Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Казан белән Бигеш һава аланнары янә эшли башлады, барлык чикләүләр дә бетерелгән. Исегезгә төшерәбез: моңарчы дрон һөҗүмнәре Татарстанда инде 4 тапкыр булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15 һәм 23 майда. Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады.…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Әтнә районында яшәүчеләр пилотсыз очкычның калдыкларына тап булган.

Ул хакта "Mash-иптәш" Telegram-каналы хәбәр итә. Дронны "Оргсинтез" өстендә бәреп төшергәннәр диләр. Әлеге оешма хезкәткәрләрен дә, боралак (вертолёт) заводын да эвакуацияләгәннәр.

#Татарстан

@azatliqradiosi
😁5🔥1😱1
Русиянең башка төбәкләрендә дә бүген төнлә дроннар бәреп төшерелде.

Краснодар төбәгендә корабларга һөҗүм итүче 5 ракетны һәм 29 пилотсыз очкычны бәреп төшергәннәр. Воронеж, Белгород, Тамбов өлкәләрендә дә берешәр дрон юк ителгән. Ул хакта Русиянең саклану министрлыгы хәбәр итә.

Ә Русия гаскәре исә төнлә Харьковтагы торак йортка аткан. Нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган, 25 кеше яраланган. Ул хакта Харьков шәһәре хакимияте хәбәр итә.

@azatliqradiosi
🤣7🤯2🔥1
❗️Самар өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров отставкага китәм диде.

Азаров Самар өлкәсен 2017 елдан бирле җитәкләде.

@azatliqradiosi
👍9🤡1💘1🦄1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
— Синең әле сеңлең дә бар бит? — Әйе, сеңлем бар. Аңа 12 яшь. Әниебездән башка шундый авыр! Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашева инде ярты ел Казандагы изоляторда утыра. Алсуның кызлары да, ире Павел да аның өйгә кайтуын тели. АКШ хакимияте Казанда тоткарланган…
⚡️Казандагы Совет районы мәхкәмәсе Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны 5 августка кадәр сак астында калдырырга дип карар кылды.

▪️Алсу Кормашева — Русия вә АКШ ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре белән былтыр май уртасында Казанга кайтты.

▪️2023 елда 2 июнь көнне аны Казан һава аланында куәт оешмалары вәкилләре тоткарлады һәм ике паспортын да — Русиянекен дә, Американыкын да тартып алды. Аңа икенче ватандашлыгы турында Русия хакимиятләренә белдермәгән өчен җинаять эше ачылды (РФ Җинаять кодексының 330.2нче маддәсе), 10 мең күләмендә штраф салынды.

▪️Шул беренче хөкем карары көченә кергәнен көткән арада, 18 октябрьдә, Алсу Кормашева тоткарланды. Аңа үзен "ят агент" булуын белдертмәү сылтамасы белән җинаять эшен ачтылар (РФ Җинаять кодексының 330.1нче маддәсе). Бу — Русиядә беренче шундый очрак.

▪️18 октябрьдән бирле — Алсу вакытлыча тоту изоляторында.

▪️Былтыр декабрьдә исә аңа Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды. Җинаять эше Азатлык Радиосы 2022 елда чыгарган "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгару өчен ачылган. Шулай итеп, хәзер Русия хакимияте Кормашеваны әлеге китапны тарату эшенә бәйләргә тырыша. РФ Җинаять кодексының "фейклар" турындагы 207.3нче маддәсе нигезендә Алсу Кормашевага 10 елга кадәр төрмә яный.

▪️АКШ Дәүләт департаменты Алсу Кормашева эшенә "зур игътибар" бирә. Бу хакта 18 гыйнварда Дәүләт департаменты вәкиле Мэттью Миллер белдерде. Дәүләт департаменты әлегә кадәр журналистны канунсыз тоткарланган дип танымады. Миллер әйтүенчә, бу моңа көч куелмый дигән сүз түгел. "Без даими рәвештә мәгълүмат җыябыз, фактларны бәялибез, кануннарны карыйбыз һәм бу, ахыр чиктә, безне дөрес карарга китерә", диде Миллер журналист Алекс Рауфоглу соравына җавап биреп.

