Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
Фаил Алсыновның туганы активистны Пермь колониясендә кыйнаганнар дип шикләнә

Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке башлыгы Фаил Алсыновның абыйсы, аны Пермь колониясенә китергәннән соң кыйнаган булулары ихтимал, дип белдерде. Әлегә моңа төгәл дәлилләр юк.

Алсыновның адвокаты Илнур Сөендеков ИК-29 колониясенә юл тотун хәбәр итте.

"Аның нинди хәлдә булуы турында җентекләп белмим. Гомуми мәгълүмат кына бар. Тиздән анда барам" диде ул.


▪️2024 елның 17 гыйнварында Баймак район мәхкәмәсе Фаил Алсыновны "нәфрәт уяту турындагы" маддә нигезендә гаепле дип табып дүрт елга колониягә хөкем итте. Алсынов өстеннән әләкне республика башлыгы Радий Хәбиров язган булып чыкты.

▪️Хөкем чыгарылган көнне Баймак мәхкәмәсе бинасы алында Алсыновны яклап меңнәрчә кеше җыелды. Протест чаралары 19 гыйнварда Уфада  да дәвам итте.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬8😢5👍1😁1🙏1
Көн язмасы: Харитадан бер авыл юкка чыга. Башкортстандагы авылны күчерү ничек бара?

50 ел элек Башкортстанның Хәйбулла районы Подольски авылында бакыр-цинк ятмалары табыла. Шул көннән бирле авылда "безне күчерәләр икән" дигән сүзләр йөри башлый. Ярты гасыр элек башланган имеш-мимешләр чынга аша: 2006 елда "Башкорт бакыры" ("Башмедь") ширкәте әлеге җирләрне эшкәртүгә лицензия ала, 2019 елда республика белән җир асты мәгъдәнлеге төзү турында килешү төзи.

Меңнән артык кеше яшәгән авылны күчерү җиңел бармый. Хакимият, "Башкорт бакыры" һәм халык арасында тарткалашулар дәвам итә. Авыл кешесе алданудан курка, ширкәт тәкъдим иткән компенсация җитәрлек түгел дип саный, ә вәгъдә ителгән яңа авыл урынында – басу.

Башкортстандагы авылны күчерү эшләре ничек баруы турында язма әзерләдек.

👉Төп сайт
👉Көзге сылтама

#Башкортстан
@azatliqradiosi
❤3🤬2💔2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучыларбызы! Бүген 11 июнь, сишәмбе, әлеге сәгатькә булган кайбер хәбәрләрне барлыйк:

🔸Төньяк Осетия тауларында Су-34 хәрби очкычы казага очраган. Экипаж һәлак булган дип хәбәр итте Русия саклау министрлыгы.

🔸Русиядә стратегик булмаган атом-төш көчләре күнегүләренең икенче этабы башланган. Саклану министрлыгы мәгълүматынча, Русия һәм Беларус һава көчләренең стратегик булмаган атом-төш коралын куллану мәсьәләләре каралачак

🔸БМОның Иминлек шурасы АКШның Газзә секторында атышларны туктатуга юнәлтелгән резолюциясен кабул итте. 15 илнең 14е документны хуплады. Русия тавыш бирүдән тоткарланып калды.

🔸АКШ Украинаның "Азов" хәрби төркеменә Америка коралын кулланырга рөхсәт биргән. Бу хакта АКШ Дәүләт департаментына сылтанып Washington Post яза.
✍2🔥1
Уфадагы күпкатлы йортта яшәүчеләрне бордюрны соры-сары төскә буяган өчен полициягә чакыртканнар

Тәртип саклаучылар соры төстәге буяуны зәңгәргә охшата, бордюрлар Украина байрагы төсенә буялган дип шикләнә. Аларга моны кем әләкләгән - монысы билгеле түгел. Полиция буяуны экспертизага алган.

Башкортстан башкаласы Уфада, күпкатлы йортларның берсендә яшәүчеләр Русия көне алдыннан ишек алдындагы бордюрларның буявын яңартырга булган. Бу хәлдән соң йорт башлыгын полициягә чакыртып алганнар, сатып алынган буяуларның сертификатларын күрсәттергәннәр һәм аңлатма яздырганнар. Бу хакта җирле активист Альберт Рәхмәтулин хәбәр итте.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
💊15😁4😨3👍2🤯1
Мурманскида "Арктический обозреватель" редакциясендә тентү бара.

Бу хакта басма мөхәррире Вячеслав Городецкий хәбәр итте. Редакция битлекле кешеләр керде дип язды ул.

