Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
2.52K subscribers
11.7K photos
1.16K videos
8 files
17.2K links
Татарча хәбәрләр, яңалыклар. Татар-башкорт дөньясы. Ничек бар – шулай.

Русия хакимияте Азатлык Радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Безгә бу адреска яза аласыз: @azatliqradio. Редакция анонимлыкны гарантияли.
Download Telegram
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
13 июнь көнне Казанда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының яңа сезоны башланып китәчәк.

Ул гадәттәгечә Кабан күле буенда уза.

«Әйлән Бәйлән» дип аталган програмда фольклор уеннары, җырлы-биюләр каралган.

Оештыручылар сүзләренчә, кичке чараларда катнашучылар татар бию хәрәкәтләрен өйрәнеп кенә калмыйча, татар халык уеннары, музыка уен кораллары белән дә таныша алачак. Иң актив катнашучыларга һәр чара саен истәлекле бүләрләк дә тапшырылачак.

2022 елны “Хәрәкәттә бәрәкәт” проекты кысаларында Самар өлкәсе Ярмәк авылыннан чыккан 👆"Ярмәк" вагы биюен өйрәткәннәр иде. Кабан күле буенда узган чарада йөзләрчә кеше катнашты.

@azatliqradiosi
❤3👍2👎1
Гаскәр турында "ялган мәгълүматлар" тарату турындагы җинаять эше нигезендә 8,5 елга хөкем ителгән сәясәтче Илья Яшин тоткыннар белән алмашуда үзен дә тәкъдим итсәләр, моннан баш тартачагын әйткән.

"Мин Русиядә Русиянең сугышка һәм диктатурага каршы тавышы булыр өчен калдым. Әлбәттә, минем өчен язмышны илем һәм халкым белән бергә уртаклашу мөһим. Русия сәясәтчесе шатлыкта да, кайгыда да Русия белән булырга тиеш дип саныйм", дигән Яшин.

Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

@azatliqradiosi
❤‍🔥2👍1🙏1🤡1
Казанда Республика клиник хастаханәсендә 300 урынлык хәрби һоспитал ясаганнар.

Украинадагы сугышта катнашучыларга РКБ каршындагы һоспиталдә берничә этаптан торган операцияләр ясыйлар диелә. Дәвалану — бушлай. Кайчак "бюджетка зыян китереп" тә дәвалыйлар. Мәсәлән, саклану министрлыгы сугышта яраланганнарның буынын алыштырган өчен акча бирми, РКБ үзе түли.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🤮6🤬4💩4🤔1
❗️Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян илнең Күмәк иминлек килешүе оешмасыннан чыгачагын әйтте.

2024 елның февралендә Пашинян Әрмәнстан ОДКБда үз әгъзалыгын "туңдырып тора" дигән иде. Яз көне ил оешманы финанслауны туктатты.

Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.

@azatliqradiosi
👍8🙏1
12 июнь, Русия көне, сезнең өчен бәйрәмме? Бу сорауны бүген иртән Азатлык Радиосының YouTube-каналында бирдек. Нәтиҗәсен күрәсез.

Кайбер фикерләрне дә китерик.

"12 июнь б-н 4 ноябрьне бәйрәм итеп сизмим бер дә."


"Хыянәтчеләр әле дә руслар белән татарлар арасында конфликт тудырырга тырыша. Татарстан — Россиянең иң яхшы төбәге, ике халык синергиясенең искиткеч мисалы."


"Бер исерекбаш бәйрәм дип игълан итте дә бөтенесе бәйрәм итә. Татарлар өчен 3 бәйрәм: 2 гает һәм Җиңү көне."


"Колонизацияне — канализациягә!"


"Татар халкы һәм урыс халкы бергә! Россия — безнең туган ил!"


"Татарны Иван Грозный урыслар белән берләштерде шул, яртысын үтереп бетереп. Хәзер Путин җибәрә сугышка, тагын яшь ирләрне үтереп бетерергә. Акыллары булмаганнары үлә инде, акылы булган кеше акча өчен кеше үтереп йөрми."


