.

#татарлар

@azatliqradiosi
😢3🐳3👍1😁1💔1
"Азатлык" яшьләр берлеге активистлары Илфак Шиһапов исемен мәңгеләштерүне сорап Татарстан президентына мөрәҗәгать итте.

Яшьләр Шиһаповның исемен Казан һәм Лениногорски урамнарына бирүне, ул яшәгән йортта истәлек тактасы куюны, медиада аның иҗатын күрсәтүне сорый.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍9🔥1
Русиядәге татар авыллары су басудан интеккән вакытта Төркиядәге татар авылында яңгыр сорап догалар укыйлар.

Кичә, 14 май көнне, Төркиянең Искешәһәр өлкәсендәге Корыһөек татар авылында яңгыр догасы узды.

Җыенга 500ләп кеше җыелды, авыл халкыннан тыш, күрше авыллар һәм шулай ук Чифтеләр районы башлыгы да катнашты.

Корыһөектә бу язгы дога — күптәнге традиция. Искешәһәр татарлары башлыгы Вәдат Догу аңлатуынча, бу тирәдә яңгыр аз булгач, халык шулай дога укый, җыен һәр ел саен май аенда оештырыла. Күп яңгырлы елны яңгыр сорап дога укылмый.

Гадәттә һәр авыл үз басулары өчен яңгыр сорый. Җыенга басу җирләре, икмәк кырлары тоткан кешеләр килә. Коръән укырга берничә хәзрәт чакырыла. Килгән халыкка аш урыннары куела, бәйрәм ашы әзерләнә.

Быел Корыһөектә узасы Сабантуйның көне дә билгеләнде — ул Корбан гаетенең соңгы көнендә, 18 июнь узачак.

#Төркия #татарлар

@azatliqradiosi
🤣4❤3👍3🙏1
Уфа журналисты Ольга Комлеваны сәяси тоткын дип таныдылар

Ул "экстремист оешма эшчәнлеген оештыруда" гаепләнә, эш Коррупциягә каршы көрәш фонды белән бәйле.

Комлева RusNews өчен аерым алганда Баймакта быел гыйнварда узган протест чараларын яктырткан иде. Журналист сәяси тоткын Лилия Чанышеваны хуплады, активистларның мәхкәмәләренә йөрде.

"Сәяси тоткыннарны хуплау. Мемориал" хокук яклау проекты моннын тыш журналистлар Антонина Фаворская, Константин Габов һәм Сергей Карелинны сәяси тоткыннар дип таныды.

Туларак 👉 монда укыгыз.

@azatliqradiosi
👍2🎉2🙏1💔1
Башкортстанда ел саен хәрби-патриотик темага, шул исәптән Украинадагы "махсус хәрби операция"гә багышланган әсәрләр бәйгесе үткәреләчәк.

Иң яхшы әсәрләрнең авторларына барлыгы 10 млн сум түләячәкләр. Бу карарны Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров имзалаган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Башкортстан

@azatliqradiosi
🤮10👎3👍2😁1🤬1🤡1
❗️Словакия премьер-министры Роберт Фицо атыш нәтиҗәсендә яраланган.

Бу хакта словак медиалары хәбәр итә.

Атыш Һандлов шәһәрендә булган, хакимият вәкилләре анда киңәшмә үткәргән диелә. Фицо халык янына чыккач, аңа атканнар. Ул шунда ук хастаханәгә озатылган.

Ут ачкан кешене полиция тоткарлаган, дип хәбәр ителә.
🤔5🤯2👍1🔥1😁1🙏1
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина — Баймактагы каршылык чараларыннан соң — Башкортстан куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Моның белән беррәттән хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.

Азатлык гомер буе башкорт телен тараткан, Куштауны яклаган Әлфинур Рәхмәтуллинаның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен исә тикшерү изоляторында каршы алды.

Язманы безнең сайтта укыгыз. Төп эчтәлекне монда рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
😢6💔3👍1🙏1