Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Пенсионер Әлфинур Рәхмәтуллина — Баймактагы каршылык чараларыннан соң — Башкортстан куәт оешмалары вәкилләре тоткарлаган беренче хатын-кыз булды. Аны "киңкүләм тәртипсезлекләр"дә һәм полициягә каршы көч куллануда гаеплиләр. Моның белән беррәттән хакимият яклы Telegram-каналлар аның кемлеген "фаш итә торган" видеолар тарата.

Азатлык гомер буе башкорт телен тараткан, Куштауны яклаган Әлфинур Рәхмәтуллинаның тормышын өйрәнде. Ул эзәрлекләнгән активистларны яклап чыкты, ә үзенең 60 яшьлек юбилеен исә тикшерү изоляторында каршы алды.

Язманы безнең сайтта укыгыз. Төп эчтәлекне монда рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
😢6💔3👍1🙏1
Мәскәүдә "Булмасын сугыш" дип кычкырган Динис Хәмидуллинны психиатрия хастаханәсенә япканнар

Ул анда тугыз көн булган, егеткә психотроп дарулар кадаганнар. Шуннан соң аңа хәрәкәт итү, басып тору авырлашкан, ди "ОВД-Инфо" хокук яклау проекты адвокаты.

Бу хакта күбрәк 👉 безнең хәбәрдә укый аласыз.

@azatliqradiosi
🤬14😱3😢2👎1😁1
❗️Язгы ташу Омскига да килеп җитте. Биш татар авылы эвакуацияләнгән

Бүгенге көн язмасы Омски өлкәсенең Усть-Ишем районындагы хәлләр турында. Андагы Иртеш белән Ишем елгалары ташый. Өстәвенә соңгы көннәрдә яңгыр ишеп ява. Халык куркуда.

Бу райондагы татар авыллары иң зур зыян күрә. Әшеван, Эбәргүл, Кайнаул, Зур Төбендә, Төрмитәк су эчендә калган. Биш авыл кешеләре дә эвакуацияләнгән. Кемдер үзе чыгып киткән, кемгәдер булышканнар.

Азатлык бу авыллардагы хәлләр турында 👉 язма әзерләде.
VPN булмаса, 👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
🤯7🐳1
Минзәлә районы халкы "Кама беконы"ны станциясе төзелешенә каршы җыен уздырды

"Кама беконы" ширкәте дуңгызларны ясалма аталандыру станциясе төземәкче була. Аны Яңа Александровка авылыннан 350 метрда төземәкчеләр һәм ул 84 баш дуңгызга исәпләнә.

Җыенга авылда яшәүче 40лап кеше килгән.

— Нигә алар безнең экологияне боза? Без болай да тузанга тончыгабыз, саф һава юк, шуларның комплексыннан тизәк исе өреп тора. Хәзер безне дуңгыз абзары белән миңгерәтмәкче булалар, — ди авылда яшәүчеләрнең берсе.

Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

@azatliqradiosi
👍10
Кытай Эчке Монголиядә телне кысу өчен монгол укытучыларын кытайныкына алыштыра

Бу хакта Radio Free Asia радиосы эфирында провинция активистлары сөйләде. Кытай хөкүмәте илнең төньягындагы Эчке Монголия автоном районыннан монгол укытучыларын этеп чыгарырга тырыша, ди алар.

Кытай хөкүмәте фәрманына ярашлы, Эчке Монголиянең бөтен мәктәпләрендә дә 2023 елның сентябреннән монгол телендәге дәресләрне туктатканнар. Хәзер бөтен белем бирү кытай теленең мандарин диалектында алып барылачак.

Активистлар фикеренчә, Кытай хөкүмәтенең төп максаты - Эчке Монголиядәге үз телләрендә белем алган һәм үз телләрендә белем бирүче этник монголларны маргиналлаштыру. Пекин аларны төп кытай җәмгыятеннән аермакчы була, ди ул.

Бу хакта тулырак 👉 безнең хәбәрдә укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬15😢3😁2😡2❤1
Безнең Әйдә! Online проектында башкорт теле дәресләре дәвам итә 🤩

Яңа дәрестә "тән ағзалары" турында сөйләшәбез: баш, сәс, маңлай, яурын, елкә... Шулай ук башкорт телендә күплек санын да өйрәнеп була, кушымчалар татар теленнән бераз аерыла.

