Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Русия Эчке эшләр министрлыгы кырымтатар җырчысы Җамаланы эзләүгә биргән Бу хакта мәгълүматны "Медиазона" министрлык базасында эзләп тапкан. Басма мәгълүматына күрә, җырчыны эзләүгә шушы елның октябрь уртасында биргәннәр. Аны Русия армиясе турында фейк таратуда…
Җырчы Җамала гаиләсенең Кырымдагы йортларын Русия дәүләтенә тартып алырга җыеналар
Сүз Алушта шәһәре янындагы Кече-Үзән (Малореченское) авылындагы кунак йорты турында бара. Әлеге бина Җамаланың әтисенә язылган.
Русия медиасы бу йортта туристлар кабул иткәннәр дип яза. Рәсми ул кунаклар кабул итүче йорт буларак теркәлмәгән.
Җамаланың үзенә Русия армиясе турында "фейк" тарату өчен җинаять эше ачылган.
Украина кораллы көчләрен финанслаучы кешеләрнең милкен дәүләткә тартып алу турындагы карар өлгесе аннексияләнгән Кырым Дәүләт шурасына кергән. Биредә 110 исем.

🤬17👍2❤1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 9 июнь, якшәмбе. Азатлык эшен дәвам итә. Кыскача яңалыклар мондый.
🔺Кичә Башкортстан һәм Чиләбедә торнадо булган. Нәтиҗәдә Башкортстанда 29 ут баганасы авып, кешеләр утсыз калган. Бу хәлләр Әбҗәлил районында булган. Чиләбедә дә ун авыл утсыз калган. Әҗбәлил районында ике машина әйләнеп капланган.
🔺Русия тикшерү комитеты "ят агент" тамгасы булмаган 25 кешегә каршы җинаять эше ачкан. Роскомнадзорның матбугат хезмәте ТАССка хәбәр итүенчә, агентлык барлыгы 45 кеше турында мәгълүмат тапшырган булган. Ел башыннан "ят агент" тамгасы булмаган өчен 180 беркетмә төзелгән.
🔺Көньяк Корея якшәмбе көнне Төньяк Корея белән чик буенда урнаштырылган тавыш көчәйткечләр аша хәбәрләр тарата башлый. Чик буе районнарында яшәүчеләр Төньяк Корея пропагандасы мәгълүматларына каршы торган яңалыклар һәм башка програмнарны ишетә алачак.
🔺Татарстан прокуроры (Казан авиация институты (КНИТУ-КАИ) ректоры Тимур Алибаев һәм аның хатынының Төркиядәге хисабыннан 24,1 миллион сум һәм өч фатирларын тартып алуны таләп итә. Прокуратура фикеренчә Тимур Алибаевның, аның хатыны Лираның һәм аның әти-әнисенең әлеге күләмдә акча саклау һәм фатир сатып алу мөмкинлеге бирә торган керемнәре юк.
🔺Аннексияләнгән Кырымнан Уфага автобуслар йөриячәк. Билет бәясе 5,5 мең сум, барып җитү өчен уртача 45 сәгать кирәк булачак дип яза Mkset. Юлчыларны ташу белән «Башавтотранс» ширкәте шөгыльләнәчәк.
@azatliqradiosi

👍6🔥1
Социаль челтәрләрдә Башкортстан республикасы һәм Чиләбе өлкәсендә кичәге торнадо видеолары таралды.
Видеолардан күренгәнчә, авылларда күп кенә баганалар ауган.
Видео: Юлдаш радиоһы телеграм каналы
@azatliqradiosi
Видеолардан күренгәнчә, авылларда күп кенә баганалар ауган.
Видео: Юлдаш радиоһы телеграм каналы
@azatliqradiosi
🔥2😁2😨2👍1😢1
8 июньдә Татарстан, Башкортстан авыл һәм районнарында, Русиянең кайбер төбәкләрендә Сабантуйлар узды.
Азатлык төрле җирдә үткәрелгән милли бәйрәмнән фотогалерея әзерләде.
Күбрәк фотолар 👉 монда, ачылмаса 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык төрле җирдә үткәрелгән милли бәйрәмнән фотогалерея әзерләде.
Күбрәк фотолар 👉 монда, ачылмаса 👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
❤6🔥1🌭1
Украина күзләү идарәсе Русиянең Су-57 хәрби очкычын юк итүен хәбәр итте
Су-57 истребителе Әстерханның «Актүбә" аэродромында торган. Ул заманча очкыч санала.
Украина армиясе социаль челтәрләрдә Су-57 иярчене фотосурәтләрен урнаштырды. Фоторәсемнәрдән күренгәнчә, 7 июньдә очкыч аэродромда тора, ә икенче көнне әлеге урында зур чокыр һәм янгын эзләре күренә.
Русия саклану министрлыгы хисабында бу хакта берни әйтелми.

