Русиядә салым реформасы башланды. Ул халыктан да, эшмәкәрләрдән дә салымны күбрәк җыюны күз алдында тота.
Аеруча Татарстан кебек донор республикага зыян киләчәк. Азатлык яңа салым реформасы Татарстанга нинди йогынты ясаячагын, Мәскәүнең ничек байыячагын исәпләде.
Язманың төп эчтәлеген рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

🤬10💩5🖕5👏2
Русия колонияләрендә утыручы хатын-кызлар Украинадагы сугышка җибәрүләрен сорый башлаган
Бу хакта Русия кеше хокуклары вәкиле Татьяна Москалькова әйтте. Шундый берничә үтенеч килгән, әмма әлегә аларның берсенә дә моны рөхсәт итмәгәннәр, ди ул.
"Бу хатын-кызлар "махсус хәрби операциягә" (Украинадагы сугышны Русия хакимиятләре шулай дип йөртә) җинаять маддәләре һәм яшьләре аркасында китә алмады", дигән ул.
Русиядә сугышка хатын-кызларны да җәлеп итүләре турында хәбәрләр былтыр күренә башлады.
👉 Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉 Ачылмаса, монда басыгыз.

💩7😱3🤣2
Bloomberg: Европа берлеге Русия газын Азәрбайҗанныкы белән алыштырырга тели
Европа Украина аша газ кудыруны шул килеш калдырып, Русия газын Азәрбайҗанныкына алыштыру вариантлары турында Киев белән сөйләшүләр алып бара, ди Bloomberg.
Бу ел ахырында Украина җирләре аша Европага газ кудыру килешүенең вакыты чыга. Киев Русиянең "Газпром"ы белән бу килешүне озайтырга ниятләми.
Тулырак 👉 монда укый аласыз.

👍5❤4🔥3🤡2🤔1🏆1
Сербиядә узган Сабантуйга 150ләп кеше килгән
8 июньдә Сербиянең Нови Сад шәһәрендә татар-башкорт Сабантуе узган. Анда 150гә якын кеше килгән. Милли ризыклар, җыр-биюләр, өлкәннәр һәм сабыйлар өчен оештырылган төрле ярышлар булган.
Хәтта ат чабышы белән капчык сугышы да уздырылган. Чын ат түгел, әлбәттә, ә таяк атлар. Капчык сугышын бүрәнәгә басып оештырганнар.
Кызлар татар һәм башкорт милли биюләре биегән. Заманча татар музыкасына да бию салганнар. Бәйрәмдә башкорт курае да яңгыраган.
Сербия - Русиядән соңгы ике елда күчеп киткән яңа эмигрантларның сыену урыннарының берсе. Хәзер бу илгән Төркия яки башка илләрдә яшәү рөхсәтен озайта алмаучылар да килә. Алар арасында татар-башкортлар да күп.
Европада сабантуйлар дәвам итә. Узган ялларда Берлин, Прага, Анталия, Нови Сад шәһәрләрендә узды. 15 июньдә Любляна һәм Лондонда көтелә.