#халыкфикере

@azatliqradiosi
👍3🤮1💩1😐1
🇺🇸АКШ хакимиятләре Русиягә карата чикләүләр кертүне дәвам итә. Бүген яңа санкцияләр Казан тәҗрибә конструктор бюросына карата да кертелде.

Моннан кала чикләүләргә "Движение первых" хәрәкәте, Мәскәү биржасы, "Уралвагонзавод", Кировэнергомаш заводлары, "СОГАЗ" иминиятләштерү ширкәте, "Арктик СПГ 1", "Арктик СПГ 3", "Газпром инвест" проектлары, Муром машиналар төзү заводы да эләккән.

Шулай ук, санкцияләр Гагаузия башлыгы Евгения Гуцулга карата да кертелә.

Моннан кала АКШның финанслар министрлыгы теләсә кайсы затка Русия территориясендә IT хезмәтләр күрсәтүне тыя.

▪️Казан тәҗрибә конструктор бюросы һөҗүм очкычлары өчен моторлар җитештерә.

#Татарстан

@azatliqradiosi
🎉6🔥3👍2🤝2
Azatlıq Radiosı | Азатлык Радиосы
🇺🇸АКШ хакимиятләре Русиягә карата чикләүләр кертүне дәвам итә. Бүген яңа санкцияләр Казан тәҗрибә конструктор бюросына карата да кертелде. Моннан кала чикләүләргә "Движение первых" хәрәкәте, Мәскәү биржасы, "Уралвагонзавод", Кировэнергомаш заводлары, "СОГАЗ"…
❗️Русиядә IT-хезмәтләр күрсәтүне тыюга кагылышлы чикләүләр нәрсәне аңлата?

🔹 Русиядәге теләсә кайсы кешегә IT өлкәсендә киңәшләр бирү, проектлар алып бару тыела;
🔹 оешмалар белән идарә итүдә кирәк булган IT-хезмәтләр күрсәтү рөхсәт ителми;
🔹 төрле програмнар бирү дә тыела.

Бу чикләүләр 12 сентябрьдә гамәлгә керәчәк.

Шуңа да карамастан, телекоммуникацияләр һәм Интернет, шулай ук, һуманитар операцияләр белән бәйле кайбер хезмәтләргә бу яңа санкцияләр кагылмаячак, диелә АКШ финанслар министрлыгы тараткан хәбәрдә.

@azatliqradiosi
👏2🫡2🔥1
Media is too big
VIEW IN TELEGRAM
"Яраттың син бу позаны, ыслушай!"

Сабан туйлары башланды бит! Узган ялларда гөрләгән Сабантуйлардан иң кызык мизгелләрне барлыйк әле! Кукмара, Сербия, Чистай, Чехия... Их, күңелле! 😀❤️

#татарлар

@azatliqradiosi
🤣9🤡4❤2👍1👎1🥰1
Хәерле иртә, дуслар! Атнакич иртәсендә кайда ниләр булганы хакында кыскача җиткерәбез.

🔸 Русия Саклану министрлыгы Ярославль, Владимир өлкәләрендә дүрт дрон бәреп төшерелде дип хисап тотты. Җимерелгән биналар, кешеләр арасында корбаннар юк.

🔸 Калуга өлкәсендә 31 яшьлек бер ир автоматтан атыш оештырган. Бер хатынга эләккән, ул яраланган. Атыш оештыручы тоткарланган.

🔸 Украина белән АКШ бүген иминлек турында килешүне имзалаячак. Бу хакта АКШның Ак йорты игълан итте. Моңа кадәр "олы җиделек"кә кергән дәүләтләр мондый килешүгә ризалашты. Украинаның инде 15 дәүләт белән имзаланган мондый килешүе бар.

🔸 Ереванда полиция бәлән халык арасында бәрелешләр булган. Моның аркасында 98 кеше төрле җәрәхәтләр алган. Кешеләр Никола Пашинян вазифасыннан китү таләбе белән урамга чыккан. Йөзләрчә кеше тоткарланган.

🔸 Буэнос-Айреста каршылык чаралары уза, кешеләр Аргентина хакимиятләре уздырган реформалардан канәгать түгел. Урамдагы бәрелешләрдә кешеләр ягулык тутырылган шешәләр ыргыткан. Полиция кешеләрне газ, су сиптереп таратырга тырышкан.

