Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Солдат хатыннары тезләнеп басты.

Мобилизациягә эләккән ирләрнең хатыннары һәм әниләре Мәскәүдә протест акциясенә чыкты — алар Русия саклану министрлыгы бинасы янында җыелды. Бу хатын-кызлар туганнарын өйгә кайтаруны, яңа министр Андрей Белоусов белән очрашуны таләп итә. Кайбер хатын-кызлар каршылык чарасына балаларын да алып килгән иде. Полиция хезмәткәрләре һәм автозак килгәч, хатын-кызлар тезләренә баса башлады.

Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады, шул ук елның сентябрендә Путин илдә мобилизация игълан итте. Татарстаннан бу сугышта инде — кимендә 1869, ә Башкортстаннан кимендә 2167 ир-ат һәлак булган. Бу саннар күпкә зуррак та була ала — РФ хакимиятләре үлемнәрнең чын санын яшерә, сугышны "сугыш" дип түгел, ә "махсус хәрби операция" дип йөртергә куша.

@azatliqradiosi
😁5🤯5🤣3👍2💩2💔2😢1🙏1🤡1👀1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 6нчы июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Кемерово шәһәрендә ике трамвай бәрелешү аркасында 90 кеше, шул исәптән 5 бала яраланган. 78 кешене хастаханәләргә илткәннәр.

🔹Франция полициясе Киев өчен әзерләнгән хәрби ярдәмне шартлатырга җыенган ир-атны тоткарлаган. 26 яшьлек ир тумышы белән Донбасстан диелә, ул Украина өчен әзерләнгән хәрби техниканы юк итәргә теләгән дип хәбәр итә француз медиасы.

🔹Төнлә Русия — Украинага, ә Украина Русиягә һөҗүм иткән. Русия Украинага 18 дрон белән аткан, аларның 17се бәреп төшерелгән дип белдерә украин ягы. Русия ягы украиннар Ростов өлкәсендә урнашкан нефть эшкәртү ширкәтенә һөҗүм иткән ди. Исегезгә төшерәбез: Русия Украинага каршы сугышын 2022 елның 24 февралендә башлады. Бүген — шушы сугышның 834нче көне.

🔹Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бер ир-ат A(H5N2) кош гриппын йоктырып һәлак булган дип хәбәр итә. Иргә 59 яшь булган, ул Мексикада яшәгән.

🔹Ел азагына кадәр Казанда 508 яңа түләүле парковка барлыкка киләчәк. Акча түләп машина кую урыннары шәһәрнең Фатих Кәрим, Подлужная, Батурин, Чернышевский, Некрасов, Щапов, Адоратский, Козин урамнарында оештырылачак.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
🔥2
❗️Думага Бердәм дәүләт имтиханын бетерү турында канун өлгесе кертәчәкләр.

Депутатлар БДИ кертелгәннән соң мәгарифтә башланган үзгәрешләр көтелгән нәтиҗәләргә китермәде, ди.

Шулай ук БДИны бетерү укучыларның физик һәм психик сәламәтлеген дә сакларга булышачак, ди алар.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👀5
— Милләтчеләргә генә түгел, бер үк вакытта республика хакимиятенә якын торган затларны да кулга алулар артты. Татарстанны ни өчен чистарталар, нәрсәгә әзерлиләр?

— Миндә андый хис бар. Мәсәлән, Конституцияне үзгәртеп республиканы юк итәргә мөмкиннәр. Хәзер барысын да көтәргә була. Гомумән, зур конституция реформасы булуы ихтимал. Төп кануннан "федерация" төшенчәсен алып ташлаулары бар. Энгель Фәттахов, Раил Садриевка бәйләнүләре бик үк дөрес түгел. Алар беркайчан да республиканы бетерү сәясәтенә каршы чыкмаячак, юкса аларны да оппозициядә дип саныйлармы — белмим. Чаллыда Рәфис Кашаповка каршы җинаять эше ачылды һәм аңа бәйле кешеләргә басым башланды — анысы аңлашыла.

