Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Русия саклану министрлыгы Татарстан күгендә пилотсыз очкычның юк ителүен раслады. Һава аланнары эшенә кертелгән чикләүләр алынган диелә

Һава һөҗүменнән саклану системы Татарстан күгендә Украинаның пилотсыз очкычның юк итте, диелә хәбәрдә.

Украина ягы әлегә бу хакта бер белдерү дә ясамады.

❗️Элегрәк Украина хәрби белгече Олег Жданов Татарстанның хәрби сәнәгать объектлары, аерым алганда, дрон җитештерүче "Алабуга" икътисади зонасы Украина өчен канунлы һәдәф булып тора һәм аңа һөҗүмнәр дәвам итәчәк дип кисәткән иде.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍4🤣4✍1🤯1🤡1
Мәхкәмә 21 яшьлек Казан егетен хәрби комиссариатка ут төртү ниятендә гаепләп 4,5 елга колониягә хөкем итте

Прокурор Михаил Балабановны 9 елга утыртуны сораган булган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤬5😢5💔3🙏1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татарстанга янә дроннар һөҗүм итте. Инде 4нче тапкыр!

Бүген, 23 майда, Татарстанның Түбән Кама һәм Алабуга районнарында пилотсыз очкычлар бәреп төшерелде. Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан бирле бу — Татарстанга оештырылган инде 4нче шундый һөҗүм.

15 майда булган һөҗүм вакытында кебек үк (узган атнада дронны Югары Ослан районында бәреп төшергәннәр иде), бүген беркем дә зыян күрмәгән диелде. Шулай да, "Танеко", "Казаноргсинтез" кебек сәнәгать оешмалары хезмәткәрләре эвакуацияләнде, ә Казан һәм Бигеш халыкара һава аланнары берничә сәгатькә ябылып торды.

▪️Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 820нче көне. Бүгенге хәл — Татарстан күгендә пилотсыз очкычлар бәреп төшерелүнең инде 4нче очрагы. Моңарчы дроннар 2 һәм 17 апрельдә Алабуга якларына һөҗүм итте. 15 майда Югары Осланда пилотсыз очкыч бәреп төшерелде. Шунысын да искә төшерик: Югары Осланнан Украина чигенә кадәр ара — 1 мең км, ә Алабугадан — 1200-1300 км тирәсе.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🎉4⚡3❤2👍2🔥2😁2🤬2😢2
Татарстан хәзрәтләре һәм мөфти Камил Сәмигуллин Русия баскынлыгындагы Луһанскига барган

Аерым алганда алар Украинага каршы сугышучы солдатларга кирәк-яраклар тапшырган.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
💩16👎5😈2👍1
Азатлык Радиосы Украинадагы сугышта Татарстан белән Башкортстаннан кимендә 3882 кешенең һәлак булганын ачыклый алды

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1807 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2075 кешенең үлгәне расланган.

16 май көнне генә кимендә 3772 кеше дип хәбәр иткән идек. Соңгы 7 көн эчендә исемлеккә тагын 110 кеше өстәлде, шуларның 80е — Татарстаннан, 30ы — Башкортстаннан.

Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 23 май, сугышның 820нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😭2😢1🙏1
❗️23 елга хөкем ителгән Рәис Мәүлетовка яңа эш кысаларында тагын 10 ел өстәделәр

Бүген, 23 майда мәхкәмә 23 елга хөкем ителеп, хәзерге вакытта колониядә утыручы Казан мөселманы Рәис Мәүлетовка ачылган яңа җинаять эшенә үз карарын чыгарган. Егетне террорчы эшчәнлеккә булышуда (Җинаять кодексының 205.1нче маддәсе, 1.1нче өлеше) гаепле дип тапканнар һәм моңа кадәр булган мөддәтенә тагын 10 ел өстәлгән.

Мәүлетов шушы көнгә кадәр 4 ел һәм 8 ай җәза мөддәтен үтәгән иде инде, шуларны да исәпкә алып аңа тагын 27 ел утырырга кирәк булачак дигән карар чыгарылган. Шуларның беренче җиде елын ул төрмәдә, калганын кырыс тәртипле колониядә утырачак. Бу хакта Азатлыкка чыганаклары җиткерде.

▪️Рәис Мәүлетов 2019 елның 23 сентябрендә Тольятти шәһәрендә тоткарланды. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы төзү, анда катнашу, аны финанслау, һәм террорчылыкны интернетта ачык рәвештә аклау маддәләре нигезендә гаепләнде.

