12 июньнән 24 июньгә кадәр Казанда БРИКС уеннары бара. Азатлык спорт ярышы турында язма әзерләде.
Аны укырга вакытыгыз булмаса, төп фикерләрне рәсемнәрдә тәкъдим итәбез.

💩10👍2✍1
Путин Пһеньянга сәфәре алдыннан Төньяк Кореяне сугышта ярдәм итүе өчен мактаган
18-19 июньдә Путин Төньяк Кореягә сәфәр кыла. Узган елның көзендә Ким Чен Ын Русиягә килгән иде, Путинның сәфәре моңа җавап булачак.
Путин Төньяк Корея гәзите өчен язылган мәкаләдә "яхшы тарихи традицияләр" турында әйтә, аерым алганда Совет берлегенең Икенче дөнья сугышыннан соң Корея төньягында урнашкан коммунистик режимны ныгытуга ярдәм итүе" турында яза.
Төньяк Кореянең элекке лидерлары Путин мәкаләсендә "күренекле дәүләт эшлеклеләре һәм Русия халкының дуслары" дип аталган.
Бу хакта 👉 татарча хәбәр укый аласыз.
#сугыш
@azatliqradiosi

💩8❤3🤮1
2023 елда Татарстанда 4,2 млн турист килгән, бу — 2022 елдан 7,6 процентка күбрәк.
Туристлар саны ягыннан Татарстан Русия төбәкләре арасында 6нчы урынны били. Беренче урында Мәскәү бара. Былтыр Русия башкаласында 20,1 млн турист булган, Краснодар төбәген — 18,1 млн, Мәскәү өлкәсен — 16,6 млн, Петербурны — 11,7 млн, Ленинград өлкәсен 8,7 млн кеше гизгән.
Беренче унлыкта Башкортстан юк.
Тулырак 👉 Азатлык Радиосы сайтында укыгыз.
#Татарстан

❤1🔥1
This media is not supported in your browser
VIEW IN TELEGRAM
Бүген төнлә Казанда һәм Татарстанның көнбатыш районнарында көчле яшенле яңгыр яуды.
Халык соцчелтәрләрдә уртаклашкан иң гаҗәеп күренешләрне бер видеода тупладык.
Мондый яшенле яңгырның күптән булганы юк иде кебек, әйеме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
Халык соцчелтәрләрдә уртаклашкан иң гаҗәеп күренешләрне бер видеода тупладык.
Мондый яшенле яңгырның күптән булганы юк иде кебек, әйеме?
#Татарстан
@azatliqradiosi
🐳4🔥3🤯1
Хәерле иртә, хөрмәтле укучылар. Бүген 19 июнь, чәршәмбе. Әлегә булган кыскача яңалыклар белән танышыйк.
🔺Канада сәясәтче Алексей Навальныйның колониядә үлеме белән бәйле Русиягә каршы санкцияләрне киңәйтте. Канада тышкы эшләр министрлыгы сәхифәсе язуынча, исемлеккә тагын 13 кеше өстәлгән. Алар арасында тикшерүче, прокурор, хөкемдарлар һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәте хезмәткәрләре бар.
🔺Русия хәрбие Донецки өлкәсендә Украина солдатының башын кискән. Бу хакта Украина прокуроры Алексей Костин белдерде. Аның әйтүенчә, Русия хәрбие үз командирының боерыгын үтәгән. Командир әсирләрне алмаска кушкан.
🔺Русия президенты Владимир Путинның Төньяк Корея башлыгы Ким Чен Ын белән сөйләшүләре башланган. Көнбатыш медиа сүз Украина сугышы өчен Төньяк Кореяның Русиягә корал бирүе турында барачак дип фаразлый. Путин Пхеньянга кичә килде.
🔺НАТОның яңа секретаре Нидерланд премьеры Марк Рютте булачак дип яза үз чыганакларына таянып NOS һолланд агентлыгы.
🔺Башкортстанда 2024 елның беренче дүрт аенда 16 915 үлем теркәлгән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 5,7% ка күбрәк, дип хәбәр итә Башстат.
🔺Башнефть ягулыкка бәяне тагын 40 тиенгә арттырган. Соңгы бер айда ширкәтнең инде хакны өченче тапкыр күтәрүе.
🔺Казанда, Оренбур трактында, "Карусель" гипермаркеты ябылган урында, шәһәрнең "Пляж" термаль комплексы барлыкка киләчәк. Бу хакта "Реальное время" яза.

