Хәбиров Башкортстанда узасы депутатлар сайлавында һәр муниципалитеттан Украинадагы сугышта катнашкан кешеләр дә тәкъдим ителсен диде.
Республикада шәһәр бүлгеләре һәм муниципаль районнар депутатларын сайлау 8 сентябрьдә узачак.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

🤡6👍2😁1
Татарстанда хатын-кызлар беренче баланы уртача 27 яшендә таба.
Республикада туучы балалар саны 2017 елдан кими, дип искәртелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Республикада туучы балалар саны 2017 елдан кими, дип искәртелә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан
@azatliqradiosi
🥰3👍1😁1😱1😢1
Русиядә мөселманнарны яклаучы адвокатларга карата басым көчәйде. 21 майда танылган татар-мөселман адвокаты Марат Ашимов хәрәмләшүдә шикләнелеп сак астына алынды.
Аңа кадәр аннексияләнгән Кырымда ике кырымтатар адвокатлары Лиля Гемеджи һәм Рустем Кямилев адвокат статусларын югалтты. Әлеге юристлар нигездә мөселманнарның хокукларын яклау белән шөгыльләнде.
Азатлык мөселман адвокатларына басым баруы, аларның куәт оешмалары белән каршылыкта торуы һәм моңа кадәр нинди эшләр белән шөгыльләнүенә күзәтү ясады.

🤬4😢3
Башкортстан Русия Думасы аша җырчыларны фонограммага җырлаулары турында хәбәр итүне мәҗбүр иттермәкче.
Әгәр дә мәдәни чараны оештыручылар тамашаның тере тавышка яки фонограммага башкарылуы турында кисәтмәсә, бу очракта кешегә билет хакын кайтару мөмкинлеге тәкъдим ителә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
Әгәр дә мәдәни чараны оештыручылар тамашаның тере тавышка яки фонограммага башкарылуы турында кисәтмәсә, бу очракта кешегә билет хакын кайтару мөмкинлеге тәкъдим ителә.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Башкортстан
@azatliqradiosi
👍4🤡2🤣1
Үзбәкстанда имамнарга социаль челтәрләрдә чыгышлар ясарга һәм лайклар куярга тыйганнар
Азатлык радиосының үзбәк хезмәте язуынча, бу тыю социаль челтәрләрдә кайбер имамнарның чыгышларыннан соң кертелде. Мисал өчен, имам Исакжон Бегматов чыгышларының берсендә "кэшбэк" уйлап табучыларның халыкка һәм сәүдәгәрләргә зыян китерүен белдергән.
Кайбер имамнар дәүләт дини әһелләрен тагын да ныграк контроль итәргә тели дип саный. "Алар безнең кул-аякларны богаулый", диде имамнарның берсе.
Күптән түгел Үзбәкстан имамнарыннан чит илгә чыгу паспортларын тапшыруны сораганнар иде.
Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.
#дин

🤡5🤯3👍2😁2
Салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясар?
Бүген Азатлыкта көн язмасы Русия игълан иткән салым реформасы һәм аның төбәкләргә йогынтысы турында. Реформа халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота.
Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса (янәсе, халыкның баерак өлешеннән күбрәк салым җыю), чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга кайтып калачак. Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк.
2023 елда Татарстан үз керемнәренең 846,7 млрд сумын Мәскәүгә юлларга мәҗбүр булды. Бу 2022 елдан 34,7 млрд сумга, ягъни 4,3% күбрәк.
👉 Язманы безнең сайтта укыгыз.
👉 VPNсыз монда басыгыз.
#Татарстан #Башкортстан

Азатлык Радиосы
Мәскәү байый, төбәкләр фәкыйрьләнә. Салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясар?
Русиядә салым реформасы башланды. Әлеге ислах халыктан да, эшмәкәрләрдән дә, эре ширкәтләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота. Русия рәсмиләре аны "гаделлек" кору дип аңлатырга тырышса, чынлыкта бу төбәкләрдән күбрәк акча җыеп, аны Мәскәүгә юллауга…
🔥3🤬2👍1🤔1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Бүген Казан халыкара һава аланы янә ябылып торды. Сәбәбе — иминлек мәсьәләсе.
Татарстанга инде 5 тапкыр дроннар һөҗүме булды: 2 һәм 17 апрельдә, 15, 23 һәм 31 майда. Русия хакимиятләре дроннарны Украина җибәрә ди.
Апрельдә Qazaq Air ширкәте Казан белән Актүбә арасындагы очышларны туктаткан булса, бүген тагын бер һава ширкәтенең Казанга рейсларын туктатырга карар кылуы билгеле булды: бу юлы Төрекмәнстан һава юллары Казан-Ашхабад очышларын паузага куя.
Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 831нче көне.

