Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы гаскәрне "кимсетү" һәм "нацизмны аклауда" гаеплиләр Бүген, 7 майда җәмәгать мәхкәмәсе (присяжныйлар коллегиясе) сугышка каршы чыккан Казан активисты Зөлфия Ситдыйкова эшенә карата карарын әйтте. Активистны…
⚡️Гаепләү ягы активист Зөлфия Ситдыйковага 3 ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сораган

Моннан тыш, прокурор аңа 200 мең сум штраф билгеләргә сорый.

Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" шигарләре язылган плакатлар өчен "нацизмны аклау" һәм ил гаскәрен "кимсетү"дә гаеплиләр.

❗️Хөкем карарын чыгару 28 майга күчерелгән.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬6
Русиядә никаб киюне тыймакчылар

Әлеге тәкъдим белән Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев чыкты. Бу хакта ул "Парламент газетына" биргән әңгәмәдә әйткән.

"Мин традицион ислам вәкилләре һәм төбәк хакимиятләре белән бу мәсьәлә хакында фикер алышачакмын. Тик алдан ук үз карашымны әйтеп куям: минемчә, Русиядә никаб кию тыелган булырга тиеш", дигән ул.


Аның әйтүенчә, хәзерге вакытта Үзәк Азиянең кайбер илләрендә дә никаб кию тыелган, ә Русиядә ул рөхсәт ителә.

▪️Никаб — мөселман хатын-кызларының баш киеме, ул күзләрне генә ачык калдырып, йөзне тулысынча каплый.

▪️Европада никабны беренчеләрдән булып тыйган ил Франция булды. Анда мөслимәләрнең бу киеме 2011 елда тыелды.

@azatliqradiosi
👎15👍9😱4🤮4😡2🤪1
Дәүләт сере белән эш итүче русияләр, шул исәптән адвокатлар чит илгә чыгулары турында 30 көн алдан ФСБга хәбәр итәргә тиеш булачак

Русия президенты Владимир Путин илнең аерым бер категория затларына чит илгә чыгар алдыннан Федераль иминлек хезмәтенә (ФСБ) һәм Тышкы күзләү хезмәтенә хәбәр бирү тәртибе турында фәрман имзалаган.

Бу категориягә яшерен белешмәләр белән эшләүче вазифаи затлар, сенаторлар, Дума яки төбәкләрдәге парламентларның депутатлары, муниципалитет башлыклары, хөкемдарлар һәм адвокатлар керә.

Чит илгә чыгулары турында белдергәндә аларга исемнәрен, туган көннәрен, нинди максат белән чыгуларын, кайчан кайтачакларын, чит илдә яшәячәк урыннарын күрсәтергә кирәк булачак.

👉 Тулырак монда укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
👍2😁1
Русияләргә 1 июнь — балаларны яклау көнендә балаларын Төньяк Кореяга җибәрергә тәкъдим итәләр

Приморье крае хөкүмәте шундый махсус тур әзерләгән. "Сәяхәтчеләр үзләре өчен уникаль мәдәният, искиткеч пейзажлар һәм бу илнең бай тарихи мирасын ача алачак", диелә төбәк хөкүмәтенең матбугат хәбәрендә.

Төньяк Кореяга сәяхәт 31 майда башланып 3 июньдә төгәлләнер дип ниятләнә. Тур кысаларында русияләр Пһеньяндагы Ким Ир Сен мәйданына, Тэсон табигый тыюлыгына, "Мунсу" аквапаркына һәм башка урыннарга барачак диелә.

Балалар өчен юллама 65 мең сум тора, ә өлкәннәргә 85 мең сум түлисе.

Әлегә барырга теләүчеләрнең иң аз санлы төркеме дә җыелмаган, шуңа күрә бу тур булмый калырга да мөмкин.

👉 Тулырак монда укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
😁11🤮3👍1🤣1
"Бер урам тулысынча су астында калды". Төмәндәге татар авыллары утсыз, сусыз утыра

"Минем күзәтүләргә караганда, гел татар авылларын су баса. Урыслар күпләп яшәгән районнарны карыйлар, андагы дамбаларны ныгыттылар, татар районына төкереп тә бирмиләр."

