Уфада яшәүчеләр Элвин Грейның "Бердәм Русия" форумына нинди киемнән килүенә зарлана
Урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова белән бәйле шау-шудан соң, Уфада яшәүче ир җырчы Элвин Грейның тышкы кыяфәтенә зарланган.
Салават Г. республика башлыгы Радий Хәбировның сәхифәсендә Башкортстанның халык артисты Радик Юлъякшинның (аны күбрәк Элвин Грей буларак беләләр) киеменә игътибар итәргә кушкан, дип яза UTV телеканалы.
"Бердәм Русия"нең җирле форумына җырчы ак плащ, киң ыштан һәм спорт аяк киеме киеп килгән. Аның кыяфәтен ир "һоллиивуд триллерындагы җан иясе" дип бәялиләр.
Фото: Аспекты — Башкортстан
👉Тулырак — монда, ачылмаса — монда.
#Башкортстан
@azatliqradiosi

😁12🤮5❤1👍1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфада яшәүчеләр Элвин Грейның "Бердәм Русия" форумына нинди киемнән килүенә зарлана Урыс эстрадасы җырчысы Ольга Бузова белән бәйле шау-шудан соң, Уфада яшәүче ир җырчы Элвин Грейның тышкы кыяфәтенә зарланган. Салават Г. республика башлыгы Радий Хәбировның…
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Сүз уңаеннан, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров "Бердәм Русиянең" әлеге форумында киләсе сайлауга "Өч Д" дигән яңа шигар белән барачагын игълан итте
Шигар урыс телендә болай яңгырый: "Жить Долго, Достойно, Дома". Татарча һәм башкортчага "Озак, Лаеклы, Өеңдә яшәү" дип әйтергә була. "Өч Д" урынына "ОЛӨ" килеп чыга. 😀
▪️4 июнь "Бердәм Русия"нең Уфада узган төбәк җыенында делегатлар Радий Хәбировны бертавыштан Башкортстан башлыгы вазифасына намзәт итеп сайлаган.
▪️Башкортстан башлыгын сайлау бердәм тавыш бирү көнендә — 2024 елның 8 сентябрендә үтәчәк.
Видео: Аспекты — Башкортстан

🤡9👍1
Башкортстан гөрләп сайлауга әзерләнгәндә, "Баймак эше" кысаларында эзәрлекләүләр двам итә. Чираттагы гаепләнүче — Салават Йылкыбаев тарихы белән таныштырабыз
Баймакта туган 33 яшьлек Салават Йылкыбаевны 17 гыйнварда — активист Фаил Алсыновка хөкем карары игълан ителгән көнне тоткарлыйлар. Соңрак "полиция хезмәткәренә буйсынмауда" һәм "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашуда" гаепләп Уфаның 1нче тикшерү изоляторына озаталар.
Хатыны Альмира Сәетова әйтүенчә, аларның ун, сигез һәм ике яшьтәге балигъ булмаган өч баласы бар. Ире турында ул "гаиләдә бердәнбер туендыручы, әтисе — 2нче төркем инвалид, әнисе — пенсионер, бертуганы Украинадагы сугышта авыр яраланды", дип сөйләде.
Азатлык "Баймак эше" кысаларында гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихын бәян итә. Бу эш кысаларында барлыгы 80ләп кешегә гаепләү белдерелгән.

Азатлык Радиосы
"Көчле егет, аны сындырып булмый". "Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихы
"Баймак эшендә" гаепләнүче Салават Йылкыбаев тарихы
🤬6❤1🙏1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
Башкортстанда — "Баймак эше"... Ә Татарстанда, татар дөньясында ни хәлләр? Менә бу татарларга җинаять эшләре ни сәбәпле ачылган? Уйлану өчен бер видео тәкъдим итәбез.
Бу татар шәхесләрен нәрсә берләштерә? Аларның барсына да Русия куәт оешмалары җинаять эшләре ачкан. Кемдер әле иректә, әмма качып йөрергә мәҗбүр, кемдер инде айлар буе рәшәткә артында утыра, балалары белән телефоннан да сөйләшә алмый... Бу кешеләрнең күбесе — татар милли-мәдәни тормышында да актив катнашкан шәхесләр.
#Татарстан