👍16❤8😍2🤔1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 12 июнь. Азатлык үз эшен дәвам итә. Кыскача яңалыклар мондый.
🔺Чәршәмбегә каршы төндә Русия армиясе Киевка һөҗүм иткән. Һөҗүм канатлы ракетлар һәм шул ук вакытта дроннар белән дә ясалган. Бөтен ракет һәм дроннар бәреп төшерлгән дип хәбәр итә Киев шәһәренең хәрби идарәсе. Украина буйлап ике сәгать тирәсе һава кисәтүе яңгыраган.
🔺Май азагында Петербур янындагы төрмәдән якынча 40 хатын-кыз Украинага каршы сугышка алынган. Бу хакта The New York Times яза. Алар белән килешү бер елга төзелгән, шуннан соң ярлыкау каралган. Әлеге хатын-кызларга ай саен 180 мең сум хезмәт хакы түләнәнәчәк.
🔺Европа комиссиясе башлыгы Урсула фон дер Ляйен Берлиндагы конференциядә туңдырылган Русия активларыннан алынган керемнәрдән бер ярым миллиард евро Украинага биреләчәк диде. Моннан тыш, Украина UkraineFacility програмы кысаларында июнь аенда ике миллиард евро алачак.
🔺Русия армиясенә алынган ике Һиндстан ватандашы Украинага каршы сугышта һәлак булган. Бу хакта Һиндстан тышкы эшләр министрлыгы хәбәр итте. Украинага каршы сугышка төрле юллар белән Һиндстан ирләрен җәлеп итү турында медиа күптән язып килә.
🔺Утырышчылар мәхкәмәсе АКШ президенты улы Хантер Байденны корал сатып алу эше нигезендә гаепле дип тапкан. Аңа 25 елга кадәр төрмә яный. Хантер Байден 2018 елны корал сатып алу вакытында наркотик кулланмыйм дип әйткән. Наркотик кулланучыларга корал сатып алу һәм саклау тыела.
🔺Русия президенты Владимир Путин башкорт опера җырчысы һәм Татарстан халык артисты Илдар Абдразаковка әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә дәүләт премиясен тапшырган. Элегрәк Австриянең Opera News басмасы Абдразаковның Русия хакимитләренә якын булуы турында язган иде. Ул Сергей Шойгу уздырган Яңа ел кичәләренең берсендә саклану министрлыгы белән бергә "Подмосковные вечера" җырын җырлаган диелде. Узган елны Миланның Ла Скала опера театры “Гоффман әкиятләре” дигән тамашасында Абдразаковны Италия бас-баритоны Лука Писарони алмаштырды.
🔺Бүген Уфа шәһәр көне һәм башкорт халкының милли каһарманы Салават Юлаевның тууына 270 елны билгели. Моннан тыш бүген Русия көне бәйрәм ителә. Казанда аны бәйрәм итүгә 9,5 миллион сум тотачаклар. Чаралар "Казан" гаилә үзәге янында үтәчәк.
@azatliqradiosi

👍3🤡1
Русия фәннәр академиясенең Этнология һәм антропология институты идеологиясе нигезендә эшләнгән "Татарлар" ("Татары") томының өченче басмасы дөнья күргән.
Бу хакта Мәрҗани исемендәге Тарих институты һәм китапны бастырган "Наука" нәшрияты хәбәр итә. Аны 2 400 сумга саталар.
Тарих институты хәбәр итүенчә, 2017 елда урыс телендә дөнья күргән "Татарлар" томының икенче басмасы сатылып беткән. Ул 3 мең данәдә басылган булган. Шуңа да нәшрият яңадан бастырырга булган.
"Татарлар" басмасының беренче томы 2001 елда чыкты. Сигез мең тираж белән дөнья күргән бу китап тиз арада таралып бетте. Икенче басманы 2018 елда тәкъдим иттеләр. Ул өч мең данә тираж белән чыкса да, күләме ягыннан беренчесеннән күпкә зуррак.
Икенче басма Гөлнара Габдрахманова, Вадим Трепавлов, Рәүфә Уразманова редакциясе нигезендә Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән, ә проектның идеологы – Русия этнология һәм антропология институты мөдире, Русиянең күпмилләтле булуын аның иң зур җитешсезлеге дип санаучы академик Валерий Тишков.
Икенче басманы тарихчы Искәндәр Измайлов тәнкыйтьләп, анда хаталар булуын, болгарчылык теориясе хөкем сөрүен һәм тарихның сәясиләштерелүен атады.
"Бөтен очерклар монда этник һәм этнологик якка түгел, ә сәяси тарихка багышланган. Бу өлешләрдә урта гасырлар татар этносы ничек үсеш алган, ничек итеп аннан бүгенге татар милләте барлыкка килүе турында бердәм концептуаль нигез юк. Беренче томда болар барысы да булса, икенче томда юк", диде Измайлов.