Sota язуынча, 2023 елның апрелендә Городецкий һәм басманың журналисты Дмитрий Артеменкода тентү узган иде. Бу "Арктический обозревательдә" җылы тукталышлар турында язылган мәкалә белән бәйле булды. 88 миллион сумга төшкән бу тукталышлар салкын төньяк шартларына туры килми дип язылган иде анда. Журналистлар әлеге мәкаләне башка басмага сылтанып язды.

"Арктический обозреватель" журналистлар акчасына 2020 елда гамәлгә куелган.
🤬3👍1
Татарстан белән Чечня Әфганстан мигрантларына эш урыннары тәкъдим иткән

"Чечня белән Татарстан, шулай ук Русиядәге башка республикалар безгә Әфганстаннан мигрантларны эшкә урнаштыру мөмкинлеген тормышка ашырырга тәкъдим итте, аеруча авыл хуҗалыгы тармагында", дигән Әфганстандагы "Талибан" радикаль хәрәкәтенең вакытлы хөкүмәтендә хезмәт һәм социаль мөнәсәбәтләр министры вазифасын башкаручы Абдул Умари.

🔻Татарстанда эшче көчләр, белгечләр җитми. Бу хакта рәсмиләр даими әйтеп тора. Эшсезлекнең түбән булуы да шуңа бәйле. Бу мәсьәлә елдан-ел кискенләшәчәк дип саный белгечләр. Төп сәбәбе — демографик упкын, Русиянең Украинага каршы сугыш башлавыннан соң ир-атларның фронтка китүе һәм белгечләрнең чит илгә күченүе, дип аңлатты Азатлыкка бәйсез демограф Алексей Ракша.

👉Тулырак Азатлык сайтында укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
⚡5❤4🤔4🔥2💩2👎1
"Бу илдә киләчәгеңне планлаштыра алмыйсың". Төркиядә яшәү рөхсәте озайтылмаган татар хикәясе

Соңгы айларда Төркиядә вакытлы яшәү рөхсәтен (ВНЖ) озайтмау сәбәпле, күп кенә русияле башка илгә китәргә мәҗбүр булды. Азатлык сөйләшкән бер татар ханымы да гаиләсе белән Сербиягә китте. Ул Төркиянең кагыйдәләрне гел үзгәртеп торуы һәм илгә килеп-китүе турында сөйләде.


"Төркиядән хәзер китүчеләр арасында документ ала алмаучылар гына түгел, киләчәк турында борчылучылар да бар дип уйлыйм. Кеше илгә үзе эшләгән акчалар китерә, һәм бу акчалар аз түгел дип әйтер идем, аларны җирле банкка сала, фатир арендасы өчен түли, чит илдән җирле икътисадка акчалар китерә, – ләкин Төркиягә бу кирәкми булып чыга", диде ул.

Әңгәмәне Азатлыкта укыгыз:
👉Төп сайтта.
👉Көзге сылтама.
😢13👍3😁1🤔1
Адвокат һәм "Что? Где? Когда?" уенының элекке уенчысы Илья Новиков читтән торып 8,5 елга ирегеннән мәхрүм ителгән

Новиков хәрби «фейк» таратуда гаепле дип танылган.

Җинаять эше аның «Популярная политика» YouTube каналында 2022 елның апрелендә чыккан видео өчен ачылган. Анда Новиков Бучада гади халыкны үтерүдә Русия катышы турында сөйли.

2023 елның октябрендә аңа карата дәүләткә хыянәт итү эше ачылуы да мәгълүм булды. Тикшерү белдерүенчә, Новиков Русиядән киткән һәм «Украина тероборонасы рәтләренә кергән һәм әлегә вакытка кадәр аның эшчәнлегендә катнаша, хәрби әзерлек узган, сугышта катнаша, пропаганда эше белән шөгыльләнә».

Юрист Илья Новиков Русиядә туган, ләкин 2021 елдан бирле Украинада яши, Украина паспорты бар.
😢4🤡3
Думада куркыныч эшләргә балаларны җәлеп итүне кешелексезлек дип атадылар

"Куркыныч җитештерүләрдә агуланырга мәҗбүр итеп, яшь буыннан демографик проблемнарны хәл итүне таләп итү - гадел булмас", ди Русия думасының гаилә эшләре комитеты башлыгы Нина Останина.

Элегрәк үсмерләргә зарарлы җитештерүдә эшләүне рөхсәт итү тәкъдиме белән Татарстан депутатлары да чыккан иде. Алар балигъ булмаганнарны беренче чиратта сәнәгать һәм машина төзелеше оешмаларына эшләргә җибәрмәкчеләр.