🤬6😱3🔥1🙏1
Медиа: Болгар Ислам академиясен Казанга Кырлай паркына күчерү турында сөйләшүләр бара
Казан Кирмәнендә Болгар ислам академиясен борынгы Болгардан Казанга күчерү турында сөйләшәләр, дип яза "Бизнес Online" чыганакларына сылтама белән.
"Республика җитәкчелеге бу хакта карарны инде кабул иткән, әмма төгәл генә кайчан буласы турында әйтергә иртәрәк. Әлегә булачак бинаның яки биналар комплексының проекты юк, тик яңа төзелешнең кайда барачагы инде билгеле", дип яза басма. Ул Кырлай паркында урнашачак диелә.
Болгар ислам академиясенең Болгардагы хәзерге биналарына килгәндә, аларны төрле чаралар һәм бәйрәм тантаналарында кулланмакчылар, дип яза басма.
▪️Болгар ислам академиясе 2017 елның сентябрендә ачылган иде. Ул Казаннан 200 чакрым ераклыкта урнашкан.
👉Тулырак — монда укыгыз, ачылмаса — монда басыгыз.

Болгар ислам академиясенең Болгардагы хәзерге биналарына килгәндә, аларны төрле чаралар һәм бәйрәм тантаналарында кулланмакчылар, диелә.
🤔6👍3❤1👎1
Татарстан чит ил ширкәтләре китүдән иң зур зыян күргән төбәкләр арасына кергән
Русиянең Украинага һөҗүменнән соң чит ил ширкәтләре китүдән иң зур зыян күргән төбәкләргә Татарстан да кергән. Бу хакта Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты хисабына сылтама белән "Ведомости" яза.
Иң зур зыян күргән төбәкләрне белгечләр дүрт төркемгә бүлгән. Беренче төркемгә диверсификацияләнгән икътисадлы төбәкләр һәм зур шәһәр агломерацияләре кергән: Мәскәү, Петербур һәм Мәскәү өлкәсе. Икенче төркемдә — сәнәгать төбәкләре (Татарстан һәм Тула өлкәсе), өченчедә — машина төзү төбәкләре (Калуга, Самар, Ленинград өлкәләре) һәм дүртенче төркемдә — урман эшкәртүче төбәкләр (Карелия, Коми, Новгород өлкәсе).
Татарстан, диверсификацияләнгән сәнәгатьле саналса да, чит ил ширкәтләре китүеннән да шактый зур зыян күргән. Аның икътисадында чит ил өлеше 2% (мәшгульлек ) һәм 1,8% (керем) тәшкил иткән.
▪️2023 ел ахырына чит илнең 1503 ширкәте Русиядән китүе турында белдергән. Шул ук вакытта ширкәтен япкан яки аны башкаларга сатып киткән оешмалар саны 666, дип санап чыгарган белгечләр.

👍4😁4😢4🔥1👏1
Мәскәүдә куәт оешмалары вәкилләре "Путинның урыны төрмәдә" дигән язу белән пикетка чыккан ирне тоткарлаган һәм кыйнаган
Куәт оешмалары хезмәткәрләре 4 июньдә Мәскәүдә "Путинның урыны төрмәдә" дигән плакат белән ялгыз пикетка чыккан Владислав Малаховны кыйнаган һәм сугышка җибәрү белән янаган. Бу хакта ул "ОВД-Инфо"га сөйләгән.
Малахов әйтүенчә, тоткарлагач аны автозакка өстерәп керткәннәр һәм кыйнаганнар. Куәт оешмалары вәкилләре иргә телефонын ачтырган, телефоныннан белешмәләрне күчереп алган диелә.
Шулай ук аны видео яздырырга, ОМОН хезмәткәрләренә дәгъвам юк дияргә мәҗбүр иткәннәр,
Беренчел мәгълүматларга күрә, ирнең баш мие селкенгән. Аны куәт оешмалары вәкилләренә буйсынмау һәм халык чарасында катнашу кагыйдәләрен бозу турындагы административ маддәләр нигезендә гаеплиләр.

🤬10❤1
Татарстанда үсмерләр Украинадагы сугыштан кайткан ирне кыйнаган.
Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерү башларга кушкан.
Соңгы вакытта Казанда урамда сугышу очраклары турында еш ишетелә. Узган ялларда Казанда Нөксә урамында егетләр сугышкан, анда бер кеше үлгән. Бу хәлне полиция тикшерә башлаган.
25 апрельгә каршы төндә Казанның Профсоюз урамында биш егет сугышкан иде. Полициянең сугышудан туктарга кушуына буйсынмаганга, аларны тоткарлаганнар. Тоткарлаган вакытта бер егет каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәренең берничә тапкыр эченә кадаган.
Тулырак👉 монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