🔥3👍2💩2✍1
Көн язмасы: БРИКС уеннары: дөнья танымый, оста спортчылар килми, татар көрәше була
Бүген, 12 июньдә Казанда БРИКС уеннары ачыла. Иминлек һәм залның кечкенә булуына сылтап, ачылышны ябык режимда уздыралар. Мультиспорт турниры 24 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстан башкаласына дөньяның 93 иленнән 5 мең спортчы килә дип хәбәр итте рәсмиләр. Ике атна дәвамында аларның 27 спорт төрендә көч сынашуы каралган.
Уеннар Русия Украинага каршы сугыш алып барган чорда уза. Халыкара Олимпия комитеты һәм абруйлы оешмалар бу турнирны танымавын белдерде. Халыкара Олимпия комитеты БРИКС уеннарының Берләшкән милләтләр оешмасы (БМО) резолюциясенә каршы килүен дә әйтте. Аларча, бу спортның бәйсезлеген юкка чыгара. Допингка каршы дөнья агентлыгы (WADA) БРИКС уеннарын гадел спорт чарасы дип санамый. Алар фикеренчә, Русиядә допингны тиешенчә тикшереп булмаячак.
Иң оста спортчылар да ярышларга килми. Шулай да, Казан бу чарага ныклап әзерләнде. Турнир вакытына хәмер сатуны тыю, юлларны ябу, Кабан күлендә көймәдә йөзүне тыю кебек төрле чикләүләр кертелде.
Бу юлы уеннарда татарча көрәшне күзәтеп булачак. Көрәш 21 июньдә "Ак Барс" көрәш сараенда узачак. Билетлар сатылып бетмәгән әле. Аларның хакы — 100-200 сум.
Ахырдан спортчыларны Сабантуйга алып барачаклар. Азатлык БРИКС уеннарының ничек узачагы турында язма әзерләде.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Азатлык Радиосы
БРИКС уеннары: дөнья танымый, оста спортчылар килми, татар көрәше була
12 июньдә Казанда БРИКС уеннары ачыла. Татарстан башкаласына дөньяның 93 иленнән 5 мең спортчы килә дип хәбәр итте рәсмиләр. Ике атна дәвамында алар 27 спорт төрендә көч сынашачак. Азатлык БРИКС уеннарының ничек узачагы турында язма әзерләде.
👍7💩1
Русия көнендә бәйсез медиа һәм активистлар сәяси тоткыннарга теләктәшлек марафоны үткәрә. "Син ялгыз түгел" ("Ты не один") марафоны икенче тапкыр уза һәм ул сәяси тоткыннарның гаиләләренә акча җыюга юнәлгән.
Узган юлы 40 миллион сум җыя алдылар.
Бүгенге марафонда исә нибары бер сәгать эчендә бер миллион сум җыелган.
▪️Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Мәсәлән "Сәяси тоткыннарга ярдәм. Мемориал" хокук яклау проекты Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашеваны (Кормаш) сәяси тоткын дип таныды. Алсу 2023 елның 18 октябрендә тоткарланды һәм шул вакыттан бирле Казанда тикшерү изоляторында тотыла. Күптән түгел мәхкәмә аны сак астында тоту вакытын 5 августка кадәр озайтты.
▪️Шулай ук аерым алганда яшь галим Азат Мифтахов, Уфадагы Навальный штабының элекке җитәкчесе Лилия Чанышева, башкорт активисты Фаил Алсынов та сәяси тоткын дип танылды.

👍4❤1🔥1
АКШта "Ислам дәүләте" террорчы төркеме (ИГИЛ) белән элемтәләрдә шикләнеп чыгышы белән Таҗикстаннан булган сигез кешене кулга алганнар.
Аларның алтысында Русия ватандашлыгы бар, дип яза New York Post.
"Соңгы берничә көндә Иммиграция хезмәте агентлары берничә ватандаш булмаган кешене кулга алды. Бу гамәлләр ФБРның террорчылыкка каршы көрәш төркеме белән тыгыз эшчәнлектә үткәрелде. Кулга алынганнар илдән чыгару процедурасын көтеп сак астында тотыла", диелә АКШ эчке иминлек министрлыгы белән ФБРның уртак белдерүендә.
Шикләнелүчеләрне рәсми яктан иммиграция кануннарын бозган өчен тоткарлаганнар. Алар барысы да көньяк чикне үтеп чыккан, кимендә икесе - 2023 елның язында. Әлегә аларга ИГИЛ белән элемтәләр турында гаепләүләр белдерелмәгән.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

❤3👍2
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
13 июнь көнне Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны башланып китәчәк.
Ул гадәттәгечә Кабан күле буенда уза.
«Әйлән Бәйлән» дип аталган програмда фольклор уеннары, җырлы-биюләр каралган.
Оештыручылар сүзләренчә, кичке чараларда катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, татар халык уеннары, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак. Иң актив катнашучыларга һәр чара саен истәлекле бүләрләк дә тапшырылачак.
2022 елны “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты кысаларында Самар өлкәсе Ярмәк авылыннан чыккан 👆"Ярмәк" вагы биюен өйрәткәннәр иде. Кабан күле буенда узган чарада йөзләрчә кеше катнашты.