Иртеш елгасы ташу аркасында Төмән өлкәсе Вагай районындагы татар авыллары су астында калды. Бу авылларны су басу беренче тапкыр түгел, шулай да, быелгысы бик көчле, су юлларны, өй баскычларын юып алып китте дип сөйләде Азатлыкка авыл кешеләре.

👉 Тулырак монда укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
😢6❤1🐳1
"Русия — Ислам дөньясы: KazanForum" җыенында катнашу өчен Әфганстаннан килгән "Талибан" радикаль хәрәкәте вәкилләренең яртысын Русиягә кертмәгәннәр.

Талиблар берничә көн буе Шереметьево һава аланының стериль зонасында яшәгән һәм Татарстандагы Халыкара икътисад форумында катнаша алмый калган.

▪️Дөньядагы күп илләрдә, шул исәптән Русиядә дә террорчы дип табылган "Талибан" вәкилләре төркеме KazanForum" җыенына соңга калып килеп җитте: 15 майда Югары Ослан районында дрон бәреп төшерелгәнгә Казан һава аланы ябылып торган иде.

▪️Былтыр "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😁5🤣5😨2
Быел Татарстанда Бердәм республика имтиханын 7 укучы тапшырачак.

Бу узган елдан бер укучыга азрак.

11 сыйныф укучылары арасында татар телен Олы Әтнә урта мәктәбе, Мөслим лицее, Түбән Каманың 31нче урта мәктәбе, Казандагы Яңа Савин районының 85нче мәктәбе, Идел буе районының 127 мәктәбеннән берешәр укучы һәм Казанның Совет районының 180нче полилингваль гимназиясеннән ике укучы сайлаган.

Шул ук вакытта быел 9 сыйныфлар арасында татар теленнән имтихан тапшыручылар арткан.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤11😢1
⚡️Мәхкәмә адвокат Марат Ашимовны бер ай да биш көнгә сак астына алу карарын чыгарган.

Бу хакта "Мулла из-за угла" телеграм каналы яза.

Ашимов акча белән бәйле хәрәмләшү (Русия Җинаять кодексының 159нчы маддәсе 2нче өлеше) маддәсе нигезендә 27 мартта тоткарланды. Ул вакытта мәхкәмә аны өй сагына утыртты. Бүген тикшерүчеләр мәхкәмәдән Ашимовны сак астына алуны сорады.

Күптән түгел Ашимов куәт хезмәткәрләрен махсус провокациядә гаепләде.

Ул, ярдәм сорап, адвокатларның федераль пулатына мөрәҗәгать итте.

▪️Марат Ашимов Мордовиянең Сарански шәһәрендә яши, ул - башлыча мөселманнарны яклау белән танылган адвокат. Мордовиянең Азюрка авылында мәктәп укытучыларына яулык ябу рөхсәт ителмәгәч, ул берничә адвокат белән мөгаллимнәрне яклады. Ул еш кына төрмәдә утырган мөселманнарның яшәү шартлары турында да язды.

@azatliqradiosi
🤬9👍1
⚡️Русия юстиция министрлыгы украин хәрбиләренә ярдәм итүче «Вернись живым» («Повернись живим») фондын һәм «Stop Occupation of Karelia» Карелия бәйсезлеге хәрәкәтен «теләнмәгән» оешма исемлегенә кертте.

✔️«Повернись живим» хәйрия фонды 2014 елдан бирле эшли. Сәхифәдә язылганча, ул армиягә булышу өчен акча җыя, җиһазлар, дроннар, медицина һәм хәрбиләрнең гомерен саклап калу өчен кирәк-яраклар сатып ала. Русия хакимияте әлеге фонд белән бәйле булучыларны дәүләткә хыянәттә гаепләп җинаять эшләре ача.

✔️«Stop Occupation of Karelia» хәрәкәте турында прокуратура карарында Эстониядә оешкан дип күрсәтелә. Ул 2012 елда оеша һәм аның тарафдарлары Карелиянең Русиядән аерылып чыгуын таләп итә.

@azatliqradiosi
❤1👍1🤯1
"Бердәм Русия" якут аучыларына ауда аткан үрдәкләрен Украинадагы сугышта үлгән хәрбиләрнең гаиләләренә бирергә куша.

"Туендыручылары ватаныбызны яклаганда гомерен биргән гаиләләр бар, аларга бергәләп ярдәм итик", дип чакырганнар "Бердәм Русия"дә.