▪️Мемориал" хокук яклау үзәге Рәис Мәүлетовны сәяси тоткын дип таныды.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤬8🤯5👍1😢1🙏1
❗️БМО Генераль Ассамблеясы Сребреницада геноцид турында резолюция кабул итте

Әлеге документ "Сребреницадагы геноцидны тарихи вакыйга буларак кире кагуны" берсүзсез хөкем итә.

Бу документ нигезендә, 11 июль көне Сребреницада геноцид корбаннарын искә алу көне дип игълан ителә.

Германия һәм Руанда тәкъдим иткән резолюцияне 84 ил хуплады, 19 ил (шул исәптән Русия) каршы чыкты, 68 ил тотылып калды.

▪️1995 елның 11 июлендә Босния серблары Сребреница анклавына бәреп кереп 8 меңләп босния мөселманын үтерде.

▪️Босния сугышының 30 еллыгына багышланган язманы Азатлыкта укый аласыз.

@azatliqradiosi
❤8❤‍🔥2👍2👏1
Төмән өлкәсендә су астында калган татар авыллары Татар конгрессыннан ярдәм сорый

Төмән өлкәсенең Карагай, Савыллар, Йышайыр, Күләт авылларында яшәүче татарлар Дөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиевка ачык хат белән чыкты. Әлеге мөрәҗәгатьне Карагай авылында яшәүче Эльмира Абдразакова "Вконтакте" челтәрендә элде.

Аның сүзләренчә, бу авыллар 16 майдан бирле су астында калган.

"Безнең халык үтә дә авыр тормыш хәлендә калды. Күпләр үз туганнары янына эвакуацияләнде, халыкның бер өлеше авылда калды. Сездән тиз бозылмый торган азык-төлек, беренче чиратта кирәк булган кирәк-яраклар, күчмә газ плитәсе һәм ягулык белән ярдәм күрсәтүне сорыйбыз", диелә мөрәҗәгатьтә.


▪️Карагайда 258 хуҗалык бар. Иртеш елгасы нәкъ авыл яныннан агып уза.

👉 Тулырак монда укыгыз, ачылмаса — монда.

@azatliqradiosi
😢12👍1🙏1🐳1
Думада 25 яшенә кадәр бала тапкан хатын-кызларга акча түләргә тәкъдим итәләр

ЛДПР фракциясе җитәкчесе урынбасары Сергей Леонов әйтүенчә, канун өлгесе нәкъ менә яшь гаиләләрдә балалар тууны арттыруга юнәлдерелгән.

Русиядәге хатын-кызларның 40 проценты диярлек мадди як һәм торак шартлары канәгатьләндерерлек булмаганга бала табудан баш тарта, ди депутатлар.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁7
Эчке эшләр министрлыгы: 2021-2022 елларда Русиядә гаиләләрендә көч кулланып 895 хатын-кызны үтергәннәр

2023 елда хатын-кызларны үтерүләре турында статистика китерелми, тик "вазгыять киеренке булып кала бирә", дип искәртелә.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😱5
2024 елда Татарстан чит илгә, шул исәптән Европа илләренә 50 мең тонна ашлык саткан

Моңа кадәр Татарстан келәтләрендә 1,3 млн тонна ашлык сатылмыйча ятуы хәбәр ителде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👎3😁2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 24нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Аннексияләнгән Кырымга булган ракет һөҗүме аркасында 2 кеше һәлак булган дип белдерде Кырымның Русия билгеләп куйган башлыгы Сергей Аксёнов. Исегезгә төшерәбез: Украинага каршы сугышын Мәскәү 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген —шушы сугышның 821нче көне.

🔹Япония Русиягә каршы кертелгән чикләүләрен киңәйткән. Яңа санкцияләр тагын 9 оешмага, шул исәптән 224нче очучы отрядка карата кертелгән.

🔹Иранның Баш штабы президент Ибраһим Рәиси очкан боралак һәлакәтенең беренчел сәбәпләрен ачыклаган. Боралак тау белән бәрелешкәч кенә яна башлаган, корпусына нинди дә булса һөҗүм ясалмаган диелә.

🔹Соңгы тәүлектә Казанда исерек хәлдә 7 машина йөртүче тоткарланган, башкала урамнарында барлыгы 161 юл-транспорт һәлакәте булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
✍1👍1
⚡️⚡️Татарстанда татар активистында Русия куәт оешмалары тентү үткәрә.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге үзенең Telegram-каналында хәбәр итүенчә, полиция активист Рәфикъ Кәримуллин өенә килгән. Әлегә Кәримуллин белән элемтә юк диелә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬18