Бүген Башкортстанның Әбҗәлил районында Путин режимы башлаган Украинадагы сугышында үлгән өч ирне җирләгәннәр.
▪️Мәхмүт авылыннан рядовой Фәдис Сафин быел гыйнвар аенда Русия саклану министрлыгы белән килешү имзалап сугышка киткән һәм инде 16 апрельдә һәлак тә булган.
▪️Шулай ук бүген Байым авылында Ямил Яһудин белән хушлашканнар.
▪️Ишкол авылында кече сержант Рәзил Даутовны соңгы юлга озатканнар. Ул узган елның декабрендә үзе теләп сугышка китә һәм быел 4 февральдә һәлак була.
Безнең хисапка күрә, бүгенге көндә Украинадагы сугышта Әбҗәлил районыннан 51 кеше һәлак булган.
Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — сугышның 824нче көне.
@azatliqradiosi

🎉5👍3🤯2💅2🦄2😱1😢1🥱1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген 28 май, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:
🔸Мәскәү өлкәсенең Балашиха шәһәрендә пилотсыз очкыч калдыклары төшү сәбәпле ике ир яраланган.
🔸Русия гаскәрләре узган тәүлектә Запорожье өлкәсенә 303 тапкыр һөҗүм иткән. Бу хакта өлкә хәрби хакимияте башлыгы Иван Федоров белдерде
(Низаг тарафлары биргән мәгълүматларны Азатлык оператив рәвештә тикшерә алмый)
🔸Европа берлеге илләре тышкы эшләр министрлары Израилгә каршы санкцияләр кертү мөмкинлеген карау өчен беренче тапкыр "җитди сөйләшүләр" уздырды.
🔸Украина президенты Владимир Зеленский 28 майда Бельгиягә эш сәфәре белән бара. Анда ул ил премьер-министры Александр Де Кроо белән очрашачак һәм иминлек килешүе имзаланачак.
🔸Майя Санду "Би-2" Русия төркеме артистларына Молдова ватандашлыгы бирү турында фәрман имзалагана. Куркыныч янаган кешеләргә Молдова теләктәшлек күрсәтә диелә.
🔸Җырчы Алсу исә ире Ян Абарамовтан аерылышу турында шикаять тапшырган. Алар 18 ел бергә яшәде, өч бала үстерәләр.

👍2🔥1
Саклану министрлыгы Украина журналисты Рощинаның Русиядә тоткынлыкта булуын раслады
"Булган мәгълүматка күрә, Рощина Виктория Владимир кызы... тоткарланган һәм хәзерге вакытта Русия Федерациясендә", диелә саклану министрлыгы хатында. Журналист турында тугыз айга якын берни билгеле түгел иде.
2023 елның 27 июлендә Рощина Украинадан Польшага киткән һәм өч көннән соң Русия аша Украинаның көнчыгышына барып җитмәкче булган.
Соңгы тапкыр ул 3 августта элемтәгә чыккан һәм берничә чик буе тикшерүен уздым дип әйткән, тик кайда булуын әйтмәгән.
Виктория Рощина "Украинская правда" һәм Медиада эшләүче хатын-кызлар халыкара фонды белән (IWMF) хезмәттәшлек итте.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз

👍2😢2🤔1🙏1
"Миннән иреккә сәлам әйтергә онытмагыз". "Баймак эше"ндә гаепләнүче Айтуган Китиков тарихы
Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгып бер атна үткәннән соң, куәт оешмалары вәкилләре Баймактагы халык җыенында катнашкан 25 яшьлек Айтуган Китиковны тоткарлады.
Билгесез сәбәпләр белән аны башка гаепләнүчеләрдән аерым — Дүртөйле шәһәрендәге 5нче тикшерү изоляторында тоталар, ә сак астында тоту вакытын озайту белән бәйле мәхкәмә утырышларына кулларын богаулап, аякларын зынҗырлап китерәләр.
"Без Айтуган белән 2023 елның октябрендә өйләнештек, — дип сөйли гаилә тарихларын Әминә Китикова. — Ул балыкка йөрергә ярата, балык тотарга еш бара идек. Ул берничә ел Төньякта эшли. Вахтага барып кайткан чагында өйдә дә кул кушырып утырмады, гел нәрсә белән дә булса шөгыльләнә, яңа әйберләргә өйрәнә. Туйдан соң агачка яндырып рәсемнәр ясый башладык. Җәен ул умартачылык белән шөгыльләнә: һәр ел саен умарталары саны артканнан арта бара. Айтуган умарталар ясый, ә минем бурыч — буяу сайлап, аларны буяу... Гаиләләрендә ул — иң кечкенәсе. Шаяртырга ярата, бөтен кешене рухландырып җибәрә иде".
Азатлык "Баймак эше"ндәге иң яшь гаепләнүчеләрнең берсе булган Китиковның тарихын бәян итә.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сайтта.

Азатлык Радиосы
"Миннән иреккә сәлам әйтергә онытмагыз". "Баймак эше"ндә гаепләнүче Айтуган Китиков тарихы
Башкорт активисты Фаил Алсыновка хөкем карары чыгып бер атна үткәннән соң, куәт оешмалары вәкилләре Баймактагы халык җыенында катнашкан 25 яшьлек Айтуган Китиковны тоткарлады. Билгесез сәбәпләр белән аны башка гаепләнүчеләрдән аерым — Дүртөйле шәһәрендәге…
💔13🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Гаепләү ягы активист Зөлфия Ситдыйковага 3 ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сораган Моннан тыш, прокурор аңа 200 мең сум штраф билгеләргә сорый. Казан активисты Зөлфия Ситдыйкованы "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" шигарләре язылган плакатлар өчен "нацизмны аклау"…
⚡️Татарстанның Югары мәхкәмәсе Казан активисты Зөлфия Ситдыйковага 2 ел шартлы хөкем бирде
Ситдыйкова "9 waй" һәм "Бетсен сугыш" шигарләре язылган плакатлар өчен "нацизмны аклау" һәм ил гаскәрен "кимсетү"дә гаепле дип танылды.
Гаепләү ягы 3 ел колония-яшәүлек җәзасы бирүне сораган иде.

🤬8😢7🙏1
Май аендагы кыраулар Үзәк Русиядә алма белән җиләк уңышының шактый өлешен юк иткән
Русия үзәгендә алма уңышының 70 проценты китте, ди белгечләр. Ә Курски, Липецки, Брянски кебек сәнәгать җитештерүе көйләнгән төбәкләрендә җиләкләр уңышының 90 процентын кырау сугып юк иткән.
Быел каен җиләгенә бәя дә 100 процентка артырга, килограммы алты мең сумга җитәргә мөмкин, дип фаразлыйлар.
Русия авыл хуҗалыгы министры Оксана Лут кыраулар аркасында алманы мөгаен чит илдән сатып алырга туры килер диде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.

⚡6🎉2🤩2👏1🙏1🆒1
Мәхкәмә Башкортстан мөселманнары диния нәзарәтенең тагын бер элекке хезмәткәренә 1,1 млн сум түләтү карары чыгарды
Хисапчы Минзәлә Сәфиуллина ай саен 52 мең сум акча хезмәт хакы алып барырга тиеш булган, тик ул мәхкәмәдә әйтүенчә, 2020 елның сентябреннән 2021 елның маена кадәр аңа акча түләмәгәннәр.
Бу Башкортстан мөфтиятен хезмәт хакы түләмәү белән бәйле беренче генә мәхкәмәгә бирүләре түгел.
Былтыр август уртасында Марат Якупов, Зимфир Габдракипов һәм аноним булып калырга теләгән тагын бер хезмәткәр берничә ел буе хезмәт хакларыбызны ала алмыйбыз дип зарланган иде. Мәхкәмә Габдракиповның дәгъвасын канәгатьләндереп, аңа 2,1 млн сумлык хезмәт хакы бурычын түләттерү карары чыгарды.
Башкортстан мөфтие Айнур Биргалин моңа каршы:

"Мин дә хезмәт хакы алмыйм, хәйрия өчен эшләгән кебек эшлим. Әгәр кешенең акчасы булмаса, ул анда эшләмәс иде. Безнең оешма сәүдәгә корылмаган, иҗтимагый", диде.
👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😁5👍1😢1😐1
Дума депутаты Хәмзәев Русиядә никаб киюгә каршы чыкты
"Никабның исламга бернинди катнашы да юк. Шуны гына аңларга кирәк. Никаб, һичшиксез, гарәп киеме, әмма гарәпләрнең исламга кадәр чордагы киеме, ягъни ул гарәпләрдә ислам динен кабул иткәнче барлыкка килгән", дигән Хәмзәев. "Бу мәдәниятнең Төньк Кавказ, Идел буе төбәкләре халыкларына һәм Русиянең башка милли республикаларына бернинди катнашы юк", диде Бийсолтан Хәмзәев.
▪️Күптән түгел Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы башлыгы Валерий Фадеев Русиядә никабларны тыярга тәкъдим итте.
▪️Соңрак Русия думасында никаб киюне тыю турында канун өлгесе әзерләүләре билгеле булды. Анда "никаб" сүзе юк, "яшерелгән йөз" сүзтезмәсе кулланыла.
▪️Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар Әләүетдинов Конституцияне һәм дөньяви хокукны бозу булачак дип саный һәм никабның экстремизм белән бәйлелеген дәлилләүне сорый.