Саха республикасының Якутски шәһәрендә, Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты бинасы янына үрдәк итләрен салып бару өчен туңдыргыч куйганнар.

▪️Русия хакимиятләре Украинадагы сугышка китеп үлгән ирләрнең гаиләләрен ярдәмнән ташламыйбыз дип кабатларга ярата.

▪️Башкортстанның Әлшәй районы Казанка авыл биләмәсендә мобилизациягә эләккән ирнең әнисенә черек утын алып килгәннәр. Бу хакта республика башлыгы Радий Хәбиров посты астына Әлфия Акимова исемле хатын язган, фотосын да керткән. "Оят! Ярдәм итүләре турында язалар гына. Менә нәтиҗәсе", дигән ул.

@azatliqradiosi
🤮5🤡4🤬3😢1
Башкортстаннан режиссер Кирстен Гайнетның (тумыштан Айгөл Гайнетдинова) кырымтатарларны кысрыклауга багышланган "Кичәге көн иртәгә киләчәк" ("Завтра наступит вчера") документаль фильмын хәзер интернетта карап була.

Фильмда сүз Русия Кырымны басып алганнан соң, кырымтатарларга килгән кайгылы көннәр, аерым алганда, активистлар, мөселманнар өйләрендәге тентүләр, мәхкәмәләр, озак елларга хөкем итүләр турында бара.

“Мөгаен, фильм бәхәсләр, ә бәлки, автор һәм кырымтатарлаогп карата дошманлык та тудырыр. Мин башкорт режиссеры. Минем фильм сәясәт турында түгел, Кырымны кушу турында да, дини төркемнәр турында да түгел. Минем фильм кырымтатарларны ерак 38 елда ук башланган һәм һаман да дәвам итә торган кысрыклау турында. Бүген әйләнеп кайткан һәм иртәгә кабатланачак кичәге вакыйгалар турында. Мин бернинди рәвештә дә террорчылыкка, экстремизмга ярдәм итмим. Минем фильмның барлык каһарманнары террорга катнашы булуын кире кага. Аларга тагылган җинаятьләргә бер генә турыдан туры дәлил дә юк”, дип яза Кирстен үзенең Facebook битендә.

▪️Фильм Төркиядә, Португалиядә, Боливиядә фестивальләрдә, Лондонда киноклубта күрсәтелде, Франциядә Эдвард Сноу премиясен алды. Русиядә бу фильмны күрсәтүдән баш тарттылар, диде режиссер, фильм “Артдокфест” документаль кино фестивалендә генә онлайн рәвештә күрсәтелде.

@azatliqradiosi
👍4❤1
‼️ Энгел Фәттахов тоткарланган

Татарстанның элекке мәгариф министры, күп еллар Актаныш районы башлыгы булып эшләгән Энгель Фәттахов ришвәтчелектә шикләнелә. Аның өендә тентү булган, аннан сорау алына.

Медиа язуынча, сүз 20 миллион сум турында бара.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤯17🤔7👎5🤬3😁2😢2🤡1
Хәерле иртә, дуслар! Иртән хәбәрләр мондыйрак:

🔸Русия иярченгә каршы космос аппаратын эшләтә башлаган. Моны АКШ Сакланау министрлыгы әйтте. Пентагон әйтүенчә, Русия аппартны инде 16 май эшләтә башлаган.

🔸Русия Саклану министрлыгы Белгород белән Калуга өлкәләрендә өч пилотсыз очкычны бәреп төшерүләре турында хисап тотты.

🔸АКШ Конгрессында Украинага АКШ кораллары белән Русиягә һөҗүм итү турында рөхсәт итү турында сүз кузгатылды. Бу хакта министр исеменә демократларның җиде, республиканнарның алты вәкиле хат юллаган.

🔸Пермь мэриясендә эшләп киткән ирне 12 елга төрмәгә хөкем иткәннәр. Ул дәүләткә хыянәт итүдә гаеплә дип табылган. ФСБ сүзләренчә, имеш ир Украина ягы белән килешеп диверсияләр оештырырга планлаштырган. Аны шулай ук теракт оештыруда һәм террорчылыкны аклауда да гаепле дип карар чыгарганнар.

