Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Бүген Казанда шаулап-гөрләп “Ялкын” журналының 100 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Казан Кирмәнендә узган әлеге чара “Ялкын фест” дип аталды. Журналының баш мөхәррире Илназ Фазуллин “Татар-информ”га әйтүенчә, фестивальдә биш меңнән артык бала катнашкан.

Биредә аш-су остаханәләре, этномаркет һәм башка бик күп төрле мәдәни-күңел ачу чаралары оештырылды, республиканың иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Татар телендә үсмерләр өчен журнал булдыру идеясе белән шагыйрь Муса Җәлил чыга. 1924 елда “Татарстан” газетында аның 9-14 яшьлек балалар өчен журнал кирәклеге турында мәкаләсе басыла. Шул ук елның 20 мартында Мәскәүдә “Кечкенә иптәшләр” дип аталучы балалар журналының беренче саны дөнья күрә.

1928 елда ул латин имласына күчә һәм “Октябрь баласы” дип атала башлый.

1933 елда Казанда чыга башлый, “Пионер каләменә” әйләнә.

Икенче дөнья сугышы вакытында чыкмый тора. 1952 елда “Пионер” исеме белән янә дөнья күрә, ә 1957 елда “Ялкын”га үзгәртелә.

Фото: tatarstan.ru
👍8❤4🔥2
Итальян чиабаттасының татар икмәгенә катышы бармы?

Ни өчен татарлар икмәк белән ант итә? Ипине ничек пешерәләр? Әйдә.Online проекты ипи турында яңа кызыклы тест ясаган. Сез дә узып карагыз әле.


➡️ https://www.azatliq.org/a/32959067.html
(тест VPN белән генә эшли)
👎8👍3❤2
Что говорят татары, когда хотят убедить собеседника, не имея даже доказательств?
Anonymous Quiz
15%
"Я от Илдар абыя!"
18%
Татары не клянуться. Им верят на слово!
38%
"Мин беләм!"
29%
"Ипидер!"
👍9👎8❤1🤡1
2 июньгә каршы төндә Русия хәрбиләре Украинага «Искандер-К» канатлы ракет, С-300 зенит ракеты һәм 25 дрон белән һөҗүм иткән.

Украина кораллы көчләре хәбәр итүенчә, 24 дронны бәреп төшергәннәр, ә ракетларны бәреп төшерә алмаганнар.

Одессада яшәүче Илһам (исеме үзгәртелде) соңгы вакытларда ракеттан һөҗүмнәр артуга борчыла.

💬Баллистик ракетны гадәттә Кырымнан җибәрәләр. Ул бик тиз очып килә, шуңа бомбадан качу урынына яшеренергә өлгермиячәксең. Балаларың күп булса аеруча да тиз генә чабып чыгып булмый, ә ракетлар Кырымнан 3-6 минутта килеп җитә.

Шуңа ике дивар кагыйдәсен кулланабыз һәм фатирдагы коридорга чыгабыз. Тәрәзәләр булмаган урынга качабыз.

Бер әйбер генә тынычландыра - баллистик ракетлар күп түгел дип беләм. Көне-төне Одессага һөҗүм итеп утыра алмаслар. Әгәр алар көн саен очып килә башласа, анда инде шәһәрдә калыргамы-юкмы дип уйлана башлыйсыңдыр", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
😢5🔥2👍1
2 июньгә булган кыскача яңалыклар

🔺Белгород өлкәсендә хәрбиләр берничә дронны бәреп төшергән. Губернатор Вячеслав Гладков сүзләренчә, биш авылда һәм шулай ук Белгород шәһәрендә берничә бина һәм машинага зыян килгән.

🔺Кытай «Чанъэ-6» космик корабын айның караңгы ягына төшергән. Аның максаты - ай туфрагы үрнәкләрен җыю һәм җиргә алып кайту.

🔺2022 елның февраль ахырында Русия үзәк банкы төп ставканы 20% ка күтәргәннән соң, банк җитәкчесе Эльвира Нәбиуллинаның сакчылары арттырылган. Бу турыда The Economist хәбәр итә. Узган елны СБУ Эльвира Нәбиуллинаны сугышны финанслауда гаепләде һәм халыкара эзләүгә бирергә чакырды. Үзәк банк җитәкчесе "ДНР", "ЛНР", Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә рубль зонасын оештырды һәм һривна әйләнешен томалауга ярдәм итте, дип белдерде Украинаның иминлек хезмәте. Исегезгә төшерәбез: Эльвира Нәбиуллина 1963 елда Уфада татар гаиләсендә туган.

