Украина президенты Харьковка килеп, Русия армиясенең ракет һөҗүме нәтиҗәсендә җимерелгән Украинадагы иң зур типография урынында видеомөрәҗәгать яздырды.
"Алар яндырудан ләззәт таба. Кем белән эш йөртүне барыбыз да белә. Русиядә яндырырга, шәһәрләрне һәм авылларны җимерергә, халыкларны бүлергә һәм дәүләт чикләрен сугыш белән юкка чыгарырга теләүчеләр идарә итә", диде Зеленский, типография хәрабәләре янында.
Украина президенты: "мондый сугышны үз көче белән генә туктата алырлык ил юк - дөнья лидерларының катнашуы кирәк" дип ассызыклады ул һәм июнь уртасында Швейцариядә узачак "тынычлык саммиты"нда катнашырга чакырды.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi

💯11😢4👍2❤1
Казан йортларында яшеренү урыннары күрсәткечләрен ябыштыра башлаганнар
Бу хакта 116.ru яза.
Басма хәбәр итүенчә, шундый күрсәткечеләрне Һади Такташ урамында, «Дубрава экопаркы» торак комплексында һәм башка урыннарда күрергә була.
Соңгы вакытта Русия төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстанда бомбадан качу, яшеренү урыннары турында еш сөйли башладылар.
Уфада бомбадан иң яхшы яшеренү урынына бәйге дә игълан иткәннәр иде.
Фото: 116.ru

🤣8🤡4😁2🤔1😐1
Гарәп стиле үзенчәлекләрен саклаган Кытайдагы соңгы зур Шадиан мәчетенең гөмбәзләре юк ителгән.
Моннан тыш манараларын да үзгәрткәннәр һәм алар инде элекке кебек зур түгел. Бу хакта The Guardian яза.
1 февральдән Кытайның Синҗан уйгыр автоном төбәгендә ислам динен тотучылар өчен махсус кагыйдәләр кертелде.
Яңа кагыйдәгә күрә, дини биналар, хәтта элек төзелгәннәр дә архитектура, бизәлеш ягыннан "Кытай үзенчәлеген һәм стилен" чагылдырырга тиеш.
Тулырак 👉монда укый аласыз, ачылмаса👉 монда басыгыз.
Фото: The Guardian

🤬15🤮5😡3
Босниядә сугыш вакытында шартлатылган борынгы Арнаудия мәчете май башында кабат ишекләрен ачты
400 еллык тарихы булган, XVI гасырда төзелгән һәм ЮНЕСКО исемлегендә булган гыйбадәт йорты 1993 елның 7 маенда серб милләтчеләре тарафыннан шартлатыла.
Босния һәм Һерцеговина Ислам җәмгыяте мәгълүматларынча, җиде елда мәчетне төзекләндерүгә барлыгы 3,3 миллион доллар киткән. Гәрчә мәчет яңа кебек күренсә дә, аны төзекләндерүдә XVI гасырдан калган ташлар да кулланылган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
400 еллык тарихы булган, XVI гасырда төзелгән һәм ЮНЕСКО исемлегендә булган гыйбадәт йорты 1993 елның 7 маенда серб милләтчеләре тарафыннан шартлатыла.
Босния һәм Һерцеговина Ислам җәмгыяте мәгълүматларынча, җиде елда мәчетне төзекләндерүгә барлыгы 3,3 миллион доллар киткән. Гәрчә мәчет яңа кебек күренсә дә, аны төзекләндерүдә XVI гасырдан калган ташлар да кулланылган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
❤12👍2🔥2🥰1
Соңгы берничә айда беренче тапкыр Газзә сызыгыннан Израилгә ракет һөҗүме ясалган
Израил саклану көчләре хәбәр итүенчә, Рафах шәһәреннән Израилгә сигез ракет атылган, аларның кайберләре һава һөҗүме саклану системы бәреп төшергән.
Корбаннар турында мәгълүмат юк.
Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны үз өстенә ХӘМӘС (АКШ һәм Европа берлегендә террорчы дип танылган) хәрәкәте алган. Алар әйтүенчә, бу Газзә сызыгындагы тыныч халыкны үтерүгә җавап.
7 октябрьдән бирле Газзә сызыгында үтерелгән халык саны 35 984гә җитте. 80 меңнән артык кеше төрле җәрәхәтләр алган. Соңгы тәүлектә 81 кеше һәлак булган. Бу Газзә сызыгы сәламәтлек саклау министрлыгы китергән саннар.