— Бу шартларда ТИҮ нинди эшчәнлек алып бара?

— Әлбәттә, без эшләмәсәк җинаять эше ачылмас иде. Мөрәҗәгатьләр дә кабул итәбез, урамга да чыгабыз. Гәрчә үзем дә качак булсам да, эшне дәвам итәм.



Фәрит
Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында Азатлык Радиосына сөйләде.

Әңгәмәне 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан #татарлар

@azatliqradiosi
👍7😢2🙏1
Кемеровода трамвайлар һәлакәтендә йөздән артык кеше җәрәхәтләнгән, бер кеше үлгән.

Бүген, 6 июнь иртәсендә, идарәсен югалткан трамвай Кемероводагы Логовое шоссесындагы таудан төшеп киткән. Трамвай хәрәкәт иткән чакта кинәт борылыш булган урында юлчылар трамвайдан төшеп калган.

Нәтиҗәдә вагон башка трамвайга бәрелгән.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🤯3😢2🔥1
Киев F-16 хәрби очкычларына пилотларны әзерләү җәһәтлегеннән канәгать түгел.

Украина АКШка әзерләү өчен 30 очучы җибәрергә тели. Тик Америка хәрбиләре Аризонада сентябрь ахырына кадәр 12 пилот кына әзерләргә риза. Чөнки пилотлар мәктәбендә урыннар җитми, ул башка илләрнең хәрбиләрен дә әзерли.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
🌚6🔥2🤔2😁1🕊1
Башкортстан Дәүләт җыены Думага артистларга "оятсыз образлар һәм сүзләр" куллануны тыю турында канун өлгесе керткән

Аңлатма язуында әйтелгәнчә, йолдызлар "начар гадәтләрне һәм түбән әхлакый кыйммәтләрне пропагандалап, аудиторияне юлдан яздыра".

Белгечләр фикеренчә, бу канун өлгесен күптән түгел Уфада Ольга Бузова чыгыш ясаганнан соң әзерләгәннәр. Республика депутатларына аның ачык киеме ошамаган иде.

Тулырак 👉 Азатлык сайтында укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤡7👍3
Татарстанда яшәүчеләр саны бер елда 1,4 мең кешегә арткан

Шул ук вакытта авылда яшәүчеләр күбәя. Татарстанстат Казанда яшәүчеләр саны да арта ди. Тик башка шәһәрләрдә кимүгә таба бара.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
👍7✍2🤔1
Яшьләр эшләре министры: "Татар яшьләре белән системлы эш бара"

Татарстан яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков бүген Дәүләт шурасында хисап тотты.

ТНВ каналы мөдире, депутат Илшат Әминов аннан татар яшьләре белән эш ничек оештырыла дип сорады.

"Бу гади сорау түгел. Ул системлы алып барыла. Бер ел эчендә күп эш эшли алмыйсың. Марат Әхмәтов җитәкләгән комиссия ел да татар теле, мәдәнияте үсешенә бәйле проектларны финанс яктан тәэмин итеп тора. Татар гына түгел, башка халыкларга да ярдәм күрсәтелә. Соңгы ике елда милли сәясәт юлында эш итүче яшьләр оешмалары активлашты. Бу проектларга без 15 млн сум алдык. Кыскасы, без системлы һәм предметлы эш итәчәкбез. Башка юл юк", дип җаваплады ул.


👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
🤨8🤔5👍1🙈1
Татарстанда Русия сәясәте белән килешмәүчеләр һәм "неформал" яшьләр белән эшли башлаячаклар

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин түрәләргә Русиянең хәзерге сәясәте белән риза булмаучы "неформал" яшьләр белән шөгыльләнергә кушты.

Бу хакта ул парламенттагы утырышта, республиканың яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков хисабыннан соң әйтте.