#Татарстан #freeAlsu

@azatliqradiosi
😢11🤬3👍1😱1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
⚡️Казандагы Совет районы мәхкәмәсе Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны 5 августка кадәр сак астында калдырырга дип карар кылды. ▪️Алсу Кормашева — Русия вә АКШ ватандашы, ул Чехия башкаласы Прагада ире һәм ике баласы белән яшәде. Журналист гаилә сәбәпләре…
❗️Хөкемдар карары чыкканчы Алсу Кормашева журналистларга үзен начаррак хис итә башлавын әйтте.

Ул кайбер диагнозлары барлыгын, сәламәтлеген яхшырту мөмкин түгеллеген сөйләде. "Булганын гына сакларга мөмкин" диде. Алсу Кормашева үзенә операция кирәк булуын да әйтте.

Журналистны изоляторда тоту шартлары үзгәрмәгән: аны 10 кешелек камерада тоталар.

Шулай ук Алсу Кормашева соңгы тапкыр балаларының тавышын 2023 елның октябрендә ишетүен әйткән. Аңа шалтыратырга ярамый, хатлар сирәк килә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #freeAlsu

@azatliqradiosi
😢11❤1🙏1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
❗️Хөкемдар карары чыкканчы Алсу Кормашева журналистларга үзен начаррак хис итә башлавын әйтте. Ул кайбер диагнозлары барлыгын, сәламәтлеген яхшырту мөмкин түгеллеген сөйләде. "Булганын гына сакларга мөмкин" диде. Алсу Кормашева үзенә операция кирәк булуын…
Шулай ук, Алсу Кормашева бүген мәхкәмәдә аңа балалардан килгән рәсемнәрне күрсәтте.

Бу рәсемнәрнең берсен — Петербурда яшәүче бер бала, ә икенчесен АКШта яшәүче бер бала җибәргән, диде ул. "Иртәгә — 1 июнь, балаларны яклау көне бит. Мөгаен быел җәен мин күрәчәк чирәм шушы рәсемдә ясалган чирәм генә булыр инде" диде Алсу мәхкәмә залында.

Фотоны "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгыннан алдык.

#Татарстан #freeAlsu

@azatliqradiosi
💔20🙏2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Шулай ук, Алсу Кормашева бүген мәхкәмәдә аңа балалардан килгән рәсемнәрне күрсәтте. Бу рәсемнәрнең берсен — Петербурда яшәүче бер бала, ә икенчесен АКШта яшәүче бер бала җибәргән, диде ул. "Иртәгә — 1 июнь, балаларны яклау көне бит. Мөгаен быел җәен мин күрәчәк…
Азат Европа / Азатлык Радиосы президенты Стивен Капус Алсу Кормашеваның сак астында калдырылуына карата фикерен белдерде:

"Бу мәгънәсез, рәхимсез эзәрлекләүнең гаделсезлеге көннән-көн арта бара. 227 көн буе төрмәдә тотып, Русия хакимиятләре Алсуны АКШ ватандашы буларак төп хокукларыннан мәхрүм итә. Бу вакыт эчендә Алсу яраткан балалары һәм ире белән бер тапкыр да телефоннан шалтыратышмаган, аңа АКШ консуллыгы белән элемтәгә керергә бирмиләр, адекват дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтелми. Алсу нигезсез гаепләүләр белән Русия төрмәсендә утырырга түгел, ә өендә, Прагада үзенең кызлары белән булырга, аларга чыгарылыш имтиханнарына әзерләнергә булышырга тиеш"

диде Стивен әфәнде.

#Татарстан #freeAlsu

@azatliqradiosi
👍9🔥7🙏1
❗️Энгель Фәттаховны сак астында калдыру вакыты үзгәрешсез калды.

Татарстанның Югары мәхкәмәсе түрәне 21 июльгә кадәр СИЗОда калдырырга дигән карарны үз көчендә калдырды.

Моңарчы Актаныш районын җитәкләгән, республиканың мәгариф һәм фән министры да булган Фәттаховны ришвәтчелектә гаеплиләр.

Фәттаховка каршы җинаять эшен Татарстанның Тикшерү комитеты башлыгы Валерий Липский ачкан.