Головне управління розвідки Міністерства оборони України
Вперше уражено Су-57
8 червня 2024 року на території аеродрому “ахтубінск” в астраханській області рф, розташованому за 589 кілометрів від лінії бойового зіткнення, уражено багатоцільовий винищувач держави-агресора Су-57.
👏8🔥1
Т-банк (Тинькофф) банкоматларында хәзер татар телле интерфейс бар.
Бу хакта Tatforum телеграм каналы хәбәр итә.
"Бу яңалык безнең өчен зур куаныч. Хәзерге көндә татар телендә булган банкоматларны куллану мөмкинлеге телебезнең көндәлек тормышта кулланышын арттыруга зур этәргеч бирә", дип яза яшьләр.

Telegram
TATFORUM
T-банк татар телен куллана 🔥
"Мин татарча сөйләшәм" акциясенең төп партнерларының берсе булган Т-банк (Тинькофф) банкоматларында хәзер татар телле интерфейс бар!
Бу яңалык безнең өчен зур куаныч. Хәзерге көндә татар телендә булган банкоматларны куллану…

🔥28❤13👍2
"Талибан" радикаль хәрәкәте вәкилләре кабат Казанга килә
Иртәгә Казанда Мәгариф форумы ачыла. Анда Әфганстаннан да вәкилләр катнашачак. "Талибан" Русиядә террорчы оешма дип саналса да, соңгы вакытта Мәскәү аларны төрле халыкара чараларга даими чакырып тора.
Baza хәбәр итүенчә, киләсе елга Казанда узачак ислам форумына "Талибан"ның югары лидеры Хәйбатулла Ахунзады да килергә мөмкин.
Күптән түгел KazanForum" җыенында катнашу өчен Әфганстаннан килгән "Талибан" радикаль хәрәкәте вәкилләренең яртысын Русиягә кертмәгәннәр иде.
Талиблар берничә көн буе Шереметьево һава аланының стериль зонасында яшәгән һәм Татарстандагы Халыкара икътисад форумында катнаша алмый калган.
▪️Былтыр "Талибан" вәкилләре Казанга өч тапкыр килде. Сентябрьдә дә аларның Татарстанга сәяхәте маҗаралы булган иде, алар килгән чакта паспортларын югалтты.

Baza
Очередная делегация талибов* приезжает в Россию. На этот раз на форум Минпросвещения (первая делегация уже несколько дней как находится на ПМЭФ).
В составе очередной делегации, по данным «Базы», министр высшего образования Афганистана Неда Мохаммад Надим…

❤6🔥5🤡5🤮3⚡2👍1
Фәрит Зәкиев үзенә карата ачылган җинаять эше, Төркиядән Русиягә депортацияләү куркынычы янавы һәм Франциядә сәяси сыену алырга теләве турында Азатлыкка сөйләде.
Язманы безнең сайтта укый аласыз. Аны рәсемнәрдә дә тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
Язманы безнең сайтта укый аласыз. Аны рәсемнәрдә дә тәкъдим итәбез.
@azatliqradiosi
❤11🔥2🙏2
"Азатлык сүзлеге" шәлкемендә яңа сүз!
Мисал китерик: "Медиа максаты – тормышны тарафсыз, ничек бар, шулай яктырту".
#Азатлыксүзлеге

❤15👍1