🔥8😁2😎2❤🔥1👍1🤡1
Русия президенты Владимир Путин 2023 елдан бирле җәмәгать чараларына бронежилеттан йөри башлаган
Бу хакта Кремльгә якын ике чыганакка таянып The Moscow Times яза.
9 майда парадта да Путин бронежилеттан булган дип яза басма.
Чыганакларның берсе әйтүенчә, Путинга бронежилеттан йөрүне федераль саклау хезмәте һәм президентның иминлек хезмәте киңәш иткән.
Кремль рәсми рәвештә Путинның иминлек чаралары арттырылуын кире кага. Президентның сүзчесе Дмитрий Песков май урталарында иминлек чараларының “гадәти дәрәҗәдә” булуын һәм “тиешле булган эшләрнең башкарылуын” әйткән иде.
Русия күзләү оешмалары өлкәсендә тикшеренүләр алып баручы белгеч Андрей Солдатов әйтүенчә, Путин үз иминлегенә җитди карый һәм сакчыларының таләпләрен һәрвакыт үти.

😁8🤣4💩3
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Уфа белән Казан арасында юлчылар поездын киләсе елда ук җибәрә башларга вәгъдә итәләр Бу хакта Башкорт төбәгенең Куйбышев тимер юлы җитәкчесе Дмитрий Новиков әйтте, дип җиткерә РБК. "Бу поезд белән хәзердән үк кызыксыну бар. Бу — өметле проект. Аны 2025…
Геосәяси вазгыять аркасында Русия тимер юллары (РЖД) Уфа-Казан поезды проектын 2027 елга кичектереп тора.
Хәзерге вакытта вагоннарның төп өлешен "дәүләт бурычлары кысаларында" төньяк һәм көньяк юнәлешләргә йөк ташуда кулланалар.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

💩9😁2😐2❤1
“Баймак эше” нигезендә эзәрлекләнүче активист Ильяс Байгускаровны сак астында калдыруны 17 сентябрьгә кадәр озайтканнар.
Соңгы вакыйгаларга кадәр Ильяс Байгускаров блогер, активист һәм Уфадагы "Карасакал" дигән этник чәчтарашханәгә нигез салучы буларак кына билгеле иде.
2024 елның гыйнварында Байгускаров Башкортстанның көньяк-көнчыгышындагы Баймак районы үзәгендә протест чараларында катнашты.
Азатлык сезне Ильяс белән якыннанрак таныштырган иде.

Кем ул Ильяс Байгускаров? "Баймак эше" нигезендә эзәрлекләнүче блогер һәм активист тарихы
Азатлык башкорт активисты Фаил Алсыновны яклап чыккан һәм киңкүләм тәртипсезлекләр оештыру һәм анда катнашу маддәсе нигезендә гаепләнеп кулга алынган кешеләрнең исемлеген төзеде. Алар арасында блогер, активист Ильяс Байгускаров та бар. Бүген сезне аның белән…
🤬8👍1🙏1
Татарстанда беренче тапкыр "Сабантуй сылуы - 2024" дигән матурлык һәм талант бәйгесе үтәчәк.
Бәйге ике этапта каралган: сайлап алу туры 12 июньгә билгеләнгән, йомгаклавы 23 июньдә булачак. Бәйгедә катнашучыларны сайлап алганнан соң, әзерли башлаячаклар. Остазлар аларга иҗади номерлар әзерләүдә булышачак, дефиле һәм ораторлык осталыгына өйрәтәчәк диелә.
Бәйге милли традицияләрне саклау һәм халык иҗатын популярлаштыру максатыннан уздырыла, диелә. Анда 18 яшьтән зуррак кызлар катнаша алачак. Бәйгедә катнашу бушлай.
Бәйгенең финалы Сабантуйны бәйрәм иткән көнне, 23 июньдә, Дәрвишләр бистәсенең Каенлык аланында булачак дип җиткерә мэрия матбугат хезмәте.

👍6😁1🤔1🥱1
Украинага каршы сугыш башлганнан бирле Русия армиясе Одесса шәһәренә һөҗүм итеп килә, әмма соңгы айларда һөҗүмнән килгән зыян артты. Одессада казан, кырым, әстерхан татарлары яши.
Азатлык анда гомер итүче бер татар гаиләсе белән һөҗүмнәр арту вазгыятендә тормыш итүләре турында сөйләште.
Язманы безнең сайтта укый аласыз, төп фикерләрне исә рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

💔5😢2🤬1