Фәттаховны адвокатлар Ольга Шелковникова вә Таһир Мансуров яклый. Татар интеллигенциясе вәкилләре Фәттаховны яклап мөрәҗәгатьләр дә чыгарды.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤬21🙏2🤔1
Утырышчылар Трампны "гаепле" дигән карар чыгарган.

Трампның сайлауларга кадәр үк хөкем ителүе бар. Аңа штраф, шартлы мөддәт яки төрмә янарга мөмкин.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍6✍1👏1
Мөфти Равил Гайнетдин җитәкчелегендәге Русия Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы аборт һәм ЭКОга (ясалма аталандыру) кагылышлы карар кабул итте.

Мордовиянең Сарански шәһәрендә узган утырышта дин әһелләре, галимнәр һәм белгечләр аборт һәм ЭКО турында сөйләшергә җыелган диелә. Утырыш ахырында шура биш өлештән торган карар кабул иткән:

✔️ "Гаилә" төшенчәсе, Русия Конституциясендәге кебек, ир белән хатын-кыз арасындагы берлек дип таныла.

✔️ Русиядә, демографик катлаулы вазгыятьне исәпкә алып, мөфтият гаилә корырга һәм балалар табудан курыкмаска чакыра.

✔️ Голәмәләр шурасы абортны ананың гомеренә һәм саулыгына куркыныч янаганда гына ясарга кирәк дип саный. Куркыныч янауны белгечләр төркеме расларга тиеш. Аборт мәсьәләсендә "җиңелчә караш"ны бетерергә кирәк һәм халыкта агарту эшләре алып бару мөһим дип белдерә дин әһелләре.

✔️ ЭКОны (ясалма аталандыру) бары өйләнешкән парлар гына ясата ала.

✔️ Суррогат аналык мәсьәләсен киләчәктә аерым өйрәнү кирәк.

▪️Соңгы елларда Русиядә, шул исәптән Татарстанда демографик кризис күзәтелә. Ел башыннан республикада табигый кимү 61 процентка арткан. Соңгы сигез елда Татарстанда туучылар саны 35,5 процентка төшкән. 2024 елда республикада 35,4 мең бала туган.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
😁4🤡2🤷‍♂1👍1
"Крокус"тагы терракттан соң имин булмаган хезмәт күрсәтү турында җинаять эше ачылган

Моны терактта зыян күрүчеләр сораган. Залдагы чаршау белән кәнәфиләр берничә секунд эчендә янып киткән, әмма нормаларга ярашлы алар янгынга чыдам материаллардан эшләнгән булырга тиеш.

22 март кичендә Мәскәү өлкәсе Красногорски шәһәрендә урнашкан "Крокус Сити Холл" концертлар залына билгесез кешеләрдән торган төркем бәреп керде һәм кешеләргә ата башлады. Тикшерү комитеты мәгълүматына күрә, 144 кеше һәлак булды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡3💅3🥱2👍1🔥1
Бүген күренекле галим, тарихчы Миркасыйм Госманов тууына 90 ел.

Азатлыкта аның кызы, галимә Диләрә Госманова белән әңгәмәсе саклана. Галимне кызы сүзләре аша искә алыйк. Әңгәмәдән бер өзек:

— Ул безне татарча өйрәтергә тырыша иде. Без, балалар, урыс мәктәбен бетердек. Ул вакытта татар мәктәбе Дәрвишләр бистәсендә генә бар иде. Ул безгә укырга дип татарча балалар китаплары алып кайта иде. Бигрәк тә Шәүкәт Галиевның шигырьләр китабы истә калды. Мәҗбүр итми иде, әмма без аны укырга тиешлегебезне аңлый идек. Шунысы да истә калган, ул берничә ел буена безгә көн саен татарча шигырь өйрәнергә куша иде. Безнең урыс мәктәбендә укуыбызга борчыла иде. Шуңа гаиләдә татарча сөйләшүгә әһәмият бирә иде. Мәктәптә укыган чагымда миңа гарәпчә иске татар хәрефләрен өйрәтте. Хәзер ул минем фәнни эшемдә бик ярдәм итә, төп инструментым булды.

— ​Бүгенге мәктәпләрдәге татар теленә бәйле вазгыятьне күргән булса, нинди реакция күрсәткән булыр иде икән?

— Бик борчылыр иде. Ләкин, хәзер бит бер чыгып сөйләрлек трибуна да калмады.