Русия Украинага каршы сугыш башлаганнан соң, Татарстанның "Алабуга" икътисади зонасында һөҗүм итүдә кулланылучы камикадзе-дроннар җитештерүгә студентларны да җәлеп итәләр. Дроннарны "Алабуга Политех" көллияте студентлары җыя. Студентлар берничә тәүлек йокламыйча эшлибез, ашамыйбыз диярлек, дип сөйли. Әмма дрон җыюдан баш тартырга ярамый, дип искәртәләр. Эшләре өчен түләнә: журналистлар мәгълүматынча, аена 30-40 мең сум алалар.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
✍2👍2
Мәхкәмә Казанда яшәүче егетне Җиңү парадында "Украинага дан!" дип кычкырганы өчен 15 тәүлеккә утырткан

Мәхкәмә аны "наци символикасын пропагандалау яки күрсәтү" маддәсен бозган дип тапкан.

Эш материалларыннан күренгәнчә, 9 майда иртән "Кремль" метро станциясе янында Җиңү парады үткәргән чакта Кирилл Ильин берничә тапкыр "Украинага дан!" дип кычкырган.

2024 елның гыйнварында Русия юстиция министрлыгы "Украинага дан!" һәм аңа җавап буларак әйтелә торган "Батырларга дан!" шигарләрен тыйды. Ул Русиядә украин милләтчеләренең оешмалары символлары дип санала. Юстиция министрлыгы аларны "наци" дип таныды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
🤡9🔥1
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
Фаил Алсыновның туганы активистны Пермь колониясендә кыйнаганнар дип шикләнә Русиядә тыелган "Башкорт" оешмасының элекке башлыгы Фаил Алсыновның абыйсы, аны Пермь колониясенә китергәннән соң кыйнаган булулары ихтимал, дип белдерде. Әлегә моңа төгәл дәлилләр…
❗️ФСИНның Пермь төбәге идарәсе Фаил Алсыновны кыйнауларын кире кага

Оешма хәбәр иткәнчә, Алсынов 29нчы төзәтү колониясенә 7 июньдә килгән һәм имештер шәхси әйберләрен тикшерергә рөхсәт итмәгән.

Колония хезмәткәрләре Алсыновны физик көч һәм махсус чаралар кулланырга мөмкин булулары турында кисәткән, тик ул барыбер баш тарткан диелә. Басма язуынча, шуның өчен колония хезмәткәрләре аның кулларын аркасына каерып куйган.

Пермь ФСИНы Фаил Алсыновтан шикаять һәм гаризалар булмады, дип ышандыра. Шулай ук Фаил Алсыновка көч кулланган мизгел видеорегистраторга төшерелгән диелә. Хәзер оешмада бу хәл белән бәйле тикшерү үткәрәләр.

Кичә, 10 июньдә Фаил Алсыновның абыйсы, аны Пермь колониясенә китергәннән соң кыйнаган булулары ихтимал, дип белдерде.

Тулырак 👉 безнең сайтта укыгыз.

#Башкортстан
@azatliqradiosi
🤬7🤮4👍1😢1
Русиядә салым реформасы башланды. Ул халыктан да, эшмәкәрләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота.

Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде.

Язманың төп эчтәлеген рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.
🤬10💩5🖕5👏2
Русия колонияләрендә утыручы хатын-кызлар Украинадагы сугышка җибәрүләрен сорый башлаган

Бу хакта Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова әйтте. Шундый берничә үтенеч килгән, әмма әлегә аларның берсенә дә моны рөхсәт итмәгәннәр, ди ул.

"Бу хатын-кызлар "махсус хәрби операциягә" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай дип йөртә) җинаять маддәләре һәм яшьләре аркасында китә алмады", дигән ул.

Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр былтыр күренә башлады.

👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.
💩7😱3🤣2
Bloomberg: Европа берлеге Русия газын Азәрбайҗанныкы белән алыштырырга тели

Европа Украина аша газ кудыруны шул килеш калдырып, Русия газын Азәрбайҗанныкына алыштыру вариантлары турында Киев белән сөйләшүләр алып бара, ди Bloomberg.

Бу ел ахырында Украина җирләре аша Европага газ кудыру килешүенең вакыты чыга. Киев Русиянең "Газпром"ы белән бу килешүне озайтырга ниятләми.

Тулырак 👉 монда укый аласыз.
👍5❤4🔥3🤡2🤔1🏆1