🔸Русиядә короновирусның FLiRT исемле яңа төре барлыкка килүе ачыкланган. Чирне эләктерүнең 178 очрагы теркәлгән. Бу штамм җәй көнне авыручыларның санын арттыра ала.

🔸Кичә Казан метросында бер бала поезд астына эләгеп һәлак булган.

🔸Башкортстанда җырчы Илдар Рахимголов вафат булган. 35 яшьлек ирне инсульт бәргән.

Менә шундый иртә, шундый хәбәрләр. Иң оператив хәбәрләр безнең Telegram каналда. Канал турында ишетмәгән, белмәгән, язылмаган танышларыгызга безнең хакта сөйләгез.
👍1🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русиядә никаб киюне тыймакчылар Әлеге тәкъдим белән Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев чыкты. Бу хакта ул "Парламент газетына" биргән әңгәмәдә әйткән. "Мин традицион ислам вәкилләре һәм төбәк хакимиятләре белән бу мәсьәлә…
Мәскәү мөфтие Илдар Галәветдинов Русиядә никабны рөхсәт итмәү инициативасына каршы чыкты

Мөфти Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеевның тәкъдимен тәнкыйтьләп чыкты. Руханиның фикерен РБК белешкән.

— Русиянең Шәрыкъ илләре белән мөнәсәбәтләр яңа дәрәҗәгә күчеп бара. Моңа ирешүне Русиядә никаб тыелган килеш күз алдына да китүрү авыр, — дигән ул.

Мөфти фикеренчә, никабны тыю Русия мөселманнары арасында канәгатьсезлек арттырачак һәм мондый тыю Русия Конституциясенә каршы килә.
👍14🤡4❤3🔥3😁1
Норвегия Фәләстиннең бәйсезлеген таныды. Бу карар 28 майда үз көченә керәчәк

Шулай ук бүген Фәләстиннең бәйсезлеген тану карарын Ирландия белән Испаниянең игълан ителүе көтелә.

Моңа кадәр Европа илләреннән Фәләстиннең дәүләтчелеген Болгария, Маҗарстан, Кыпрстан, Мальта, Польша, Румыния, Словакия, Чехия, Швеция таныган иде.

▪️ 10 майда БМОның Генераль ассамблеясе Фәләстиннең хокукларын арттырды һәм оешмага керү өчен тавыш бирде. 2012 елдан бирле Фәләстин БМОда бары тик күзәтүче дәүләт буларак катнашты.

▪️ Моңа кадәр Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяһу АКШ-Израил иҗтимагый элемтәләр комитетының утырышында чыгыш ясап, Израил Газззәдә сугышуны җиңүгә кадәр дәвам иттерәчәк, диде.

▪️Фәләстин - де-юре өлешчә бәйсез дәүләт. Быелның апрель ае азагына кадәр Фәләстиннең дәүләтчелеген БМОда катнашучы 193 илнең 139ы таныган иде.
❤8👍3🎉3🔥2😁2❤‍🔥1🤔1🥱1
🔺Кичә Татарстанның халык артисты Раил Садриев, элеккеге мәгариф министры Энгел Фәттахов тоткарланды. Нәрсә бу?

— Бу чынлыкта сәяси репрессияләр баруын аңлата. Кулга алынган кешеләр — аларның сәяси карашлары төрле булса да, милли җанлы кешеләр иде. Кемдер яраклашты, кемдер битараф булып утырды — әмма Татарстан проектына, татар сәяси милләтенә нигез салучылар рәтендә торучылар иде. Миңа калса, бу махсус эшләнелә. Зыялыларны, инфлюэнсерларны, ягъни иҗтимагый фикергә йогынты ясый алучыларны махсус кыралар. Ничек кенә яраклашмасыннар, алар систем өчен дошман, ят кешеләр булып санала. 

Бу репрессив сәясәттә Сталин юлы белән баралар. Башта дошманнарны изәләр, аннан — битараф булучыларны, шуннан соң — үз тарафдарларын, ахырдан — систем эчендә утырган кешеләрне дә изә башлыйлар.

👆 Бу - сәясәт белгече Руслан Айсинның фикере.

Фәттахов белән Садриевның тоткарлануы Татарстанда беренче очрак түгел.

▪️Моңа кадәр КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институты мөдире Рамил Хәйретдиновны кулга алдылар. Ул изоляторда утыра.

▪️Апрель аенда Тукай районы башлыгы Фаил Камаев кулга алынды.