👍3🔥2🤬2💅1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 4 июнь, сишәмбе. Азатлык үз эшен дәвам итә. Әлегә булган кыскача яңалыклар.
🔺Днепрда Русия армиясе һөҗүме аркасында кешеләр яраланган, дистәдән артык машинага һәм биналарга зыян салынган. Днепропетровски өлкәсе хакимияте башлыгы Сергей Лысак сүзләренчә, җибәрелгән ике ракет бәреп төшерелгән, әмма аның калдыклары инфраструктурага төшеп янгын чыккан. Яраланган ике кеше хастаханәгә салынган.
🔺Израиль тотыкларны азат итү өчен Газзә сызыгында сугышны 42 көнгә туктатып торырга мөмкин. Бу хакта Израил премьер-министры Биньямин Нетаньяху әйтте. Шул ук вакытта, премьер сүзләренчә, аннары ХӘМӘС төркеменә каршы чара тагын дәвам итәчәк.
🔺Русиядә мобилизацияләнгәннәрнең хатыннары һәм әниләре кичә Мәскәүдә Саклану министрлыгы бинасы янына пикетка чыккан. Акциядә катнашучылар саклану министры белән очрашу таләп иткән, әмма яннарына чыгучы булмаган. Аларның кайберләре тезләнеп торган.
🔺Грузия парламенты рәисе Шалва Папуашвили "ят агент" турындагы канунны имзалады. Документ өлешчә үз көченә керде, 60 көн эчендә ул тулысынча эшли башлаячак.
🔺Русия төбәкләрендә сугышта катнашудан баш тарткан мобилизацияләнүчеләрне фронтка җибәрә башлаганнар. Бу хакта "Верстка" яза. Әлеге хәл майда башланган. Ирләрнең яралы булуына да, сугыштан качу белән бәйле мәхкәмә эшләрендә катнашуларына да карап тормыйлар.
🔺Казакъстанда "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән алганнар. Моны Әфганстан белән хезмәттәшлек өчен мохим диләр.
🔺Павел Дуров Telegram яңартылачагын әйтте. Үзгәрешләр инде бу атнада ук көтелә.
Әлегә шулар. Бүген дә Азатлык белән калыгыз.

👍4❤2🔥1
Балалар өчен ял урыннары арта, ә татар телле аланнар кими
Җәй башланды, димәк, җәйге ял аланнары да ачылды. Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1,7 меңгә якын төрле ял урыннары оештырылачак, алар арасында шәһәр яны стационар аланнары, чатыр тибындагы көндезге аланнар, хезмәт һәм ял аланнары бар. Арасында, күп булмаса да, татар аланнары да бар. Азатлык быелгы аланнарны барлады.
☀️Актанышның "Бүләк" аланы 1 июньнән ишекләрен ачты. Ял һәм сәламәтләндерү аланының беренче агымына Русия төбәкләреннән туган тел, милли-гореф гадәтләрне өйрәнергә теләүче сәләтле балалар тупланган.
🌞"Идел" яшьләр үзәгенең 10-17 яшьлек балалар өчен "Милләтебез хәзинәләре" аланы быел 8 августтан 25 августка кадәр Казан янындагы "Идел" яшьләр үзәгендә узачак. 18 көнлек аланда Русия төбәкләрендәге милли-мәдәни мохтарият активистлары булган балалар катнаша ала.
☀️"Сәләт" аланнары май азагыннан ук эшли башлады. Җәен барлыгы 33 алан эшләячәк. Быел алар арасында "Алдынгылар хәрәкәте" ("Движение первых") белән бергә оештырылачак алан һәм күрше Чуашстан республикасында оештырылган "Батыр" аланы да бар. "Сәләт" аланына эләгү өчен татар телен камил белү шарт булмаса да, татар тарихына, мәдәниятенә, теленә тартылу, аны өйрәнергә омтылу мөһим, дип аңлатты "Алдынгылар хәрәкәте"нең Татарстандагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов.
☀️Татарстаннан читтәге аланнарга килгәндә, 26 июльдән 4 августка кадәр Монреальдә Tatar Alan узачак. 10 көнлек мәдәни, уку-укыту, спорт, сәяхәт програмы әзерләнгән. Аланны оештыручы Alima Academy мөдире Алимә Сәлахетдинова Азатлыкка сөйләвенчә, катнашучылар саны – 50 кеше, бүгенге көндә аланга билетлар сатылып беткән.
Тулырак➡️ монда, ачылмаса ➡️монда басыгыз.

