Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Балаларга карата кылынган җенси җинаятьләр саны арткан

Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Русиядә балигъ булмаучыларны җенси көчләү белән бәйле җинаятьләр саны алты тапкырга диярлек, ә балаларга карата бозык гамәлләр кылу 1,5 тапкырга арткан.

Бу җинаятьләрнең зур өлешен сугыштан кайтучылар, аерым алганда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте белән төрмәдән сугышка киткән һәм кире кайткач ярлыкау алганнар кылган диелә.

Бу хәбәрне тулырак укырга тәкъдим итәбез. Моңа кадәр барлык очракларны да искә алдык.
😢9🤬6😨2🌚1
📍Татарстанда ел башыннан суларда 15 каза теркәлгән

9 кеше һәлак булган, шуларның берсе - бала. Бу фаҗигале очраклар Бөгелмә, Яшел Үзән, Актаныш, Югары Ослан, Саба һәм Казанда булган. Һәлак булуның төп сәбәпләрнең берсе - очраклы рәвештә ярдан суга килеп төшү.

Шул ук вакытта 13 кеше суга батып үлүдән котылып калган, аларның өчесе - балалар.

Бу әле җәй башланмаган вакытлардагы үлемнәр һәм фаҗига булмый калган очраклар. Сүз уңаеннан, якын дүрт елда Татарстан халкын гадәттән тыш хәлләрдән саклар өчен 6,7 млрд сум акча тотылачак.
❤1
Тәти генә хәбәрләр булуын телиләр...

"Тегендә үтергәннәр, монда урлаганнар дип көннәр буе негатив чыгаруга корылган" каналлар һәм интернет-мәйданчыклар да бар дип саный Башкортстанның корылтай депутаты Рөстәм Ишморатов һәм медиада негативның күләмен дәүләт дәрәҗәсендә киметү мәсьәләсен күтәрә.

"Бездә Конституциягә һәм кануннарга ярашлы цензура була алмавы аңлашыла анысы, әмма шул ук вакытта "махсус хәрби операция" үткәрү белән бәйле эчке сәяси вазгыятьне исәпкә алсаң... Аеруча яшьләрдә дөньяны позитив кабул итүне формалаштыру кирәк", дигән ул үзе җитәкчелек итә торган сивил җәмгыять институтларын үстерү комитеты утырышында. Ул БСТ каналын мактап телгә алган. Алар тискәре мәгълүматны кимрәк бирергә тырыша дигән.

Ишморатов тагын кемнәрне сүккән һәм мактаган? Моннан укыгыз.

Татарстанда журналистларга матур якларны да күрү беләргә кирәк дигән сабак укыту инде күптән бара. Мәсәлән, Татарстан президенты идарәсе җитәкчесе Әсгать Сәфәров 2023 елның башында Татарстан матбугатына Русиянең Украинага каршы алып барган сугышы турында язганда халыкта борчу тудыручы материаллар чыгармаска кушкан иде.
🤡7🤮5🤣3🤔1
"Талибан" вәкиле Татарстан хакимиятләреннән бодайга бәяне киметүне сораган

Әфганстанның Русия бодаена ихтыяҗы бар, әмма аның сату бәясе артык кыйммәт. Бу хакта "Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында Әфганстандагы "Талибан" радикаль хәрәкәтенең вакытлы хөкүмәтендә сәнәгать һәм сәүдә министры вазифаларын башкаручы Нуреддин Газизи әйткән.

Аңа җавап нинди булган? Монда яздык.
🤣5🤡2❤1🌚1
Радий Хәбировның PR белгечен шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иттеләр

Красногорски шәһәре мәхкәмәсе Башкортстан башлыгының социаль коммуникацияләр идарәсе башлыгы Елена Прочковскаяны гаепле дип таныды. Ике елга шартлы хөкем чыгарылды.