❤3👍2👎1
Гаскәр турында "ялган мәгълүматлар" тарату турындагы җинаять эше нигезендә 8,5 елга хөкем ителгән сәясәтче Илья Яшин тоткыннар белән алмашуда үзен дә тәкъдим итсәләр, моннан баш тартачагын әйткән.
"Мин Русиядә Русиянең сугышка һәм диктатурага каршы тавышы булыр өчен калдым. Әлбәттә, минем өчен язмышны илем һәм халкым белән бергә уртаклашу мөһим. Русия сәясәтчесе шатлыкта да, кайгыда да Русия белән булырга тиеш дип саныйм", дигән Яшин.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
"Мин Русиядә Русиянең сугышка һәм диктатурага каршы тавышы булыр өчен калдым. Әлбәттә, минем өчен язмышны илем һәм халкым белән бергә уртаклашу мөһим. Русия сәясәтчесе шатлыкта да, кайгыда да Русия белән булырга тиеш дип саныйм", дигән Яшин.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Илья Яшин тоткыннар алмашына риза булмаячагын әйткән
Алмашу булса, аңа чит илгә китәргә туры киләчәк, ә Яшин моңа каршы. "Русия сәясәтчесе шатлыкта да, кайгыда да Русия белән булырга тиеш дип саныйм", дигән ул.
❤🔥2👍1🙏1🤡1
Казанда Республика клиник хастаханәсендә 300 урынлык хәрби һоспитал ясаганнар.
Украинадагы сугышта катнашучыларга РКБ каршындагы һоспиталдә берничә этаптан торган операцияләр ясыйлар диелә. Дәвалану — бушлай. Кайчак "бюджетка зыян китереп" тә дәвалыйлар. Мәсәлән, саклану министрлыгы сугышта яраланганнарның буынын алыштырган өчен акча бирми, РКБ үзе түли.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

🤮6🤬4💩4🤔1
❗️Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян илнең Күмәк иминлек килешүе оешмасыннан чыгачагын әйтте.
2024 елның февралендә Пашинян Әрмәнстан ОДКБда үз әгъзалыгын "туңдырып тора" дигән иде. Яз көне ил оешманы финанслауны туктатты.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
2024 елның февралендә Пашинян Әрмәнстан ОДКБда үз әгъзалыгын "туңдырып тора" дигән иде. Яз көне ил оешманы финанслауны туктатты.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
👍8🙏1
12 июнь, Русия көне, сезнең өчен бәйрәмме? Бу сорауны бүген иртән Азатлык Радиосының YouTube-каналында бирдек. Нәтиҗәсен күрәсез.
Кайбер фикерләрне дә китерик.
#халыкфикере
@azatliqradiosi
Кайбер фикерләрне дә китерик.
"12 июнь б-н 4 ноябрьне бәйрәм итеп сизмим бер дә."
"Хыянәтчеләр әле дә руслар белән татарлар арасында конфликт тудырырга тырыша. Татарстан — Россиянең иң яхшы төбәге, ике халык синергиясенең искиткеч мисалы."
"Бер исерекбаш бәйрәм дип игълан итте дә бөтенесе бәйрәм итә. Татарлар өчен 3 бәйрәм: 2 гает һәм Җиңү көне."
"Колонизацияне — канализациягә!"
"Татар халкы һәм урыс халкы бергә! Россия — безнең туган ил!"
"Татарны Иван Грозный урыслар белән берләштерде шул, яртысын үтереп бетереп. Хәзер Путин җибәрә сугышка, тагын яшь ирләрне үтереп бетерергә. Акыллары булмаганнары үлә инде, акылы булган кеше акча өчен кеше үтереп йөрми."
#халыкфикере
@azatliqradiosi
👍3🤮1💩1😐1
🇺🇸АКШ хакимиятләре Русиягә карата чикләүләр кертүне дәвам итә. Бүген яңа санкцияләр Казан тәҗрибә конструктор бюросына карата да кертелде.
Моннан кала чикләүләргә "Движение первых" хәрәкәте, Мәскәү биржасы, "Уралвагонзавод", Кировэнергомаш заводлары, "СОГАЗ" иминиятләштерү ширкәте, "Арктик СПГ 1", "Арктик СПГ 3", "Газпром инвест" проектлары, Муром машиналар төзү заводы да эләккән.
Шулай ук, санкцияләр Гагаузия башлыгы Евгения Гуцулга карата да кертелә.
Моннан кала АКШның финанслар министрлыгы теләсә кайсы затка Русия территориясендә IT хезмәтләр күрсәтүне тыя.
▪️Казан тәҗрибә конструктор бюросы һөҗүм очкычлары өчен моторлар җитештерә.

🎉6🔥3👍2🤝2