— Формал яшьләрнең санын ничек арттырырга? "Неформаллар" белән нишләргә? Кайсы урында эшләп җиткермибез? "Неформал" яшьләр социаль челтәрләрдә генә утырамы? Фейклар аламы?" дип кызыксынды ул.

"Үзләрен "неформал" дип атаучы һәм Русиядәге сәясәт белән риза булмаучы бу төркемнәр белән төгәл эшләү кирәк", дип өстәде ул.

▪️Былтыр Дәүләт шурасы патриотик тәрбия турында канун өлгесе кабул итте. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сугыш чорында бу тема әһәмиятле дип санавын белдерде.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😁10🖕6🤮4🤣2👍1🤬1
Татарстанда тимер юлда диверсия ясауда гаепләп өч егетне хөкем иткәннәр

Татарстан Югары мәхкәмәсе Тукай районындагы тимер юлда светофорның реле җайланмасы урнашкан тартмасына ут төртеп диверсия ясауда гаепләнүче өч егеткә хөкем карары чыгарган. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Интерфакс" яза.

Мәхкәмә аларны гаепле дип тапкан һәм берсен — Булат Ибраһимовны 17 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Тагын икесе әле балигъ түгел, аларга бишәр ел тәрбия колониясе бирелгән.

Җинаять эшен өч хөкемдардан торган коллегия караган.

▪️Тикшерү ышандыруынча, 2023 елның мартында Булат Ибраһимов үсмерләрне Тукай районындагы тимер юлда реле шкафына ут төртергә җәлеп иткән. Ибраһимовка моның өчен акча түләгәннәр һәм ул балаларга да берешәр мең сум биргән диелә.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Татарстан
@azatliqradiosi
😢6🔥3👍1👎1
"Баймак эшенең" беренчесе мәхкәмәгә җитте. Орскида Илшат Ульябаев эшен карау башланды

Бүген, 6 июньдә Оренбур өлкәсенең Орски шәһәрендәге Ленин районы мәхкәмәсе Башкортстанның Хәйбулла районында яшәүче 50 яшьлек Илшат Ульябаевның җинаять эшен карый башлаган. Аны 17 гыйнварда Баймакта активист Фаил Алсыновны хуплап үткән халык җыенында булуы өчен "киңкүләм тәртипсезлекләрдә катнашу"да һәм "хакимият вәкиленә каршы көч куллануда" гаеплиләр.

Уфаның "Аспекты" басмасы җирле журналистка сылтанып хәбәр итүенчә, мәхкәмә утырышында Чиләбе ОМОНы җитәкчесенең күрсәтмәләрен укыганнар. Аның күрсәтмәләрендә 17 гыйнвар көнне ОМОН хезмәткәрләренә дә, милеккә дә җитди зыян килмәве, бары тик бер "КамАЗ" машинасы гына зыян күрүе әйтелгән, дип сөйләгән журналист басмага.

Шулай ук ул утырышка зыян күрүчеләрнең вәкилләре килмәде, дип әйткән.

Кайбер шаһитлар да булмау сәбәпле мәхкәмәне 13 июньгә күчергәннәр.

👉 Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

#Бвшкортстан
@azatliqradiosi
❤2😁2🤬2👍1
Азатлык Украинадагы сугышта һәлак булган Татарстан һәм Башкортстаннан кимендә 4078 кешене ачыклый алды

Безнең хисапка күрә, Путин режимы башлаган сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1908 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2170 кешенең үлгәне расланган.

30 май көнне генә ике республикага кимендә 3988 кеше дип хәбәр иткән идек. 7 көндә исемлеккә тагын 90 кеше өстәлде, шуларның 48е — Татарстаннан, 42се — Башкортстаннан.

Саннар зуррак та була ала, хакимиятләр үлүчеләр турында тулы мәгълүматны чыгармый.

Бүген 6 июнь, сугышның 834нче көне.