Тулырак Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
👍9❤6🔥1
31 майда Yummy Music лейблының YouTube каналында «Туңган як: Суоми» фильмының онлайн-премьерасы булды

2018 елның көзендә Финляндия сәфәре вакытында Yummy Music продюсеры Ильяс Гафаров белән музыкант Рәдиф Кашапов йөз ел элек Финляндияга күченгән татарларның хәзерге буыны белән таныша, аларның телләрен, диннәрен, гореф-гадәтләрен ничек саклап калуларын өйрәнә: алар моны ничек эшли алганнар, фин татарларында буыннар конфликты бармы, катнаш никах мәсьәләсен ничек хәл итәләр – бер сәгатьтән артык барган фильм дәвамында авторлар бу һәм башка сорауларга җавап эзли.

Фильм геройлары арасында – футболчы Атик Исмаил, музыкант Дәниз Бәдретдин, Финляндия Ислам җәмгыяте башлыгы Гөлтән Бәдретдин һәм башкалар бар. Фильм татар телендә, урыс субтитрарын кабызып була.

Онлайн-премьерага кадәр фильм Казанда мөселман кинофестивале кысаларында, “Печән базары”нда, Төркиядә Истанбул, Искешәһәр, Анталья татарларына һәм башка милли-мәдәни чараларда күрсәтелде.

«Туңган як: Суоми» 2016 елда төшерелгән документаль “Туңган як” фильмының дәвамы. Беренче фильм YouTube’та ике ел элек дөнья күрде. Ул Европада яшәүче мөһаҗир татарларның яңа буыны турында – фильмда Бельгия, Һолландия, Франция, Эстония, Швейцариядә яшәүче татарлар белән әңгәмәләр китерелгән.
👍9🔥5❤2
Украина Германия коралын Русиягә һөҗүм иткәндә куллану рөхсәтен алды

Германия үзендә җитештерелгән коралларны Украинага Русия җирләрендәге һәдәфләргә кулланырга рөхсәт итми иде, хәзер исә бу чикләүләрне бетергән.

Бу хакта бүген, 31 майда Германия хөкүмәте вәкиле Штеффен Хебешрайт белдерде.

Аның әйтүенчә, берничә атна элек Русия Харьков өлкәсендә һөҗүм итә башгач, Берлинның карашлары үзгәргән.
"Соңгы атналарда Русия Харьков тирәсендәге позицияләреннән һөҗүм итте, аерым алганда чиккә якын җирләрдән. Халыкара хокукка ярашлы, Украинаның бу һөҗүмнәрдән сакланырга хакы бар", дип искәртте Хебешрайт.


АКШ президенты Джо Байден хакимияте дә Русиядәге һәдәфләргә һөҗүм иткәндә америка коралын куллану чикләүләрен бетерде.

НАТО баш сәркатибе Йенс Столтенберг төрле илләрнең бу чикләүләрне бетерү турындагы чакыруларны хуплады.

НАТОның кайбер илләре, аерым алганда Италия белән Испания киресенчә, бу чикләүләрне яңадан карарга әзер булмауларын әйтте. Көнбатыштагы кайбер лидерлар һәм сәясәтчеләр Украина Көнбатыш коралы белән Русиягә һөҗүм итә башласа, низаг куерырга мөмкин, Русия хәтта атом коралы кулланырга мөмкин, ди.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🎉5❤2👍2🔥2😐1
Мөселман адвокатларына басым көчәя

Русиядә мөселманнарны яклаучы адвокатларга карата басым көчәйде. 21 майда танылган татар-мөселман адвокаты Марат Ашимов хәрәмләшүдә шикләнелеп сак астына алынды. Аңа кадәр аннексияләнгән Кырымда ике кырымтатар адвокатлары Лиля Гемеджи һәм Рустем Кямилев адвокат статусларын югалтты.

Әлеге юристлар нигездә мөселманнарның хокукларын яклау белән шөгыльләнде.

Азатлык мөселман адвокатларына басым баруы, аларның куәт оешмалары белән каршылыкта торуы һәм моңа кадәр нинди эшләр белән шөгыльләнүенә күзәтү ясады.

Мәкаләне Азатлыкта укыгыз.
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама, Русиядә VPN-сыз ачыла.
🤬10🔥1