✍1👍1
Аннексияләнгән Акмәчетнең (Симферополь) Киев районы мәхкәмәсе "Кырым" ("Qirim") бәйсез кырымтатар газеты мөхәррире Бекир Мамутовны 100 мең сум штрафка тарткан.
2022 елда "Кырым" газетында бер кырымтатар активистының Кырымда узган мобилизация турындагы әңгәмәсе чыккан була. Административ эшне ачуга шул сәбәпче булган.
▪️17 майда 68 яшьлек Бекир Мамутов һәм газетны гамәлгә куючы 59 яшьлек Сейран Ибрагимов йортларында тентү узды, аларны полициягә алып киттеләр. Тентүне шулай ук газет редакциясендә дә уздырдылар.
▪️Бекир Мамутовка ике административ беркетмә төзелгән иде. Берсе ни өчен кырымнар Русиянең Украинада алып барган сугышында катнашмаска тиешлеге турындагы мәкалә өчен.
▪️Ялган тарату турындагы икенче беркетмә БМОның Кырымга багышланган хисабыннан өзек бастырган өчен төзелгән. Әлеге хисапта Кырымда кешеләрне нигезсез тоткарлаулар, кыйнаулар турында язылган иде.

Азатлык Радиосы
Мәхкәмә Русия гаскәрен "кимсетүдә" гаепләп "Кырым" газеты мөхәрриренә 100 мең сум җәза биргән
"Крымский процесс" язуынча, тыңлаучыларны утырышка кертмәгәннәр, чөнки мәхкәмәгә керү белән бәйле чикләүләр бар - террорчылыкка каршы иминлек чаралары кертелгән. "Административ эшне якынча 20 минутта караганнар, бу аның объектив һәм һәр яклап каралуына шик…
🤬8🙏1
2024 елда Казанда төзеләчәк өч яңа мәктәпнең икесендә йөзү бассейннары булмаячак.
Бассейннарсыз мәктәпләрне "М14" микрорайонында һәм "Новые Горки" торак комплексында төзиячәкләр.
Узган ел Татарстанның яңа мәктәпләр төзүгә чыгымнарын киметәчәге билгеле булды. Чыгымнар кимесен өчен мәктәпләрне кечкенәрәк итеп салмакчылар.
▪️Русиянең Украинага каршы сугышы сәбәпле Көнбатыш тарафыннан кертелгән санкцияләрнең тискәре йогынтысы Татарстанда көчәя бара. Нефть эмбаргосы кертелгәннән соң, республика бюджетына нефть ширкәтләреннән күчерелгән керемнәр кимегән. Шулай ук халыкның керемнәре дә азайганы күренә. Алга таба Татарстанның нефтьтән табышы кимер дип көтелә. Бу Мәскәүнең сугыш сәбәпле саеккан бюджетын тулыландыруы белән бәйле. Моңа кадәр төбәкләрдә калган керемнәрнең бер өлеше федераль бюджетка китеп барачак.
▪️Татарстанда аеруча Казан тирәсендә мәктәпләрдә урыннар җитмәү мәсьәләсе кискен тора. Казанда мәктәпләр җитмәү мәсьәләсен хәл итү өчен 60 миллиард сум кирәк. Бу исә шәһәрнең ике еллык бюджетына тиң.

✍3👍2👏1😢1
Татарстанда балалар һәм студентлар өчен "патриотик" чараларга алты миллион сумнан артык акча тотачаклар
Мәсәлән Казан дәүләт тикшеренү технология университеты "Патриотик мәктәп" дигән чара үткәрәчәк. Ул 50 ләп студентны Петербурга алып барып, аларга экскурсияләр оештыру, мемориал һәйкәлләргә алып баруны күз уңында тота.
Русия президенты Владимир Путин фәрманы белән Украинага каршы сугыш башланганнан соң, Русиядә яшәүчеләрдә, аеруча балаларда һәм үсмерләрдә ватанпәрвәрлек, ватанга мәхәббәт хисләре уятырга тырыша башладылар. Бу мәгариф системына да үз йогынтысын ясады.
Тулырак 👉 Азатлыкта укыгыз.

🤮7🤬6😁2❤1👍1
Мәскәүдә чиркәүдәге шәмнәрне сүндергән һәм андагы бер хатын-кызны этеп җибәргән 20 яшьлек Таҗикстан ватандашы Аскар Бутаев тоткарланган.
Русия Тикшерү комитеты дин иреге хокукын бозу (Җинаять кодексының 148нче маддәсе) нигезендә Бутаевка каршы җинаять эше ачкан.
Baza язуынча, Бутаев Мәскәүгә берничә көн элек кенә килгән һәм чиркәүдән ерак булмаган хостелда яшәгән.