2017 елда Красногорск шәһәре администрациясендә эшләгәндә ул МФЦга үзенең танышын фиктив рәвештә эшкә урнаштырганы ачыкланды. Ә хезмәт хакы килә торган банк картасы Елена Прочковская кулында булган. 16 гыйнвар аны тоткарладылар. Мошенниклык маддә нигезендә аңа 6 ел төрмә янады, әмма аны Радий Хәбиров яклап чыкты. Ул хезмәттәшен намуслы кеше буларак тасвирлаган иде.

@azatliqradiosi
🤡4👍1😁1
Дубайда күчемсез милек тотучылар турындагы глобаль тикшерүгә Татарстан түрәсе дә эләккән

Dubai Unlocked ("Ачылган Дубай") дип аталган глобаль тикшерүгә Татарстанның авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, республика президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханова, аның апасы Венера Гафарова эләккән.

Ленар Гарипов һәм аның бертуганы Илнарның TFG Marina Hotel бинасында кунакханә бүләмәләре, Sky Central күктерәвендә һәм The First Central апартаментлар комплексында фатирлары бар диелә. Аларның гомум бәясе - 2,7 миллион доллар. Ленар Гарипов журналистлар соравына җавап биреп, күчемсез милек белән Илнар шөгыльләнә, минем анда берни дә юк дигән.

Гөлсинә Миңнеханова Дубайның Джумейра Пальмасында 1,5 млн долларлык фатир тоткан дип күрсәтелә.

Венера Гафарова 1,2 млн долларлык Royal Residences Jumeirah Zabeel Saray йорты тоткан диелә.

▪️Дөньяның 75 медиасы чыгарган тикшерүгә төрле илләрдә җинаятьләрдә гаепләнгән, санкцияләргә эләккән кешеләр, коррупциядә тотылган түрәләр, аларның якыннары эләккән.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3😁2🤬2❤1
"Русияне басып алырга теләүчеләр: кыпчаклар, Мамай, Нугай Урдасы"... — Русиядә янә татардан дошман ясарга маташалар

Русиянең төп пропаганда чарасы булган Беренче каналда Җиңү көненә багышланган бәйрәм концертында илнең элекке "дошманнарын" санап күрсәттеләр:

Кыпчаклар, шведлар, ливон рыцарьләре, Мамай гаскәре, Нугай Урдасы, поляклар һәм тагын шведлар, төрекләр, французлар, фарсылар, австро-маҗарлар, алманнар, японнар. Басып алучылар көнбатыштан да, көнчыгыштан да килгән.


Шулай итеп, татар һәм төрки халыкларның тарихи ата-бабалары саналган кыпчаклар, Мамай яугирләре, Нугай Урдасы илнең "тарихи дошманнары", баскыннар итеп күрсәтелде.

Мөфти Равил Гайнетдин җитәкләгән Русия Диния нәзарәте бу хәлгә каршы белдерү ясады.

Тарихчы Юлай Шамилоглы Азатлыкка моны зур хата, "урыслар яхшы, башкалар — начар дип күрсәтү" тырышлыгы дип атады.

Сәясәт белгече, тарихчы Руслан Айсин фикеренчә, Мәскәү "Русиядә дошман эзләп, тарихны идеологик корал буларак куллана".

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
😡13🤬7🥴3❤1👍1🌚1
⚡️Русия баш прокуратурасы SOTA media басмасын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады

Бу хакта аның телеграм-каналында хәбәр ителә.

"SOTAmedia тарафыннан бастырылган материаллар Русиядәге социаль-сәяси вазгыятьне тотрыксызландыру, илебез тормышында булган хәлләрне бозу, җәмгыятьтә киеренкелек һәм ачу тудырудан башка бернәрсә дә түгел. Көнбатыш илһамландыручылары тарафыннан хупланган мондый эшчәнлекнең максаты - Россия җәмгыятенең рухи-әхлакый нигезләрен какшату", диелә хәбәрдә.


▪️SOTA журналистлары Русиядә һәм Украинаның басып алынган җирләрендә булган вакыйгалар турында дәлилле репортажлар, тикшерүләр һәм видео язмалар тәкъдим итә.