🔺Көрәшнең катнаш төрендә русияле Ислам Махачев АКШтан Дастина Порьены җиңеп, өченче тапкыр UFC чемпион титулын яулады.

@azatliqradiosi
👍1
Истанбулда кешеләр күз алдында өч катлы йорт ишелеп төшкән.

Әлеге хәл Күчүкчекмедже районында була.

Җиде кеше зыян күргән. Җимерекләр астында кешеләр калган булуы ихтимал.

Видео: TGRTHABERTV
😱11😢4❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Истанбулда кешеләр күз алдында өч катлы йорт ишелеп төшкән. Әлеге хәл Күчүкчекмедже районында була. Җиде кеше зыян күргән. Җимерекләр астында кешеләр калган булуы ихтимал. Видео: TGRTHABERTV
Milliyet басмасы хәбәр итүенчә, йорт ишелеп бер кеше һәлак булган, тагын ике кешенең хәле авыр.

Җимерекләр астыннан кешеләрне коткару дәвам итә.

Йорт 1988нче елны төзелгән булган.

@azatliqradiosi
😢6💔2
Владимир Кара-Мурза хөкем ителгәннән бирле 255 көн ялгыз камерада утырган.

Бу хакта аның хатыны Евгения сөйләде.

“Бүгенге көнгә Володя 255 көн рәттән ШИЗО-ПKT-EПKT камерасында үткәрде. Бу Мәскәүдән Омски этабы вакытындагы карцерларны һәм "Водник"тагы ШИЗОны санамаганда. Омскидагы 6нчы санлы кырыс шартлы төзәтү колониясе һәм 7нче санлы махсус тәртипле колониядә ул бер генә тоткынны да күрмәгән", дип язды Кара-Мурзаның хатыны социаль челтәрләрдә.

ШИЗО - штраф изоляторы - тулы изоляцияне күздә тота, тоткынга нәрсәдер тапшыру, аның белән күрешү, шалтырату тыела. Һавада йөрү көненә бер сәгать кенә рөхсәт ителә. Канунга күрә тоткынны 15 көннән артык ШИЗОда тоту тыела, ләкин бу кагыйдә күп очракта үтәлми.

ПКТ-камера тибындагы зиндан. Колония эчендәге кырыс тәртипле урын. Анда ябылган тоткынга әйбер тапшыру ярты елга бер тапкыр гына рөхсәт ителә. Монда тотылучылар башка тоткыннардан аерым эшли.

ЕКПТ — төрмә эчендә төрмә. Монда аерым кырыс тәртипләр кертелгән.

@azatliqradiosi
😢8👍2🤬2
Башкортстанда иң популяр исемнәр – Әминә белән Әмир.

ЗАГС мәгълүматларынча, соңгы вакытта кызларга ешрак Әминә, София, Арина, Ева, ә малайларга Әмир, Марк, Тимур, Матвей һәм Артем дигән исемнәр кушканнар.

Шулай ук Элли, Бибисара, Амили, Вилен, Наджафгүлү һәм Сармат-Эрнест дигән исемнәр дә булган.

Башкорт активисты Илмир Ишбаев башкорт һәм татар исемнәрен, аларның мәгънәви аңлатмаларын туплап, Android телефоннары өчен "Башкорт һәм татар исемнәре" дигән кушымта эшләгән иде. Ул бу хакта Азатлыкка да сөйләде.

“Татар-башкортта гел Карина, Тамерлан дигән кебек ят исемнәр ешрак очрый башлады. Бер дустымның баласы тугач, аңа исем сайлый башладылар һәм башкорт исемнәрен каян карарга белми аптырадылар. Күп кешенең башкортча, татарча исем кушарга теләге бар, ә каян карыйсын белмиләр. Андый исемнәр турында мәгълүмат юк. Үзебезнең "Башкорт исемнәре" дигән китап бар ул, әмма аны эзләп табарга да кирәк. Аны интернеттан йөкләп алырга, ачарга булса да, күп кеше аның белән мәшәкатьләнеп тә тормый”, дигән иде ул.