#сугышта_үлүчеләр

#Татарстан
#Башкортстан
@azatliqradiosi
😢8🎉6🔥3🤬3🤯2
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген — 7нче июнь. Азатлык Радиосы эшен дәвам итә. Шушы минутка булган яңалыклар белән танышыйк.

🔹Бу ялларда Татарстан авылларында һәм район үзәкләрендә Сабан туйлары узачак. Ә менә Питрәч районында хезмәт бәйрәме фәкать район үзәгендә генә үткәреләчәк. Авыл Сабан туйларын үткәреп тормаска булганнар: сәбәбе — авыл җирлекләрендә иминлек чараларын тиешле дәрәҗәдә тәэмин итә алмыйлар.

🔹"Аэрофлот" Казанда яңадан ясала башлаган Ту-214 очкычларыннан баш тартырга җыена. Ту-214 урынына Русия һава юллары МС-21 очкычларын сатып итәргә тели, дип белдерде ширкәтнең мөдире Сергей Александровский.

🔹АКШ президенты Дҗо Байден фикеренчә, Украинага Русиядәге объектларга Америка коралы белән атарга рөхсәт итү эскалациягә китерергә мөмкин.

🔹Швейцариядә узачак Украина саммитына Мексика да, Никарагуа да килмәячәк. Аргентина президенты Һавьер Милей дә килергә җыенмый. Русия-Украина сугышына һәм ике ил арасында тынычлык урнаштыруга багышланган саммит 15-16 июньдә узарга тиеш. Русия ягын бу җыенга чакырмаганнар.

🔹Кемерово шәһәрендә ике трамвай бәрелешү аркасында яраланган кешеләр саны 130га җиткән, бер кеше һәлак булган.

Әлегә шулар. Бүген дә көн дәвамында бергә булыйк! Без сезгә башкалар сөйләргә кыймаган яңалыкларны җиткерүне дәвам итәбез.

@azatliqradiosi
😁1
Питрәч районы авылларында "иминлекне кайгыртып" Сабантуй үткәрмәячәкләр.

"Быел чаралар уздырган урыннарда иминлекне тәэмин итү таләпләрен кырыслаттылар. Күп кенә җирлекләр әлеге таләпләрне үти алмый, шуңа күрә җирлек башлыклары һәм район белән авылларда Сабантуй уздырмаска дигән карар кабул иттек"

дигәннәр.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤡13👎8😁1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Татар җырчылары Сабантуйда күпме акча эшли?

2024 ел хаклары билгеле булды.

Илсөя Бәдретдиновага Сабан туена килеп җырлап китүе өчен 800 мең сум түләргә сез әзерме? Ә Гүзәл Уразовага 1 млн бирергә ризамы?

#татарлар

@azatliqradiosi
👎16🤡6👍3🤯3😁1
⚡️"Аэрофлот" Казанда җитештерелгән Ту-214 очкычларыннан баш тартырга тели.

2010нчы елларда "Аэрофлот" Ту-214тән баш тарткан иде инде.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
✍6🤔4👍2
Хокук яклаучылар Һаагадан Русия пропагандачыларын кулга алуны сорый.

"Алар барысы да украин сивил халкына каршы нәфрәт кампаниясендә катнашты, Русиянең сугыш җинаятьләрен һәм башка явыз гамәлләрен хуплап торды"

диелә мөрәҗәгатьтә.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍11🔥2💯2❤1
Русия банкы төп ставканы 16% дәрәҗәсендә калдырды.

Үзә банк релизыннан:

🔻Бәяләр арту 5,8%ка тизәйгән.

🔻3 июньгә еллык инфляция 8,5% тәшкил иткән. Апрельдә 7,8% иде.

🔻Русия икътисады югары темплар белән үсүен дәвам итә.

🔻Кадрлар кытлыгы арта, бу иң зур проблемнарның берсе.

Русия банкының мөдирләр шурасының чираттагы утырышы 26 июльдә булачак. Төп ставка артырга мөмкин.
💩3