🔸 Хөситләр Кызыл диңгездә Юнанистанның сәүдә көймәсенә дроннар белән һөҗүм иткән. Көймә Русиядән йөзеп килгән. Хөситләр һөҗүмен көймә "оккупацияләнгән Фәләстин портларына керү кагыйдәләрен бозган" дип аңлаткан.

🔸 Уфаның "Салават Юлаев" хоккей такымында Канададан хоккейчы, форвард Нэйтан Тод уйнаячак.

🔸 Казанда бүген эссе, температура 34 градуска кадәр күтәреләчәк.

Әлегә менә шулар. Туган телдә оператив хәбәрләр бездә. Башкалар язмаганны без язабыз.
✍3❤1👍1
Фаил Камаевка карата гаепләүләр арта...

Татарстан тикшерү комитеты Тукай районы башлыгы Фаил Камаевка ачылган җинаять эшендә дүрт яңа эпизод ачыклаган. Ришвәтләрнең гомуми күләме җиде миллионлап сумга арткан һәм 1,3 млн сумнан 8,6 млн сумга җиткән.

Басма язуынча, "ришвәт алу" маддәсе (Җинаять кодексының 290 маддәсе) нигезендә ачылган җинаять эшендә яңа эпизодлар Тукай районының Әҗмәкәй авыл җирлегендәге Яңа бистәсендә түрә өчен йорт төзү белән бәйле. Янәсе Камаев 2022-2023 елларда җир кишәрлекләре, төзелеш кирәк-яраклары һәм йорт җиһазлары белән ришвәт алган. Моннан тыш 2018 елда ул ришвәткә "Савино" бакчачылык оешмасында кишәрлек алган дип саный куәт оешмалары вәкилләре.

⁉️ Нәрсә көтә Камаевны? Монда яздык.

@azatliqradiosi
🤬5👍1
"Син ялгыз түгел" марафонында 25 миллион сумнан артык акча җыелган

Кичә, 12 июньдә Русиядәге сәяси тоткыннарга, сугышка каршы һәм сивил карашлары өчен зыян күргәннәргә ярдәм туплау өчен онлайн-марафон үтте, анда 25 миллион сумнан артык акча җыелган.

Бу акчалар сәяси тоткыннарның гаиләләрен - аларның адвокатларын, ашавын, даруларын түләүгә һәм хокук яклау оешмаларына китәчәк.

Акчаларны бары тик чит ил карталары белән һәм криптовалюта белән генә җибәрергә мөмкин иде. Иминлекне кайгыртып, марафонны оештыручылар Русия карталарыннан акча җибәрү мөмкинлеген ябып куйды.

Хокук яклау проектлары сәяси тоткын дип таныган кешеләр арасында татарлар һәм башкортлар да шактый. Аерым алганда, Азатлык журналисты Алсу Кормашева да сәяси тоткын дип танылды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
👍3😴3❤1🔥1
Зыгарьның "Сугыш һәм җәза" китабын Русиягә алып керү тыелган

Таможня белгечләре китапта Русиянең, аның дәүләт оешмаларының һәм гаскәренең тискәре образы туа дип саный.

Экспертизаны 2023 елның декабрендә Эстония белән чиктә шушы китапны тартып алганнан соң ясаганнар. Китапны бер кыз әнисенә Яңа ел бүләге буларак алып кайткан булган.

Таможня хезмәткәрләре китапның исеме "артык шикле" дип, кыздан аңлатма яздырганнар, үткәрү пунктында тугыз сәгать буе тоткарлап торганнар, ахырдан китапны тартып алганнар.

Украинада сугыш башланганнан соң Русия гаскәрләре гамәлләренә бәйле цензура кертелде.

🔻Былтыр декабрьдә Азатлык Радиосы журналисты Алсу Кормашевага "Нет войне" ("Бетсен сугыш") китабын чыгарган өчен Русиянең хәрби көчләре турында "фейклар" тарату маддәсе нигезендә яңа җинаять эше ачылды.

👉Тулырак Азатлыкта укыгыз. 👉Ачылмаса, монда басыгыз.
😢5🤡3🤬1
Канаданың Монреаль шәһәрендә дә Сабантуй узды.