@azatliqradiosi
🤬2⚡1❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Русия баш прокуратурасы SOTA media басмасын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады Бу хакта аның телеграм-каналында хәбәр ителә. "SOTAmedia тарафыннан бастырылган материаллар Русиядәге социаль-сәяси вазгыятьне тотрыксызландыру, илебез тормышында булган хәлләрне…
❗️SOTA редакциясе "теләнмәгән оешма" дип танылганнан соң да эшен дәвам итәчәген белдерде

"Без, һичшиксез, сугышка һәм Путин режимына каршы чыгабыз һәм эшебездә объектив журналистика стандартларына таянабыз. Бу эшебез дәвам итәчәк", диелә редакция белдерүендә.


SOTA редакциясе The Insider һәм "Дождь" басмалары белән бәйле булуын кире какты. Русия баш прокуратурасы үзенең белдерүендә SOTA журналистлары The Insider һәм "Дождь" оешмалары кушуы белән эш итә дип белдергән иде.

@azatliqradiosi
👍2🙏1
❗️Украинадагы сугышта Башкортстаннан үлүчеләр саны 2000нән артып китте

Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган сугышта Башкортстаннан кимендә 2045 кешенең, Татарстаннан кимендә 1727 кешенең һәлак булганы ачыкланган. Ике республикага — кимендә 3772 кеше.

Әле 7 май көнне генә Татарстаннан кимендә 1606 кешенең, Башкортстаннан кимендә 1994 кешенең, ике республикага барлыгы 3600 кешенең үлүе ачыкланганын хәбәр иткән идек.

Тугыз көндә исемлеккә тагын 172 кеше өстәлде, шулардан 121 кеше — Татарстаннан, 51 кеше — Башкортстаннан.


Бу саннар тагы да зуррак була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны яшерә.

Бүген 16 май, сугышның 813нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢4🤯2🔥1😭1
Украинадагы сугыштан Татарстанга чираттагы мәет кайтарылды

Марат Вәлиев — 31 яшь, чыгышы белән Тукай районы Түгәрәк Күл авылыннан, Чаллыда яшәгән. Украинадагы сугышка мобилизациягә эләгеп киткән, үлем турындагы хәбәр чатында шулай язылган. Быелның 29 апрелендә һәлак булган. 9 май көнне туган ягында җирләнгән.

Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган сугышта Татарстаннан кимендә 1727 кешенең һәлак булганы ачыкланган. Шулардан кимендә 186 кеше Чаллыдан, кимендә 25 кеше — Тукай районыннан.

Бүген 16 май, сугышның 813нче көне.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢16😭2👍1🔥1🙏1
Удмуртиядә мәҗбүри хәрби хезмәткә чакырылучыларны сугышка җибәрмибез дип контракт имзаларга кыстыйлар

Удмуртиянең Ижау шәһәрендә яшәүче хәрби бурычлы егетләргә кәгазьләр җибәрә башлаганнар. Аларда мәҗбүри хәрби хезмәт урынына "контракт нигезендә альтернатив хезмәткә бару" тәкъдим ителә. Контрактны имзалаучыларга Украинадагы сугышта катнашмау һәм хезмәт урынын үзегезгә сайлап алу мөмкинлеге бар дип вәгъдә итәләр.

"Школа призывника" хокук яклау оешмасы болай дип кисәтә:

"Сез контрактны имзалагач та, хәрби җитәкчеләрегез сезнең белән ни теләсә шуны эшли алачак. Алай гына да түгел, мобилизация турындагы фәрман гамәлдә чакта, ягъни сугыш беткәнче, ә бәлки аннан соң да сез контрактны өзә алмаячаксыз."


▪️Хәзер Русиядә язгы чакырылыш бара. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Гаскәргә 150 мең кешене алмакчы булалар. 1 гыйнвардан гаскәргә алыну яшенең югары чиге 27 яшьтән 30 яшькә үзгәртелде.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
⚡3🤬3
"Без мәчеткә каршы!"