Тулырак 👉монда укыгыз, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
👍6❤1🔥1
Башкортстан парламенты рәисе Константин Толкачев депутатларга Украинада махсус хәрби чарада (Русия хакимиятләре Украинадагы сугышны шулай дип атый - ред.) үлгән сугышчыларны соңгы юлга озатуда катнашудан баш тартмауларын үтенде.

Бу хакта Коммерсант-Уфа яза.

“Бу үтенеч сезнең профессионал, депутат түгел, ә кешелек бурычларын кире какмау. Салават Сахиевичтан (Хөсәинов, парламент рәисе урынбасары), безнең җитәкчелек һәм секретариаттан килгән үтенечләргә җаваплы карау. Бу республика башлыгының үтенече", диде Толкачев.

▪️Башкортстан — Украинадагы сугышта иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе.

Азатлык хисабына күрә бу сугышта Башкортстаннан кимендә 2137 кеше һәлак булган.

Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 2 июнь, сугышның 830нче көне.

@azatliqradiosi
🤡5🦄3❤1👍1
Ял көнендә үзенчәлекле татар җырлары тыңлап карыйсыгыз киләме?

Шушы көннәрдә "Кадим Әлмәт" этно-коллективы "Гаярь Җәнәй" альбомын тәкъдим итте.

Альбом бер сюжет сызыгына тезелгән 15 җырдан гыйбарәт, аны яздыруда 45 аутентик төрки музыка кораллары кулланганнар. Алар арасында думбра, дәф, курай, кубыз, саз, ятаган бар.

Әлеге җырлар Татарстанның көньяк-көнчыгыш районнарыннан этнографик экспедицияләр вакытында җыелган.

Җырчылар Идел буе халыкларына хас булган музыкаль форманы, шигъри иҗекне һәм ритмнарны саклаган.

Гаярь Җәнәй, яки Батыр Җәнәй, XVIII гасырда Әлмәт районы Илтән-Бота авылында яшәгән каһарман хатын-кыз. Авылда ирләр сугышка яки лашманчылыкка алынып беткәч, ул хатын-кызларны җыеп, Оренбург юлында сәүдәгәрләрне талый башлый. Картайган көннәренең берсендә Җәнәй төш күргән һәм әлеге төшне тәүбәгә килү билгесе итеп кабул иткән. Шуннан соң улларыннан гыйбәдәтханә төзеткән һәм соңгы көннәрен шунда гыйбәдәттә уздырган.
👍10🔥5❤1🥰1
Газзә сызыгында Кызыл Ярымай-ның Фәләстин җәмгыятенең барлыгы 33 табибы үтерелгән.

Оешмада белдерүләренчә, аның 19ы үз вазифаларын башкарганда һәлак булган.

Израилнең фәләстиннәргә каршы башлаган сугыш гамәлләре аркасында инде барлыгы 36 379 кеше үтерелгән.

▪️Исегезгә төшерәбез: 7 октябрьдә Израилгә Газзә сызыгыннан атышлар башланды. ХӘМӘС сугышчылары Израил җиренә керде (АКШ һәм Европа берлеге илләрендә бу оешма террорчы дип танылган). Моңа җавап итеп Израил "Тимер кылычлар" дигән хәрби операция уздыра башлады. Шушы операция аркасында Газзәдә һәлак булучылар саны 20 меңгә җиткән, аларның 7 меңләбе — балалар. Израил хакимияте 7 октябрьдә ХӘМӘС һөҗүме нәтиҗәсендә элек хәбәр ителгәнчә 1400 түгел, ә 1140 кеше үлде дип ачыклык кертте. Дөньяның кайбер илләре (мәсәлән, Боливия, Белиз) Израил белән дипломатик мөнәсәбәтләрен өзде, ә Үрдүн, Колумбия, Чили, Бәхрәйн, Һондурас, Төркия һәм Көньяк Африка Республикасы Израилдән илчеләрен чакыртып алды. Колумбия президенты Густаво Петро исә Израилнең Газзә сызыгына оештырган һөҗүмен Икенче дөнья сугышында нациларның яһүдләрне эзәрлекләвенә тиңләде.

@azatliqradiosi
🤬6😢4
Якшәмбе кичендә Мөхәммәт Мәһдиевнең “Кеше китә – җыры кала” әсәрен тыңларга чакырабыз.

Әсәрне "Әйдә Online проекты" аудиолаштырды.

Кыскартылган текстны 👉монда укырга була.

@azatliqradiosi
👍6❤1🔥1