Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Татарстан театр әһелләре Раил Садриевны яклап Тикшерү комитетына ачык хат белән чыкты

Алар аны театрдан читләштерүгә ризасызлык белдерә.

Ачык хатны Татарстан театр әһелләре берлеге рәисе, Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм 15 театр коллективы һәм театр әһелләре имзалаган. Алар арасында Камал театры, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры, "Әкият" курчак театры, Тинчурин театры бар.

"Безнең өчен театр белән тормышы бер булган кешене профессиональ эшеннән читләштерү дөрес түгел, хаталы һәм һәлакәткә тиң. Сезон әле ябылмаган, коллективның тамашачы алдында үз йөкләмәләре бар. Һәм бу йөкләмәләрне үтәмәү барлык (театр) җәмәгатьчелек абруена күләгә булып ятачак!" диелә.


▪️Раил Садриев 20 майда тоткарланды, ул "Дәрвиш" спектакленә бәйле хәрәмләшүләрдә гаепләнә. 22 майда мәхкәмә аңа карата чикләү чарасы буларак кайбер гамәлләрне тыю карарын чыгарды. Аңа театрга барырга, әлеге эшкә бәйле шаһитләр белән сөйләшергә, төнлә өеннән чыгарга рөхсәт ителмәячәк. Чикләү карары 2 июльгә кадәр гамәлдә булачак.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍11❤6😱2👏1
Бүген халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиевага 75 яшь тулган булыр иде.

Ул 2020 елның сентябрендә 71 яшендә кинәт вафат булды.

Шул ук елны августта Азатлыкка соңгы интервью бирде. Татарстан республикасы көне алдыннан ул суверенитет яулау чоралары турында сөйләде, татарның киләчәгене фаразлады.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
❤10👍2😢2
"Украиннар башкорт-татарлар кебек тәртип ярата"

АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайон шушы көннәрдә Украинада булып кайтты, Югары Рада оештырган конференциядә катнашты. Хис-тойгылары, фикерләрен ул Азатлыкка сөйләде. Әңгәмәдән бер өзек:

— Украинада башкортларны никадәр беләләр?

— Баймак хәлләреннән хәбәрдарлар. Русия эчендә барган барлык вазгыять хакында алар белә. Русия эчендә тавыш кубуларның барысын да күзәтәләр. Алар гыйнвар аендагы хәлләрдән соң Башкортстан күтәрелер дип көткән. Аларга башка республикалар да кушылыр дип уйлаган, әмма өметләре акланмады.

Шулай булуга карамастан, Башкортстанның бәйсезлегенә өметләр зур безнең дә, аларның да. Аларның безнең бәйсезлеккә өмет белән караулары кадерле, күңелгә рәхәт. Аларны ишетеп, үзебездә яңадан ышаныч туа. Без ялгыз түгел, башкалар да безгә ышана дигәнне тою канатландыра.

Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👉Телеграмда.
👍9🔥4🤮4❤3🤔1
Татарстанда кызамык йоктыручылар саны арта.

Авыручыларның төп өлеше аны Татарстаннан читтә йоктырган дип санала.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
👍3😢2😁1
Песков: Русиядә "мобилизация ихтыяҗы юк"

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Financial Times-та чыккан мәкаләгә фикерен белдерде.

"FT-ның реаль картинаны аңлавына шик бар, бездә ихтыяри-контрактчыларны җыю актив бара, көндәлек тәртиптә. Президент та, хәрбиләр фикеренчә, мондый ихтыяҗ юк дип бер генә тапкыр әйтмәде", диде ул.

Financial Times Русиядә мобилизация үткәрүдән качып булмачаячак дип язды. Ул төрле экспертларга сылтанды. Басманың Русия хәрби җитәкчелегендәге чыганагы 2024 елның ахырында яки 2025 елның башында икенче дулкын булыр дип фаразлый.

Мартта "Верстка" басмасы Харьковка һөҗүм итәр өчен саклану министрлыгы 300 мең кеше җыярга тели дип язган иде.
✍3🤡3🤣2🤔1
"Шөрепләрне кысу", "дошман эзләү", "шул кирәк аларга"... Энгел Фәттахов һәм Раил Садриев тоткарлануына фикерләр

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤬13👍3🤣1
"Азатлык сүзлеге"ндә Үрдүн сүзе.

Бу - ил атамасы. Үрдүн патшалыгының 90 проценты чүл һәм ярымчүлдән тора.

#Азатлыксүзлеге
@azatliqradiosi
❤13⚡2🔥2😁2
Петра — Үрдүн могҗизасы

Азатлыкның "Дөнья тирәли" бүлегендә 2019 елда Үрдүн турында язма чыккан иде. Аны зур круиз лайнерында эшләп сәяхәт итүче Наилә Хисамова язды.

"Петрада барлыгы 800-ләп архитектура истәлеге бар. Аларны күргәч, монда чыннан да сәләтле һәм хезмәт сөючән кешеләр яшәвенә инанасың. Шулай булмый ни, алар бит чүл уртасында су җыеп калып, аны саклап, үтеп баручы кәрваннарга шуны сатып акча эшләгән. Үзләре дә шушы су ярдәмендә корылыкны кичергән. Җитмәсә, алар әле мунчалар салып, канализация системы да булдырган. Ә чүл уртасында су каян чыккан соң? Акыллы кешеләр аны тоташ яңгырлар китереп чыгарган ташу вакытында җыеп кала торган булган".

Язманы тулысынча Азатлыкта укыгыз.
Төп сайтта.
Көзге сылтама.
👍11❤4🔥2