Пермь шәһәренең Югары Курья районында мәчет төзелерме? 17 майга кадәр әлеге мәсьәләдә җәмәгать тыңлаулары бара.

Районда яшәүчеләр яңа мәчет төзелешенә рәвештә каршы чыгып видео да яздырган. "Мәчет кирәк түгел!", "Мигрантлар күбәер, җинаятьчелек артыр", "Корбан да чалырлар бит, балаларның психикасын сындырырлар" ди алар.

Шул ук вакытта мәчет кирәк дип уйлаучылар да бар. Һәр ике як та интернетта петицияләр дә урнаштырган.

Безнең яңа видеоны карагыз.

@azatliqradiosi
🤡6🤨6🤮4❤1👎1🤬1
"Крокус"та теракт оештыруда гаепләнүчеләрне сак астында тоту вакыты озайтылды

Бүген Мәскәүнең Басман мәхкәмәсе Мәскәү янындагы "Крокус Сити Холл" концерт залында теракт оештыруда гаепләнүче сигез кешене сак астында тоту вакытын 22 августка кадәр озайтты.

Алар барысы да Таҗикстан ватандашлары. Мәхкәмәгә аларны тоткыннар киемендә китерделәр, куллары һәм аяклары богауланган иде.

Мәхкәмә ябык ишекләр артында үтте. Моны тикшерү серен саклау һәм процесста катнашучыларның иминлеген тәэмин итү максатында дип аңлаттылар.

▪️"Крокус"та теракт быел 22 мартта булды. Тикшерү комитеты мәгълүматынча, кимендә 144 кеше корбан булган. Һөҗүм итүчеләр кешеләрнең бер өлешен атып үтерде, күпчелеге янгында һәлак булды, шул исәптән төтенгә тончыгып та үлделәр.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
🤬6😢3👍2👎2
Татарстан мөфтие республикада яшәүчеләрне Изге Болгар җыенына чакырды

Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин мөселманнарны 19 май көнне Болгарда үтәчәк "Изге Болгар" җыенына чакырды. Бу хакта ул үзенең Тelegram-каналында язды.

Быел җыенда өч гаиләгә хаҗга юллама уйнатачаклар. Юллама отарга теләүчеләр җыенга ирле-хатынлы килергә тиеш.

"Бу чара мөселман җәмәгатьчелеге игътибарын гаилә кыйммәтләренә юнәлтергә, аларны популярлаштырырга, мөселманнарда киләчәктә гаилә кору һәм ир-хатыннарда үзара җылы мөнәсәбәтләрне ныгыту теләген көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк", дип яза диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз, ачылмаса — монда.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍9🤡4❤1👎1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 17нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Төнлә Русия төбәкләренә 102 пилотсыз очкыч һәм дрон һөҗүм иткән дип белдерә РФ хакимиятләре. Украинадан аннексияләнгән Кырымда 51 дрон бәреп төшерелгән, Краснодар төбәгендә — 44, Белгород өлкәсендә — 6, Курски өлкәсендә бер пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән, ди Русия саклану министрлыгы.

🔹Новороссийскидагы нефть эшкәртү заводына да һөҗүм булган. Җирле халык 35 шартлау булган ди. Шәһәрдә хәтта җәмәгать транспорты да эшен туктатып торырга мәҗбүр булган. Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген —шушы сугышның 814нче көне.

🔹Мәскәүдә Алтай төбәге хөкүмәт рәисенең урынбасары Иван Кибардин тоткарланган. Ул билгесез заттан 18 млн сум алуда һәм мошенниклыкта гаепләнә дип хәбәр итә медиа.

🔹"Тинькофф" банкы федераль дәрәҗәдә ислам банкингын кертергә һәм татар телендә эшләүче банкомат эшләтеп җибәрергә җыена. Әлеге банк Татарстан Диния нәзарәтеннән дини мәсьәләләргә караган рөхсәтне инде алган дип хәбәр ителә.

🔹Пермь шәһәренең Югары Курья микрорайонында төзеләсе мәчет турында җәмәгать тыңлаулары бүген тәмамлана. Җирле халык "Безгә монда мәчет кирәк түгел!" дип мәчеткә каршы чыккан иде. Соңыннан интернетта мәчет кирәк дигән петиция дә оештырылды.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
👍7❤1🔥1
❗️Төмән өлкәсенең Карагай татар авылын су баса башлаган.

Вазгыять киеренке, балалар һәм карт-корылар эвакуацияләнде дип белдергән губернатор.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#татарлар

@azatliqradiosi
😢2🐳1
Быел "Тинькофф" Русиядәге беренче федераль ислам банкингы эшләтә башламакчы була.

Аның бөтен продуктлары, шул исәптән банк картасы да шәригать кануннарын һәм ислам этикасын исәпкә алып әзерләнгән. Бу продуктлар Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтеннән рәсми хуплау алган, алардан Русиядә яшәүче бөтен мөселманнар да куллана алачак.

"Тинькофф"тан ислам банкингының шундый проекты эшли башлаячагын "Русия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024" җыенында банк вәкиле Әсхәт Гыйниятов та әйткән.

Банкта әйтүләренчә, ислам банкингының төп максаты — мөштәриләрнең акчаларын аерым хисапларда тотачаклар, алар банкның башка акчалары белән бергә тормаячак. Кертелгән акчаларны шәригатькә каршы килердәй эшчәнлекне финанслау өчен тотмаячаклар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤡4👍3🔥3❤1😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Чиләбедә татар-башкорт фатирнигы узды.

Аны 14 май көнне бу шәһәрдә яшәүче җырчы Оксана Ильюп һәм яшь шагыйрь Артур Мөхәммәдиев үткәрде.

Чарада башкорт язучысы Әдилә Әдилмурзина да катнашты.

Оештыручылар белдерүенчә, мондый фатирникларга башкортча вә татарча белмәгән яшь аудитория дә тартыла. Бу юлы, мәсәлән, 20ләп кеше килде.

@azatliqradiosi
👍6🔥2🤡2
Газзәдәге хәлләрне күзәтүебезне дәвам итәбез.

Израил сызыкның көньягында урнашкан Рафаһ шәһәренә һөҗүмен көчәйтергә җыена. Шул ук вакытта Израилне геноцидта гаепләп, аны Халыкара җинаять мәхкәмәсенә биргән Көньяк Африка Республикасы суд Израилгә сугышны кичекмәстән туктатуны боерырга тиеш дип белдергән. Израил исә хәрби низагны "геноцид" дип атау мөмкин түгел дип җавап кайтара.

Дөньяның 13 иле Рафаһка һөҗүмне кисәтү турында хат язган. Израилгә җибәрелгән әлеге күмәк хатны Япония, Италия, Франция, Канада, Британия, Германия, Австралия, Дания, Финляндия, Нидерланд, Яңа Зеландия, Көньяк Корея һәм Швециянең тышкы эшләр министрлары имзалаган.

Испания исә Израилгә корал ташучы корабларны үзенең портларына кертмәячәген белдергән.

Фәләстинне яклап студент протестлары да дәвам итә. АКШта әлеге протестларда 2300дән артык кеше тоткарланган. Бельгиядәге Гент университеты исә Израил гаскәре белән элемтәләре булган тикшеренү үзәкләре белән мөнәсәбәтләрен туктатып торырга карар кылган.

Израилнең Газзәгә каршы башлаган сугышы аркасында һәлак булган фәләстиннәр саны 35 300дән артып киткән. Аларның күбесе — балалар вә хатын-кызлар. Бу санны Газзә сызыгының сәламәтлек саклау министрлыгы китерә. Министрлыкны ХӘМӘС контроль итә.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 35,3 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израилне геноцидта гаепләп аны Халыкара җинаять мәхкәмәсенә дә бирде.

@azatliqradiosi
🔥4👎1