Башкорт телен өйрәнүче яки аның белән кызыксынучы дусларга кызык булыр дип өметләнәбез:

👉 https://www.azatliq.org/a/32930526.html
(VPNcыз сылтама)
❤8👍1🤔1
Хәерле иртә, дуслар! Исән-саусызмы? Иртәнге якта хәбәрләр мондыйрак:

🔸 Кырымда биш ATACMS ракетлары бәреп төшерелгән. Ике хоусый йортка, бер машинага зыян килгән. Бу хакта Русия Саклану министрлыгы белдерде. Шулай ук Бельбектагы һава аланында янгын чыгуы турында Astra яза. Брянск, Калуга, Тула өлкәләрендә пилотсыз очкычлар очкан.

🔸Украина гаскәрләре Харьковның Купянски тирләрендә "уңайлырак позицияләргә" күчкән. Бу тирәдә Русия гаскәрләре һөҗүмен берничә ай дәвам иттерә. Купянск сугышның беренче айларыда Русия тарафыннан яуланган иде, әмма 2022 елның көзендә Украина гаскәрләре аны кире үз контроленә кайтара алды.

🔸Владимир Путин Кытайга килеп җиткән. Ул Кытайның башлыгы белән очрашырга тиеш. Аларның очрашу күзгә күз дә, тар һәм киң даирәләрдә дә узачак.

🔸Яңа Зеландия Русиягә каршы чикләүләрен киңәйткән. Кара исемлеккә тагын 28 кеше һәм 14 компания эләккән. Рәсми Веллингтон аңлатуынча, бу кешеләр һәм ширкәтләр Мәскәүгә Төньяк Корея белән Ираннан корал сатып алырга, китерергә, оккупацияләнгән җирләрдән балаларны Русиягә алып китәргә ярдәм итә.

🔸Словакия премьерына кичә һөҗүм иттеләр, аңа операция ясалган. Хәле авыр. Атучы кеше тоткарланган, 71 яшьлек ир үз гамәлен премьер-министр алып барган сәясәт белән килешмәве белән аңлаткан.

🔸Владивостокта кулга алынган АКШ хәрбие үз гаебен таныган. Аны 200 мең сум урлауда гаеплиләр. Хәрби Көньяк Кореядагы хәрби базада хезмәт иткән, Владивостокка үзе гашыйк булган хатын-кызга килеп йөргән. Шул хатын-кыз аның өстеннән гариза язган.

🔸28 апрель -12 май аралыгында Казан кирмәменендә 275 мең турист булып киткән. Бу узган ел белән чагыштырганда 52%ка күбрәк. Болгарга килүчеләрнең саны 43,7 мең кеше булган, Зөягә - 165 мең кеше.

🔸Башкортстанның Авыргазы районының Толбазы авылында башкорт шагыйре, Салават Юлаев дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Назарга һәйкәл ачылган.

Менә шундый яңалыклар. Имин көн телибез!
👍2❤1
Балаларга карата кылынган җенси җинаятьләр саны арткан

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә балигъ булмаучыларны җенси көчләү белән бәйле җинаятьләр саны алты тапкырга диярлек, ә балаларга карата бозык гамәлләр кылу 1,5 тапкырга арткан.

Бу җинаятьләрнең зур өлешен сугыштан кайтучылар, аерым алганда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән төрмәдән сугышка киткән һәм кире кайткач ярлыкау алганнар кылган диелә.

Бу хәбәрне тулырак укырга тәкъдим итәбез. Моңа кадәр барлык очракларны да искә алдык.
😢9🤬6😨2🌚1
📍Татарстанда ел башыннан суларда 15 каза теркәлгән

9 кеше һәлак булган, шуларның берсе - бала. Бу фаҗигале очраклар Бөгелмә, Яшел Үзән, Актаныш, Югары Ослан, Саба һәм Казанда булган. Һәлак булуның төп сәбәпләрнең берсе - очраклы рәвештә ярдан суга килеп төшү.

Шул ук вакытта 13 кеше суга батып үлүдән котылып калган, аларның өчесе - балалар.