7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә бәреп керде, анда меңнән артык кешене үтерде, күпләрне, шул исәптән гади халыкны, тотык итеп алды (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә ХӘМӘС террор оешмасы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 35,3 меңнән артып китте, аларның 14 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1139 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде. Көньяк Африка Республикасы Израилне геноцидта гаепләп аны Халыкара җинаять мәхкәмәсенә дә бирде. @azatliqradiosi
⚡4🔥4😢3❤2
22-26 майда Истанбул ArtContact сәнгать күргәзмәсендә 1600 гә якын рәссам һәм скульптор катнашты.
Күргәзмәдә Татарстаннан Арыслан (Руслан) Ибраһимов, Башкортстаннан Салават Гыйләҗетдинов, Төмәннән Әлфия Мөхәммәтова, Төркиядә яшәп иҗат итүче Айгөл Окутанның, тагын бер стендта Самардан Гүзәл Хәйбуллованың әсәрләрен очратырга була иде.
▪️Истанбулның ArtContact халыкара сәнгать ярминкәсе – Төркиядә иң мөһим күргәзмәләрнең берсе. Быел күргәзмәдә 20дән артык ил рәссамнары чыгыш ясады, алар арасында Корея, Италия, Иран, Испания, Пакыстан, Словакия, Кытай, Германия, Албания, Русия, Үзбәкстан, Грузия, Азәрбәйҗан сәнгатькәрләре булды.
Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
Фото: 1 һәм 2нче рәсем - Әлфия Мөхәммәтованыкы
3 һәм 4нче - Салават Гыйләҗетдиновныкы
5 һәм 6нчы рәсем - Гүзәл Хәйбуллованыкы
7 һәм 8нче рәсем - Арыслан Ибраһимовныкы

👍7❤1🔥1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 27нче май. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.
🔹Израил — Халыкара Җинаять мәхкәмәсе Рафаһка һөҗүмне кичекмәстән туктатуны боерса да — Газзә сызыгының көньягында урнашкан бу шәһәргә һөҗүмнәрен дәвам иттерә. Фәләстин ягы белдергәнчә, төнлә израилләр качаклар урнашкан лагерьга һөҗүм иткән. 35 кеше, шул исәптән балалар да һәлак булган, дип белдерә газзәләр. Израил без ХӘМӘС урнашкан җиргә аттык ди.
🔹Бүген Украинаның Харьков шәһәрендә — матәм көне. 25 майда булган һөҗүмнәр аркасында 16 кеше һәлак булган, 43 кеше яраланган. 26 майда тагын бер һөҗүм булган — әлеге һөҗүм аркасында тагын 25 кеше яраланган дип белдерә украиннар. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 824нче көне.
🔹Төнлә пилотсыз очкыч Русиянең Орёл өлкәсендә урнашкан ягулык станциясенә һөҗүм иткән — янгын сүндерүче һәлак булган. Брянски өлкәсендә дә ике дрон бәреп төшерелгән. Шулай ук Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендә дә пилотсыз очкычны юк иткәннәр.
🔹Литвада президент сайлавында илнең хәзерге президенты Гитанас Наүседа җиңгән. Ул 75% тавыш җыйган.
🔹Быелгы җәй Казанда гадәттәгедән эссе булачак дип фаразлый КФУның метеорология, климатология һәм мохит экологиясе кафедрасы доценты Тимур Әүһадиев. Аның фикеренчә, июньдә көндәлек температура көндез 25 градустан югарырак булып торачак.
Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

👍2❤1✍1
Башкортстан һәм Чиләбедә Украинадагы сугыштан кайткан хәрбиләр катнашында күп кешелек сугышулар чыккан.
Бер бәргәләшү Башкортстанның Югары Яркәй авылында булган. Шаһитләр әйтүенчә, анда 150ләп кеше катнашкан.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан

😁6🤔4🤣4👏1