Узган атна азагында Анталья, Прага, Белградта милли бәйрәмнәр узды. Кыздырды татарлар анда, шәт, күргәнсездер!

Шулай ук Канаданың Монреаль шәһәрендә дә Татарстан байраклары белән, милли уеннар һәм ризыклар белән татарлар күңел ачкан икән.

Бүген инде аларны карыйк, алар өчен сөеник! Яңгыр булса да җыелганнар, күңел ачканнар.

Күбрәк фотолар безнең İnstagram битендә. Анда күңелле безнең! Рәхим итегез!
❤12👍5🔥3💩2👎1🤔1🤡1
🔺Оккуппацияләнгән шәһәрләрдә күчемсез милекне ничек үзләштерелә?

Көн язмасын укырга тәкъдим итәбез. Украинаның басып алынган шәһәрләрендә Русиянең баскын хакимиятләре җирле халыкның фатирларын тартып ала. Моны журналистлар ачыклаган. Баскынлык хакимиятенең үз ысулы барлыкка килгән. Башта хакимият кайсы фатирлардан кешеләрнең чыгып китүен ачыклый, аннары бу торак "хуҗасыз" дип таныла һәм соңрак аны дәүләтнеке итәләр.

"Дәүләт милке итү процессы башланганчы, баскын хакимият башлыгы өстәленә беркем дә яшәми торган фатирларның исемлеге куела. Яхшырак фатирларга ул үз кешесен җибәрә, ә Росреестр аша документларны рәсмиләштерелә. Мондый очракта акчалар баскын хакимият башлыгы кесәсенә китә, анда куәт оешмалары вәкилләренә дә өлеш чыга, - дип аңлата хокук яклаучы. - Мин үземнән бер мисал китерә алам. "Көнчыгыш хокук яклау төркеменең" (аңа мин нигез салган идем) төп офисы Лисичанскида иде. Бик яхшы, төзекләндерелгән, шәһәр үзәгендәге офис иде ул. 2022 елда шәһәрне басып алган чакта анда Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) тентү үткәрде. Фатирны тартып алдылар, саттылар һәм хәзер анда башка кешеләр яши".


Хәзерге вакытта 13 мең фатирны "хуҗасыз" дип тапканнар. Болай итеп милекне тартып алуның тизлеге дә артканнан арта бара. Сугышның беренче елында баскын хакимиятләр һәр ай саен 235 күчемсез милекне "дәүләтнеке" иткән булса, хәзер аларның саны аена мең ярымга кадәр җитә.

Украина шәһәр, авылларын басып алганнан соң Русия тагын ничек эш итә? Бу хакта бәйнә-бәйнә аңлатып яздык.

Ә сез гомер буена бил бөгеп төзегән йорт яки кредит алып берничә эштә эшли-эшли сатып алынган фатирны кемдер үзләштерсә, ничек кабул итәр идегез? Күз алдына киләме бу хәлләр?

👉 Төп сәхифә
👉
Көзге сәхифә
🤬10🙈1
Футболчы Гөкдениз Карадениз Казан янында салдырган мәчет ачылышына Төркия президентын чакырган

Бу хакта ул "Новости" агентлыгына әйткән.

"Мәчеткә кадәр Казанда озак вакыт футбол уйнадым һәм монда яшәдем. "Рубин" белән җиңүләр яуладым һәм зур уңышка ирештем, бу мине шәһәр һәм республика белән нык бәйләде. Әлбәттә, мәчет төзелешеннән соң Казан белән тагы да якынайдым", дигән ул.


▪️Гөкдениз Карадениз "Рубин"да 2008-2018 елларда уйнады. Өч тапкыр Русиянең иң яхшы футболчылары исемлегендә өченче урынга чыкты. 2009 елда Ноу Кампта "Барселона" капкасына хәлиткеч туп кертеп, "Рубин"ның җиңүенә китерүе белән тарихка кереп калды. 2018 елның 3 маенда спорт карьерасын тәмамлавын белдерде.

Тулырак: Азатлык сайтында йә көзге сайтта

#Татарстан
@azatliqradiosi
👏9👍7🙏5🫡2❤‍🔥1🤡1