Telegram
Baza
20-летний Аскар Бутаев ушел из храма только после того, как затушил вообще все свечи. Парня даже не смущал тот факт, что его снимали на видео. Он ходил по храму с молельным ковриком в руках.
Теперь следователи столичного СК возбудили на гражданина Таджикистана…

🤬4🤣3👍1😁1💩1
Израил саклану гаскәренең Төньяк хәрби бүлгесе белән җитәкчелек итүче генерал Ори Гордин һәм Баш штабның оператив идарәсе җитәкчесе Одед Басюк Лүбнәнгә (Ливан) һөҗүм планын раслаган. Бу хакта Израил саклану гаскәре (ЦАХАЛ) хәбәрендә әйтелә.
Урыннардагы гаскәрләрнең сугыш әзерлеген арттыруны дәвам итү карары да кабул ителгән.
Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Урыннардагы гаскәрләрнең сугыш әзерлеген арттыруны дәвам итү карары да кабул ителгән.
Тулырак👉 монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Израил хәрбиләре Лүбнәнгә һөҗүм планын раслаган
Израилнең төньяк районнарына берничә тапкыр "Хезболла" кораллы төркеме һәм Лүбнәндәге аның беректәшләре булган фәләстин төркемнәре һөҗүм итте.
🤬5🤔3❤1😢1🙏1
Татарстанда билгесез затлар оппозиция вәкилләренең WhatsApp-ын җимерә башлаган.
Бу хакта "Сивил инициатива" ("Гражданская инициатива") фиркасенең Татарстан бүлекчәсе рәисе Дмитрий Румянцев хәбәр итте.
"Хәзер ватсапта оппозиционерларны җимерә башладылар", ди. Алардан кемгәдер тавыш бирергә кушкан сылтама килә", дип сөйли ул. Румянцев кешеләргә оппозиционерлардан килгән мондый сылтамаларга кермәскә куша. "Аңлавымча, хәзерге вакытта билгеле бер хезмәтләр аккаунтларны кулга төшереп, анда ниләр майтарылуын белү өчен эш алып бара", дип кисәтә ул.
"7х7" басмасы белән аноним калу шартларында сөйләшкән бер Казан активисты әйтүенчә, кимендә биш кешенең WhatsApp-ын җимергәннәр. Бу кешеләр 2020 елда "Берләшкән демократлар" төркеменнән сайлау кампаниясендә катнашкан һәм Казандагы шәһәр думасына сайлауларда намзәт булган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса👉 монда басыгыз.

🤔3🤬2❤1👍1
Төркиядә татар авыллары берничә. Шуларның берсе — Госманиядә — кичә Сабан туе узды. Анда бер меңнән артык кеше җыелды.
Бу видеода Төркиядә туып үскән татарларның ана телләрендә — татарча — сөйләшкәнен ишетерсез.
Госмания авылына 1895 елда нигез салына, Төркия хакимияте ул вакытта Русия империясеннән күченеп килгән мөһаҗир татарларга авыл корырга рөхсәт итә. 1908 елда мәчет төзелә, соңрак мәктәп салына. Ул мәктәп бинасы хәзер мәдәният үзәге булып тора. Исегезгә төшерәбез: Төркиядә татар мөһаҗирләре нигез салган берничә авыл бар: Бөгрүделик, Ике Пынар, Гөрсу, Әфәнде күпере, Хилмия.
#татарлар

YouTube
Төркиядәге татар авылында — Сабан туе 2024 (Госмания)
Төркиядә татар авыллары берничә. Шуларның берсе — Госманиядә — 18 июньдә Сабан туе узды. Анда бер меңнән артык кеше җыелды. Бу видеода Төркиядә туып үскән татарларның ана телләрендә — татарча — сөйләшкәнен ишетерсез.
Госмания авылына 1895 елда нигез салына…

❤🔥5👍3🔥2
Казанның “Ризван” мәчетендә Корбан гаете алдыннан читән бәрәннәр китерелү ихтималы сәбәпле гадәттән тыш хәл чыккан, дип хәбәр итте бүген Татарстан хөкүмәт йортының ветеринария баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында.
Низагъны хәл итүдә мәчеткә ФСБ белән полиция җәлеп ителгән.
Мотыйгуллин сүзләренчә, мәчет территориясенә бәйрәмгә бер көн кала ветеринар кәгазе булмаган төрле токымлы 463 бәрән китерелгән. Аларның кайдан китерелүен имам төгәл генә әйтә алмаган.
Тулырак 👉монда, ачылмаса 👉монда басыгыз.