💩9🤮5👍2🤡2❤1👎1😁1🤔1🖕1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада июнь башыннан автобуста йөрү бәясе арта Башкортстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры вазифаларын башкаручы Любовь Минакова юлда йөрү хакларын күтәрүне "мәҗбүр булдык" дип аңлата. Әле уфалар автобуска утыргач, 33 сум түли, ә "Алга" картасын кулланса…
Уфада хосусый ширкәтләр транспортта юл хакын 45 сумга кадәр күтәрәчәк 🚌
Кайбер маршрутларда кулакча яки банк/транспорт картасы белән түләү очрагында, 3 июньнән башлап юл хакы 45 сум булачак, ди хәбәр итә "Аспекты".
Аерым алганда, сүз 207нче автобус маршруты турында бара. Маршрутны "Техника" хосусый оешмасы башкара.
Элегрәк Уфа автобусларында юл бәясе артуы хәбәр ителгән иде. Уфада билет бәясе кулакча яки банк картасы белән түләгәндә 41 сум торачак диелә.

👎5👍2
Уфада "Мин башкортча сөйләшәм" фестивале үтәчәк
Башкорт теле фестивале балалар һәм аларның әти-әниләре өчен "Тел лабораториясе" мәйданчыгыннан башланачак. Биредә башкорт телендә шигырьләр ярышы, башкорт телен өйрәнү өчен дидактик материаллар күргәзмәсе, әти-әниләр өчен остаханәләр оештырыла.
Кичен концерт көтелә, анда башкорт эстрадасының яшь бәйсез җырчылары чыгыш ясаячак.
Чараны Башкорт телен саклау һәм үстерү оешмасы уздыра. Аны Башкортстан башлыгы грантына үткәрәләр.
Тулырак 👉 безнең сайтта укый аласыз.

👍12❤3🔥3🥴3
Татарстан язучылар берлеге Энгел Фәттахов һәм Раил Садриевны яклап мөрәҗәгать чыгарды
Хатта Энгель Фәттахов республикада гына түгел, Русия төбәкләрендә дә билгеле шәхес булуы, аның милли мәгарифкә, әдәбият үсешенә өлеш кертүе турында әйтелә.
Раил Садриевны яклап язылган ачык хатны яклап Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәсие Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

— Республикабыз үсеше өчен көчен кызганмаган тынгысыз җанлы, якты күңелле шәхес буларак, аның язмышы безне битараф калдыра алмый. Без аның намуслы кеше булуына ышанабыз, — диелә мөрәҗәгатьтә.
Раил Садриевны яклап язылган ачык хатны яклап Язучылар берелеге исеменнән оешманың рәсие Ркаил Зәйдулла имзалаган. Мөрәҗәгатьтә ул аны театрга йөрүдән читләштермәүне сорый.
— Ул безнең республикабызның да, илебезнең дә лаеклы мәдәният эшлеклесе булып тора, — диелә хатта.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
Азатлык Радиосы
Татарстан язучылар берлеге Энгел Фәттахов һәм Раил Садриевны яклап мөрәҗәгать чыгарды
Язучылар Фәттаховка карата уңай карар чыгаруны, Садриевны театрда мәхрүм итмәүне сорый.
👍27❤4👎1🔥1
АКШта яшәүче башкорт активисты Айгөл Лайон шушы көннәрдә Украинада булып кайтты, Югары Рада оештырган конференциядә катнашты. Хис-тойгылары, фикерләрен ул Азатлыкка сөйләде.
Язманы 👉 безнең сайтта укый аласыз, төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

❤9🔥3🤮2✍1⚡1👍1👎1🤔1
📍Хезмәттәшләре атып үтергән дүрт Башкортстан хәрбиен "хәрби бурыч үтәгәндә үлде" дип җирләгәннәр
Мәрхүмнәр "Ватан" ихтыярилар отрядында хезмәт иткән булган. Отрядның "Самурай" кушаматлы җитәкчесе Рамил Ү. һәм аның машина йөртүчесе тоткарланган, аларның хәрбиләрне үтерүдә катнашы бар дип шикләнәләр, дип язган иде басма.
Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1837 кеше һәлак булган.
Тулырак 👉 монда укыгыз.

🙊3🤯2👎1😱1🎉1🤣1😭1🙈1🙉1🦄1