▪️Март аенда куәт структуралары республикадагы ЗАГС эшчәнлеген тикшерә башлады. Нәтиҗәдә, идарә җитәкчесе Гөлшат Нигъмәтуллинаны вазифасыннан азат ителде. 

▪️Шул ук айны прокуратура таләбе белән мәхкәмә Казан шәһәренең Мәскәү һәм Киров районнары башлыгы Сергей Мироновны эшеннән алды.

▪️Март аенда Татарстанның мөстәкыйльлек чорында эшләгән баш прокуроры (1992-2000) Сәйфихан Нафиевның улы Казан прокурорының элекке урынбасары Гомәр Нафиев тоткарланды.

▪️Апрель аенда Татарстанның сатып алулар дәүләт комитеты рәисе Руслан Сабиров вазифасыннан китте.

Каядыр акча, ришвәтчелек турында сүз бара, каядыр вазифаларны арттыру. Күпчелек очракта үтә дә зур суммалар турында сүз бармый. Шулай да республика хакимиятенә якын кешеләрне тоткарларга сәбәп табылып торуы күзәтелә.

Татарстанда яңа прокурор, яңа Эчке эшләр министы, тикшерүче дә яңа. Бу хәлләр аларга бәйлеме? Ничек уйлыйсыз?

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
💯15👍4😱3❤1🔥1🤔1😐1
❗️Татарстан буенча Тикшерү комитеты Татарстанның элеккеге мәгариф министры Энгел Фәттахов ришвәт алуда гаепләнелүен раслады.

Тикшерүчеләр фикеренчә, 2018-2020 елларда шикләнүче Актаныш районы башлыгы булып эшләгән вакытта төзелеш ширкәтеннән үз йортын төзекләндерү рәвешендә ришвәт алган. Бу эш 21,8 млн сум акча тәшкил иткән дип хәбәр итә Тикшерү комитетының матбугат үзәге.

Белдерүдә тикшерүчеләр шикләнүче сүзен генә куллаган. Энгел Фәттахов исеме телгә алынмый. Әмма бу вакыт аралыгында Актаныш районы белән Энгел Фәттаховның идарә итүе билгеле.
🤔6👎4😢2👍1
Уфада июнь башыннан автобуста йөрү бәясе арта

Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова юлда йөрү хакларын күтәрүне "мәҗбүр булдык" дип аңлата. Әле уфалар автобуска утыргач, 33 сум түли, ә "Алга" картасын кулланса, билет бәясе 28 сумга төшә.

3 июньнән күпме булачак? 👉 Моннан укыйсы.

Казанда да бәяне арттырдылар. Сүз уңаеннан, Казан белән Уфадагы транспорт бәяләре шактый аерыла. Ник икән?
👎7👍1
Бауман урамындагы татар йолдызларының аллеясе юкка чыккан.

Хәзерге вакытта Казан урамнарында,шул исәптән Бауманда ремонт эшләре бара. Шәһәр БРИКС чарасына әзерләнә. Ремонт вакытында элеккеге Матбугат йорты, хәзер "Нугай" кунакханәсе каршында Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова, Мөнирә Булатова, Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Хәния Фәрхи исемнәре язылган йолдызлар юкка чыккан.

Моңа журналист, галим Айрат Бикбулатов игътибар иткән.

Татар эстрада йолдызлары исемнәрен Лос Анжелестагы кебек йолдызлар аллеясендәге кебек мәңгеләштерү идеясе 2000нче еллар башында яңгырады. Аны "Барс медиа" тормышка ашырды. Йолдызларны ачу тантанасында җырчылар үзләре дә катнашты. Гадәттә бу тантана 30 август - Татарстанның Суверенитет турындагы Декларация кабул иткән көнне уза иде.

Бу аллея үзенә күрә шәһәрнең бер истәлекле урынына әверелде. Ел саен йолдызлар саны артырга тиеш иде. Әмма бу аллеяне тәртиптә тоту эше башкарылмады. Ул бер оешманың да балансында булмады. Юлда урнышкан йолдызлар җимерелә барды. Берара Әлфия Афзалова белән Мөнирә Булатованың исемнәре язылган йолдызлар юкка чыккан иде. Хәзер исә башкалары да юк.
🤬24😢10😁2👎1