Казан мәчетендә корбан бәрәннәре белән низагъ чыккан, ФСБ белән полиция җәлеп ителгән
Сәбәбе — бәрәннәрнең ветеринар белешмә кәгазе булмаган.
🤯4😁2✍1👍1🔥1
Ел башыннан Русиядән 30 мең чит ил ватандашын депортацияләгәннәр
Бу былтыргыдан ике тапкырга күбрәк.
Йөз мең чит ил ватандашына Русиягә керү тыелган. Бу исә узган ел белән чагыштырганда 55 процентка артыграк, дип җиткерде Русия эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.
▪️Былтыр ел буена Русиядән 110 меңгә якын чит ил ватандашын депортацияләгән булганнар.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.

✍1🥰1
❗️Русия белән Төньяк Корея арасында төзелгән килешү "үзара ярдәмне" күз уңында тота
Русия президенты Владимир Путинның Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ын белән Пһеньяндагы сөйләшүләре нәтиҗәсендә ике ил арасында стратегик хезмәттәшлек турында килешү имзаланган.
Ул, шул исәптән, килешүдәге илнең берәрсенә карата агрессия булса, үзара бурычларны, хәрби өлкәдә хезмәттәшлек мөмкинлеген күз уңында тота.
Документның тексты әлегә чыкмады, монда сүз хәрби ярдәм турында барамы, әллә башка ярдәм хакындамы — аңлашылмый.
Әгәр хәрби ярдәм хакында икән, димәк Төньяк Корея белән Көньяк Корея арасында кабат хәрби хәрәкәтләр башланса, Русия бу сугышта катнашырга тиеш булачак.
▪️Әлегә ике Корея арасында тынычлык килешүе имзаланмаган, әмма 1953 елдан солых гамәлдә.
Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда.

Русия белән Төньяк Корея арасында төзелгән килешү "үзара ярдәмне" күз уңында тота
Документның тексты әлегә чыкмады, монда сүз хәрби ярдәм турында барамы, әллә башка ярдәм хакындамы - аңлашылмый. Әгәр хәрби ярдәм хакында икән, димәк Төньяк Корея белән Көньяк Корея арасында кабат хәрби хәрәкәтләр башланса, Русия бу сугышта катнашырга тиеш…
🤡9💩4👍1🔥1
Русия хакимиятләре журналист Фәридә Корбангалиеваны эзләүгә игълан иткән һәм"террорчылар" исемлегенә керткән
Чыгышы белән Казаннан булган журналист Фәридә Корбангалиева Росфинмониторингның "террорчылар һәм экстремистлар исемлегенә" кертелгән.
Аның исеме янында террорчылык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылганын күрсәткән тамга тора.
Эчке эшләр министрлыгы базасында аның "РФ ҖК маддәсе нигезендә" эзләүгә игълан ителүе турында әйтелә.
Моңарчы Корбангалиевага карата җинаять эше ачылуы турында хәбәр ителмәгән иде. Журналистның нинди маддә нигезендә эзәрлекләнүе — билгесез. Ул хәзер Русиядә яшәми.
▪️Фәридә Корбангалиева — заманында Русиянең федераль каналында танылу алган, шуннан соң бәйсез медиа чараларында эшли башлаган журналист. 2022 елда Русиянең азчылык халыкларга мөнәсәбәт мәсьәләсен киң җәмәгатьчелек игътибарына күтәрде. Русия хакимияте Украинада "денацификация" алып баруын әйткәндә, Корбангалиева Русиянең бу "денацификация" сәясәтен үз милләтләренә карата күптәннән куллануы турында кыю фикерләрен белдерде. 2022 ул Азатлыкның ел шәхесе исемлегенә кертелде.