Бу әле җәй башланмаган вакытлардагы үлемнәр һәм фаҗига булмый калган очраклар. Сүз уңаеннан, якын дүрт елда Татарстан халкын гадәттән тыш хәлләрдән саклар өчен 6,7 млрд сум акча тотылачак.
❤1
Тәти генә хәбәрләр булуын телиләр...

"Тегендә үтергәннәр, монда урлаганнар дип көннәр буе негатив чыгаруга корылган" каналлар һәм интернет-мәйданчыклар да бар дип саный Башкортстанның корылтай депутаты Рөстәм Ишморатов һәм медиада негативның күләмен дәүләт дәрәҗәсендә киметү мәсьәләсен күтәрә.

"Бездә Конституциягә һәм кануннарга ярашлы цензура була алмавы аңлашыла анысы, әмма шул ук вакытта "махсус хәрби операция" үткәрү белән бәйле эчке сәяси вазгыятьне исәпкә алсаң... Аеруча яшьләрдә дөньяны позитив кабул итүне формалаштыру кирәк", дигән ул үзе җитәкчелек итә торган сивил җәмгыять институтларын үстерү комитеты утырышында. Ул БСТ каналын мактап телгә алган. Алар тискәре мәгълүматны кимрәк бирергә тырыша дигән.

Ишморатов тагын кемнәрне сүккән һәм мактаган? Моннан укыгыз.

Татарстанда журналистларга матур якларны да күрү беләргә кирәк дигән сабак укыту инде күптән бара. Мәсәлән, Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2023 елның башында Татарстан матбугатына Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы турында язганда халыкта борчу тудыручы материаллар чыгармаска кушкан иде.
🤡7🤮5🤣3🤔1
"Талибан" вәкиле Татарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сораган

Әфганстанның Русия бодаена ихтыяҗы бар, әмма аның сату бәясе артык кыйммәт. Бу хакта "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында Әфганстандагы "Талибан" радикаль хәрәкәтенең вакытлы хөкүмәтендә сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Нуреддин Газизи әйткән.

Аңа җавап нинди булган? Монда яздык.
🤣5🤡2❤1🌚1
Радий Хәбировның PR белгечен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр

Красногорски шәһәре мәхкәмәсе Башкортстан башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочковскаяны гаепле дип таныды. Ике елга шартлы хөкем чыгарылды.

2017 елда Красногорск шәһәре администрациясендә эшләгәндә ул МФЦга үзенең танышын фиктив рәвештә эшкә урнаштырганы ачыкланды. Ә хезмәт хакы килә торган банк картасы Елена Прочковская кулында булган. 16 гыйнвар аны тоткарладылар. Мошенниклык маддә нигезендә аңа 6 ел төрмә янады, әмма аны Радий Хәбиров яклап чыкты. Ул хезмәттәшен намуслы кеше буларак тасвирлаган иде.

@azatliqradiosi
🤡4👍1😁1
Дубайда күчемсез милек тотучылар турындагы глобаль тикшерүгә Татарстан түрәсе дә эләккән

Dubai Unlocked ("Ачылган Дубай") дип аталган глобаль тикшерүгә Татарстанның авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, республика президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова, аның апасы Венера Гафарова эләккән.

Ленар Гарипов һәм аның бертуганы Илнарның TFG Marina Hotel бинасында кунакханә бүләмәләре, Sky Central күктерәвендә һәм The First Central апартаментлар комплексында фатирлары бар диелә. Аларның гомум бәясе - 2,7 миллион доллар. Ленар Гарипов журналистлар соравына җавап биреп, күчемсез милек белән Илнар шөгыльләнә, минем анда берни дә юк дигән.

Гөлсинә Миңнеханова Дубайның Джумейра Пальмасында 1,5 млн долларлык фатир тоткан дип күрсәтелә.

Венера Гафарова 1,2 млн долларлык Royal Residences Jumeirah Zabeel Saray йорты тоткан диелә.

▪️Дөньяның 75 медиасы чыгарган тикшерүгә төрле илләрдә җинаятьләрдә гаепләнгән, санкцияләргә эләккән кешеләр, коррупциядә тотылган түрәләр, аларның якыннары эләккән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3😁2🤬2❤1
"Русияне басып алырга теләүчеләр: кыпчаклар, Мамай, Нугай Урдасы"... — Русиядә янә татардан дошман ясарга маташалар

Русиянең төп пропаганда чарасы булган Беренче каналда Җиңү көненә багышланган бәйрәм концертында илнең элекке "дошманнарын" санап күрсәттеләр:

Кыпчаклар, шведлар, ливон рыцарьләре, Мамай гаскәре, Нугай Урдасы, поляклар һәм тагын шведлар, төрекләр, французлар, фарсылар, австро-маҗарлар, алманнар, японнар. Басып алучылар көнбатыштан да, көнчыгыштан да килгән.