Җәй башланды, димәк, җәйге ял аланнары да ачылды. Быел Татарстан балалар ялын оештыруга 2,5 млрд сум тотачак. Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр иткәнчә, 1,7 меңгә якын төрле ял урыннары оештырылачак. Арасында, күп булмаса да, татар аланнары да бар. Азатлык…
😢6👍4
Музыкант Андрей Макаревичка каршы җинаять эше ачылганчыга кадәр уздырыла торган тикшерү башланган
Макаревичны экстремизмда гаепләргә мөмкиннәр.
Музыкантны пранкерлар белән Украинадагы сугыш һәм Русия хакимиятләре турындагы сөйләшүен тикшермәкчеләр.
13 майда танылган пранкистлар "Вован" һәм "Лексус" интернетта Макаревич белән телефоннан сөйләшү язмасын урнаштырды, анда аларның берсе үзен Украина президенты Владимир Зеленский дип танытты.
Бу әңгәмәдә Макаревич һәрвакыттагыча Русия башлаган сугышны хөкем итүен һәм Украинаны яклавын әйтә.
▪️Русия Украинада сугыш башлагач Макаревич Израилгә китте. 2022 елның сентябрендә Русия хакимияте аны "ят агент"лар исемлегенә кертте.

😁2🤯1
Башкортстанның төрмәдән Украинадагы сугышка киткән хәрбие Путинга акчалар түләнмәве турында зарлана
Александр Михайлов сугышка төрмәдән киткән һәм яраланган. Әмма ир әйтүенчә, ул хәрбиләрнең рәсми исемлегендә юк, яраланган өчен компенсация дә ала алмый.
Ир әйтүенчә, Башкортстан республикасы башлыгы хакимиятендәге түрәләр белән бу хакта сөйләшкәч, аңа "ярлыкау алу өчен сугыштыгыз бит", дигәннәр.
"Миңа ярты ел гына утырасы калган иде. Ярты елдан тынычлап исән-сау килеш чыгар идем, ә монда ярылган баш белән ярым үле килеш тормас идем", дип сөйли Михайлов.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда керегез.

🦄3👍2🤡2🤪2🤬1💅1💊1
Җырчы Ольга Бузованың Уфадагы чыгышыннан соң, Русия думасының КПРФ фиркасеннән депутаты Ирина Филатова артистларның кием стиленә мәҗбүри таләпләр кертергә тәкъдим итте. Бу тәкъдимне ул Русия мәдәният министры Ольга Любимовага җибәргән.
"Ярымшәрә кыяфәттә чыгыш ясаулар илнең шоу-бизнес йолдызлары өчен күптән нормага әйләнде", дигән ул.
Элегрәк "битараф булмаучылар"ның әләкләүләреннән соң Ольга Бузованың Уфада чыгыш ясаганда кигән ярымшәрә киемен тикшерү комитеты тикшерәчәге билгеле булды.
Бузова үзе исә киеме өчен гафу үтенде. Ул фестивальгә керүдә яшь чикләүләре бар иде, һәм анда керү түләүле иде ди.
"Әгәр киемнәрем мәсхәрәләүче кебек күренсә, төркемем белән гафу үтенәбез. Явызлыкны ул булмаган урында эзләмәгез", диде ул.

Бузованың Уфадагы чыгышыннан соң Русия думасында артистлар өчен дресс-код кертергә тәкъдим итәләр
Элегрәк тикшерү комитеты аның сәхнә киеменнән шикаятьләрне тикшерүен хәбәр иткән иде. Бузова үзе исә гафу үтенде.
👍3😁3💅3🦄1
Башкортстанда туган 21 яшьлек егетне Татарстандагы ДОСААФ бинасына керү урынында торган ЗИЛ машинасыннан Җиңү байрагын йолкып төшергән өчен тоткарлаганнар.
Егетне полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар. Татарстан эчке эшләр министрлыгында бу хәлгә әлегә фикер белдермәделәр.
▪️Күптән түгел Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә ике мәктәп укучысын полиция эзләде - аларның берсе Җиңү мәйданында "мәңгелек ут"ка йомышын үтәгән иде.
▪️Быел 4 март кичендә Уфадагы Якутов исемендәге паркта да 2008 елгы үсмерләр төркеме "мәңгелек ут"ны сүндергән иде. "Җирләү урынын мәсхәрәләү" турында җинаять эше ачылды.

🤬5😢3👍2❤1😁1