🤬11👍2🤮2😡2🔥1🤔1🤣1
Татарстанның яңа вице-премьеры итеп Фәнил Әгълиуллин билгеләнде. Ул басып алынган Лисичански һәм Рубежное шәһәрләренә куратор итеп җибәреләчәк диелә
Фәнил Әгълиуллинга 48 яшь. Русия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 1995 елдан Русия эчке эшләр оешмаларында хезмәт иткән. 2016-2019 елларда республика президенты Рөстәм Миңнехановның иминлек хезмәтен җитәкләде һәм аның ярдәмчесе булды. 2019 елда Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде.
Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Фәнил Әгълиуллинга 48 яшь. Русия эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын тәмамлаган. 1995 елдан Русия эчке эшләр оешмаларында хезмәт иткән. 2016-2019 елларда республика президенты Рөстәм Миңнехановның иминлек хезмәтен җитәкләде һәм аның ярдәмчесе булды. 2019 елда Татарстан җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнде.
Тулырак монда укыгыз, ачылмаса, монда.
#Татарстан
@azatliqradiosi
Азатлык Радиосы
Татарстанның яңа вице-премьеры итеп Фәнил Әгълиуллин билгеләнде
Элегрәк Татарстан вице премьеры вазифасында Евгений Варакин тора иде, аны күптән түгел Югары Ослан башлыгы итеп билгеләделәр.
🤮9💩5🖕3👍1🤡1🥱1
Журналистлар Русиянең Украинадагы югалтуларын халыкка чыгаруны таләп итә
Бәйсез төбәк журналистлары коалициясе Русия саклану министры Андрей Белоусов исеменә петиция чыгарган. Алар Украинадагы сугышта үлгән Русия хәрбиләренең исемлеген чыгаруны таләп итә.
Русия хакимиятләре сугышта үлгән русияләрнең санын әйтми, ачык чыганаклардан алынган белешмәләргә күрә, алар Әфганстанда һәм ике Чечня низагында үлгәннәрнең саныннан берничә тапкырга артып китте.
▪️Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган бу сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1960 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2246 кешенең үлгәне расланган.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
Бәйсез төбәк журналистлары коалициясе Русия саклану министры Андрей Белоусов исеменә петиция чыгарган. Алар Украинадагы сугышта үлгән Русия хәрбиләренең исемлеген чыгаруны таләп итә.
Русия хакимиятләре сугышта үлгән русияләрнең санын әйтми, ачык чыганаклардан алынган белешмәләргә күрә, алар Әфганстанда һәм ике Чечня низагында үлгәннәрнең саныннан берничә тапкырга артып китте.
"Ватандашларыбыз фаҗиганең чын масштабларын аңлаган көн — сәяси үзгәрешләрнең борылыш ноктасы булырга мөмкин", дип яза авторлар.
▪️Азатлык хисабына күрә, Путин режимы башлаган бу сугышта бүгенге көнгә Татарстаннан кимендә 1960 кешенең, Башкортстаннан кимендә 2246 кешенең үлгәне расланган.
Тулырак Азатлык сайтында укыгыз.
@azatliqradiosi
🌭4😁2✍1👀1
Көн язмасы: Доллар юкка чыкмаячак, бәяләр үсәчәк. Русиядә яңа чикләүләр тәэсире нинди булыр?
Узган атна АКШ белән Британия Русиягә каршы яңа чикләүләр кертте. Санкцияләр Русиянең Украинага каршы сугыш алып баруы өчен кертелде. Бу юлы чикләүләр Русиянең иң эре булган Мәскәү биржасы һәм Дәүләт клиринг үзәгенә кагыла.
Чикләүләр аркасында Мәскәү биржасы доллар һәм еврода алып-сатуны туктатты. Русия Үзәк банкы, биржа проблемнарына карамастан, Русия ватандашлары банклар аша долларны ала һәм сата алачак, хисап эше хәзер кытай юане аша алып барылачак дип белдерде. Ләкин кайбер банкларда доллар бәясе нык артты, чикләүләрдән соң кайбер урыннарда аның бәясе хәтта 200 сумга кадәр җитте.
Русия сумын хәзер ни көтә? Үзәк банк нинди адымнар башкарачак һәм бу Русия икътисады, гади халык акчасында нинди чагылыш табачак? Бу сорауларга белгечләр җавап бирә.
Тулырак Азатлык сайтында, ачылмаса, монда.

Доллар юкка чыкмаячак, бәяләр үсәчәк. Русиядә яңа чикләүләр тәэсире нинди булыр?
Мәскәү биржасына каршы кертелгән чикләүләр Русиядә доллар һәм евро бәясенә ничек тәэсир итәчәк? Икътисадчылар һәм сәясәт белгечләре фикерләрен тәкъдим итәбез.
✍2🔥2