Шулай итеп, татар һәм төрки халыкларның тарихи ата-бабалары саналган кыпчаклар, Мамай яугирләре, Нугай Урдасы илнең "тарихи дошманнары", баскыннар итеп күрсәтелде.

Мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәте бу хәлгә каршы белдерү ясады.

Тарихчы Юлай Шамилоглы Азатлыкка моны зур хата, "урыслар яхшы, башкалар — начар дип күрсәтү" тырышлыгы дип атады.

Сәясәт белгече, тарихчы Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү "Русиядә дошман эзләп, тарихны идеологик корал буларак куллана".

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
😡13🤬7🥴3❤1👍1🌚1
⚡️Русия баш прокуратурасы SOTA media басмасын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады

Бу хакта аның телеграм-каналында хәбәр ителә.

"SOTAmedia тарафыннан бастырылган материаллар Русиядәге социаль-сәяси вазгыятьне тотрыксызландыру, илебез тормышында булган хәлләрне бозу, җәмгыятьтә киеренкелек һәм ачу тудырудан башка бернәрсә дә түгел. Көнбатыш илһамландыручылары тарафыннан хупланган мондый эшчәнлекнең максаты - Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезләрен какшату", диелә хәбәрдә.


▪️SOTA журналистлары Русиядә һәм Украинаның басып алынган җирләрендә булган вакыйгалар турында дәлилле репортажлар, тикшерүләр һәм видео язмалар тәкъдим итә.

@azatliqradiosi
🤬2⚡1❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русия баш прокуратурасы SOTA media басмасын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады Бу хакта аның телеграм-каналында хәбәр ителә. "SOTAmedia тарафыннан бастырылган материаллар Русиядәге социаль-сәяси вазгыятьне тотрыксызландыру, илебез тормышында булган хәлләрне…
❗️SOTA редакциясе "теләнмәгән оешма" дип танылганнан соң да эшен дәвам итәчәген белдерде

"Без, һичшиксез, сугышка һәм Путин режимына каршы чыгабыз һәм эшебездә объектив журналистика стандартларына таянабыз. Бу эшебез дәвам итәчәк", диелә редакция белдерүендә.


SOTA редакциясе The Insider һәм "Дождь" басмалары белән бәйле булуын кире какты. Русия баш прокуратурасы үзенең белдерүендә SOTA журналистлары The Insider һәм "Дождь" оешмалары кушуы белән эш итә дип белдергән иде.

@azatliqradiosi
👍2🙏1
❗️Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны 2000нән артып китте

Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 2045 кешенең, Татарстаннан кимендә 1727 кешенең һәлак булганы ачыкланган. Ике республикага — кимендә 3772 кеше.

Әле 7 май көнне генә Татарстаннан кимендә 1606 кешенең, Башкортстаннан кимендә 1994 кешенең, ике республикага барлыгы 3600 кешенең үлүе ачыкланганын хәбәр иткән идек.

Тугыз көндә исемлеккә тагын 172 кеше өстәлде, шулардан 121 кеше — Татарстаннан, 51 кеше — Башкортстаннан.


Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 16 май, сугышның 813нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢4🤯2🔥1😭1
Украинадагы сугыштан Татарстанга чираттагы мәет кайтарылды

Марат Вәлиев — 31 яшь, чыгышы белән Тукай районы Түгәрәк Күл авылыннан, Чаллыда яшәгән. Украинадагы сугышка мобилизациягә эләгеп киткән, үлем турындагы хәбәр чатында шулай язылган. Быелның 29 апрелендә һәлак булган. 9 май көнне туган ягында җирләнгән.

Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1727 кешенең һәлак булганы ачыкланган. Шулардан кимендә 186 кеше Чаллыдан, кимендә 25 кеше — Тукай районыннан.

Бүген 16 май, сугышның 813нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢16😭2👍1🔥1🙏1